РусТатEng

Наилә Гәрәева: «Хатын-кызларга ялгыз калмаска киңәш итәр идем»

Төп текст: http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/13010-nail%D3%99-g%D3%99r%D3%99eva-hatyin-kyizlar...

Бу көннәрдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, республиканың Тукай исемендәге бүләк иясе Наилә Гәрәевага 75 яшь тулды.

Аның белән тормыш юлын тагын бер кат күздән кичерәбез.

– Наилә апа, бер әңгәмәдә сез: «Мин яшьлеккә кире кайтмас идем», – дидегез. Шулай да, яшьлек белән очрашсагыз, ниш­ләр идегез?
– Мин бу сорауга шигырь юллары белән җавап бирер идем:

Яшьлегем, яшьлегем –  җүләрлегем.
Хәзерге акылым белән сатып алыр идем
Бер генә җүләрлеген.

Яшьлек шул җүләрлеге белән матур да инде ул. Мин күбрәк акыл белән түгел, хис белән яшәдем. Йөрәк кылган эшне акыл төзәтә алмый, диләр бит.

– Тормышта һәр кешенең үкенечле мизгелләре булмый калмый. Сезне нәрсәләр үкендерә?
– Югалткан кадерле кешеләр үкендерә. Вакыт үткәч, кешенең киткәне белән дә килешәсең, ә үкенечле нәрсәләр сине калдыр­мый газаплый.

– Рәфкать Бикчәнтәев бе­лән гаилә тормышыгыз кыска гомерле булган. Уртак мәхәббәт җимешегез – улыгыз Фәрит үкенечле вакытларда тынычландырмый калмагандыр үзегезне. Әтисе исән чакта улына нинди мөнәсәбәттә булды?
– Рәфкать Фәрит өчен бик борчыла иде. Ул соңгы тапкыр 1974 елны Яңа ел алдыннан килеп, Фәриткә хат кисәге калдырып киткән иде. «Мин сине чыршы бәйрәменә чакырырга килгән идем, өйдә булмадыгыз. Әниеңә миннән зур рәхмәт әйт, ул минем әниемне соңгы юлга озаткан», – дип язган. Аның әнисен якын иттем. Әнисе үлгәндә, үзе гастрольләрдә иде ул. ­Шуннан соң бер ай үтүгә, үзе дә үлеп китте. Рәфкать бик горур иде. Мөс­тәкыйль булып, үз талантын белеп яшәде. Язмышы фаҗигале булды. Кадерен белмәделәр.

– Әтисеннән улына нинди сыйфатлары күчкән?
– Таланты. Рәфкать тормышка ашыра алмаган хыялларны Фәрит тормышка ашыра. Театрга тугрылык­лы булып яши, иҗат итә.

– Сез Рәфкать Бикчән­тәевнең беренче гаиләсендәге кызы Гү­зәлне дә якын күрәсез. Ул дуслыгыгыз ничек башланды?
– Рәфкать кызы Гүзәлне театрга алып килә иде. Үзе сәхнәдә репетиция вакытында мин аны карап тора идем, шунда дуслашып калдык. Ул хәзер Болгариядә яши. Бервакыт Казан урамыннан барганда берәү килеп кочаклап алды да: «Мин сезне шундый сагындым, Наилә апа»,– ди. Карасам, Гүзәл Бикчәнтәева. Ул әнисе янына кунакка кайткан икән. Кунакка чакырдык, безгә дә килеп китте. Алар Фәрит белән дә аралашып яшиләр. Хәзер дә шалтыраткан чагында: «Сез Казанда миңа бик якын кеше», – ди.

«Әле ярый улым һәм аның гаиләсе бар», – ди Наилә Гәрәева.

– Рәфкать Бикчәнтәевнең башка туганнары белән аралашасызмы?
– Аның туганнары белән ара беркайчан да өзелмәде. Бертуган сеңлесе Флюра гына калды инде. Әле бу арада ул хастаха­нәдә ятканда, янында ки­зү тордым. Аның өчен бик борчылам. Гомер буе Бикчәнтәевләр нәселе белән бәйләп торды.

– Үзегезгә генә тормыш арбасын тарту җиңел булмагандыр. Кыен чакларыгызда сезгә кем терәк булды?
– Гомер буе әнием терәк булды. Аннары абыем бе­лән апамның ярдәмен тоеп яшәдем. Абый безне рухи яктан баетучы иде, укымышлы, зыялы кеше, скрипкачы, бик хисчән кеше иде. Фәрит «Биюче» спектаклен куйгач, ул хәтта шатлыгыннан инсульт та кичерде. Музыка өлкәсендә абый Фәриткә бик зур йогынты ясады.

– Наилә апа, хезмәттәш­лә­регез арасында якын дусларыгыз бармы?
– Мин аларның барысын да якын итәм. Әмма Фирдәвес Әхтәмова гомер буе тугры дустым булды. Дуслык бит ул бик зур нәрсә, аны саклый белү җиңел түгел. Театрда дуслар булмый дисәләр дә, тормыш безнең дуслыкны исбатлады. Без аның белән намазга да бергә бастык. «Ахирәт дустым» дигәч, «Алай ди­мә, теге дөньяда минем гөнаһларым өчен җавап бирергә туры килер», – ди торган иде (бу урында әңгәмәдәшемнең күзләре яшькә төренде. – Авт.). «Бу яшькә җиткәч, йомшак күңелле булалардыр инде», – ди Фәрит. Авылда ат, сыер күрсәм дә, кошларны күрсәм дә, жәллим, күземә яшьләр килә. Ярдәмгә мохтаҗ җан ияләре бит алар. Шуңа күрә һәр иртәдә кошларны да ашатырга тырышам.

«Мәхәббәт турында сөйләшик» спектакленнән күренеш.

– «Бу яшькә җиткәч» дигән сүзне еш кабатлыйсыз. Шулай да яшь чагыгызда уйнаган спектакльләрдә үзләренең мәхәббәтләрен аңлаткан сыман, бүген дә «Бабайлар чуагы»нда артыгыздан берничә ир-егет йөри бит әле. Әгәр тормышта да үзләренең хисләрен белдерүче булса...
– Юк шул, андый хисләрен белдергән кеше юк. Өлкән яшькә җиткәч, ялгызлык бик авыр икән ул. Шуңа күрә хатын-кызларга ялгыз калмаска киңәш итәр идем. Мин ялгызлыкны 70 яшьтән соң гына сизә башладым. Әле ярый улым һәм аның гаиләсе бар. Бер мәзәктә берәү әйткән бит: «70 яшь нәрсә соң ул, күршекәем, син менә 71гә җитеп кара», – дип. Минем дә шулай диясе килә. Үземнең бик озак ялгыз яшәвемне соң гына аңладым. Минем тормышым театр иде. Гомеремнең узганын сизми дә калганмын.

– Ялгыз кешене, гадәттә, үзе өчен яши, диләр бит.
– Хатын-кызга табигатьтән кем өчендер яшәү бирелә. Мин башта улым Фәрит өчен яшәдем, аннары оныгым Йосыф өчен. Фәрит һәрвакыт: «Әни, үзең өчен яшәргә вакыт җитте бит инде», – ди. Безнең илдә бик сирәк кеше генә үзе өчен яши ала. Чит илләрдә үзләре өчен яшәргә өлгерәләр. Чехиядә ял иткәндә, мин өлкән­нәрнең култыклашып ял итәргә килүләрен күреп сокланып кайткан идем. Ә бездә хатын-кызлар нужа куып картаялар.

– Олыгаю куркытамы, Наилә апа?
– Артист кеше беркайчан да картаймый ул. Бу яшькә җитү үзе бәхет. Кайбер артистлар, 50 яшьләрен дә тутырмыйча, арабыздан китеп бардылар. Апам белән абыем да бик иртә киттеләр. Бәлки миңа Ходай Тәгалә иртә киткән туганнарымның гомерен бүләк иткәндер.
– Сезнең иҗатка багышлап чыгарылган китапта «Саумы, улым!» дигән язмагыз бар. Юбилеегызга да театрда «Исәнме, улым!» дигән спектакль әзерләнә. Ул да сезнең кайтаваз булып яңгырый.

Ниндирәк әсәр ул? Андагы ролегез нинди?
– Әлеге әсәрне Барзо Абдразаков дигән язучы үз әнисенә багышлап язган. Аны русчадан Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемә итте. Үзем уйныйсы Ана роле табигатемә бик туры килә. Дөньяга карашларыбыз да уртак. Без анда Рамил Вәҗиев белән икәү генә уйныйбыз, ул кече сәхнәдә куелачак.

"Шәһри Казан". Люция Хәбибуллина. 3.12.2015 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра