РусТатEng

Мулла” үзгәрде

Мәчетләрдәге муллаларыбыз, мөәзиннәребез түгел, ә спектакльдәгесе. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелачак “Мулла спектаклендәге төп геройны үзгәртеп, тамашачы хөкеменә тапшырачак. Әлбәттә, драматургның әсәре дә, фикере, идеясе дә шул килеш калачак. Режиссер бары тик мулланың холык-фигыленә генә үзгәреш кертергә уйлый. ‐ Әлеге спектакльне өч театр куйды инде, ‐ ди Фәрит Бикчәнтәев күптән түгел яңа сезон ачылуга багышланган матбугат очрашуында. ‐ Туфан аганың пьесасына ниндидер үзгәрешләр кертергә җыенмыйм, аның әсәрләрендә фикер ярылып ята. Минемчә, мулла образы көрәш­че булырга тиеш. Ә өч театр куйган бу герой булдыксыз һәм бик тә пассив сурәтләнгән. Хәтерләсәгез, һәр ел саен уздырылып килүче “Яңа татар пьесасы бәйгесендә Туфан аганың “Мулла һәм “Дивана пьесалары җиңүчеләр дип табылган иде. Камал театры җитәкчелеге “Диванага тукталды. Исемдә әле: драматургның “Мулла пьесасын шулкадәр Камал театрында куйдырасы килде. Шөкер, ничә еллардан соң труппа әлеге әсәргә алынган. Пьесаны сайлауда быел 19 июльдә булган вакыйгалар да тәэсир ясамый калмаган. Бүген бу тема бигрәк тә актуаль. Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне сәхнәләштергәнче, мәдрәсәгә барып, имамнар белән сөйләшкән, алар белән аралашкан. Төп рольне Эмиль Талипов башкарачак. “Коръән укыйм, намаз тәртипләрен өйрәнәм, ‐ ди актер. ‐ “Мөхәммәдия мәдрәсә­сенә барып, дәресләр алам. Образны тирәнтен ачу өчен бик күп эшләргә кирәк, җаваплылык сорый торган роль. Быелгы сезон башка яңалыкларга да бай булачак. Кече сәхнәдә Йон Фоссе әсәре буенча эшләнгән “Җәйнең бер көнендә спектакле куелачак. Радик Бариев Илгиз Зәйниевнең “Кечтүкле уен пьесасын сәхнәләштерәчәк. Тамашачылар Төркия язучысы Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл спектаклен күрәчәкләр. Аны Магнитогорск драма театрының баш режиссеры Максим Кальсин сәхнәгә куя. Театрдагы үзгәрешләр сезон башыннан ук күренәчәк. Чөнки “Зәңгәр шәл спектаклендә Мәйсәрә ролен танылган яшь җырчыбыз Айгөл Хәйри башкарачак. Гүзәл Минакова вакытлыча ялга китү сәбәпле, җырлы героиняны алыштырырга булганнар. Дөрес, баштарак Альбина Шаһиморатова белән сөйләшүләр алып барганнар. Артистка биш тапкыр репетициягә дә килгән булган. Әмма чит илдә гастрольләре булу сәбәпле, Альбина уйный алмаган. Аннан бу роль аның амплуасына туры да килеп бетмәс иде. Моны ул үзе дә аңлаган. Ә Булат исә үз урынында калачак. Аны, гадәттәгечә, Ирек Кашапов уйный. Яңа Мәйсәрәле “Зәңгәр шәл ничек килеп чыгар, анысын инде 28 сентябрьдә ‐ сезон ачылган көнне күрәчәкбез. Октябрь аенда Камал театрын зур гастрольләр көтә. Алар Пекинда узачак “Данлыклы Европа дип исемләнгән V Халыкара Кытай милли театрлар фестивалендә катнашачак. Фестивальне камаллылар “Хан кызы Турандык спектакле белән ачып җибәрәчәк. Шулай ук Мәскәү, Оренбург якларына да гастрольләр көтелә. Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, гастрольләргә, фестивальләргә, гадәттә, чит ил классикларының спектакльләрен алып баралар. “Безгә үз милли әсәрләребезне күрсәтергә кирәк, ‐ ди Фәрит әфәнде. ‐ Туфан ага бу фикерне һәрвакыт әйтә килде. Мин моның турында күп уйландым һәм аның белән тулысынча килешәм. Татар театрының милли йөзен читтәгеләргә пропагандаларга кирәк. Алсу Хасанова, Ватаным Татарстан 21-09-2012
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра