РусТатEng

Милли үзенчәлекләр (Балалар театры турында тагын бер сүз)

Балалар театрының бүгенге хәле җиңелләрдән түгел. Бу проблема Россия өчен дә, гомумән, Европа өчен дә актуаль. Илебезнең милли театрлары турында сүз алып барсак, һәлакәткә якынлашуыбыз көн кебек ачык. Хәзерге шартларда Россия халыклары телләрен (алар арасында таралышы буенча икенче урында татар теле тора) саклап калу перспективасы көннән көн сүрәнәя. Европада oзак вакыт балалар театры булмый. Көнбатыш Европаның уку йортларында барлыкка килгән «Мәктәп театры асылда балалар өчен түгел. Курчак театры да ‐ перчатка, шәүлә, марионетка театрлары ‐ олылар театрының бер төре буларак барлыкка килә. Аерым куелышлар була, әлбәттә, ләкин балалар театры системасы беренчеләрдән булып Советлар Союзында гына оеша. Дөресен әйтсәк, бүген олысы-кечесе йотлыгып укыган әкиятләр дә балалар аудиториясе өчен иҗат ителмәгән. Перро, Гофман, бертуган Гриммнар балалар өчен язмаган. Пушкинның «Поп белән Балда турында әкияте авторның үлеменнән соң 45 ел үткәч, балалар әдәбияты формалашу өчен алшартлар тугач кына дөнья күрә. Әмма театр ‐ аерым бер тема. СССРда ямьсез күренешләр җитәрлек иде. Р.Рейган таккан «Явызлык империясе кушаматына ил, гомумән алганда, лаек булгандыр. Шуңа да карамастан, балалар сәнгатенә (пропаганда һәм идеология коралына буларак) аеруча көчле игътибар бирелә һәм дәүләт тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелә иде. Бүген моны сагынып искә аласы гына кала. Әйе, артыгын каерулар да булды, идеология хөкем сөрде, ләкин тарихыбыздан балалар өчен иҗат ителгән искиткеч китаплар, фильмнар, спектакль һәм мультфильмнарны алып ташлап булмый. Бу әсәрләрнең авторлары, идеологик киртәләрне узып, нәни укучылары, тамашачылары белән мәңгелек кыйммәтләр хакында сөйләштеләр, балаларның зәвыгын тәрбияләделәр, матурлыкны тоемларга өйрәттеләр. Аркадий Гайдар хикәяләрен, Ролан Быков фильмнарын йә булмаса совет мультфильмнарын якынча булса да хәтерләткән әсәрләр бүген юк. Яңа меңъеллыкта, башка илдә, яңа шартларда яшәгәндә совет системасы белән исәпләшеп утыру ‐ миңа калса, акылсыз һәм мәгънәсез эш. Бүгенге чынбарлык тәэсирләндерми ‐ социализм үсеш алган Советлар Союзы белән чагыштырганда аның өстен яклары бик әз. Акылсыз законнар, киресен алга сөрүче декларация була торып та гаилә һәм балалар проблемаларын санга сукмау, булган халәтне тулыландыра: ил җитәкчелегендә балалар кайгысы түгел. Ә Европада? Тук һәм кайгы-хәсрәтсез Европада нихәлләр? Анда балалар театры, беренче чиратта ‐ курчак театры ул. Анысы да СССРдан килгән, дип әйтергә кирәк. Советлар Союзының элеккеге сателлитлары булган Көнчыгыш Европа илләре мисалында бу аерымачык күренә. Болгария, Чехия, Венгрия, Румыния, Балкан илләренең балалар курчак театры ‐ алдынгылар рәтендә. Элеккеге «Көнчыгыш блок илләрендә безнең Яшь тамашачы театры системасына охшаш театр формалары да яшәп килә. Курчак театрлары турында гомумән әйткәндә, роман илләре (Франция, Италия, Испания) алдынгы позицияләрен саклый. Ләкин, ни генә дисәк тә, мәсәлән, Филипп Жантиның жанр һәм театр төрләре бәрелешендә барлыкка килгән гениаль табышлары балалар театры түгел. Сүз уңаеннан, гениаль Резо Габриадзе театры да балалар театры түгел. Марионетка уйнатучы Альбрехт Розер театры да балалар театры булмаган. Бу хәл әлеге мастерларның дәрәҗәсен киметми, билгеле, тик алар сәнгатенең безнең темага катнашы юк. Европада балалар театрының безнекенә охшаш иҗади проблемалары җитәрлек, иң мөһимнәре ‐ икәү. Беренчесе ‐ спектакль кую өчен материал, ягъни пьеса, инсценировка, сюжетлар кытлыгы. Икенчесе ‐ масс-медиа, балалар өчен күңел ачу индустриясе, компьютер уеннары, интернет белән көндәшлек... Юк, Көнбатышта да барысы да ал да гөл түгел. Әмма аларга җиңелрәк. Рус совет театры, ә аның артыннан илебезнең күпмилләтле театры да, үз вакытында әдәбилек һәм реализмга юнәлтелгән директива кичерде. Сүз ‐ ишарә-хәрәкәтләр, интонация, мизансценалардан, ә эчтәлек формадан мөһимрәк булырга тиеш иде. Совет Россиясе балалар театрына нигез салучы С.Образцов, Н.Сац, А.Брянцевлар К.Станиславский системасы тарафдарлары иделәр. Бу саллы гына уңышларын да китерде, тик шул ук вакытта киләчәктә әдәби формалар арасындагы аерманың юкка чыгуы белән яный иде. Сирәк кенә искәрмәләрне санамаганда, илнең барлык курчак театрлары ‐ Үзәк курчак театры, ә драма театрлары МХАТ артыннан юл алды. Бу хәл театрларның үзенчәлекләрен югалту куркынычын тудырды. 1930-50нче елларның бу тенденциясе аеруча милли театрларга көчле йогынты ясады. Көнбатышта исә, революциягә кадәрге Россиядәге кебек, курчак театры әдәби пьеса түгел, ә сценарий театры буларак формалаша, яки бөтенләй «сүзсез иҗат итә (мәсәлән, марионеткалар театры). Бу үз-үзеңне күрсәтү, үзеңчә эш итү иркен бирә, театральлекне куәтләндерә иде. Театр драма сурәтләүче түгел, ә нәкъ менә театр буларак барлыкка килде һәм яшәде. Без исә һаман да драматургия әсирләре булып калабыз. Ләкин бүген әлеге аермалар бездә дә, аларда да юыла, юкка чыга бара. Моның төп сәбәбе ‐ балалар. Алар бик нык үзгәрде. Начар куелган ут партитурасы, көчсез cценография һәм музыка, аннан-моннан куелган биюләргә алданып, «Куянкай белән «Төлкебикәләрне карарга дип бала-чага театрга килмәячәк. Күпчелек балага мондый формадагы театр кызык түгел. Балалар сәнгатенә карата мөнәсәбәт бик тә илтифатсыз. Бу иҗатчыларның үз гаебе, чөнки аларның күбесе «бала-чагага ярамаган тагын, дигән принципта эш итә. Димәк, Россия һәм Европа балалар театрының проблемалары уртак. Инде туган якларыбызга әйләнеп кайтырга вакыт җиткәндер. Татар сәхнә сәнгате бүген яңарыш чорын кичерә. Театр фикеренең мәгънәләре, бу мәгънәләрне җиткерү ысуллары алышына. Бу үзгәрешләргә карата төрле мөнәсәбәт булырга мөмкин, татар тамашачысының күпчелеге исә замана театрын өнәп бетерми. Ләкин безне үз чолганышларына суырып керткән вакыт әйләнешен кире кагу мәгънәсезлек булыр иде. Беренчедән, Туфан Миңнуллинның вафатыннан соң, олы буын авторларын артта калдырып, алдынгы милли драматург эстафетасын яшь егет, ләкин инде өлгереп җиткән драматург Илгиз Зәйниев тотып алды. Яшь коллегамны мактавым түгел, бу исем ‐ темабызга турыдан-туры бәйле, чөнки Илгиз Зәйниев ‐ «куяннарсыз балалар әкияте текстын иҗат итә алучы бердәнбер автор. Балалар драматургиясе аксакалы Рафис Корбан үз вакытында балалар театры һәм, беренче чиратта, курчак театры өчен күп эшләгән иде. Тик бүген театрлар аның белән бик кызыксынмый. Башкалар турында сөйләп тә торасы түгел ‐ алар, ягъни балалар аудиториясе өчен яза алучылар, юк! Һәм, соңгы «Яңа татар пьесасы нәтиҗәләренә караганда, якын арада булмаячаклар да. Икенчедән, күп кенә татар театрлары балалар спектакльләрен рус телендә куярга мәҗбүр. Бу күренеш өченче һәм иң мөһим проблемага китерә ‐ шәһәрләрдә татар телле балалар аудиториясе кими. Һәм эш балалар санында түгел, ә нәкъ менә татар телен югалтуда. Бу җитди проблема, тик ул иҗтимагый өлкәгә карый, безнең өчен исә театр эстетикасы мәсьәләләре мөһимрәк. Балалар өчен куелган кайбер спектакльләргә, нинди телдә булсалар да, балаңны алып бару җинаятькә тиң. Фикерем тулы мәгънәсендә барып җитсен өчен төгәлрәк әйтәм: бу начар, бик начар спектакльләр. Минемчә, балалар спектакле чамадан тыш начар икән, нинди телдә куелуына карамастан, ул бертигез дәрәҗәдә гамьсез була. Зәвыклы һәм югары сыйфатлы балалар спектакльләре үзәге булып әле дә «Әкият театры кала. Әмма һәрнәрсәнең асылын чагыштырып карагач кына аңлыйсың. Татар труппасының кайбер спектакльләре узган дистәләрнең театраль эстетикасын хәтерләтә, драматургия нигезе турында әйтеп тә торасы юк... Өстәвенә, Казан курчак театры бары тик бәләкәй аудитория ‐ мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф балалары белән генә диалог корырга сәләтле. Бүгенге балаларның бик тиз үсеп җитүләрен дә исәпкә алырга кирәк. Никадәр күбрәк вакытлары үз-үзләренә ‐ дуслары, интернет, телевидениегә ‐ тапшырылса, балаларның аң-зиһеннәре шулкадәр тиз формалашып өлгерә. Әлеге проблема да иҗтимагый өлкәдән, театр көче белән генә аны чишеп булмый, ләкин бу ситуацияне исәпкә алып эш итү мөмкин бит. Ничек кенә булмасын, күптән түгел «Әкият театры Г.Рәхим буенча куелган «Кәҗә белән Сарык спектакленең премьерасы белән яңарды. Бу спектакль иң югары бәягә лаек. Бу инде 1960 еллар сәнгати алымнары һәм штамплар җыелмасыннан торган «Җырлап узган җәй түгел. Шулай да театрга кайбер мөһим приоритетларны алыштыру зарури. Бу юнәлештә беренче адымнар ясала инде. Мин шатлана-шатлана театрның яңа сайтларын карыйм ‐ әһә, ниһаять, булдырганнар! Сентябрьдә фестиваль көтелә, бу, һичшиксез, коллективның үсү-үзгәрүенә бер этәргеч булачак. Без истә тотарга тиешле иң мөһим нәрсә ‐ театр иҗатына карата җәмгыятьнең мөнәсәбәте. Әлегә җәмгыятьнең игътибары бик сүрән, илебездә балалар сәнгатенәкарата икенчел мөнәсәбәттә торалар. Илдәге вазгыятьне үзгәртү безнең хәлдән килмәс, мөгаен, ә менә үзебездә тырышып карарга була. Рус телле тамашачыга караганда, татар тамашачысы белән эшләү күпкә авыррак икәнен аңларга һәм һәрчак истә тотарга кирәк. Әгәр постиндустриальҗәмгыятебезнең телне кысрыклаган шартларында яшәгәндә кечкенәдән үк балаларга милли мәдәниятләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт сеңдермәсәк, без, театр җәмәгатьчелеге, киләчәктә потенциаль тамашачыларның тулы бер буынын югалтырга мөмкинбез. Балаларның эстетик тәрбиясе белән шөгыльләнмәсәк, татар театрының милли үзенчәлеген саклауны онытсак та була. Әйе, бу һәркемгә дә билгеле булган хакыйкать, тик аны мантра укыган кебек кат-кат кабатларга кирәк... Татар театры эшлеклеләренә моны тукып тору ‐ безнең бурычыбыз. Уңышсыз яки күренекле эшләрнең күпчелеге компетентлы бәя һәм лаеклы иҗтимагый резонанс алмый ‐ мактау булсынмы ул, хурлаумы. Моның аркасында театрга, татар труппасына зыян килә. Чөнки эшкә тиешле игътибар юк икән, камилләшүгә стимул югала, яхшы һәм күренекле, уңышсыз һәм коточкыч, профессиональ һәм үзешчән, очраклы хата һәм куркыныч тенденция, эчкерсезлек һәм риялылык арасындагы чикләр эреп юкка чыга башлый. Кемнеңдер явыз теләгенә күрә түгел, ә объектив чынбарлык, хәлләрнең табигый барышы аркасында. Яки бу сәнгать төренә һәм аның аудиториясенә карата булган ташламалар аркасында. Балаларга болай да ярый, курчак театры өчен монысы да әйбәт аның, дигән фикерләрне ишеткәндә миңа хәтта куркыныч булып китә, мондый сүзне әйткәннәргә карата җирәнүдән башка берни сизмим. Чөнки бу сүзләр ялган, чөнки бала еш кына олыкешедән дә таләпчәнрәк була, чөнки ул чын күңелдән ышана һәм өметләре акланмаса, аның күңеле кайта. Хәер, монысы да һәркемгә билгеле нәрсәләр. Яки болайрак була ‐ Казанның театр өлкәсе тар, бөтенесе бер-берсе белән таныш, шуңа да яхшы мөнәсәбәтләр дөреслекне эзләүдән мөһимрәк, буш комплиментлар кирәгеннән ешрак яңгырый. «Әкият труппасының спектакльләреннән соң фикер алышулар исемә төшә: күп кенә хөрмәтле кешеләр торып басып, чәчләр үрә торырлык сүзләр әйтә. Шуның хәтле каты йөрәкле, курчак театры мәсьәләләрендә надан һәм беръяклымы икәнни соң алар?! Юк. Әмма булган мөнәсәбәтләрне бозасы, кәефләрне төшерәсе килми, һәм гомумән, бәйрәм табынына утырырга вакыт бит инде. Монысын арттырып әйтәм инде, ләкин читтән караган кешегә генә күренә торган әйберләр бар. И.Зиннуров, Л.Дьяченко, Р.Җаббаровалар никадәр тәҗрибәле булмасын, актерлары никадәр талантлы булмасын, ул проблемаларны эчтән карап кына күреп булмый. «Әкият курчак театры үзенә карата җитди мөнәсәбәткә лаек. «Әкият театрына карата әйтелгән һәр сүзем бер үк дәрәҗәдә балалар өчен спектакльләр куйган башка театрларга да кагыла. Бу рәттә беренчеләрдән булып Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры тора. Бер карасаң, алардан башка тагын кемнәр яңа театр формаларын уйлап табып, яңарыш булырлык балалар спектакле куярга тиеш? Тиеш тә бит, ләкин... Режиссёр Ренат Әюпов ‐ талантлы һәм үз-үзенә бик таләпчән кеше. Ул эзләнә, таба, кайвакыт югалта. Бигрәк тә үзенә якын булмаган көнкүреш реализмы эстетикасындагы спектакльләр куйганда. Әмма, тулаем алганда, ул, татар театры тарихына үз исемен кертеп калырлык, дөрес юнәлештә бара. Әюпов чит ил һәм татар классикасын, замана пьесасын, татар прозасының иң яхшы үрнәкләренә ясалган масштаблы инсценировкаларны сәхнәгә куя. Режиссёр буларак Әюпов тарафыннан игътибарсыз калган бердәнбер өлкә ‐ балалар спектакльләре. Театрның этап эшләре булып саналган бер генә спектакль дә балалар аудиториясенә бәйле түгел. «Печән базары, «Җиде кыз, «Сак-Сок, «Алмачуарны ник исәпкә алмыйм, диярсез. Чөнки болар барысы да үсмерләр, олылар өчен. Яшь тамашачы театрының башлангыч мәктәп балалары өчен куелган спектакльләре сыйфаты буенча театрның башка эшләреннән артта кала. Моны ничек үзгәртергә кирәклеген белмим, ләкин, театр яңа бинага күчкәч, уңай якка талпынышлар булмый калмас, дип өметләнәм. Республиканың башка театрларына килгәндә, минем аларда балалар өчен куелган яхшы спектакль караганым булмады, ә менә юньсезләре ‐ җитәрлек. Хәер, бер яхшысы бар иде ‐ Чаллы театрында Булат Бәдриев куйган «Әтәч нигә кычкыра? спектакле. З.Минһаҗеваның юк кына пьесасы режиссёр тарафыннан тамашачыигътибарын җәлеп итәрлек, заманча итеп сәхнәләштерелгән. Моның күп өлеше рәссам Рания Хәйруллинаның хезмәте. Димәк, акча ягы такыр булып та, теләк һәм фантазия булганда, балалар өчен сыйфатлы спектакль кую мөмкин икән! Һәм, ниһаять, Камал театры. Үзем анда хезмәт кую сәбәпле, спектакльләрнең сыйфаты турында түгел, тенденцияләр хакында гына әйтә алам. Алдынгы татар театрындагы вазгыять югарыда әйтелгән барлык күренешләрне дә чагылдыра. Коллективның югары таләпләренә тулысынча туры килерлек сыйфатлы балалар драматургиясе булмау аркасында театр балалар өчен спектакльләрдән баш тартып торырга мәҗбүр булды. Мондый пьеса (Илгиз Зәйниев «Бәби) барлыкка килгән вакытка театр яшь тамашачысын югалтырга өлгергән иде инде. Озын тәнәфестән соң билетлар тарату, спектакльне «сату проблемалары барлыкка килде. Балалар һәм аларның әти-әниләре Камал театрында кечкенәләр өчен спектакльләргә йөрүдән бизгән иде. Әмма «Бәби репертуарда нык торды һәм алга ыргылыш өчен нигез булдыра алды. Дүрт елдан соң, 2013 ел башланыр алдыннан Радик Бариевның шул ук автор катнашында иҗат ителгән, кризистан чыгу юлын күрсәтә алган «Кечтүкле уен спектакле дөнья күрде. Әлбәттә, кайбер коллегалар, әлеге куелышның алар өчен бик кыйммәт булуына сылтап, бу мисалны уңышсыз дип табыр. Әмма эш финанслар мәсьәләсендә түгел. Яшь режиссёр Бариев балалар өчен башкала театрлары дәрәҗәсендәге мавыктыргыч спектакль кую планын берничә ел дәвамында корып йөрде һәм, нигездә, үз дигәненә ирешә алды. Ул балалар өчен репертуарга югарыдан карау стереотибын үзгәртә, администрацияне, иҗат төркемен һәм актерларны бер хыял белән янып яшәргә илһамландыра алды. Милли театр өчен яңа чор башлануын билгеләүче әлеге спектакльнең киләчәк язмышы нинди булачагын без тиздән беләчәкбез, дип уйлыйм. Шулай ук Лилия Әхмәтова сәхнәләштерә торган «Авыл эте Акбай (Туфан Миңнуллин) спектакленең репетицияләреннән ни килеп чыгачагын да үз күзләребез белән күрә алачакбыз. Гомумән, әлегә курыкмыйча шуны әйтергә була: театрның балалар өчен репертуарга карата мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрде. Бу күңелле хәл. Тик моңа карап кына балалар өчен яхшы драматургия күбәймәде. Бердәнбер драматургка бәйле булу уңай күренеш түгел. Сәнгатьтә монополия, иң элек, иҗатчының үзе өчен куркыныч. Нәтиҗәдә нәрсә кала? Балалар өчен татар театры бар, ул әлегә исән, әмма аның проблемалары бихисап. Без, театр әһелләре, күп нәрсәне башкара алмыйбыз. 309нчы канунны гамәлдән чыгару, драматургларны яхшы пьесалар язарга яисә сыйфатлы инсценировкалар ясарга өйрәтү, бюджетыбызны арттыру ‐ болары безнең кулдан килми. Әмма без башкарырлык эшләр дә бар. Әйтик, тиздән упкынга төшәчәгебезне аңлый алабыз. Моны аңласак, балалар театрына карата мөнәсәбәтебезне үзгәртер идек. Балалар спектакльләрен зурлар өчен репертуар әзерләгән сыман куярга кирәк. Өстәвенә, фантазия ташып торырга тиеш. Беренче булып чаң сугарга кирәк. Шуны аңласак иде: бүген залларыбызны балалар белән тутырмасак, аларда театр сәнгатенә карата мәхәббәт уятмасак, тиздән бөтен тамашачыдан да колак кагачакбыз. Телебездән, мәдәниятебездән, милли үзенчәлегебездән ваз кичерү өчен болай да бар нәрсә дә эшләнелә. Еш кына үзебез дә шуның белән шөгыльләнәбез. Язучылар шулкадәр примитив текстлар яза ки, аларны укырга да оят. Ә алар шул әсәрләре өчен бер-берсен мактыйлар һәм әдәбиятыбызда бар да яхшы дигән иллюзия тудырырга тырышалар. Режиссёрлар күз алдына да китереп булмаслык түбән дәрәҗәдәге спектакльләр куя, әмма әллә ни намусы булмаган хезмәттәшләре тарафыннан уңай рецензия ала. Җәмәгать эшлеклеләре татарның бөеклеге турында сөрән сала, ә үзләре, шулкадәр провинциаль фикер йөртүләренә карамастан, дистә еллар буе җылы урында утырып торалар. Журналистлар һәм блоггерлар телне белмәгән, уйлау сәләтләре булмаган килеш, бар нәрсәне сүгәргә генә торалар. Һәм барыбыз бергә тормыш-көнкүреш сорылыгыннан аерыла алган теләсә кайсы иҗади шәхесне тирәнгәрәк күмәргә тырышабыз. Безгә барыбызга да оят булырга тиеш. Татар башын ‐ татар ашар… Әгәр без чыннан да бөек халык икән, приоритетларны, фикерләүне, чынбарлыкка мөнәсәбәтне үзгәртергә вакыт. Күптән вакыт. Түрәләр Татарстанда балалар театры проблемаларын хәл итү өчен акча кызганмасын иде. Бөтен яхшы омтылышлар да барыбер берзаман финанс мөмкинлекләр чикләренә килеп терәләчәк. Театрларга балалар спектакльләрен кую өчен күбрәк грантлар бирү, балалар өчен иҗат итүче драматургларга ярдәм итү комачауламас иде. Акча бирелсә, спектакльләрнең сыйфатын да күз алдында тотып булыр. Бу башкарылырлык эшләр бит. Кыйммәтле спортчылар сатып алып кына яшәп булмый. Сәнгатькә карата битарафлык булмасын иде.Балалар театры, балалар сәнгате ‐ соңгы чик. Аны калдырып артка чигенсәк, без киләчәгебезне югалтачакбыз. Нияз ИГЪЛАМОВ Сәхнә № 2
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра