РусТатEng

Минем хатыным да герой-ана!

Кайбер кешеләр турында: «Йөзендә нур бар», – диләр, ягъни алардан һәрвакыт яктылык бөркелеп тора. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләүче, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгали шундый затларның берсе. Әле ул бик кызыклы шәхес тә! Тормыш, яшәеш, гаилә мәсьәләләренә карата Илтөзәрнең беркем дә кабатламаган үз фикере бар. Кыскасы, заман фәйләсуфы!

Иҗатка омтылган химик

Аның исеме дә әллә ниләр вәгъдә итә бит! Ил һәм төзәр… Узган гасырның 60 нчы елларында СССРда тыелган «Азатлык» радиосын яшертен генә тыңлаган Әзһәр абый, мөгаен, улым киләчәктә яңа җәмгыять төзеп, ирек тәмен тоеп яшәсен, дигәндер. Илтөзәр ил үк булмаса да, үзенең дөньясын төзи. Иске Минзәләбаш (Сарман районы) авылы егете, мәктәпне тәмамлагач, Казанга юл тота. Биштәрдә әнисе салып җибәргән алюмин кружка белән алюмин кашык… Казан химия-технология институтын сайларга нәрсә этәрә соң? Әлбәттә, химия фәнен ярату. Югыйсә күңелдә иҗат кошы да канат җилпи. 5 яшендә гармун сыздыра Илтөзәр. Ә радиодан тыңлаган спектакльләр! «Ник бу артист абыйның яки артистка апаның сөйләме ясалма икән? Югыйсә үзен «йолдыз» дип атыйлар», – дип аптырый ул. Симфоник әсәрләр дә үсмерне битараф калдырмый. Институтта укыганда исә егет көн аралаш Г.Камал театры спектакльләренә йөри. (Ул билетларны бүген дә саклый.) Марсель Сәлимҗанов белән таныша. Инженер белгечлеге алган «кызыл диплом» иясе Илтөзәр Мөхәммәтгали «Оргсинтез» заводына юллама белән эшкә җибәрелгәч, хәлләр кисәк үзгәреп куя: егет театрга тавыш операторы булып урнаша. Яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең Мәскәүдә укып кайтасы көннәре, ул диплом спектакле итеп М.Гыйләҗевнең «Бичура» әсәрен сәхнәләштерергә тотына. Куна-төнә эшләргә әзер тынгысыз Илтөзәр баш-аягы белән иҗат мохитенә чума: спектакльне тулаем музыка белән «бизәп» чыга. Режиссер аңардан канәгать кала, һәм: «Без мәдәният һәм сәнгать институтында эксперименталь курс җыябыз, әйдә, укырга кер», – ди. Сөенә-сөенә документларын кабул итү комиссиясенә илтеп тапшыра егет.

Безне кайнатырга кирәк…

Менә ул яңадан студент! Фәрештәләргә тиңләгән артистлар белән бер сәхнәне бүлешү бәхетенә ирешеп кара син! Дөрес, әлегә егет гомуми күренешләрдә генә уйный. Ләкин шунысы «бу – минеке» дияргә җитә. Сабыр иткән – морадына җиткән, диләр. Тора-бара талантлы артистны төп рольләргә дә билгели башлыйлар. Сабир («Җүләрләр йорты», З. Хәким), Шүркә («Җанкисәккәем», Т.Миңнуллин), Алимбәк («Шәҗәрә», Т.Миңнуллин), Хәзрәт («Сөяркә», Т. Миңнуллин), Фәндәс («Килә ява, килә ява», З. Хәким), Марс («Люс­тра», И. Зәйниев) кебек каһарманнарны нәкъ менә Әзһәр улы тамашачыга танытты. «Илтөзәр, син үзеңне чәчелеп яшим дип уйламыйсыңмы? Телевидение, эстрада, тәрҗемә эше, иҗат кичәләре… Бер генә урында кайнау хәерле булмас идеме?» – дигәч, әңгәмәдәшем (телгә бик оста ул!) ярым җитди, ярым шаяртып:

– Безне бик тәмле итеп кайнатырга кирәк. Ә пешекче берәү генә. Барысының да «Блюдо от шеф-повара» буласы килә. Мин кайда гына эш йөртсәм дә «Бикчәнтәев мәктәбе»нең дәрәҗәсен төшермәдем, – диде.

Табигать Илтөзәрне артист сәләтеннән тыш иҗатның әллә ничә төре белән бүләкләгән. Хәерле сәгатьтә дигәндәй, иң беренче Г.Исхакыйның «Көз» әсәре буенча инсценировка язган егет, җәмгысы утызга якын драма әсәрләре тәрҗемә итә. Бүген туплап китап бастыр! Ә инде сәхнәдәшләренең исәпсез-хисапсыз кичәләренә, юбилейларына язган сценарийларны санап китсәң – аларның исәбен югалтыр идең. «Зинһар, син булдырасың!» – дигән тылсымлы сүз ишетсә, Илтөзәр баш тартмый, диләр.

– Синдә, мөгаен, драматург таланты да яшеренгәндер. Менә хәзер театрларда пьесаларың уйналыр иде дигәч, артист моңсу гына:

– Үземнең иҗатыма вакытым булмады шул, – диде.

Баксаң, ул кызлар озатып йөрергә дә вакыт тапмаган икән.

Әйдә, балдак сайлыйбыз!

Күз алдымнан саннар «йөгереп узды»: Г.Камал театрына 110 ел. Илтөзәр Мөхәммәтгалигә 50 яшь. Сөйкемле, чибәр, талантлы артистка Ләйсән Рәхимова белән гаилә коруларына ике дистә… Түгәрәк эчендә түгәрәк! Күңеле белән театрга береккән ир-егет ничек Ләйсән белән танышкан икән соң?

– Сәхнәдә дә, тормышта да гаҗәеп матур кешеләр була, – Илтөзәр әкрен генә гаилә темасына күчә. – Ләйсән – шундый кыз иде. Минем мәдәният һәм сәнгать институтының соңгы, аның беренче курсында укыган чагы иде. Режиссерлар шул чакта ук аның талантын бәяләделәр. Мин кешене бер карау белән күрәм. Кыз белән танышыр өчен җай эзләмәдем, чөнки театрда аралаша идек. Аңарда да үземә карата җылы мөнәсәбәт тойдым. Безнең беренче очрашу балдак сатып алудан башланды. Әле анда да вакыт юк, икебезнең дә репетицияләр. Ярар, ярты сәгать тәнәфес иде, «Яхонт» алтын кибете театрга якын гына. «Әйдә», – дип, Ләйсәнне шунда чакырдым. «Нәрсәдер килеп чыкса – яхшы булыр, әгәр дә килеп чыкмаса – истәлеккә калыр, алтын югалмый», – дидем. Уфадан, «Көз» спектакле премье­расыннан соң, кесә тулы акча белән кайткан идем. Кәеф күтәренке. Шулай балдак сайладык. Аларны тулай торактагы бүлмәмә кайтарып куйдым.

Бабай җырлый да, елый да…

Балдаклар көтә… Илтөзәр дә көтә… Тәкъдим ясаса – Ләйсән риза, диячәк анысы. Үзе иманлы, тәүфыйклы, үзе тормышка чытырдап ябышкан булдыклы ир-егет кайсы гына туташның күңелен яуламас икән! Тик ничекләр әти-әнисеннән кызның кулын сорарга соң? Алар өч кыз. Ләйсән – төпчек, аңа нибарысы 19 гына яшь. Апалары күптән оядан «очкан», ә бусы әти-әнисенең соңгы юанычы. Җитмәсә, бабай буласы кеше – Казан мех фабрикасының генераль директоры. Нәүфәл Салих улы Рәхимов Камалда бөтен премьераларны карап бара, артистлар белән кунак-кунак йөрешә, Ирек Баһманов баянда уйнаганда кушылып җырлый. Бер сүз белән әйткәндә – сәнгатькә гашыйк җан.

– Мин аларның театрга булган мәхәббәтеннән «явызларча» файдаландым, – дип көлә Илтөзәр. – Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев, Шамил Закиров, Фирдәвес Хәйруллина яучылар сыйфатында Боровое Матюшинога, Рәхимовлар дачасына кыз сорарга киттеләр. Кунакчыл хуҗалар табын әзерләгәннәр. Театр турында гәп куерган, иҗат турында. Нәүфәл абзый гаилә хәлләрен сөйләгәндә әледән-әле: «Өлкәннәре бездән аерым тора, без инде шушы төпчегебез Ләйсәнгә карап сөенеп яшибез», – ди икән дә, елап та ала икән. Безнекеләр исә һаман яучы вазифасына керешмичә, интегеп утыра икән. Мәҗлес ахырында Фирдәвес апа: «Нәүфәл абый, сезгә зур йомыш белән килдек бит әле», – дип аңлаткач, булачак бабай: «Ярар, егет белән күрешеп сөйләшербез», – дигән. Ничек ул: «Кызымны бирмим!» – дип кистереп әйтсен, театр килгән бит, театр!

Минем хатыным да герой-ана!

Илтөзәрнең олы кызы Ләйлә сигезенче сыйныфта укыганда «Республика тарихында минем гаиләм» дигән конкурста катнашып беренче урынны яулаган. Шул иншадан берничә юл:

«Һәркемгә үз әти-әнисе кадерле. Сабый бала Кояштан да әүвәлрәк әнисе күзләре белән очраша. Әнисен ул дөньяда үзе күргән барлык тереклектән өстен күрә, президентлар, патшалар да, мега-йолдызлар да, арыслан-бүреләр дә аңа – Анага буйсына. Ә бит, уйлап баксаң, асылда бу чыннан да шулай: кеше ничек кенә бөек булмасын, ул үзен тудырган әнкәсеннән дә бөегрәк була алмый.

Бераз үсә төшкәч, әлеге кадерле затның, бары синең өчен генә бердәнбер, һәркемгә үз әти-әнисе кадерле икәнне аңлыйсың. Тик шунысы бәхәссез, Ата-Ана сүзе, төшенчә буларак, һәрбарчабыз өчен уртак кыйммәт. Ләкин, үз әти-әниемә килгәндә, алар бүгенгәчә мине башкалардан бик-бик аерылып торулары белән шаккатырып киләләр. Әтиемнең башка бик күпләрдән аерылып торуын мин биш-алты яшьләремдә тоя башладым. Ул мине һәр иртәдә «Хәерле иртә!» дигән изге теләк белән телевизор экраны аша уята иде. Ә әнием… «Әни» дигәч тә, күз алдыма чәчәк бәйләмнәре килеп баса. Күрше кызына әнисе һәр кич эштән чупа-чупс алып кайта. Тик мин аңа бер генә дә кызыкмыйм, чөнки мине тагын да соңрак, дөресрәге, төнге унберләр тирәсендә, могҗиза көтә: спектакльдән соң, тере чәчәкләр бәйләме күтәреп, әнием кайтып керә. Салкын кыш урталарында бу күренеш бигрәк тә тансык», – дип, үзенең кадерле затларын зурлаган кыз бала сокландыра.

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык. Димәк, Рәхимова-Мөхәммәтгалиевлар кызларын үз үрнәгендә тәрбияләгән. Мөгаен, йөрәкләрендә дөрләгән сүнмәс мәхәббәт уты да булышкандыр. Ләйсән куркыныч сагалаганын белсә дә, хәләле хакына бик хәтәр адым ясаган…

– Ел саен, 8 Март бәйрәмендә, күп бала табып үстергән хатын-кызларны тәбриклиләр, – ди Илтөзәр. – Минем хатыным да герой-ана. Дөрес, безнең ике генә балабыз. Ләйсәннең бит туганда ук бер генә бөер иде, анысы да бик үк сау түгел. Ә ул табиблар «ярамый» дисә дә, миңа кызларымны бүләк итте. Ике артистка бала үстерүе кыен. Хәтеремдә: икебез дә гастрольдә идек, кайтсак, Ләйлә безне ятсына!

Кызлары – бәгырь җимешләре турында яраткан артистыбыз озак-озак сөйләр иде. Олысы – грант отып чит илгә киткән икән, ә кечкенәсе… «Әһә, бабайның өзгәләнүләре аңлашыламы инде, Илтөзәр?» – диясе килә. Төпчек Зилә әти-әнисенең ояда калган шатлыгы-куанычы – быел икенче сыйныфка бара. Мәгәр тагын 11 елдан 19 яшендә аны кияүгә сорасалар, күздән яшь тамчылары тәгәрәмәс микән, ә? Тәгәрәсен лә! Кияү егете бабасы Илтөзәр кебек киң күңелле, ачык йөзле генә була күрсен!

Нәбирә Гыйматдинова, "Сәхнә" журналы, 2016.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра