РусТатEng

Милләтем дип, җаны парә-парә килә

1886 ел бөекләребезнең дөньяга аваз салулары елы булган икән: Ф. Әмирхан, М. Галәү, Мөхтәр Мутин, Г. Тукай, Г. Кариев һ.б. Гаҗәп хәл түгелме? 2011 елдан милләтебез күген яктыртырга кемнәр туар һәм калыр икән? Тусыннар, үссеннәр иде алар! Юкса тарих алдында ничек акланырбыз?! Менә шундый уйлар белән йөргәндә миңа «Яңа Гасыр каналындагы «Мәдәният дөньясында дигән тапшыруның 8 май чыгарылышын карау насыйп булды. Ул тапшыру Г.Кариевка багышланган булып, анда бер генә очраклы кеше дә чакырылмаган иде. Тапшыру дәвамында ачыкланды: 1986 елда, Марсель Сәлимҗанов башлангычы һәм Шамил Закировның оештыру көче белән, шушы бөек шәхеснең исеме милләтебезгә кире кайтарыла башлаган. Шулай итеп, Нурлат районының Күлбай-Мораса авылы яңа статуслы дәрәҗәгә ‐ Г.Кариевның туган авылы дәрәҗәсендәге югарылыкка ирешә башлый. Бу эшнең башында Шамил Закиров торганлыгы бәхәс уятмый, бары сөендерә генә! И-и, милләтебездә шундый Шамилләр күбрәк булсачы, гына диясе килә... Тапшыруда беренчеләрдән булып сүз алып сөйләгән Гали Арслановның Алмаз һәм Азат исемле улларының гамәлләре милләтнең киләчәгенә сөенечле өмет барлыгына ишарә ясый. Алар өчәүләп Г.Кариев турындагы матбугат материалларын җыеп, кирпеч калынлыгындагы китапны чыгару мөмкинлегенә ирешкәннәр. Фоат әфәнде Рәфыйковның милләтнең рухи байлыгын туплауга куйган хезмәте бәяләп бетергесез хәзинә! «Җыен фондыннан Фоат Гафуровичка уңышларга ирешүен генә теләргә кала. Үзе тыйнак кына күренгән бу ихтирамга лаеклы шәхес милләт өчен әйтеп-аңлатып бетергесез хезмәт башкара! Дәүләт Советы депутаты Фәрит әфәнде Мифтаховның да авылдашын зурлап, милли хәзинәбезне баетуга керткән өлеше зур хөрмәткә лаек! Аяз 2002 елның мартында вафат булды. Аңа кадәр бер ел дәвамында ул хәлсез, авыру халәттә иде. 2001 елның җәендә Шамил Зиннур улы Закиров башлангычы белән Чистай районының Яуширмә авылында уздырыла торган «Гаяз Исхакый укуларына чакырулы булдык. Шамил Зиннурович: «Аяз ага, авырып торганыгызны да беләм, Гаяз Исхакый безнең зур прозаигыбыз бит, Сез дә прозаик, шул тантанада катнашсагыз, без бик сөенер идек. Машина җибәрәм, мөмкинлегегез булса, барсагызчы, ‐ диде. Мин Аязга: «Бабасы, синең хәлең әйбәт түгел бит, сөйли алырсыңмы соң? Әллә бармыйсыңмы? ‐ дидем. Аяз: «Әбисе, мин ничек итеп Шамил Зиннуровичның шундый гозерен үтәми булдыра алыйм соң? Ул бит милләт өчен ихлас янып йөрүче бердәнбер шәхес, мин тарихта калырмынмы, белмим, ул тарихта мәңгелеккә калачак! Ничек булса булыр, барабыз! ‐ дип җавап бирде. Без әлеге тантанага бардык. Ул вакытта әле паром белән Иделне кичүләр тарихка кереп калды. Аяз анда сәхнәгә күтәрелеп чыгыш ясады. Халык аның чыгышын җылы кабул итте һәм Аяз Шамил Зиннурович башкарган эшнең бәяләп бетергесез югарылыкка ия икәнлеген миңа да аңлатып-сөйләп кайтты. Хәзер Гаяз Исхакыйны зурлау тантанасы безнең халкыбызның канына сеңеп бара. Нинди зур куаныч! Инде килеп, Салих Сәйдәшевнең исемен мәңгеләштерү юлында да ул никадәр хезмәтләр куя. Салих Сәйдәшевебез ‐ милләтебезнең бөек горурлыгы. Ә Шамил Зиннурович шул бөегебезне халык күңеленә сеңдерүне традициягә әйләндерү юлында никадәр хезмәтләр башкара. Аның бу өлкәгә куйган хезмәтенең олылыгын һәр татар аңлыйдыр. Август аендагы Кызыл Байракка бару көнен милли бәйрәмебез ‐ Сабан туен көтеп алган кебек зарыгып көтә хәзер халык. Анда барган халыкка уңайлыклар тудырыр өчен, Шамил Зиннурович Елга порты әһелләрен, әйләнеч юл транспорты чараларын эшкә җигә. Быелгы апрель аеның Г.Тукай көннәре, май аеның Г.Кариев көннәре Шамил Зиннуровичның йокысыз төннәре дә булдылар. Ул нинди генә гамәл кылырга алынмасын, беренче чиратта, үз-үзенә: «Бу гамәлем милләт файдасынамы? ‐ дигән сорауны куя. Милләтебездә бөекләр күп. Ә Шамил Закиров үзен шулар алдында бурычлы итеп саный... Ул озак еллар дәвамында үзенең китапханәсенә Коръән китабының төрле вариантларын җыю белән мавыкты. Моннан 15-20 еллар элек үк аның, Аяз белән миңа шул Коръәннең төрле төбәкләрдән китерелгән вариантларын күрсәтеп, сөенечен уртаклашканын хәтерлим. Тора-бара алар аның эш бүлмәсендә артык күбәеп киттеләр. Барлык таныш-белешләре чит илләргә барган җирләреннән дә, төрле элемтәләр аша да аңа бу изге эшендә ярдәм итәргә, бүләк ясарга тырыштылар. Аязның китапханәсендә Коръән китабы булдырырга алгысып яшәгән чагы да булган иде. Инде килеп 1990 елларда Коръән китабының бертөрле нөсхәсе Аязда да ике данә булды. Аяз да Шамил Зиннуровичка шул нөсхәне тизрәк тапшыру бәхетенә ирешүенә бик сөенде. Аннан соң шул хәзинәне театр тамашачысы Г.Камал театрының фойесында затлы шкафлардагы күргәзмәдә күрә алды. Хәзер инде ул байлык ‐ милли горурлыгыбыз булган «Кол Шәриф мәчетендә. Гадәтенә әйләнгән һөнәри эше дәвам итә. Менә бит 1912 елда ук татар телендә Санкт-Петербургта бастырырга рөхсәт ителеп тә басылмый калган М.Бигиев әзерләгән Коръән 2010 елда басылып чыгып, Шамил Зиннуровичны тагын канатландырган! Шамил Закиров ‐ Г.Камал исемендәге мәртәбәле театрыбызның дәрәҗәле директоры. Ул бит анда үз вазифасын ихласлык белән башкара тора. Кем аны милләткә кагылышлы өстәмә эшләр башкарырга мәҗбүриләп тора соң? Юк. Беркем дә аның бу эшләрен мәҗбүри гамәлләре дип санамыйдыр, һич югы мин шулай уйлыйм. Аның җаны, милләтем дип, парә-парә килә.Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра