РусТатEng

Кем битлеген беренче салыр?

Төп текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=302

Икейөзлелекнең бернинди ояты юк. Чөнки ул модага әйләнгән кимчелек. Ә мода кимчелекне яхшылыкка әйләндерә. Дөрес, Мольер Дон Жуанының бу сүзләрен җәмгыять әле дә кабул итәргә ашыкмый.

 Дон Жуан һәрбер чорда булган, ләкин безнең заманда аңа урын юк... 

Никадәр күрмәмешкә салышсак та, икейөзлеләнү һәр җирдә бар. Кешене эше түгел, киеме бизи. Доктор булу өчен халат кию дә җитә, дин юлын сайлау ул әле калебеңнең пакьлеген исбатламый. Боларны күрү Дон Жуанны кайчандыр ут уйнатырга мәҗбүр итсә, хәзер аңа да барыбер кебек. Хәтта яхшы булып кыланырга, Эльвира (Татар­станның халык артисты Люция Хәмитова) өйрәт­кәнчә акланырга, әтисе теләгәнчә сарык тиресе ябынырга да ризалык белдерә ул. Заман Дон Жуаны битлек кияргә әзер, чөнки ул арыган, аңарда дәрт, элеккеге очкын калмаган.


“Дон Жуан” – театр дөнья­­сында иң күп куелган әсәр­дер, мөгаен. Казанда аны берь­юлы ике академия театры куйды. Ләкин алар икесе чагыштырып булмаслык ике төрле Дон Жуанны тудырды. Камал театры герое Хәлим Җәләлов тәрҗе­мәсендә шул­кадәр якын, тормышчан яң­гырады ки, Моль­ер­ның Дон Жуаны һич­шиксез безнеке булып тоелды. Дө­рес­рәге, ­камаллылар милли, вакыт һәм башка кысалардан азат спек­такль-вакыйга күр­сәтте.


Театр белгече Илтани Илалова Г.Камал театрының әлеге куелышын татар театры дөньясында яңалык дип бәяләде:


– Беренчедән, сәхнә би­зәлеше ошады. Бернинди артык җиһаз юк, урын алмашына, декорация үзгәрми, фәкать дивардагы видеопроекция ярдәмендә без өйдә, йә булмаса, диңгез буена, йә урманга барып чыгабыз. Мин моны табыш дияр идем. Икенчедән, бик хәрәкәтчән спектакль. Фәрит Бикчәнтәев татар тамашачысы хәрәкәт ярата дигән фикердә. Чынлыкта да шулай: Дон Жуан­ның хезмәтчесе Сганарель (Татарстанның халык, Рос­сия­нең атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин) гына түгел, һәрбер артист хә­рәкәттә һәм бу 2 сәгать ярым барган спектакльне бер тында карарга мөмкин­лек бирә. Тамашачы арымады, ялыкмады дип уйлыйм мин. Дон Жуанның (Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев) хатын-кызларны алдавы бик оста сурәтләнгән. Гомумән алганда, мин монда режиссер трактовкасы белән рәссамның, ут куелышының, музыканың, актер уенының гармониясен, классика белән заманча чишелешнең бәй­ләнешен күрдем.


Илтани Илалова фике­ренчә, Дон Жуан кичергән әйберләр һәрвакыт булган һәм булачак. Бу җәһәттән ул мисалга аның хатын-кыз­лар­ны алдавын китерә. Шулай да Дон Жуанның төп гөнаһы хатын-кызны алдауда түгел. Аңа хатын-кызның үзенең алданасы килә. Мисалга донья Эльвира образын алсак, ул, Дон Жуан сү­зенә ышанып, монас­тырь­ны ташлап китә. Моңа иманы нык булмавы, тыюлардан туюы сәбәпче түгелме икән? Ә менә авыл кызы, сөйгәне булса да, Дон Жу­анның өйләнәм дигән сүзләренә ышана. Чөнки бу алдым-бирдем аңа бик тә кулай. Аның авыл гыйбатына кияүгә чыгасы килми, хыялында ул – дәрәҗәле хатын. Дон Жуан мәхәббәтне аяк астына салып таптаучы түгел, битлекләрне алып ыргытучы булып чыга.


Бу сәләт медицинадагы, гомумән, җәмгыятьтәге ясал­малыктан көләргә, ягъни аны кабул итмәгән кешеләрне, шул ук кредиторларны, хәтта әтисен (Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мө­хәммәтгалиев) дә алдауга этәрә.


Ничек инде үзеңә гомер бүләк иткән кешене алдарга мөмкин диярсез сез. Ни кызганыч, күренешләрдә ата белән бала мәхәббәте чагылмый (бусы да – безнең заман чире) шул. Режиссер чише­лешендә – алар арасында фәкать эшлекле мө­нә­сәбәт. Сәрхуш ата баласына сарай алдындагы тырышлыкларын юкка чыгармаска, ялагайланырга, ярар­га куша. Бала моңа күнүен бел­дергәч, кочаклашу урынына бер-берсеннән тартынып кул кысышалар.


Спектакльнең буеннан-буена заман кимчелекләре­нә ым-ишарәләр шактый. Кемдер чишә алмаган проблемалары аркасында табынуга кереп китә, кемдер...


Дон Жуанның хезмәтчесе Сганарель кызлар алдында хуҗасын кабахәт дип сүксә дә, аның битлек астына качмавына соклана. Юкса бит шул ук “гөнаһлар”ны һәрбер инсан кыла, никадәр генә карышса да, кеше инстинкт бе­лән яши, фәкать бер Дон Жуан гына аны яшерми, шуның белән җәмгыятьне ярсыта.


Шунысы кызык: тамашачы күбрәк Сганарель энер­гиясенә иярә. Режиссер Дон Жуанны түгел, аның ти­рәсен­дәге кешеләргә тәэси­рен калку итеп чагылдыруны максат итеп куйган кебек. Ә тәэсире, чыннан да, зур. Шул ук хезмәтчене генә алыйк. Дон Жуанны җир йоткач, Сганарель, ә минем хезмәт хакым түләнмәгән (!), дип борчыла. Аннан соң, кешеләргә комачаулаган, хатыннар, мәсхәрәләнгән гаи­ләләр котылдык дип шөкер иткән бу кешене мин хезмәт хакы түләмәсә дә яраттым, дигән сүзләре белән залны тетрә­нергә мәҗбүр итә.


Тетрәнү дигәннән, спек­такльдә кыл өстендәге миз­гел­дән геройның хәерчегә тәкъдиме истә калды. Фә­кыйрь алтын тәңкә алыр өчен Алла исемен кушып сүгенергә тиеш була. Әмма ул моны эшләми һәм вакыйгаларны тын алырга куркып күзәткән тамашачы алкышлар яудыра.


Режиссер, каһарманы кебек, еш кына тамашачыны алдый. Хикмәт шунда: безнең башыбызда үзебез уйлап чыгарган Дон Жуан, аның дөнья­сы, чибәр кызлары яши. Без уйлап чыгарылган һәм безгә күрсәтмә кебек яңгыраган матурлыкка ышанабыз, шуны кү­рәсебез килә. Режиссер исә алсу күз­лек­не салырга мәҗбүр итә.


Заман Дон Жуаны, бәл­ки, үзен тарайтып, фәкать альфонс итеп кенә кабул итүләреннән арыгандыр. Фәрит Бикчәнтәев: “Дон Жуан һәрбер чорда булган, ләкин безнең заманда аңа урын юк. Бәлки, килеп чыгар әле ул...” – дигән иде. Кайчан килеп чыгар, анысы билгесез. Кем битлеген беренче салыр?..

"Ватаным Татарстан". Гөлинә Гыймадова. 9.02.2016 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра