РусТатEng

Кызыл илендә: Камалда – яңа премьера

Төп текст: Камал театрының зур сәхнәсендә күптән көтелгән әсәр сәхнәләштерелде. Төрек язучысы, Нобель премиясе лауреаты Орхан Памук әсәре буенча куелган «Минем исемем Кызыл спектакле татар театрының иң зур интригасы булды.Пәрдә ачылуга бик кызыклы, бөтен шартын китереп эшләнгән декорацияләр күзгә ташлана. Актерларның килеш-килбәте дә, бизәлеше дә тамашачыны XVI гасыр төрки дөньясына, Истанбул шәһәренә алып кереп китә.Өч талантлы рәссам ‐ бер остаханәдә иҗат иткән кардәшләр, шул ук вакытта үзара көндәшләр дә булып чыга. Көнчелек, башкалардан өстенрәк, талантлырак булу теләге рәссамнарның берсен үтерүче ясый. Дөнья каршылыгы белән кешенең эчке тартылышы да ярылып ята. Кызыл ул төс кенә түгел, югары сәнгать, хакыйкать өчен көрәшүчеләрнең яраларыннан тамган кан эзе дә әле.Әсәрнең сюжеты детектив рәвешендә корылган. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр үтерүченең кем икәне билгеле түгел. Геройларның сөйләме исә тоташ монологтан гына тора. Монологлар башта аерым‑аерым кисәкләрдән торган булсалар, тора‑бара ул кисәкләрдән тулы бер картина барлыкка килә. Монологлар геройларның эчке халәтен ачып бирергә дә ярдәм итә. Төп герой Шәкүрәнең (Нәфисә Хәйруллина) сөйгәне Кара (Радик Бариев) кочагында булганда да эчке монологын дәвам итүе кешенең катлаулы табигатен чагылдыра.Әйләнә торган сәхнә исә пьесага динамика өсти. Ул экрандагы көнчыгыш илләре рәсемнәре белән берлектә калейдоскопны хәтерләтә. Сәхнә әйләнә, экранда ‐ яңа төсләр, залда яңа геройлар пәйда була.Барлык интригалар, үтерүләр арасында Кара белән Шәкүрәнең сикәлтәле мәхәббәт тарихы ята. Яшь чакта алар икесе дә бер-берсен үлеп яраткан. Ләкин Шәкүрәнең әтисе каршы булганга, егет 12 елга сөйгәнен дә, туган шәһәрен дә ташлап киткән. Ялгыз калган Шәкүрә, барыбер кайчан да булса кияүгә чыгасы дип, Зариф исемле егет белән никахлаша. Аларның ике уллары туа. Ләкин Зариф белән Шәкүрә бәхетле булмый. Ире гаскәриләр белән сугышка китеп, хәбәрсез югала. Шәкүрә, тормыш иптәшен көтеп, дүрт елга якын ирле ялгыз булып яши.Искәндәр Хәйруллин Меддах ролендә хатын-кыз, эт, агач образына керә. Персонажлары исеменнән сөйләп, үзен тагын бер кат кабатланмас артист икәнен исбатлады. Каһвәханәләрдә сөйләп йөрүче Меддахның репликалары юморга корылса да, чынбарлыкның ачы хакыйкатен ачып бирә алды.Әсәрне аңламаучылар да, антракттан соң кайтып китүчеләр дә бар иде. Ләкин һәр спектакльнең үз тамашачысы булгандай, «Минем исемем кызылның да яңалыкны кабул итә алучы, интеллектуаль спектакльгә сусаган тамашачысы булыр. Шәһри Казан. Алисә Сабирова. 14.11.2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра