РусТатEng

Мәхәббәт кайда да мәхәббәт

Казанда төрки халыкларның XI “Нәүрүз Халыкара театр фестивале бара. Фестивальнең шәрәфле кунакларының берсе “Школа драматического искусства театры. Театр Казанга танылган режиссер Анатолий Васильев сәхнәләштергән “Пушкин иртәсе спектаклен алып килде.“Пушкин иртәсе 2001 елда куелган. Программада спектакль “Анатолий Васильев дәресләре дип искәртелгән. Спектакль гадәти түгел, ул Анатолий Васильев укучылары - “Школа драматического искусства театры лабораториясе артистларының күмәк, эзлекле хезмәте нәтиҗәсе булуын аңлата, ди “Нәүрүзне оештыручылар.Васильевның күп спектакльләренә хас булганча, “Пушкин иртәсе турында сөйләп булмый ‐ аны күрергә кирәк. Режиссерның идеясе: дәресләр, сынаулар һәм тамашачыга күрсәтү аша бөтен спектакльне сәхнәләштерүгә ирешү.Спектакль ике теманы: Платон диалогларын, аерым алганда, “Пир диалогын һәм А.С.Пушкинның башлангыч иҗатының лирик әсәрләрен өйрәнү нәтиҗәсендә туган.Композициянең нигезендә шагыйрьнең тормыш юлы ята. Башта спектакль буш сәхнәдә уйнала. Акрынлап ул кирәкле деталь һәм предметлар белән баетыла, ә хәзер исә декорацияләр тулысынча эшләнеп беткән. “Пушкин иртәсен иҗат итү ике елга якын дәвам итә. Эш барышында спектакльнең төрле вариантлары тамашачы игътибарына тәкъдим ителә, һәм, ниһаять, ул әзер. Аның исемен һәм жанрын Анатолий Васильев үзе уйлап тапкан. Спектакльне бүген кичке сәгать 8дә Г.Камал театрының Кече залында күрергә мөмкин.Чәршәмбе кичендә исә төрки халыкларның XI “Нәүрүз халыкара театр фестиваленә йөрүчеләр игътибарына В.Кок-оол исемендәге Тыва дәүләт музыкаль драма театры У.Шекспирның “Ромео һәм Джульетта трагедиясен тәкъдим итте.Дөнья классикасын Тыва артистлары башкаруында тамаша кылу аеруча мавыктыргыч булды. Мәңгелек мәхәббәт темасы төрки телле сәхнәдә дә үз бөеклеген җуймаган.Мөршидә КЫЯМОВА 06.06.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра