РусТатEng

Кемне яратты?

“Үлеп яратты... Язучы, шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ркаил Зәйдулла пьессасы буенча яшь режиссер Илгиз Зәйниев Г.Камал театры сәхнәсендә куелган драма шулай дип атала иде. Исеменә карап, тамашачы, билгеле, моңарчы күрелмәгән мәхәббәт турында мавыктыргыч, исең-акылың китэрлек спектакль көтте. Төп героиня - тарихи шехес - Мөхлисә Буби. Фаҗигале язмышлы, батыр йөрәкле, бөек татар хатыны кемне улеп яраткан сон? Зал тутырып килгән тамашачы - дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре, язучылар h.б. да шул сорауга җавап эзләп килгәндер, мөгаен. Татарстанның халык артисты Дания Нурлы Мөхлисә Буби ролендә алыштыргысыз, ул аңа хәтта беркадәр йөз-кыяфәте белән дә охшаган иде. Спектакль Мөхлисә Бубины кулга алу куренешеннен башланып китте. 1937 елның 20 ноябре. “Башкортстандагы контрреволю&o;цион буржуаз милләтчел оешма әгьзасы булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә, аны hәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елнын, 23 декабрендә Мөхлисә Бубига чыгарылган хөкем карары җиренә җиткерелә, дигән юлларны укыйбыз без спектакльнен, программасында. Гомумән, тамаша Мехлисә Буби турында азмы-купме мәгьлүматы булган кешелер өчен тәгаенләнгән. Ченки пьеса авторы аның биографиясе белен таныштыру максатын куймаган. Тарихи шәхесләр турында спектакль әзерләгәндә режиссерлар, гадәттә, биографияне мемкин кадәр тулырак күрсәтүне бурыч дип куя. Нәтиҗәдә бик тә озынга сузылган постановка килеп чыга. Сехнәдә без гомеренең санаулы көннәре калган 68 яшьлек милләт анасын күрәбез. Мөхлисәне үлем һич кенә дә куркытмый. Аның иман ныклыгына, ихласлыгына сокланып утырасың. «Мин сезне кызганам, - ди ул үзен җәзалап интектерүче НКВД хезмәткәрләренә, чын күңелдән борчылып. Абыстайның аларга җаен туры китереп кенә әйткән вәгазьләрендә дә аналарча кайгыртучанлык, кешелек өчен тирән борчылу тойгысы ярылып ята. Ул шулкадәр мәгьрур ки, аның янында төрмә диварлары да, үзен җәзалаучы катыйльләр дә мескен булып күренә. Булмаган гаебен танырга мәҗбүр итү милләт анасын һич кенә дә сындыра алмый. «Сез бердәм Русия гражданнарының иминлегенә яныйсыз, панисламизм, Bahһабизм идеяләрен таратасыз, - дигән гаеплер ташлыйлар аңа. Әмма без күреп торабыз - М.Буби ваһһабчы да, фанатик та түгел. Аек акыллы, җәдитче дин әһеле ул. Менә тикшерүче Корбановка сөяркәсе шылтырата. Кешенең хаталануына битараф кала алмаган безнең казыебыз аңа шундук дерес киңәш бирергә ашыга: «Болай монафикъланып йөргәнче, сөйгән кешең иреннән аерылсын да, бергә булыгыз! - ди. Нинди кыю сүзләр. Җәмәгатеңә хыянәт итү дә, яратмаган кеше белән бергә яшәү дә монафикълык икән бит, дип нетиҗә ясый тамашачы. Әлбәттә, героиняның яшь чагын искә төшерү, хатирәләрен яңарту куренешләрен сәхнәләштерү куп режиссерлар тарафыннан артык баш ватып тормыйча кулланыла торган алым. Менә сандык өстендә китап укып утыручы яшь Мөхлисәне (Ләйсән Рәхимова) ире Җәләй мулла (Габделфәрт Шәрәфиев), сыерга башак та салмагансың дип сүгә. Бу йортта хатын-кызга мәхәббәт тә, хөрмәт тә юк икәне күренеп тора. Шунлыктан Мөхлисәнең абыйлары Габдулла белән Гобәйдулла сеңелләрен, ике кызы белен бергә, өйләренә алып кайтып китә. Белүебезчә, 18 яшендә Мөхлисәне Минзәлә өязендеге бер хәзрәткә кияүгә бирәләр. Ирнең яшь кәләштән күпкә өлкән инде ике хатынын җирләп өлгергән кара фикерле, бозык холыклы адәм икәнлеге соңрак - никахтан соң гына мәгълүм була. Әти-әнисе кебек дус-тату гаилә корып, бергәләп балалар укытып, киңәш-табыш итеп яшәүне куз алдында тоткан Мөхлисә өметләре акланмавына өзгәләнә. Ир аны аңларга теләми, балалар укытуны кирәк эшкә санамый. Шулай 7 ел ни эшләргә белми газапланган Мөхлисә бәби тапканда вафат булган асрауның ятимә кызы Наҗияне тәрбиягә ала. Бер елдан соң үзе дә ана булу бәхетенә ирешә, кызы Мөнҗия дөньяга килә. Иреннән киткәч, Мөхлисә абыйларының хатыннары белән берге Иж-Буби мәдрәсәсендә кызлар укыта башлый. 1895 елда агалы-энеле Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар ирләр мәдрәсәсендә һәм кызлар мәктәбендә белем бирү системасын узгәртеп кору эшен башлап җибәрә. Берничә елга сузылган реформадан соң мәдрәсәдә яңа система буенча белем бирә башлыйлар. Дини уку йорты булып саналган Буби мәдрәсәсе асылда (хөкүмәт тарафыннан татарларга дөньяви уку йор&o;ты тоту тыелган булса да) дөньяви мәктәп-гимназия югарылыгына күтәрелә. 1905-07 елгы революциядән соң Столыпин реакциясе шартларында янә авыр көннәр башлана. 1911 елда Иж-Буби мәдрәсәсе ябыла, 1912 елда кызлар мәктәбендә дә укулар туктатыла. Мөхлисе Троицки шәһәренә кызлар башлангыч мәктәбенә укытучы булып китә. 1917 елда Мөхлисә Буби Мәскәүдә уздырылган Бөтенрусия мөселманнарының I корылтаенда Мөселман дини идарәсе әгьзасы heм казый итеп сайлана heм 20 ел дәвамында үткәрелгән барлык мөселман съездларында уз вазифасында калдырыла. Аның гаделлеге һәм намуслылыгы хакында халык арасында риваятьлэр тарала. Ә яңа система Мөхлисәдән җинаятьче ясый: оныклары яшендәге НКВД офицерлары Дәүләтов (Илдус Габдрахманов) белән Корбанов (Эмиль Талипов) аңардан дорфа рәвештә сорау ала. Әмма җәзалауларның нәтиҗәсе юк - М.Буби өстенә нахак гаеп алмый. Аның ныклыгы бөтен төрмә җитәкчелеген хәйран калдыра. Дәүләтов белән Корбанов узара килешү төзи: янәсе кайсыбыз карчыкны сындырып, кирәкле документка кул куйдыра ала? Кайчандыр үзе дә Иж-Буби мәдрәсәсендә укыган, 11 яшенә караклыкта тотылып, аннан куылган Дәүләтов Русия дәүләтенең үзе кебек икейөзле. Ул хәйлегә бара - казыйның нечкә хисләрендә уйный. Имештер, Согыд Гарәбстаны короле Русия хөкүмәте аша, Мөхлисә Бубины Хаҗ сәфәренә чакырып, юллама җибәргән: «гаебен танып, кирәкле документка кул куйган очракта ул Мәккә-мөкәррәмәгә китәчәк һәм шунда яшәп тә кала алачак. Дәүләтов бик яхшы белә: Хаҗга бару - абыстайның иң зур хыялы. Тикшерүче берсеннен-берсе кечкенә өч баласы булуын әйтеп, узен кызгандырырга да онытмый. Ә ул монда бер айдан артык үз эшен башкара алмыйча, премиядән колак кагачак икән. Ләкин тикшерүче барыбер мәкерле максатына ирешми. Дәүләтов тагын да хәтәррәк хәйләгә бара - Мөхлисә Бубиның тәрбиягә алган кызы Наҗияне (Миләүшә Шәйхетдинова) чакыртып китертә. Бәлки, баласының тормышын куркыныч астына кую карчыкны сындыра алыр. Беренче карашка беркатлы авыл хатыны булып тоелган Наҗия Дәүләтовтан хәйләкәррәк булып чыга. М.Шәйхетдинованын уенына тенкыйтьчеләр дә бертавыштан югары бәя бирде. Вәхши системанын корбаны Корбановны вөждан газабы бимазалый. Тыштан салкын һәм коры күренсә дә, аның иманы әле качып бетмәгән. Наҗияне тоткынлыктан коткаруы да, Мөхлисә Бубидан гаепсезлеге гурындагы документка кул куйдыруы да ‐ аның намус күрсәткече. Әсәрдә драматург тарафыннан геройларның характеры каршылыклы фикерләргә урын калдырмыйча, ачык һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән. Ә Мөхлисә Буби кемне яраткан соң? «Мин тормышны улеп яраттым, - дигән сүз ишетеп калабыз без аңардан, Тормышны улеп ярату дерес нәрсәме? Гомумән, тормышны ярату ничек була? Уз гомерендә күпме авырлыклар күрсә дә (шехси бәхете булмау, үз кызы Мөнҗиянең үтерелүе h.6.), ул тормыштан ваз кичмәгән, яшәү дәртен сүрелдермәгән. югыйсә, 20 ел казый булып торып, меңләгән кеше өчен борчылып, аларның проблемаларын хәл итү өчен бик зур көч-куәт, энергия кирәк бит! Тормышны ярату - димәк, дөньялыкта, бернигә дә карамыйча, уз бурычыңны үтәп, бары яхшы гамәлләр кылып, намусыңа тугры калып яшәу, дигән сүз. Гомумән, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов әйтүенчә, Мөхлисә Бубиның гомер юлы турында берничә сериядән торган фильм тешерү сорала. Спектакль шактый озак әзерләнде. Премьераны сезон башына тәгаенлесәләр дә, режиссер эзләнүләре девам итте. Илдәге бүгенге сәяси вәзгыять белән дә аваздаш бу спектакль, Дәүләт Думасына сайлаулар үтеп, 5 көннән соң дөнья күрде. «Шулай итеп, ул эстетик күренештән бигрәк социаль күренешкә әверелде, - диде Нияз Игъламов. Бу ис театрның да үз гражданлык позициясен курыкмыйча әйтүе турында сөйли. Чулпан ФӘХРЕТДИНОВА. “Мәдәни җомга 23 декабрь 2011 ел
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра