РусТатEng

Ләйсән Рәхимова: «Өлкән артистларның мәхәббәтен яулау – безнең өчен дәрәҗә»

Төп текст:hp://shahikaza.com//2015-01-22-08-47-32/2015-01-22-08-48-25/iem/10133-l%D3%99ys%D3%99-%D3%99himova-%D3%A9lk%D3%99-aislayi%D2%A3-m%D3%99h%D3%99bb%D3%99e-yaulau-%E2%80%93-beze%D2%A3-%D3%A9che-d%D3%99%D3%99%D2%97%D3%99.hml Артистка талант белән бергә сәхнә сөйкемлелеге дә кирәк. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында берсеннән-берсе кызыклы рольләре белән тамашачының яраткан артистына әйләнгән Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимовада әлеге сыйфатларның икесе дә бар... ‐ Ләйсән, син нинди генә рольгә тотынсаң да, аны халык күңеленә кереп калырлык итеп уйныйсың. Шулай да тамашачы сине комедияләрдә аеруча яратып кабул итә. Мәсәлән, «Диләфрүздә ‐ Саҗидә, «Зәңгәр шәлдә ‐ дүртенче абыстай, «Гөргөридә ‐ Анук... Үзеңә кайсы жанр якынрак?‐ Мин барлык жанрларны яратам, иң мөһиме, әсәр кызыклы булсын. Андый әсәрләрдә эзләнү дә, эшләве дә кызык.‐ Уйнаган рольләрең өчен оялган чаклар булмадымы?‐ Оялганым юк, ә ка­нәгать булмыйча уйнаганым бар. Мәсәлән, «Чапты атым Казан­га һәм «Мин төш күрдем спектакльләрендә кызлар роль­ләрендә уйнаганнан соң булды ул. Минем сәхнәдә беренче адымнарым гына иде әле. Тәҗрибә дә юк. Шуңадырмы, уйнавым үземне канәгатьләндермәде ул чакта. Ә болай мин үз эшемне яратып башкарам.‐ Соңгы еллардагы рольлә­реңнең берсе булган «Банкрот­тагы Гөлҗиһаның бик уңышлы килеп чыкты. Ул спектакльдә гармунда да уйныйсың. Әллә спектакль өчен махсус өйрәндеңме?‐ Юк, мин уналты яшемдә үк үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәнгән идем. Әти, хыялланып та, уйнарга өйрәнә алмаган. Өйдә гармун булуның файдасы тиде. Диплом спектаклендә дә уйнарга туры килде.‐ Җырлау сәләтең кайчан ачылды?‐ Мин кечкенәдән үк публика ярата идем. Өебезгә кунаклар килгәч тә, сикерә торган бауның тоткасын кулга микрофон сыман тотып, аларга төрле җырчыларга да пародияләр күрсәтә идем. Укыганда да төрле этюдлар уйлап чыгарырга яраттым. Мин татар-төрек лицеенда белем алдым. Ул безнең өчен зур мәктәп иде, шәхес буларак формалашуга йогынтысы көчле булды. Шәһәребездә гимназияләр, лицейлар ачылгач, балалар татар телендә оялмыйча сөйләшә башладылар. Балачакта үзебезнең урамда татарча сөйләшергә оялып йөргәнне дә хәтерлим әле. Лицейда укый башлагач, ул оялулар юкка чыкты. Укыганда Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат йортына театр түгәрәгенә йөрдем. Композитор Тәлгать Вәлиев шунда җыр буенча дәресләр бирде. Концертларда, төрле чараларда катнаштырды.‐ Ә театрга мәхәббәт кайчан уянды?‐ Үз-үземне белгәннән бирле театр яратам. Әти-әни мине кечкенәдән театрга йөртте. Балачакта караган «Зөләйха, «Казан егетләре спектакльләре күңелемә кереп калды.‐ Премьерадан соң фикерләрен белдерүчеләр шактыйдыр. Синең өчен кем фикере мөһимрәк: ирең Илтөзәр Мөхәммәтгалиевнекеме, әллә башкаларныкымы? Аларга колак саласыңмы?‐ Файдалы киңәшләр була икән ‐ тыңлыйм. Үземнең уйларыма туры килгәненә колак салам. Әгәр хата җибәрсәм, төзәтергә тырышам. Ә инде Илтөзәргә йөз процент ышанам. Мин аның белән бергә һәр премьераны анализларга яратам.‐ Сезнең театрда өлкән буын артистларның яшьләргә истәлек итеп берәр бизәнү әйбере бирү гадәте бар. Ялгышмасам, синдә дә бар андый бүләкләр...‐ Әйе, бүләкләр миндә шактый җыелды. Без заманында Рауза Хәйретдинова белән бер грим бүлмәсендә утырдык. Ул миңа Мәйсәрәне уйнаганда кигән беләзекләрен, Дания Нуруллина алка белән муенса бүләк итте. Гөлсем апа Исәнгулова әле һаман да премьера саен ниндидер бизәнү әйбере бүләк итәргә ярата. Аларның мәхәббәтен яулау ‐ безнең өчен дәрәҗә. Һәркайсын кадерле ядкарь итеп саклыйм.‐ Бер акыл иясенең «Акыллы бул, әгәр булдыра алсаң. Ә инде һәрвакыт матур бул дигән сүзләре бар. Бу сүзләр сиңа бик тә туры килә. Син еш кына имиджыңны үзгәртергә яратасың. Моны һәрбер хатын-кыз булдыра да алмый.‐ Аның өчен нык ихтыяр көче кирәк. Бары шул гына. Хатын-кыз һәрвакыт гүзәллеккә омтыла бит.‐ Тамашачы һәрвакыт артистларның шәхси тормышлары белән кызыксынучан...‐ Артист та шундый ук кеше инде. Шундый ук дөнья мәшәкате, ашарга пешерү, кер юу...‐ Артист балалары булгач, кызларыгызга да сәнгать ят түгелдер. Алар ниләр белән шөгыльләнә?‐ Олы кызыбыз Ләйлә музыка мәктәбен тәмамлады. Ул матур җырлый, рәсем ясый. Мәктәптән соң кая барасын әлегә хәл итмәде. Тагын бер ел укыйсы бар әле. Зилә быел беренче сыйныфка укырга барырга җыена. Ул биергә ярата. Әтисе кебек күп нәрсәгә үзлегеннән өйрәнә. Илтөзәр дә бит бөтен уен коралларында уйнарга, бернинди түгәрәкләргә йөрмичә, үзе өйрәнде.‐ Җәйге ялларыгызны кайда үткәрергә яратасыз?‐ Җай чыкканда, күңел диңгезгә тарта. Әти-әниләр янында бакчада да ял итәбез, Илтөзәрнең туган ягы Сарманга кайтабыз. Аның туганнары берсеннән-берсенә кунакка йөртәләр.‐ Гаиләгездә бәйрәмнәр, туган көннәр ничек үтә?‐ Безнең балалар көтелмәгән сюрпризлар ясарга ярата. Быел туган көнгә каршы нәкъ төнге уникедә чәчәкләр бүләк иттеләр, үзләре төшергән видеоклипны күрсәттеләр. Ә туган көнем көндез «Кечтүкле уен, кич «Үлеп яратты спектакльләрен уйнап үтте. Яңа елны өйдә каршыларга яратабыз. Башка бәйрәмнәребез эштә уза. Люция Хәбибуллина. Шәһри Казан. 21.05.2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра