РусТатEng

Милләтне театр гына коткара алмый

Россиянең авангард режиссерларының берсе Сергей Потапов “Нәүрүз” фестивалендә дә аерылып торды. Шулай килеп чыккан, төрки театрлар үзләре дә белмәстән, фестивальгә аның дүрт спектак­лен алып килгән. Режиссер үзен А.Чеховка чапан кидерүче, рухлар белән аралашучы, ихлас һәм ялкау кешеләрнең берсе дип саный. Ә менә төрки театрлар турында ул нәрсә уйлый? Бу хакта без әңгәмә барышында  белдек.


– Сезнең өчен “Нәүрүз”дә иң шаккатырганы нәрсә булды?


– Мине ялкау режиссер дип йөртәләр икән. Ишеткәч, шаккаттым инде. Аннары  сәбәбен ачык­ладым. Артык тиз эшлим икән. Театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевскийга эш темпымны әйт­кән и­дем, ул тизлекне ялкаулык белән тиңлә­гән. Ә миңа җәһәт­лек, кызулык ошый. Тизлек  ак­терларның потенциалын ачарга да ярдәм итә. Алар куркак бит, үз  мөм­кинлекләрен белеп бетер­миләр. Станиславский да спектакльне өч көндә  куйган, аннары бер ел репетицияләр үт­кәр­гән. Ә мин өч көндә куям, өч көн репетиция үткәрәм.


– Шулай эшләнгән спек­такл­ь­ләр арасында үзегезгә ошап бетмәгәне, чиле-пешлесе бармы?


– Берсен дә яхшы дип мактый, начар дип талкый алмыйм. Алар – минем балаларым, барысы да якын.


– Үзегезне ялланган режиссер дип атыйсыз, күп йөрисез, күп куясыз. Моның яхшы яклары да, тискәресе дә бардыр.


– Саха (Якутия) дәүләт театрында эшлим. Дөрес, баш режиссер тү­гел, шуңа күрә төрле театр­ларның чакыруын кабул итәргә вакытым бар. Бу тәҗрибә туплау да, мөм­кинлекләрне ачу да. Сәламәтлек булганда йөрим әле. Бәлки картайгач, бер спектакльне биш ел әзер­ләрмен. Бездә дәүләт театрлары гына бар, сездәге кебек шәхси театрлар юк. Дәүләтнеке дә җитә дип исәплим мин.  Бер кечкенә шә­һәрдә дистәгә якын театр булсын әле! Бу театрлар олысларны (районнарны) да онытмый. Яңа елдан соң артистлар төркем­нәре айлар буена гастрольгә чыгып китә. Халык театрны ярата бездә. Һәрбер олыста халык театры бар, алар эпослар куярга ярата. Тамаша авыл­ның бөтен халкын җәлеп итә, уртак  уен, уртак бию­ләргә әве­релә. Шуңа күрә Яку­тиядә театр­лар ничек тамашачыны җәлеп итәргә дип баш ватмый. Халык театрга үзе килә.


– Чеховка чапан кидердем дидегез, бу нәрсә дигән сүз?


– Казахстан музыкаль театрында Чеховның “Чия бак­ча­сы”н куйдым. Башта актерлар урысча уйнарга җыенган иде. Юк, җегетләр, болай булмый, дидем. Сездә чия бакчалары бармы, дим.  Бар, ди­ләр. Ә менә драматург сурәт­ләгән  вакыйга монда кабатлана аламы, дим. Әйе, диләр. Соң, әйдәгез, эчтәлекне казах җирле­генә күче­рик, дим. Шулай итеп Чехов каһар­ман­на­ры казах исем­нәрен алды, казахча сөйли, казахча яши башлады. Һәм бу табигый да. Французлар шушы әсәргә алынса, ул французча килеп чыгар иде. Без­гә бит те­ләсә нинди җир­лектә, теләсә нинди вакыйгада үзебез булып калырга кирәк. Башкача ул тамашачыны ышандырмаячак.


– Cезнең һәрбер спектак­легездә әкият чалымнары бар.


– Тормышыбыз  да тоташ әки­ят­тән тора бит. Һәр көнне тирә­бездә булган рухлар белән аралашабыз. Кеше моңа әһәмият биреп бетерми. Әкият чалымнары бар, киле­шәм, ләкин миндә беркайчан да һәй­­кәлләр, үле күре­нешләр юк. Спектакль җанлы, көтелмәгәнчә булырга тиеш. Та­машачының да кызыксынучан, тере булуын телим.


– Сез күбрәк театр режиссерымы, киноныкымы?


– Театр минем барлыгым, ә кино – хобби. Киноны бик яратам, фильмнар төшергәнем дә бар. Лә­кин бу сәнгатьне өйрә­нәсе дә өй­рә­нәсе әле. Ишет­кән­сездер, Яку­тиядә хәзер кино сән­гате күтә­ре­леп килә. Чынлыкта бит бу хәрәкәт миннән башланды. Моннан ун ел элек беренче картинаны төшер­дем, ул агай-энеләр арасындагы мөнәсәбәт­ләр турында иде. Шушы кинода берничә буын үсеп чыкты. Шуннан кино төшерә башладылар. Минем кибек, бер тиенсез, кино булсын, аякка бассын дип кайгыртучылар башы-аягы белән яңа сәнгатькә чумды. Шулай да мин әле үз киномны, чын киноны төшердем дип уйламыйм.


– Төрки театрлар белән еш хезмәттәшлек итәсез. Алар­ның уртак проблемаларын ачыкламадыгызмы?


– Алар бер-берсенә бик охшаган. Ләкин театр урнашкан җирлек кечерәк булган саен комплекслар да арта бара. Мә­сәлән, кечкенә шәһәрләрдә тәҗ­рибәләргә сак карыйлар, актерлар характерлы роль­ләр уйнаудан куркалар. Кеше ни дияр, ди алар. Алтайның бер театрында миңа ирләр бер якта, хатыннар икенче якта гына уйнарга тиеш дип кисәтү ясадылар. Дуслар, театрда теләсә нәрсә эшләр­гә ярый, дим аларга. Чак кына бәхәс чыкмады. Казахстанда, мә­сәлән, без – мөселманнар, сәхнәдә бөтен нәр­сәне дә күрсәтә алмыйбыз, ди­деләр. Мин исә мондый чик­ләү­ләр театр үсешенә зыян сала дип исәплим. Театрда иң куркак кеше актер түгел, ә директор. Ул, бу режиссер иҗат дип шашына, тамашачы киләме, юкмы – анда аның гаме юк, дип уйлый. Тамашачы – театрның яшәү чыганагы. Шунлыктан режиссер, иң беренче чиратта, тамашачыны уйлый. Тамашачыны исә ихласлык белән генә җәлеп итеп була. Миңа калса, театрга бөтен нәрсә килешә. Порно­гра­фи­ядән кала, билгеле. Сәхнәгә пор­нографияне менгезергә ярамый. Бу – бик арзанлы алым.


– Сез кичә, якутлар башка төрки халыклардан телен, денен, үз йөзен саклап калуы бе­лән аерыла, дип әйттегез. Моңа ничек ирешә алдыгыз?


– Якутиядә мәктәптә якутча укып була. Телевизор кабызсаң, якутча тапшырулар, кино бара, бездә китап чыгаруның бернинди проблемасы юк. Моның сере бик гади: Якутия бик еракта урнашкан. Ул Россиядән аерым яши кебек. Төркиләрнең гореф-гадәт, йолалары, әйтерсең лә, бездә консер­вацияләнгән. Бездә рус телен бел­мәү –  табигый. Менә мин дә ГИТИСка укырга кергәндә русча белми идем, курсташлар белән ишарәләр ярдә­мендә аралаштым. Күбрәк русча китаплар укырга куш­тылар. Укыдым, телне өй­рән­дем, әмма ка­лебемдәге якутча җу­ел­­мады. Русчага өйрәнеп, үз тел­ләрен онытучылар да бар. Якутларга бу кагылмый.


– Ә башка төрки халыкларга?


– Йотылу, юкка чыгу котылгысыз кебек тоела миңа. Мин бу процессны ничек туктатырга икәнле­ген белмим. Театрлар телнең иң соңгы бастионы дип санасам да, милләтне ул гына коткара алмый. Түрәләрнең милләтне кайгыртуы кирәк. Тик түрәләргә үз асылларыннан ваз кичү хас бугай.


– Сәхнәдә нинди күренеш ачуыгызны чыгара?


– Артык җете, провокацион күренешләрне өнәмим. Ул та­ма­шачының да нервысында уйный. Ахыр чиктә кеше спек­такль­нең тулаем эчтәлеген аң­лый алмыйча кала.

 
– Казанда кәефегезне нәрсә күтәрде?


– Татарлар ачык йөзле, яр­дәм­чел. Ләкин безне һаман да ниндидер бер экзотик халык дип кабул итәләр. Якут дисәң, о, боланнар, диләр. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә боланны беренче тапкыр егерме яшьтән узгач кына күрдем. Әйе, без – табигать балалары. Табигать белән элемтәне сак­ларга, аннан көч алырга тырышабыз. Без­­дә әле дә яланга чыгып кояшка баш ияләр. Башка бер генә төрки халыкта да бу сакланмаган. Шул ук вакытта безне цивилизация дә әйләнеп узмаган.


– Эшкә керешер алдыннан берәр йола үткәрәсезме?


– Без – тәңречеләр бит. Бөтен эш йола белән башлана, чистарыну белән тәмамлана. Сәхнәдән чыккач, чистарынырга кирәк. Әй­тик, бер спектакльдән соң минем бө­тен­ләй хәлем калмады. Чөнки ул үлем турында  иде. Үлем образы исәннәр­нең көчен ала. Шуңа чистарындык. Кайчак мистик спек­та­кль­ләр куярга куркалар да. Лә­кин ку­рыксаң, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Үз сүзең, эшең, га­мәлең өчен җавап бирә белергә ки­рәк. Җа­вап бирә алсаң, бар да яхшы була.


– “Нәүрүз”дә Сезнең төрле театрларда куйган дүрт спектак­легезне карадык. Бу сөйлә­шенеп эшләнгән эшме?


– Кайсы театрның нинди спектакль алып киләсен белмә­дем. Күп эшлим һәм күпчелек театрлар мин куйган әсәрләргә тукталган булып чыкты. Минем өчен дә бу – кө­тел­мәгән хәл. Бәлки әле Татарстан театрларына да чакыру алырмын. Мин­зә­ләдә “Иблис” әсәрен куям, анысы расланган инде. Тагын бер театр белән сөйләшү бара.


– Хыялыгыз бармы?


– Үлемсез буласым, дөнья­дагы бөтен телләрне беләсем һәм бу дөнь­яның юкка чыгуын үз күзлә­рем белән күрәсем килә. Кояштан яратылдык, кояш безне йотачак та.


– Күп телләрне белер өчен укырга кирәк. Сез китап укырга яратасызмы?


– Соңгы вакытта китап укырга вакытым да юк. Эш буенча ки­рәкле материалны гына карыйм. Укырга кирәк, ләкин мин ялкау бит.


Төп текст: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=1250

"Ватаным Татарстан". Гөлинә Гыймадова. 9.06.2017 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра