РусТатEng

Миләүшә Шәйхетдинова: “Тормышта уйнарга яратмыйм”

Төп текст: Кайчак артистның сәхнәдә уйнавын, рольләрен яратып карыйсың, ә үзе ул ачылып бетми. Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинованы да, якыннан танышканчы, бераз тәкәббер, һавалы дип уйлап йөри идем. Ялгышканмын. Баксаң, бик ихлас, ачык, аралашучан икән ул. Аның белән сөйләшкәндә вакытның ничек узганы да сизелми. ‐ Миләүшә, кайбер артистлар бер-ике роль уйнарга өлгерми, үзләрен зур артистка санап, бөтен җиргә борыннарын төртә башлыйлар, пиар ясыйлар. Театр­дагы хезмәт багажыгыз зур булса да, сезне төрле чараларда сирәк күрәбез? Бу тыйнаклыкмы? ‐ Һәркем үз эшенең остасы булырга тиеш. Артист һөнәренең өйрәнәсе, мин аңлап җиткермәгән яклары күп әле. Миңа театрда да бик кызык, үземне башка өлкәдә күз алдына китермим. Кирәкмәгән җирдә нидер сөйли дә алмыйм. Гомумән, тормышта уйнарга яратмыйм. Бервакыт Фәнис Җиһанша белән мине “Хәерле иртә! тапшыруына чакырдылар. Анда кызык хәлгә юлыктык. Шуннан бирле телевидениегә дә барганым юк. ‐ Әйе, тамашачы ул вакытта Фәниснең туктый алмыйча көлгәнен әле дә хәтерлидер. Ничек шулай килеп чыкты соң? ‐ Андый хәл артистлар арасында сәхнәдә дә була. Спектакль вакытында берәрсе тик торганда бөтенләй кызыксыз берәр нәрсәдән көлә башлый. Без моны “ычкыну дип йөртәбез. Диплом спектак­лебезне Марсель Сәлимҗанов куйды. Анда Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән икәү өстәлгә ятып көлдек. Илтөзәргә минем колак алкасы, ә миңа аның кырынмаган битенә грим салуы көлке тоелды. Сәхнәдә “ычкыну ‐ авыр хәл. ‐ Сезнең өчен артист һөнәре кайсы ягы белән кызыклы? ‐ Безнең эштә бернәрсәне дә планлаштырып булмый. Һәр рольне өйрәнгән саен үземне бер сынау үткән кебек хис итәм. Күпләр мине “Үлеп яратты спектаклендә Наҗия образында күз алдына да китерми идек, диделәр. Максатым ‐ бу персонажның катлаулы тормышын бар нечкәлекләре белән тамашачыга ышандырырлык итеп җиткерү иде. Эшем шул ягы белән кызык та. ‐ “Арбалы хатыннарда чатан хатын Рәйханны бик килештереп уйныйсыз... ‐ Бу рольне дә миңа туры килми диючеләр булды. Үзенә нәрсә туры килүен артист үзе дә белми. Күп спектакльләргә “ввод буларак кердем. Театрда көн дә үземне упкынга ташлыйм кебек. ‐ Артистларның күбесе, бигрәк тә хатын-кызлар героиняларны уйнарга хыяллана. Чатан Рәйхан кебек рольләргә нинди хис белән алынасыз? ‐ Минем өчен иң мөһиме ‐ рольнең характеры. Героиняларны уйнарга омтылганым да юк, алар табигатемә дә туры килми. “Алсу героиня булып йөргәнче, тискәре, характерлы образларны уйнау күпкә кызык. Чөнки андый персонажларның тормышы катлаулы. ‐ Иң уңышлы дип санаган ролегез? ‐ Һәр ролемне яратам. Башкача уйнап та булмый. Хәтта массадагы роль дә күңелгә якын булырга, артистның энергиясе тамашачыга барып җитәргә тиеш. А.Чехов әсәре буенча куелган “Өч сеңел спектаклендәге Наташа образын бигрәк тә рәхәтләнеп уйныйм дип әйтә алам. ‐ Күптән түгел Әлмәт театры белән күңелсез хәл килеп чыкты. Имеш, режиссер әсәргә өстәмә сүзләр керткән, диделәр. Режиссер нәрсә әйтә, артист шуны кабатлыймы? Аның бәхәсләшергә хакы бармы? ‐ Әлмәт театрына бәйле вакыйга, минемчә, сәясәт. Режиссер текст буенча эшли, бигрәк тә классик әсәрләр үзгәртелми, сүзләр өстәргә ярамый, кыскартылырга гына мөмкин. Төгәл тәрҗемә булсын өчен кат-кат тыңлыйлар. “Җанкисәккәемне 19 ел уйныйбыз. Туфан Миңнуллин ничек язган, ул шулай бара. Чөнки нәрсәнедер үзгәртсәң, профессионализм бетә. Ә инде артист режиссер белән сүз көрәштерә ала. Бәхәсләшкәндә генә яхшы әйбер чыга. Мин, мәсәлән, үзсүзле, кире кеше. Еш кына режиссер белән килешмичә озак йөрим. “Мәхәббәт FM спектаклендә уйнарга ишек кирәк дип тарткалаштым. Чөнки репетиция вакытында ул бар иде, рәссам икенче декорация ясап китерде. Ишек булмау миңа комачаулады. Кос­тюмнар буенча да бәхәсләшәм. Бәлки шуның өчен мине кайберәүләр яратмый да торгандыр. ‐ Сезне Камал театрының урта буын артисты дияргә мөмкин. Өлкән һәм хәзерге яшь артистлар ничек аерыла? ‐ Безнең театрны бер гаилә дип юкка гына әйтмиләр, бу чынлыкта да шулай. Эшкә килгәч, Вера Минкина, Рәшидә Җиһаншина, Рауза Хәйретдинова, Асия Галиева утырган бүлмәгә эләктем. Алар белән эшләү үзе бәхет иде. Беркөнне Гөлсем апа Исәнгулова кереп чыкты. “Сезгә бүләк ясыйсым килде, ‐ дип безгә көмеш колак алкалары алган. ‐ Өлкәннәрдән нинди тәҗрибә алып калдыгыз? ‐ Вера апа спектакль башланырга ике сәгать алдан килә, ролен тулысынча кабатлап чыга иде. Үрнәк алырдай мондый мисаллар җитәрлек. ‐ Ул буын артистлары белән чагыш­тырганда яшьләргә нәрсә җитми? ‐ Тормыш, вакыт үзгәрә, мөнәсә­бәтләр шул килеш кала. Тәнкыйть сүзләре һәрвакыт булган, ансыз үсеш тә юк. Безне дә кемдер “татар телләре, бәдәннәре юк, кемдер “буегыз кечкенә, дип ачулана, сүгә иде. Без уйнаган “Җанкисәккәемне сәхнәгә чыгарырга ярамый, диделәр. Әйткәнемчә, ул 19 ел бара инде. ‐ Наил абый киңәшләр бирәме? ‐ Театрда ниндидер төркем оешырга тиеш түгел, ди. Бөтен кеше белән яхшы мөгамәләдә булырга куша. Яхшы китап­лар укырга, кино карарга киңәш итә. Мин уйнаган спектакльләр буенча фикерен белдерә, өзеп кенә нидер әйтми, шулай эшләргә кирәк дип өйрәтми. ‐ Сез ‐ гаиләдә бердәнбер бала. Иркә кыз булып үстегезме? ‐ Ике яшьтән гастрольләрдә йөрдем, мәктәпкә укырга кергәч күршеләрдә калдыралар иде. Дәрес әзерләшкән, ничек укуымны сораган кеше булмады. Әти-әнинең мине иркәләргә вакыты юк иде. ‐ Моның өчен күңелегездә үпкә бармы? ‐ Юк. Киресенчә, мөстәкыйльлек тормышта ярдәм итә. Үз фикеремне әйтә, үземчә эшли алам. ‐ Иң зур уңышыгыз нәрсә? ‐ Беркайчан да кемдер аркасында, кемнеңдер сүзе белән нәрсәгәдер ирештем дип уйламыйм. Һәр уңышымда үз көчем бар һәм шуның белән горурланам. Оят булырлык әйбер эшләгәнем юк. ‐ Уңай сыйфатларыгыз нинди? ‐ Мин кире, кызып китүчән. Уйлаганымны шундук әйтеп ташлыйм да, аннары борчылып йөрим. Эчемдәге шундук йөземә чыга. ‐ Буш вакытыгызны ничек уздырасыз? ‐ Кызым Сөмбел белән булырга тырышам. Ул быел алтынчы сыйныфны тәмамлый. Күптән түгел икәү төнге клубка аның яраткан төркемен тыңларга бардык. Бергә сәяхәт итәбез. Хоккейга, футболга гашыйкмын. Матчларга үзем генә дә йөрим. Рәхәтләнеп җан атып, кычкырып, бөтен тискәре хис-кичерешләрне шунда калдырып кайтам. Бердыевны куганнары өчен әле дә йөрәгем сыкрый. Аның белән таныш идек. Аны уникаль кешегә саныйм. ‐ Кияүгә чыгарга җыенмыйсызмы? Тиз гашыйк буласызмы? ‐ Мин һәрвакыт нәрсәгәдер га­шыйк. Шәхси тормыштагы үзгә­решләрне эмоциональ кичерәм. Кияүгә чыгарга кирәк дип уйламыйм. Мин ялгыз түгел. Кызымны тәрбияләргә әти-әни булыша. Ул да үзен ялгыз хис итми. ‐ Яныгызда нинди кеше булуын теләр идегез? ‐ Миңа фикердәш кирәк. Сөйлә­шергә, фикер уртаклашырга, аралашырга яратам. ‐ Журналист булсагыз, Миләүшә Шәй­хетдиновага нинди сорау бирер идегез? ‐ Белмим... Бәлки студент еллары турында сорар идем. Акчарлак. Энҗе Басыйрова. 3 июнь 2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра