РусТатEng

Ләйсән РӘХИМОВА: “Һәр кешенең үз шүрәлесе”

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ләйсән Рәхимованың һәр роле тормышчанлыгы һәм хисчәнлеге белән аерылып тора. Әгәр ул җырлы роль дә булса, Ләйсән Рәхимова сәхнәдә чын мәгънәсендә балкый. Тикмәгә генә “GO! Баламишкин спектаклендә (Флорид Бүләков) Алсу ролендә “Сибелә чәчемне җырлаганда тамашачының күзләре яшьләнми бит инде. “Җанкисәккәемдәге, бер караганда, бик гади, ә дикъкать белән тыңласаң, уйга сала торган Җәмиләсе исә елата да, көлдерә дә. Саный китсәң, рольләре күп артистның. Ә иң гаҗәбе, аларны төп һәм икенчел пландагы рольләргә бүлеп булмый. Күрәсең, Ләйсән Рәхимова Марсель Сәлимҗанов сүзләре белән әйткәндә, сәхнәдән берни дә әйтмичә үтсә дә, тамашачы күңелендә кала торган кавемнәндер. ‐ Ләйсән, биләүсәдән кү­ңеленә театр рухын сең­дергән артистлар бар... ‐ Әти-әнием шөгыльләре белән сәнгать дөньясыннан ерак кешеләр. Әмма алар сәнгатьне бик яраталар, икесе дә бик матур җырлыйлар. Әни бәләкәй чактан артист булырга теләгән, әмма хыялы тормышка ашмыйча калган. Кү­рәсең, аңа баласының артист булып китүен күрергә насыйп булгандыр. Әти театрдагы һәр премьераны, бенефисны калдырмыйча карап бара, мине дә үзе белән ала иде. Ул һәр спектакльне яратып карый, тәнәфесләрдә артистлар янына грим бүлмәсенә керә, алар белән гәп куертырга ярата. Бу ‐ әтинең үзенә күрә мине кечкенәдән артист тормышы бе­лән таныштыруы булган инде. Шуңа күрә мин театрны ниндидер сихри дөнья итеп күрдем һәм шул дөньяга кереп китәсем килде. Чөнки өч яшь­ләремдә үк артистларга пародия ясый, скакалка сабын микрофон итеп җырлый идем. Ул вакытта ук публика сүзе канны кыздыра, кунаклар килсә, чыгыш ясыйсы килеп тора иде. ‐ Җырлыйм дигәннән, Зөлфәт Хәким белән дуэтыгыз әле дә күз алдында. ‐ Бер елны цирк бинасында Яңа ел кичәсе узды. Әлеге үзенчәлекле тамашаны Айдар Фәйзрахманов белән миңа алып барырга насыйп булды. Шунда Зөлфәт Хәким белән бергә җырладык. Гомумән, ул кичәдә матур дуэтлар шактый булды. ‐ Ул кичәдән соң, мөгаен, үзегезне эстрадага китәргә дә кодалаганнардыр? ‐ Эстрадага китсәм дә, югалмас идем дип уйлыйм. Ләкин театрда эшләп, җыр­лауга сусадым дип һич тә әйтә алмыйм. Монда да музыкаль спектакльләр, җырлы роль­ләр шактый, шөкер. Аннан соң мин театр артисты профессиясен шулкадәр яратам, эстрада белән шөгыльләнеп китсәм, үз эшемә хыянәт итәрмен кебек. Ләкин беркайчан да соң­гы сүзне әйтмә дигәндәй, эстрада минеке түгел дип кистереп тә әйтеп булмый. Әлегә мин аңа әзер түгел дип әйтсәм, дөресрәк булыр. ‐ Ләйсән, сезнеңчә, матбугатта артистлар, театр тормышы турында ничек язалар? Шәхсән үзең турында әйтелгән фикерләр нинди тәэсир калдыра, ­тәнкыйтьне ничек кабул итә­сең? ‐ Тәнкыйтькә бик уңай карыйм. Һәр кеше үз фикерен әйтергә хокуклы. Үземә килгәндә, мин интервью сирәк бирәм. Бик үк өнәп бетермимме... Чөнки бу җәһәттән уңай булмаган очраклар да булгалады. Шуңа да бик сак карыйм. Аннан килеп, миңа матбугатта бертөслерәк фикер яңгырый кебек. Артист кө­телмәгән яктан ачылып китәр дип көтәсең, ә ул бер яктан да ачылмый кала. ‐ Артист никадәр генә талантлы булмасын, ул режиссерның калыплаштыруына мохтаҗ. Сине артист буларак формалаштырган режиссер кем? Эш барышында режиссер белән килешмәгән очраклар буламы? ‐ Спектакльне әзерләгәндә режиссер белән артист арасында бәхәс була һәм аны нормаль процесс дип уйлыйм. Әгәр башны иеп барысына да риза булып торсаң, ул кызык булмас, роль дә тулы канлы булып җитлекмәс иде. Шуңа күрә эштә каршылыклар да була. Мин укытучыларымнан бик уңдым. Курс җитәкчем Фәрит Рәфкатович Бикчәнтәев, педагогым Радик Зөфәр улы Бариев булдылар. Алга таба бер-бер артлы яңа рольләр биреп мине труппада Марсель абый Сәлимҗанов каршы алды. “Йөрәк маемда Хәнияне уйнаганда мин әле студент кына идем. “Зәңгәр шәлдә Заһирә, “Эзләдем, бәгърем, сине спек­таклен Рәфкать Исрафилов куйса да, без сиңа җаваплы роль тапшырабыз дип, Илсөя Төхвә­туллинага алмашка мине тәкъ­дим итте. Аннан соң “Илгизәр+Верада Вера... Марсель абыйның сәхнәдә беренче адымнарны ясаганда ук зур рольләр бирүен мин бү­ген дә рәхмәт хисләре белән искә алам. ‐ Еш кына, яшьлекнең кулыннан килсә, картлыкның хәленнән килсә, дип кабатларга яраталар. Бигрәк тә өлкән яшьтәге артистлар, их, бу рольне хәзерге тәҗ­рибәмне кушып уйнасам, дип уфтана. ‐ Ни генә булса да, сәхнә яшьлекне ярата. Яшьлек, гүзәллек аркасында уендагы ниндидер җитешсезлекләр күренмәскә дә мөмкин. Ә инде шәйләнә калса, ул барыбер тамашачы тарафыннан гафу ителә. Драматургияне карасак, башлыча рольләр яшь­ләргә тәгаенләнгән. Димәк, яшь барган саен рольләрнең кими баруы да табигый. ‐ “Әйбәт роль дигән төшенчәне ничек аңлыйсың? ‐ Әйбәт әсәрдә әйбәт роль булмый калмый. Ул хәтта баш роль дә булмаска мөмкин. Әйбәт әсәрдә хәтта эпизодик рольдә дә тамашачы күңеленә уелып калырдай фикер, ым ясала. ‐ Мин бу рольгә бөтен асылымны салдым дигән ролең бармы? ‐ Киләчәктә булыр дип өметләнәм. ‐ Күңелеңә күбрәк комик рольләр ошыймы, әллә фаҗигалеләреме? ‐ Миңа икесе дә ошый. Гомумән, мин амплуага каршы. Артистны төрле жанрда эшләтеп карарга кирәк дип саныйм. Бу ‐ артист өчен үсеш, режиссер өчен ачыклык, тамашачы өчен яңалык. ‐ Ләйсән, күпчелек ар­тистларның эшкуарлыкка, кәсепчелеккә бирелүе сер түгел. Сезнеңчә ничек, болай артистның абруе кимемиме икән? ‐ Миңа калса, эшмәкәрлек ‐ ул үзе дә бик зур талант. ‐ Артистлык һөнәре тормышта ярдәм итәме? ‐ Әлбәттә, ярдәм итә, тик кайчак кызыбыз гына, әти, әни, җитте инде, уйнамагыз, дип кисәтү ясый. P.S. Әңгәмә башында “Җан­кисәккәем спектаклен телгә алган идек. Күптән түгел аны яңадан карарга насыйп булды. Ләйсән Рәхимова башкарган Җәмиләнең эчке дөнья­сы тагы да баеган, тагы да гүзәлләнгән кебек тоелды миңа. Моны, әлбәттә, тамашачы да сизми калмады, спек­такльдән соң артистларны җибәрмичә кат-кат алкышладылар. Җә­ми­лә, һәр кеше­нең үз шү­рәлесе була, табарга гына кирәк аны, диде. Күрәсең, Ләйсән үз шү­рәлесен, сәхнә шүрә­лесен күптән тапкан инде. Яңа роль­ләр, уңышлар телик аңа. 27-03-2012 №54 (26773) Гөлинә Хисаметдинова Ватаным Татарстан
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра