РусТатEng

Милли театрлар үсәргә тиеш

Төп текст: Төрки халыкларның III “Нәүрүз Халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы Татарстан өчен генә түгел, ә халыкара театраль тормышта мөһим чаралардан санала, ди театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. Әлеге проект, чынлап та, театр сәнгатен бөтен яклап колачлый. Нибары 5-7 көн эчендә генә дә театраль белем бирү форум-фестивалендә катнашучылар шактый мәгълүмат алып китәчәк.Театраль проект программасында 36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция, 4 күрсәтмә дәрес тәкъдим ителә. 2-8 июнь көннәрендә узачак форум программасы башка елдагыларга караганда масштаблырак узачак. Беренче тапкыр Г.Камал исемендәге театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов та сценография буенча семинарлар уздырырга ниятли.Г.Камал театрының директоры Илфир Якупов белдергәнчә, милли театрларга тамашачыны җәлеп итүдә заманча технологияләр куллану, гомумән, билет сату мәсьәләләре буенча сөйләшүләр, дәресләр оештырылачак. Театраль менеджмент һәм хокук белеме семинарларын Россия театр маркетингы белгече, икътисад фәннәре кандидаты, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, “РУСТАРТМЕНЕДЖМЕНТ Россия профессиональ менеджерлар сәнгате ассоциациясе президенты Геннадий Дадамян алып барачак. Форумда Австралия, Бангладеш, Белоруссия, Бельгия, Германия, Греция, Россия, Словакия, Америка, Франция илләреннән театраллар катнашырга теләк белдергән.Проект вакытында П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым (2 июнь), Саха Республикасы (Якутия) Олонхо автоном театры «Удаган кызлар (3 июнь), Г.Камал исмендәге театр «Җәйнең бер көнендә (3 июнь), «Банкрот (4 июнь), «Мулла (5 июнь), «Ричард III (6 июнь) спектакльләрен тамаша кылырга мөмкин булачак.“Нәүрүз фестиваленең даими кунагы булган, үзенең башкару осталыгы белән күпләрнең күңелен яулаган Степанида Борисова (Якутия) быел үз театры белән киләчәк. Ул өч көнлек семинар уздырачак.Секциянең төп тренинглары булган “Актерлык сәнгате һәм практик режиссура дәресләрен Европа күләм танылган театр белгечләре - Юрий Альшиц (Берлин, Германия), Димитрис Тиамис (Афина, Греция) и Алехандро Пуче (Кале, Колумбия) үткәрә, дип белдерә театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.Моннан тыш, театраль тәнкыйть һәм заман драма театры буенча семинар, лекцияләр дә оештырылачак. Аларны Россиянең иң көчле театр тәнкыйтьчеләре - Марина Давыдова, Марина Дмитревская, Елена Ковальская, Анна Степанова алып барачак. Барлык семинар, лекцияләрдә катнашу бушлай, ди проект авторлары. Интертат.ру. Мөршидә Кыямова. 6 май 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра