РусТатEng

Ләйсән Рәхимова “Тантана” премиясен алды

Театр артисты Ләйсән Рәхимованы “Тантана дип аталган Республика театраль премиясен тапшыру бәйрәмендә күреп шаккаттым. Юк, шаккаттым түгел, танымадым. Чөнки артист ким дигәндә 20 килога ябыгып, 18 яшьлек кызларга охшап калган. Сәхнәдә ничек җитез йөрүен, буй-сынының гүзәллеген күрсәгез! Гомер-гомергә кабарынкы булган Ләйсән ничек шундый нәтиҗәгә ирешкән, ничек ябыккан дип аптырадым.Баксаң, Ләйсәннең артык авырлыктан котылуына диеталар да, пластик операция дә түгел, ә спектакль сәбәпче икән! “Хан кызы Турандык спектакленең репетицияләре вакытында Кытай плас­тикасы белән мавыгып китеп, Ләйсән үзенең ябыга башлавын сизеп алган. Инде ябыгу процессы башлангач, артист камыр ризыкларыннан баш тартып, рационын бераз үзгәрткән һәм бер ел эчендә 20 килога ябыккан. Менә бу нәтиҗә, ичмасам! Артистның ихтыяр көченең зур булуын тагын бер кат раслый бу! ‐ Ләйсән, “Тантанада Камал театры артистлары өч но­минациядә җиңү яулады. Шуларның берсе ‐ сез. Әлеге шатлыклы вакый­га сезнең өчен көтелгән булдымы? ‐ “Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң оста башкаручы но­минациясендә премия алачагымны алдан белмәдем. Мин ул чараны алып баручы да идем бит әле. Репетиция вакытында экрандагы видеодан номинантлар арасында үземне күргәч, “Кара, мин дә монда катнашам икән, ‐ дип куйдым. ‐ Премияне “Хан кызы Турандык спектаклендәге Сәлимә образы өчен алдыгыз. Бу рольдә сезнең эчке халәтегез чагыламы? Әллә Сәлимә Ләйсән Рәхимовадан күпкә үзгә образмы? ‐ Шаянлыкта, шуклыкта без охшаш. Әлеге спектакльгә әзерлек бик четерекле булды: безгә Кытай пластикасын өйрәнергә, Ушу белән танышырга туры килде. Көн саен репетициягә кадәр Ушу буенча укытучыбыз белән очрашып, тренинг уздырдык. Ушу сәнгатендә һәрбер хәрәкәтнең мәгънәсе бар. Без әлеге хәрәкәтләрнең нәрсә аңлатканын белми торып, андый спектакль куя алмый идек бит инде. ‐ Артист кеше теләсә кайсы рольне уйный белергә тиеш: характеры буенча үзенекенә туры килгәнен дә, капма-каршысын да. Сезгә үз холкыгызга бөтенләй туры килмәгән рольне уйнарга туры килдеме? ‐ Пьесада персонажның холкы, сыйфатлары бирелә һәм артист шуңа якынаерга тырыша, шу­ның өстендә эшли. Монда инде үзең­нең холкыңны бер читкә куеп торып, образның гадәтләрен бирәсең. Мәсә­лән, “Кечтүкле уен спектаклендәге Кечтүкне генә алыйк. Әлеге “монстрик миңа охшаш дип әйтеп булмый. ‐ Ә усал яки эчкече хатынны уйный алыр идегезме? ‐ Тырышып карар идем. Актерга амплуа такканны яратмыйм, аңа төрле роль биреп карарга кирәк дип саныйм. Шулай эшләү кызыграк. Эшлисе образың үз характерыңнан никадәр ераграк булса, процесс шулкадәр мавыктыргычрак. Артист универсал булырга тиеш дип саныйм. ‐ Хәзерге вакытта репертуарда бул­­маган “Эзләдем, бәгърем, сине спек­таклендә сезгә инвалид коляскасында утыручы инвалид туташны уйнарга туры килде. Коляскага утыру психологик яктан авыр булдымы? ‐ Булган һәртөрле кыенлыклардан арыну өчен репетицияләр бар бит. Аннан соң, пәрдә ачылуга тышкы кыяфәттән игътибар, тора-бара, күңел дөньясына күчә. Ә андый физик кимчелеге булганнарның күңеле, еш кына, дүрт саны төгәл булганнарныкына караганда күпкә байрак. Бу спектакльне әле дә онытмыйлар, еш искә алалар. ‐ Инвалид коляскасына утырып карагач, физик яктан кимчелекле кешеләрнең хәленә кереп карадыгызмы? ‐ Бу пьеса геройларына килсәк, алар бәхетсез кешеләр түгел. Аларда бәхетле була белү таланты бар. Аяк-кулы сау, үзләре сәламәт була торып та, мин бәхетсез дип, тормыштан гел зарланып яшәүчеләр әллә азмы? ‐ Сезгә Марсель Сәлимҗанов белән дә эшләү бәхете тәтегәндер әле? ‐ Аның кул астында эшли башлавым белән бик бәхетлемен. Студент чагымда ук “Йөрәк маемда роль биреп, ул мине зур сәхнәгә чыгарды. Марсель Хәкимович зур, җаваплы рольләрне ышанып тапшырды. ‐ Камал театры артистларының күбесе тәнкыйтькә уңай карый дип беләм. Сез дә шулаймы? ‐ Тәнкыйть артистка үсәргә, камил­ләшергә булыша. Әгәр сине гел мактап кына торсалар, бер урында таптаныр идең. ‐ Спектакльләрдә сезнең җырлавы­гызны да ишетәбез. Менә дигән эстрада җырчысы да була алыр идегез, миңа калса. ‐ Үземнең дә ул турыда уйлаганым бар, әмма мин моңа әлегә әзер түгел. Шоу-бизнес минем өчен чит-ят өлкә. Аннары, мин үз эшемне, театрны бик яратам, спектакльдә җырлаудан да рәхәтлек алам. ‐ Бервакыт “Яңа Гасыр каналы оештырган тамашада Зөлфәт Хәким белән дуэтыгыз бик уңышлы килеп чыккан иде. Аның белән яңа җырлар яздырмадыгызмы? ‐ Зөлфәт Хәкимнең җырларына мин мөкиббән инде. Аның үз аһәңе бар. Юбилее буласын белгәч, яңа җыр яздырырбыз, мин дә концертта катнашырмын дип уйлаган идек тә, гастрольгә китеп бардык. Шулай итеп, тагын бергә җырлау бәхете тәтемәде. Булыр әле! ‐ Сез гаиләдә ике артист бит әле: ирегез Илтөзәр Мөхәммәтгалиев та Камал театрының тәҗрибәле актеры. Тормыш юлдашыгыз буласы кешене юкка гына театр тирәсеннән эзләмәгәнсездер... ‐ Икебез дә көннәр буе театр ти­рәсендә кайнашабыз, бер-бере­без­нең күз алдында. Әгәр ирем башка өлкәдә эшләсә, бәлки минем көннәр буе театрда булуымны аңламас та иде. Театр эшен шушы кухняда кайнашкан кеше генә аңлый. Безнең гаиләдә дә җаваплылык күбрәк Илтөзәр өстендә. Без өлгермәсәк, балаларга күз-колак булырга әти-әнием, апаларым булыша. ‐ Кызларыгызга ничә яшь? ‐ Олы кызыбыз Ләйләгә ‐ 15, кечесе Зиләгә 4 яшь. Гомер бик тиз уза икән, олысының буй җиткәнен сизми дә калдык. Эш, спектакль дип, икенчесен соңрак таптым. Олысы үзе генә булгач, безнең гастрольләргә китүне бик авыр кичерә, елый иде. Ә хәзер алар бер-берсенә иптәш. Рәзилә РӘСИМАкчарлак
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра