РусТатEng

Нигә тумый бу балалар?

Шушы көннәрдә Илгиз Зәйниевнең “Көтәм сине...” дигән спектакле тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Мелодраматик уйланулар жанрында язылган әсәрнең драматургы да, режиссеры да – Илгиз үзе. Бу куелыш Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышлана.

Яңа спектакль аның “Әниләр һәм бәбиләр”енә аваздаш, тик биредә хатыннар гинекология бүлегендә яталар. Һәммәсендә бер хәсрәт – туачак баланы саклап калу. Җиһанга яңа җанның аваз салуын, сәламәт бәби тууын һәрбер ата-ана зарыгып көтә. Шулай да мәхәббәттән яралган җанга гади генә “көтәм сине” дию ничектер килешеп бетми кебек. Шигъри юллар белән үрелеп барган спектакльнең исеме андый гына булырга тиеш түгел сыман. Аяз дигән геройның күңел өшеткеч вакыйгасы – күгәрчен баласын үтерү бөтен спектакльнең лейтмотивы нигезенә салынган бит. Шунлыктан “Күгәрчен каргышы” дигән исем куелса да, мантыйкка зыян килмәс иде шәт.  

Спектакльдә образларны яшьләр башкара. Проектка, гомумән, яшь талантлар җәлеп ителгән. Илгиз Зәйниев үз тирәсенә танылган иҗатчыларны туплаган (моны маркетинг алымы дияргә дә мөмкиндер). Спектакльнең композиторы - Эльмир Низамов.  «Бер яктан Илгиз үзенең ни теләгәнен белүче, бик таләпчән режиссер булса, икенче яктан ул иҗат иркенлеге бирә, ә бу – иҗат кешесе өчен бик мөһим. Спектакльнең музыкасын мин бөтен күңелемне биреп яздым. Тамашачының моны тиешенчә бәяләвенә өметләнәм», – ди Эльмир Низамов.


Шигырьләр авторы - Резидә Гобәева, “Көтәм сине” җырын  Эльмира Кәлимуллина башкара, ә рәссам буларак  без танылган Сергей Скомороховның дәвамчысы - Геннадий Скоморохов хезмәтен бәяләдек... Сәхнә бизәлеше җентекләп башкарылган, уйланылган. Спектакль персонажлары кереп-чыгып йөргән түгәрәк ишекләр үзе үк адәм баласының дөньяга килүенә ишарәли...

Театр белгече һәм тәнкыйтьче Нияз Игъламов та яшь рәссам хезмәтен югары бәяли. «Рәссамның пьесаны игътибар белән укыганлыгын, аны анализлаганлыгын, чишелеш тапканлыгын күрү һәрвакыт шатландыра, - ди ул.- Декорацияләрдән чисталык бөркелә, авырлы хатыннар ята торган палата нәкъ шундый булырга тиеш тә. Ә булачак әниләр өстендә эленеп торган, бераз уңайсызлык тудыручы, су һәм бала уенчыклары салынган үтә күренмәле ванналар йөк метафорасын гәүдәләндерә – бала туу бит ул бәхет кенә түгел, ә җаваплылык та. Костюмнар шулай ук уңышлы сайланган.  Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше пьесаның эчтәлеген, атмосферасын һәм хәтта жанрын ачарга да ярдәм итә».


Бу әсәрне Илгиз Туфан абыйга ияреп яздым дигән иде. Шәхсән мин үзем дә ниндидер илаһилык, Аналарга мәдхия көттем ахры.  Туфан абый әсәрендә хатын-кыз булуыңа горурланып, ана булыңа шатланып утырасың, бигрәк тә башкортларның М.Гафури театры куелышындагы  “Мин –хатын-кыз” спектаклен карагач, ананың, Такташ әйтмешли, нинди горур исем икәненә сөенәсең. Ә Илгиз – шактый кырыс сәнгатькәр, ул иҗаттагы бу сыйфатына карата: “Мин кырыс түгел, җәмгыятебез кырыс”, – дияргә ярата. Илгиз драматург буларак үз геройларын – булсын ул фахишә, булсын ул бала белән сату итүче ана – тәнкыйтьләми, аларның тормыш ситуацияләрен күрсәтеп кенә бирә. Күпмедер дәрәҗәдә аклый да шикелле. Фәкать  Әдиләне (суррогат ана) генә үтәли җил йөргән коридорда “яткыра”. (Кергән-чыкканнарның гайбәтен җыеп ятар өчен аңа, чыннан да, уңайлы урын инде үзе). Палатада урын бушагач та, аңа кызлар янында озак юанырга насыйп булмый, икенчесенә күчерәләр.

Бәлкем автор монда Әдилә кебекләргә җәмгыятьтә урын юк дияргә теләгәндер? Әдилә: “Мин бер эш эшли белмим, фәкать бала гына таба беләм”, – ди. Шушы кәсебе аңа үз баласын (беренчесен) аякка бастырырга ярдәм итәчәк, имеш... Гәрчә ул үзе дөреслек өчен көрәшә, палатада яткан фахишә кыз Зәлидәне тәнкыйтьли. Зәлидә образын Нәфисә Хәйруллина башкара. Нәфисәне театрда фахишә образында моңарчы да күргән бар иде. (Г. Исхакый. “Курчак туе”).  Нишләптер саф татар кызлары образында күрәсе килә аны. Режиссерлар Н. Хәйруллинаны икенче яктан да ачсыннар иде инде... (Бу теләк буларак кабул ителер дип беләм). Зәлидә-Нәфисә – тормышчан образ.  

Бәби көтүчеләр арасына драматург мөселман кызын да керткән, һәм ул аңа карата кырысрак “кыланган”. Ничек инде авылда мунча кереп, мәтрүшкәле чәй эчкәннән генә яшь, сау-сәламәт, иң мөһиме Аллаһының берлегенә табынып, кешеләргә тырнак очы кадәр генә дә яманлык теләмәгән хатынның баласы төшсен ди? Аллаһының сынавы дип кабул итсәк кенә инде. Әллә инде югары көчләрнең гөнаһлы, пычрак җиһанга саф нарасыйны җибәрәсе килмиме?... Шулай ук, авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән Әминәнең дә баласы төшә (бу инде аның гомерендә икенче шундый очрак икән). Хыяллар диңгезендә йөзүче хисле анадан, шулай ук философ ир Аяздан (Э. Талипов) яралган баланың “шакшы дөньяга аваз саласы килми. Алар вакыты түгел...” Иренең хыянәтен кичерә алмыйча, Әминә-Гөлчәчәк Хамәдинурова спектакльнең буеннан-буена өзгәләнде…


Тамашачыга, мөгаен Зәйнәп образы иң якыны булгандыр. Җиргә нык басып йөрүче, аңлаешлы итеп башкарды үзе героен Алсу Каюмова.... Җор телле, тормыш тәҗрибәсе туплаган Зәйнәп хастаханәдәге хәлләргә карата ихлас күңелдән:  “Монда минем токсикоз ерунда гына икән!” - ди. Хатыннар авызыннан дөнья хәлләре, катлаулы тормыш эпизодлары, сәяси вакыйгалар, шул ук вакытта режиссер тарафыннан кертелгән алымнар, әйтик, Г.Камал театрына реклама яңгырап уза.

Илгиздә бу пьесаны язу теләге моннан өч ел элек, үз кызы Гәүһәрне көткәндә үк туган. “Баланың дөньяга туу процессын мин башыннан ахырына кадәр үз тәҗрибәмдә күзәттем. Карындагы баланы саклап калу проблемасы мине нәкъ шул вакытта борчый башлады да. Хастаханәдә ятып кайткан хатынымнан, танышларымнан күп кенә вакыйгалар ишеттем, үзем дә булачак әниләр форумнарында утырдым. Шулай итеп  “Көтәм сине...” пьесасына идеяләр  тупланды. Спектакльдәге вакыйгалар да тормыштан алынган. Әлбәттә, мин кайберләрен үземнән дә өстәдем, бераз үзгәрттем, тик чынбарлыктан ерак китмәдем...” - ди.


Спектакль әле таркаурак, җыелып бетмәгән дә кебек. Күпмедер дәрәҗәдә юмор белән үрелеп баруына да карамастан, күңелдә шомлы хисләр уята, урыны-урыны белән төшенкелеккә биреләсең. Артык тормышчан әсәрне сәхнәдән кабул итәргә дә авыр икән... Газаплар аша тапкан балаңны, күп көч куеп кеше иттем дигәндә генә, кырыс җәмгыять аны үзенә бөтереп кертә. Җитмәсә әле ир балаңны империя сугыш солдаты итеп тартып ала, автор әйтмешли игълан ителмәгән сугыш дөнья беткәнче бара... Әсәрдә бирелгән Арслан — Алмаз Сабирҗанов моңа ачык мисал. Ул армиядән саулыгын югалтып  кайткан. Урология бүлегендә чираттагы операция көтә. Арслан-Алмаз тормышка ябышып яши.  Артист оптимист образын  бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастырды.


Бәби көтүче хатын-кызлар үзләре генә түгел, аларның парлары да сәхнәдә, чөнки ата вазифасы Туфан абыйдагыча күләгәдә генә калмый хәзер...


Хатыннары янында йөргән ирләр дә кызыклы сайланган: шагыйрә Әминәнең ире, философлыкка укып та, автомойкада эшләп йөргән фикер иясе Аяз – Эмиль Талипов – бик тормышчан һәм ышандыргыч итеп уйнады. Зәлидәнең сутенеры Камил -Ришат Әхмәдуллин да шакшы һөнәр иясен тулы итеп ача алды. Героеның кирәк җирдә юха елан, кирәк җирдә фашист сымак аяусыз була белүен күрсәтте. 18 яшь тулган көненә фахишә бүләк ителгән Кәрим - Артур Шәйдуллин театрда яңа күренә башласа да, органик уен күрсәтте, начар репутацияле хатынга башы-аягы белән гашыйк булып йөри. Аның көче дә, матурлыгы да, изгелеге дә шунда: ул Мәхәббәт хисенә бирелгән...


Зәйнәпнең ире, “азрак аңгырарак” Ирхан – шулай ук тормышчан тип. Без күбебез тач шундый бит! Бу – без бит инде, дип утырасың спектакль барышында. Мишәр гаиләсен А.Каюмова һәм Ф.Сафин ярыйсы ук тулы итеп ача алдылар.

Чынбарлык, гадәттә, шакшылык белән янәшә булучан. Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә, дигәндәй, кырыс дөреслеккә  якын нәрсәләрне сәхнәдән шулай күрсәтергә кирәкме икән? Тормыштагы вакыйгалардан болай да туеп, күңелгә ниндидер аклык, пакьлек, өмет чаткылары алырга киләбез түгелме соң инде галиҗанәп Театрга? Нәрсә генә булса да, “Көтәм сине...” премьерасы булды. Тамашачы кабул итте… Мөстәкыйль, яңа сәхнә әсәренә юл ачык.

"Интертат". Мөршидә Кыямова. 25.04.2016 ел.

Төп текст: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/56880.html

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра