РусТатEng

Нечкә күңелле, затлы шәхес иде

Узган җомга көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында театрның элеккеге директоры Шамил абый Закировны искә алу кичәсе булды.Исән-сау булса, бу көнне аңа 68 яшь тулган булыр иде. Аяусыз язмыш аны бер ел элек, 26 февраль көнне арабыздан алып китте.Әйе, беребез дә мәңгелек тү­гел. Барыбызга да кайчан да булса китәсе. Әмма Камал театры ‐ аерым мәсьәлә. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән килешми мөмкин түгел: бу сәнгать сараенда татар милләтенең рухы, җаны яши. Ислам дине, алар син­нән җан сорар, дип рәссамнарга тере җан ияләренең, бигрәк тә кешеләрнең сурәтен ясауны тыйган диләр. Артистның, сәнгать­кәрнең язышы да шундый лабаса: кайсыдыр образны гәүдәләнде­рер­гә телисең икән, алар синнән җан сорый. Ул образларны каль­беңне шәрран ачып салу бәра­бә­ренә генә җанландырырга мөм­кин­дер. Җаннар телгәләнгән, бәр­гәләнгән урында эшлә, бөтенесен бәгырең аша үткәр дә нечкә кү­ңелле булмый кара. Театрның баш режиссеры Марсель Сәлим­җанов вафат булгач, Шамил абый тагын да олыгаеп китте, аның турында сүз чыкса, күзләре дымланмыйча калмый, бу югалту белән килешәсе килми иде. Менә сәхнә түрендәге зәңгәр экранда тынгы белмәс Шамил Закиров пәйда була. “Юк, Марсель беркая да китмәде, аның рухы арабызда йөри... ‐ дип сөйли, дулкынлана ул. Бу көнне Марсель аганың да, Шамил абыйның да рухлары театрда булгандыр.Ул кичәдә сәхнәгә чыккан камаллылар, аерым алганда, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй дирек­тор­ларының ярдәмчеллеге, игелеге, кеше хәсрәтен үзенеке итеп күреп яшәве турында тетрән­дер­геч хатирәләре белән уртаклашты. Артист тормышының эченә кереп, театрның барча шатлык-борчу­ла­рын үзәгеннән үткәреп яшәгән кеше бүтәнчә була алмыйдыр, мө­гаен.Рәшит МИНҺАҖВатаным Татарстан 22.03.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра