РусТатEng

МИЛЛИ СӘНГАТЕБЕЗНЕҢ ОЛЫ ХӘЗИНӘСЕ

Милли театрыбыз иң яшь сәнгать төрләреннән саналса да, ана телебезне, милли үз йөзебезне саклап калуда ул тулы бер гасыр дәвамында зур роль уйнады. Татарстан телевидениесе аша узган гасырда куелган спектакльләрне караганда да, без театрларыбызның лаеклы сәнгати югарылыкта булуын күрәбез. Социализм дигән модернизацияләнгән җәмгыятьнең идеологиясенә буйсынып хезмәт иткәндә дә, милли театрыбызның миллилеге асылын саклавы безне сокландыра... Театрларыбыз репертуарына кергән тәрҗемәдәге рус, чит ил драматургиясе буенча куелган спектакльләрдә дә миллилек өстенлек итә. Миллилек мәгърифәтчелеккә өстенлек бирү белән генә аңлатылмый.Театрларыбыз бик кыю рәвештә социаль-иҗтимагый тормыш, халыкның яшәү көнкүреше, традицияләре темаларына да гел әнәмият бирә. Нәкъ менә халыкка якын торуы, аның рухи ихтыяҗларын тоемлавы театрларыбызньщ милли йөзен билгелидер дә, чынында.Шөкер, бүген дә театрларыбыз милли сәнгатебезнең әйдаманы, олы хәзинәсе булып хезмәт итә. Укучыларыбызга Республика театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев белән әңгәмә тәкъдим итәбез.— Фәрит әфәнде! СССР дәүләтенең мәдәният өлкәсендә алып барган сәясәтендә төп шигарь буларак: «Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик дигән сүз тезмәсе бик еш кулланыла иде... Хәзер ул лозунгларга елмаеп кына карыйбыз. Әмма шул дәвердә безнең иҗатчыларыбыз формасы белән генә түгел, ә эчтәлеге белән дә чын милли мәдәниятебезне-сәнгатебезне үстерделәр. Сезнең үзегезнең дә шәхес буларак та, иҗатчы буларак та формалашуыгыз шул дәвергә туры килә. Бүген миллилекне авыл тормышы белән генә бәйләп, икенче планга куеп «сөйләшүчеләр дә бар. Бу хакта Сезнең фикерләрегез укучыларыбыз өчен бик тә әһәмиятле булыр иде.— Минемчә, миллилекне аерым бер темага бәйләп яки ниндидер планга куеп булмый. Авыл темасын күтәрсәң, милли булыр, авыл турында сөйләмәсән, милли булмаячак, дип. Миллилекне авыл белән генә бәйләүчеләр, минемчә, бик нык ялгышалар. Ә икенче яктан уйлап карасак, танылган шәхесләребезнең күбесе бит авылдан чыккан. Мин, мәсәлән, авылда йорт сатып алдым, авылны, аның тормышын аз-маз күрә башладым, шуна берникадәр килешәм: авыл темасы, авыл үзе бетсә, халкыбызның милли чыганаклары, рухи байлыгының искиткеч зур бер өлеше югалыр дип куркам. Без Бәрәскә авыл советы рәисе Илгиз Хәйруллин белән бик дус, очрашкан саен ул үзенең проблемалары турында сөйли. Авылларның юкка чыгу проблемасы мине дә бик нык борчый. Бу сүзләрне ихлас күңелдән әйтәм, сүз өчен генә түгел. Илгиз фикеренчә, бер егерме елдан авыл бетәчәк, аның урынында гел дачалар гына калачак. Өлкәннәр әкренләп дөньядан китә, хәзерге яшьләрнеңавылда каласылары килми. Бу бик зур проблема. XIX гасырнын ахыры — XX йөз башы — милли үсеш, шуньщ белән бергә шәһәр культурасы, мәдәнияте, интеллигенция катламының күтәрелүе, белемгә омтылу, аеруча шәһәрнең милли культурасы барлыкка килү чоры. Советлар хакимияте урнашу белән, болар барысы да бетерелә, милләтләр тигезләштерелә. Совет чорында шундый идеология урнашты: әллә кая омтылмагыз, сезнең авылыгыз бар, шул тема белән чикләнегез, янәсе. Минемчә, бу проблеманы ике сүз белән генә аңлатып булмый. Монда илебезнең тарихы зур әһәмияткә ия. Мисал итеп, «Зәңгәр шәл спектаклен китерергә мөмкин. Татар театрының 20 нче елларда өч юлдан китү мөмкинлеге булган. Берсе аның — төрки дөнья, икенчесе — көнбатыш-европа театрына иярү, өченчесе — үз милли юлын табу. Менә шул вакытта — 1926 елда - мәйданга К.Тинчурин белән С.Сәйдәшев иҗат иткән «Зәңгәр шәл спектакле чыга. Татар кешесенә я надан чабата кидертеп, узебезчә, безнең милләтебезгә генә хас сыйфатларны үз эченә алган, менә шушындый формадагы театрга нигез салынган. Ике талантлы кеше очрашкан... Алар, әлбәттә, анлаганнар: совет заманында милләтне саклап калыр өчен, халыкка якын булу кирәк, бары тик халык белән тыгыз элемтәдә генә татар театры, татар мәдәнияте, милли үзаңыбыз үсешкә ирешәчәк. Без аларга рәхмәтле булырга тиеш, чөнки ул заманда театр төрки культура юлыннан китсә, сәхнә сәнгате башында торучыларны гаепләп юк итәрләр иде, европа театрлары юлыннан атласа, без үзебезнең йөзебезне югалтыр идек. Менә шул вакытта авыл темасы театрда төпләнеп калгандыр, мөгаен. Әгәр дә бүген бары тик авыл темасы милләтне саклап калачак дип әйтәләр икән, килешәм дә, килешмим дә. Урталыкны сайларга кирәк дип уйлыйм мин. Без шул юлдан барырга тиеш. Совет заманында, 70 нче еллар, 80 нче еллар башы, аеруча худсовет заманнарында, безгә өстән программа төшерәләр иде. Мәсәлән, сезонга бер рус классикасы куелырга тиеш иде, репертуарда чит ил драматургиясе булырга тиеш, йә азәрбайҗан, йә үзбәк, йә таҗик әсәре булу шарт, моны нык тикшерәләр, күзәтәләр иде. Бер яктан, җиңел дә булган, чөнки план бар. Нидер уйлап табарга кирәк түгел. Ә хәзер бит план юк. Без ирекле, икенче яктан... Ирек дигән нәрсә ул бик хәтәр. Кеше иреккә чыдый алмый.Миллилек кешедә йә бар, йә юк инде ул. Авылда яшиме, шәһәрдәме... Авыл кешеләренең кайберләре милләтнең ни икәнен аңламый, шәһәрдә дә шулай ук. Балалары да шул рухта тәрбияләнә. Шәһәр гаиләсендә дә менә дигән милли җанлы бала үстерүчеләр бар.Кайбер җырчыларның, шагыйрьләрнең бөтен иҗатлары авыл темасына корылган. «Туган авылым, «авыл бетә, «авылга кайтасы килә, «әнием авылда калды... Кайт! Авылдан китәләр, авылны сагынып җырлар җырлыйлар, шул җырларны авылларына кайтып җырлыйлар һәм үзләре артыннан яшьләрне ияртеп китәләр. Абсурд! Алар бит җырларында шәһәргә чакырмыйлар, җырларында авыл турында җырлыйлар. Сагыналар. Сагынасың икән, кайт та тор авылда. Шагыйрьләрнең шигырьләрендә дә шулай. Бөтенесе турында сүз бармый, әлбәттә. «Йөрәгем әрни, авылым бетә, / Кайткан идем авылга, авылым бетә ... Бетермә, бар, кайт та эшлә.Миллилек дип кычкырып йөргәнче, милләтеңә хезмәт итәргә кирәк. Минем өчен гасыр башындагы җәдитчеләребез үрнәк булып тора. Алар милләтебезне күтәрергә тырышкан, алга барырга өндәгән. Хәзер миллилек артына яшеренәләр, үзләре милләт өчен берни эшләмиләр. Артка гына тарталар. Имеш: «Ничек инде сез чит ил классикасын куясыз, начар булсын, әмма үзебезнеке булсын. Халкыбызны белемле итәргә тырышып, мәдрәсәләребезне үзгәртеп, күпме көрәшкән ул шәхесләр гасыр башында. Шәкертләр күтәрелгән. Тукайлар, Фатих Әмирханнар, Гаяз Исхакыйлар... Ә хәзер яңадан кирегә әйләнеп кайтабыз.— Театрларыбызны« репертуарларына күз салсак, шөкер, аларда күпчелек милли драматургларыбызның әсәрләре сәхнәләштерелүен күрәбез. Г.Камал театрында да үзебезнекеләр өстенлек итә... Соңгы ике-өч елда К.Тинчуринның «Зәңгәр шәле, Г.Камалның «Банкроты кабаттан сәхнәләштерелүе, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Р.Ахиярованың «Шагыйрь мәхәббәте, «Алтын Урда опера-балетлары сәхнәгә куелуы театрлар өчен генә түгел, ә тулаем милли сәнгатебез өчен олы вакыйга булды. «Зәңгәр шәл — мелодрама булуга карамастан, драматик коллизиясе бик кискен булган әсәр. Анда сыйнфый каршылыкларны, социаль тигезсезлекне, муллаларныц «чын йөзен ачу беркемне дә битараф калдырмый. Ә инде качкыннарның бунты һәм байларның милкенә «кызыл әтәч җибәрү күренешләрен тамашачылар алкышлап каршылый иде... «Зәңгәр шәлне ничәмә-ничә тапкыр сәхнәләштергәндә дә, «бунтка чакыру, «Набат бар кебек. Сез моны ничек шәрехлисез? Бу куркыныч түгелме?— Бу бит бунтка түгел, ә якты киләчәккә чакыру, иреккә чакыру. Хөррият, ирек бик зур җаваплылык таләп итә. Сәхнә әсәре — ул образ. Кешенең эчендә бунт булырга тиеш. Бүгенге тормыш белән килешмәү. Ә «Зәңгәр шәлгә килгәндә, аны хәзер тарихи әсәр итеп кабул итәргә кирәк. Бу әсәр, спектакль турында мин бик озак сөйли алам. 1926 елда язылуга карамастан, бик кызыклы бер факт бар: нәкъ менә шушы елны совет экраннарына «Булат-батыр исемле кинофильм чыга. Нәкь менә качкыннар турында. Кызганычка каршы, фильмны бик аз күрсәтәләр. Аерым татарлар, чукындырудан качып, урманнарда яшәгәннәр һәм анда үзләренчә зур эшләр алып барганнар. Чарасызлыктан. «Зәңгәр шәлдәге урман пәрдәсе — тарихи факт. Ә менә иске карашлы ишаннарны тәнкыйтьләү Тинчурин белән Сәйдәшев тарафыннан совет заманында төп теманы яшерү өчен генә булдырылган. Тарихны кабатлап булмый. Бунтка түгел, кешенең эчке рухын иреккә чакыру бу. «Зәңгәр шәлнең төп сәхнәсе урман күренеше булса, әсәрнең төп идеясе — кешенең иреккә омтылуы.— Тинчурин — безнең олы язучыбыз һәм драматургыбыз... Ул да, Г.Камал кебек, драматурглыкта танылганчы театрда артист, аннары соң үзе режиссёр, сәнгать җитәкчесе була... Баксаң, безнең күпчелек драматургларыбызны да театр тәрбияләп үстергән икән. Галиәсгар Камал үзе, Риза Ишморат, Таҗи Гыйззәт, Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла, Юныс Сафиуллин, Рәдиф Сәгъди, Данил Салихов, Фәнәвил Галиев, Илгиз Зәйниев... Белүемчә, Сез үзегез Нәкый Исәнбәт иҗатына бик мөкиббән. Нәкый аганың үлемсез «Хуҗа Насретдине кайчан сәхнәбезгә кайтыр? Хуҗанасретдинлык безнең милләтнең асылында бит инде! Безгә калса, Камалтеатрында Хуҗаны уйнарлык ике буын — яшь һәм урта буын артистларыбыз бар... «Банкротта без аларны күрдек? Әллә хәзергә «Банкрот җи геп торыр, аның янына «Хуҗа Насретдин да килеп керсә, бүгенге репертуардагы «салмак комедиялэргз урын тараер дип шикләнәсезме? Халыкныц юморга булган ихтыяҗын «Мунча ташы, Буа театры гына канәгатьләндереп бетерә алырмы?— Канәгатьләндерә бит әле. «Мунча ташына билетлар юк, Буа театры килсә дә, билетлар юк. Димәк, канәгатьләндерә. «Банкрот артыннан театр «Хуҗа Насретдинны эшли башлаячак. Юмор ул — югары, катлаулы жанр. Ә безнен кай&o;бер театрлар эшләгән жанрны мин берничек тә атый алмыйм. Чын юмористлар бездә бик аз, юк дәрәҗәсендә. Минемчә, бездә әле хә&o;зергә юморның культу&o;расы юк. Француз юмо&o;ры, инглиз юморы бар, Әгәр дә безнен юмор татарны надан, томана итеп күрсәтә икән, мин бу юмор белән килешә алмыйм. Юморның максаты шунда: көлү аша халыкны күтәрер&o;гә тиеш ул. Иманым камил: безнең театрга комедия карарга киләләр икән, шул ук «Банкротка булсынмы, «Мәхәббәт БМгамы, «Хуҗа Насретдинга да килерләр дип уйлыйм, инде кызыксыналар, бу спектакль турында сорашалар, димәк, безнең халык чын комедияне аера белә. Комедия шулай ук югары жанр, ә анекдот ул — халык уйлап чыгарган. Ул бар икән, булсын. Ул да булсын. Халык надан түгел, аера белә. Ул аңлый: бүген мин Камал театрына, ә иртәгә «Мунча ташына барам, ди. Ул бит бу ике театрны бутамый.— Алдагы соравым провокационрак иде... Хәзер чын-чынлап җитди итеп сорыйсым килә. Милли репертуар мәсьәләсе — бик җитди мәсьәлә.Пьеса авторыньщ милләте татар булу гына әле аны милли иҗатчы итми. Мәрхүм Шамил Зиннур улы Закиров белән Сезнең бердәм булып, «Яңа татар пьесасы конкурсын оештырып җибәрүегез ул зур этаплы эш иде. Ялгышмасам, беренче конкурс бердәнбер роман — Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр романы буенча сценарийлар конкурсы булды. Качаклар темасы — татар халкы өчен генә түгел, бөтен инсан өчен мәцгелек тема... Әнә диндәшләребез булган сүриялеләр нинди фаҗигаләр кичерә бүген? Конкурска күренекле язучылар, артистлар тартылуын һәм әйбәт кенә сценарий үрнәкләре булуын үзегез үк әйткән идегез. «Мөһаҗирләр ник сәхнәгә менмәде?..— Менәчәк. Сценарий дигәннән, без конкурс игълан итүен иттек, «Мөһаҗирләрне бит Минзәлә театры да, Ринат Әюпов та үз театрында куйды. Инсценировкалар куела. Без А.Гыйләҗевнең «Ярасын, Ф.Хөснинең «Йөзек кашын куйдык. Инсценировкалар театрда туарга тиеш дип саныйм. Инсценировканы иҗат итүче автор режиссёр белән бергә эшләгәндә генә сәхнә әсәре туа ала. «Мөһаҗирләргә килгәндә, хәзергә аның вакыты җитмәгән, күрәсең.— Гомумән, безнең әдәбиятыбызда, роман булсын, поэмалар булсын - сәхнәләштерерлек әсәрләр бик күп. Әнә Аяз Гыйләҗевнең «Ярасын, Г.Исхакый буенча «Курчак туен сәхнәләштердегез. Тинчурин театрында Р.Заһидуллин Н.Фәттахның«Итил суы ака торурын, Кол Гали буенча «Йосыфны сәхнәгә алып менде. Татар яшьләре театрында Р.Әюпов Г.Тукай, М.Җәлил буенча тамашалар күрсәтте... Болар — чын милли репертуарны тотардай әсәр&o;ләр... Сезгә карата тәнкыйть фикерләре әйтүчеләргә мин шул мисалларны китереп, Сезне як&o;лаштырам кайчакта...— Рәхмәт, әлбәттә. Хәзер инде мин яклауга мохтаҗ түгел, чөнки театрны, мине тәнкыйть&o;лиләр икән, минемчә, бу уңай күренеш, шулай булырга тиеш.Димәк, бу кешеләр битараф түгел, менә бөтенләй дәшмәсәләр, бернәрсә язмасалар, анысы инде куркыныч. Шуңа күрә бүген тәнкыйтьне бик тыныч кабул итәм.— Шамил Закиров белән Сезнен ул башлангычыгызны дәвам итү бик тә кирәк. Безнең һәр милли театрыбызда милли каһарманнарыбызга багышланган бер спектакль булу кирәк, минемчә. Ул бигрәк тә яшь буын өчен кирәк. «Кол Гали, «Канкай углы Бәхтияр, «Идегәйләр бик кыска гомерле булды. «Моңлы бер җыр да М.Җәлил юбилее өчен генә идеме? Г.Тукаебыз сәхнәгә милли каһарман булып кайчан менәр? Быел һәм алдагы елда Сөембикәбезнең тууына 500 ел тула. Бу уңайдан, Фәрит әфәнде, иң күренекле драматургларга дәүләт заказы рәвешендә пьеса яздырырга уйламыйсызмы? Сөембикә-патшабикә турында Гавриил Державинның «Царица Сююмбике драмасы бар. Үзебезнең язучыларның берничә романы басылып чыкты? Флүс Латыйфиның «Хыянәт, В.Имамовның «Утлы дала, Ф.Бәйрәмованың «Күчем ханы сәхнәгә менәргә лаек дип беләбез. Г.Исхакыйныц «Олуг Мөхәммәде дә сәхнәләштерүне көтә. Кардәш әдәбиятлардан тәрҗемәләр ясап сәхнәләштерү буенча нинди планнар бар?Сорауларым бик күп булды... Әйткәнемчә, болар эпохаль әһәмияткә ия!— Мин бик үк аңлап бетермим, ни өчен милли каһарманнарыбыз сәхнәгә менәргә тиеш. Әгәр дә әсәр роман булып иҗат ителгән икән, укысыннар. Ни өчен бөек Тукайны сәхнәгә менгезергә — шигырьләрен укысыннар. Мине, әлбәттә, тарих бик кызыксындыра. Тарих — ул фән. Тукайның юбилеен эшләргә тәкъдим ясаганнар иде. Мин күз алдыма китерә алмыйм, ничек инде Тукайны артист уйный, Тукай — бөек, аны мин сәхнәдә гади телдә сөйләштерә алмыйм. Театр күбесенчә бүгенге көн проблемаларына кагылырга тиеш, минемчә, ә тарих безнең өчен томан артында. Аны бары тик фән генә төгәл, дөрес итеп ачып бирә ала. Театрда Сөембикәләрне, Олуг Мөхәммәдие кую... Мин куркам. Куркуымның сәбәбе нидә дисәгез, ялгышудан куркам. Мин әле бүгенгедәй хәтерлим: Марсель Хәкимовичнын «Идегәй белән ничек газапланганын. Бу спектакльне ул бик авыр чыгарды. Инде премьера чыгар алдыннан икеләнгәнен искә төшерәм. Идегәй бит ул каһарман түгел, аның дастаны бөек. Идегәй бит ул тарих буенча бөтенләй башка персонаж. Геройларны күккә чөю заманын без бит инде уздык. Совет заманында шактый геройларны күтәрдек. Ә хәзер кинәт кенә барысы да үзгәрде, карыйбыз — ул бөтенләй герой булмаган икән. Ә инде тарихны бөтен дөреслеге белән ике сәгатьлек бер спектакль эченә сыйдырып бетерү бик авыр. Театр дөреслеккә корылган булырга тиеш.— «Банкротка әйләнеп кайтыйк әле! Миңа, тамашачы буларак, «Банкрот һәрчак ошый. Үзенең актуальлеге, тормышчанлыгы, халыкчанлыгы белән. Характерларның төрледән- төрле ягы белән. Яңа «Банкротны да рәхәтләнеп карадым. Кабул иттем... «Банкротта автор материалы бик бай, әмма һәр очракта да спектакльләр гел режиссура өстенлеге белән тәкъдим ителде. М.Сәлимҗановта да, Сезнең куелышта да... Сираҗи ролеңдәгеРадик Бариев — мөстәкыйль аерылып торучы «артистлар тибы буларак (андыйларны чит образда күрүе кыен — алар үзләре булып күренә, кабул ителә), барыбер Радик Бариев булып калды, әмма барыбер өр-яңа Сираҗи булып кабул ителде яки, киресенчә, Радик Бариев Сираҗи булып кабул ителде, тик барыбер Радик Бариев булып калды. Ничек кенә әйтсәк тә, шулай килеп чыгуы — «Банкротны бүгенге көнгә кайтарды — Сираҗины бүгенге көн Сираҗие итте. Бирсен Ходай, И.Әхмәтжанга — Тукай, Р.Шәрәфига Әҗәл кушаматы тагылган кебек, Р.Бариевка да Сираҗи, дисеннәр. Бу Сираҗига ниндидер «трюклар, манералар өстәмәүдә генә түгел, ә төс-кыяфәте белән «сәүдә эшендә шомарган халыкларга охшаган татарның өр-яңа булачак алдапсатары, мошенник-Мавродие, хәтта олигархларны сурәтләү булып кабул ителде... Бу чыннан да шулаймы?— Бүгенге олигархлар белән чагыштырганда, Сираҗетдинга аларга кадәр бик ерак әле. Әлбәттә, анын акчаларын без бүгенге курска әйләндереп карадык. Бүгенге көн белән санасаң, якынча 52 миллион була. Сираҗетдинны Мавродий белән чагыштыру да дөрес булмас. Ул бит гади халыкны алдамаган, Мәскәү банкын алдаган. Бервакыт шундый бәхәс килеп чыккан иде, Г.Камалның «Банкроты сатирик әсәр дип, мин шундук кырт кистем. Юк, ул сатирик әсәр түгел, чип-чиста комедия. Сатирик булса, без анда кемнедер тәнкыйтьләргә тиешбез, кемнәндер көләргә тиешбез. Бәлки язылу чорында, 1911 елларда ул сатирик булып яңгырагандыр, ләкин бүген Сираҗины мин тискәре персонаж итеп кенә кабул итә алмыйм. Ул — татар, хәйләкәр татар. Монда, минемчә, татарның менталитеты күренә, бармы бу сыйфатлар татарда — бар. Сираҗетдинда артистлык сәләте бар, ул талантлы кеше, кирәк бит, шундый юк-бар нәрсә белән генә 52 миллион отыш алырга. Ул — татарның юг арыга омтылуы, спектакльнең финалы да шуның белән бетә — Сираҗи самолётка утырып очып китә. Акча темасы Сираҗетдинны ачу өчен бер ысул гына. Игътибар белән караган булсагыз, ул бит башта дөньяда барган прогресс белән кызыксына. XX гасыр башында бөтен өлкәләр зур үсеш ала, гап-гади татар малае да ничектер бу прогресска кушылырга тиеш бит. Ул — вак сәүдәгәр, анын зур сәүдәгәр буласы килә. Бу шулай ук татарның менталитеты, гасыр башында киң таралган күренеш. Татарның Апанаевлары, Акчуриннары, Рәмиевләре... Алар да бит юктан килеп чыкмаган. Сираҗетдин гап-гади алдакчы гына түгел, минемчә, ул - хыялый. Хыялын тормышка ашыра торган бәндә.— Ә «Казан ягы каһарманнарын яшь һәм урта буын артистлары уйнавы, «Мәскәү ягы каһарманнарын өлкән буын — И.Баһман, Н.Дунай, Х.Җәлил һ.б. башкаруы очраклы роль бүленеше генә түгелдер бит? Монда нинди киная бар? Әллә соң алар — мәскәүлеләр — стажлы «Банкротлар, казанлылар әле өйрәнчек «Банкротлармы? Табибның ришвәт алуы бүгенге түләүсез медицинага шәп тибеп ала — тамашачы көлде дә соц! Рәхәтләнеп... нәфрәтләнеп...— Бу очракта да Сираҗиның зирәклеген, талантын күрсәтер өчен, чөнки мәскәүлеләр инде тәҗрибәле кешеләр, шуңа күрә әлеге рольләр олы яшьтәге артистларга бирелде. Аларны алдарга, ай-һай, нинди талант кирәк. «Банкрот спектаклендә мин ачарга теләгән фикерләрнең берсе шул: безнең милләт талантлы милләт булган, хәтта хәйләдә дә. Монда пассионария турында сүз бара. XX гасыр башында пассионарлык бөтен өлкәдә булган. Үз милләтеңне, үз-үзеңне тоя, аңлый башлау. «Талантлы милләттән икән бит мин, мин тик утырырга тиеш түгел, ни дә булса эшләргә тиеш, — дигән уйлар Сираҗетдинны да шушы хәйләгә этәргән, күрәсең. Бу да милли тема, ничек кенә әле!..— Сираҗиның хезмәтчесе Гарәфи хуҗасын поезд бәдрәфендә ничек талаганнарын «сөйләп биргән күренеш — авторның зур уңышы. Сез Гарәфине «телсез иткәнсез... Әлбәттә, Искәндәр Хәйруллин аны автор вариантында да шәп уйнар иде... Үзгәртү нигә кирәк булды? Алдагы күренештә булачак «судтан ачы көлү өченме? Судта, ягыш тикшерү эшендә төп шаһит «телсез. Шул телсез шаһитның «сүзенә карап хөкем чыгара мәхкәмә... Бу күренеш — бүгенге икътисад өлкәсендә җинаятьчеләрне «фаш итүдән, коррупция белән көрәшүдән ачы көлә торган иң көчле урын! Яна «Банкрот — режиссёрның да, тулаем коллективның да зур уңышы.— Г.Камал үзе дә: «Афәрин! — дияр иде!— Г.Камал үзе «афәрин, дияр идеме, белмим, ә менә оныгы спектакльдә булды, ул «афәрин, диде. Бу безнен өчен зур бәя. Ә ни өчен Гарәфине Телсез ясадык?Репетиция вакытында. Уңда — Эмиль Талипов.Шул ук алда әйтелгән сәбәпләр аркасында. Әгәр дә ул гади сүз белән генә Сираҗетдинның талануы турында сөйләп бирсә, бәлки ышанмаслар иде, ә менә болай аңлатканда, доверенныйлар бөтенләй югалып кала. Сүз белән аңлатса, алар бәлки каршы да чыгарлар иде, ә бу очракта һич кенә дә каршы чыгып булмый.— Фәрит әфәнде! Театр сәнгатенә милли кадрларыбызны үзебездә әзерләү өчен бар мөмкинлекләр дә бар, әлбәттә. Социализм чорында милли театрлар өчен артистларны Мәскәү, Ленинградта укыту оештырыла иде. Артистлар гына түгел, язучылар, шагыйрьләр, драматургларны да... Хәзер ул уку йортларында аерым яшьләр мөстәкыйль рәвештә белем ала, ә республикадан тулы бер студия группасы булып укулар оештырылмый! Бүген шундый ысулда эшләүнең ихтыяҗы бармы? Ул уку йортларында, гомумән, милли кадрларны әзерләү дигән курслар, программалар бармы? Үзебездә кадрларны, аерым алганда, режиссёрлар әзерләү буенча яңалыкларга тукталсагыз иде?— Безнең өчен кадрлар әзерләү инде яңалык түгел, без күптән аларны әзерли башладык. 90 нчы еллар башыннан алып Мәдәният һәм сәнгать университетында югары театраль белем бирү өлкәсендә эшли торган кафедра ачканнар иде. Аны Марсель Хәкимович, Рәис Кыямович Беляевлар оештырды. Мине дә чакырдылар — педагог буларак. Шул 90 нчы еллардан башлап югары белем алып чыккан кадрлар Г.Кариев театрында да, К.Тинчурин, Әтнә һ.б. татар театрларында хезмәт итәләр. Режиссёрларны тәрбияләү, әлбәттә, авыррак. Ә менә Мәскәүгә, Санкт-Петербургка укырга җибәрүләргә килгәндә, укытып та карадык, кайтмыйлар бит кире. Бу проблема бар. Икенче проблема — әлеге уку йортларында укыту бик кыйммәт тора. Элек социализм чорында аерым программа, идеология бар иде. Хәзер ул бетте. Шул ук милли мәсьәләгә кайтсак, аннан яшьләр кем булып кайтыр? Безнең үзебез өчен дә кадрлар әзерләү хәзер яңалык түгел. Без әкрен генә булса да әзерлибез. Монда бит әле укыту белән генә чикләнеп булмый. Без яшьләребезне Мәскәүгә, Петербургка һәрдаим җибәреп торабыз, алар анда барып, спектакльләр карап, театрларны өйрәнеп кайта, үзебезгә чакырып торабыз. Безнең яшь режиссёрлар өчен «Нәүрүз, «Һөнәр фестивальләребез бар. Яшьләр катнаша. Актёрлар йортында режиссёрлар өчен лаборатория эшли. Бу лабораториядә катнашучы яшьләребезнең берсе хәзерге вакытта ВГИКта укый — Регина Саттарова, Юлия Захарова ТЮЗда спектакль куя, Нәфисә Исмәгыйлева — Әлмәт театрында, Айдар Җаббаров ГИТИСта укый. Аңа ышанычыбыз зур, ул Камал театрына режиссёр булып кайтырга тиеш. Режиссёр — сирәк профессия, аны төркем-төркем итеп чыгарып булмый. Бу һөнәргә индивидуаль укытсаң гына, нәтиҗә булачак.Артистларны тәрбияләү өчен безнең театр училищебыз да бар. Училищены тәмамлаган кадрлар бөтен татар театрларында сәхнә тота. Камал театрының ярты труппасы Казан театр училищесын тәмамлаган: Алсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллин, Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов, Раушания Юкачева, Венера Шакирова, Люция Хәмитова, Әсхәт Хисмәтов, Фәридә Сафина — барысы да үзебезнең кадрлар. Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Фәнис Җиһаншин, Минвәли, Рамил, Миләүшә, Илтөзәр — барысы да үзебездә укыды (Казан мәдәният һәм сәнгать университеты). Хәзер инде алар — йолдызлар. Минемчә, бүген каядыр җибәреп торунын кирәге дә юк. Монда кайнасын&o;нар. Әле Марсель абый әйтә иде, театрда кайнарга тиешләр, театрда үсәргә тиеш артист, театрда мас&o;совкаларда катнашып, монтиров- щик, мебелыцик булып эшләп, театрны эчтән өйрәнергә тиеш. Татар театрын, бигрәк тә театрнын традицияләрен ул биредә кабул итәргә, үзенә сеңдерергә тиеш. Шул очракта гына милли татар артисты тәрбияләнәчәк.— Безнең халкыбыз — чын-чынлап театр сөюче халык. Бу инде аныц геннарыннан ук киләдер... Брак бабаларыбыз милли бәйрәмнәребезне, төрле уен, алыш, бәйгеләрне тамаша итеп үткәргән бит... Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Нурлат, Азнакай кебек зур шәһәрләребездә заманча балалар һәм яшьләр театрлары кайчан булыр икән?— Һәрбер төбәкнең үзеннән тора дип уйлыйм. Монда балалар театры турында сүз алып барырга кирәкмидер. Алар мәктәпләрдә оештырылырга тиеш. Минемчә, ин элек булган театрлар турында уйларга кирәктер. Г.Кариев исемендәге театр бинасыз калды, Чаллыда курчак театры бинасыз, Яр Чаллы татар театрының бинасы начар. Театр өчен төзелгән бина түгел ул. Хәзерге вакытта балалар өчен яңадан театрлар оештырудан мәгънә юк, минемчә. Минзәләдә, Чаллыда, Түбән Камада театрлар бар. Алар бит балалар һәм яшьләр өчен дә спектакльләр куялар. Курчак театрларын арттырсаң, начар булмас иде.— Инде шәхсән гаиләгезгә кагылышлы сорау бирим... Сәнгатькәрләр арасында тулы өч буын вәкилләре үзләрен милли сәнгатькә багышлавын беләбез. Камаллар династиясе, Сәлимҗановлар династиясе, Хәйруллиннар династиясе... Бу исемлекне тагы да зурайтып буладыр! Бикчәнтәевләр династиясе. Артист һәм режиссёр Рәфкать Бикчәнтәевне, артист Наилә Гәрәеваны артист һәм режиссёр Фәрит Бикчәнтәев дәвам итә. Артист һәм режиссёр Фәрит Бикчәнтәев белән артист Люция Хәмитованыц уллары Йосыф сәхнәдә, киноэкраннарда беренче адымнарын ясады. Йосыфның киләчәктә планнары нинди?— Йосыф хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтында өченче курс студенты. Кинода төште, спектакльләрдә уйнады — «Әлдермештән Әлмәндәр, «Әни килде, «Зәңгәр шәл — театрда үсте ул. Телләр өйрәнә. Кытайга китәргә җыена, ярты елга. Хәзер бит яшьләргә мөмкинлекләр күп, юллар ачык. Театр юлыннан китсә — китсен. Театрны ул яхшы белә, иҗат белән яши. Музыка, биюләр белән мавыга. Һөнәрләрнең кайсын сайласа да, без каршы килмәячәкбез.— Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезне һәм республикадагы барлык геатр сәнгате әһелләрен Халыкара театр көне белән тәбрик итәбез. Барчагызга саулык, иминлек, иҗат уңышлары, бәхет теләп калабыз! Казан утлары журналы. Илфак Ибраһимов. 12 март 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра