РусТатEng

Раил Шәмсуаров: «Эшкә килгән көннән сәер рольләр ябышты»

Төп текст: Алар курсы Камал театрына көчле бер буын булып керде. Пародиягә дә оста алар, җырласалар ‐ профессиональләрне уздыралар, сәхнәдә бар дөньяларын онытып уйныйлар. Бүген кунакханәбездә шул курсның бер йолдызы ‐ моңлы тавышы, гадилеге белән күпләрне әсир иткән Раил Шәмсуаров. Белешмә Тулы исеме: Шәмсуаров Раил Наил улы Туган урыны: Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылы Туган көне: 1987 елның 24 октябре ‐ Раил, театр артисты булу балачак хыялың идеме? ‐ Дөресен генә әйткәндә, һич көтмәгәндә туган уй ул. Абый Казанга китеп укый башлагач, мин дә башкаланың матурлыгына сокландым. Көннәрдән бер көнне әнигә: «Минем дә Казанга китәсе килә, ‐ дидем. Башта җырчы булу теләге көчлерәк иде. Фәрит абыйның училищеда курс җыюын белгәч, анда барып карарга булдым. Миңгол абый Галиев белән яхшы таныш идем. Ул миңа «Беренче театрны сәхнәләштереп уйнарга ярдәм итте, җырлар өйрәтте. Менә шулай итеп, мин театр училищесы студенты булып куйдым. ‐ Синең моңлы тавышыңа сокланмый мөмкин түгел. Нигә җыр юлын сайламадың? ‐ «Кабат укырга кер, конкурсларда катнаш, ‐ дип, театрда да әйтеп торалар. Элегрәк катнашкалап, көчемне сынап та йөрдем. Хәзер тагын укырга кыенсынам да, азрак ялкаулык та бар. Миңа күп кирәкми, театрда җырлавымнан канәгать, җырлы рольләрдә катнашуым белән бәхетле мин. ‐ Күпләр: «Раилгә сәхнәдә уйнап торасы юк, аның табигате шундый, ‐ диләр. Чыннан да, бу ‐ синең үз йөзеңме, әллә образга шул кадәр оста керәсеңме? ‐ Үземчә, уйныйм кебек инде. Алай дисәң, тормышта да шундыйрак. Бөтен кешедә азмы күпме сәерлек бар бит. «Әрем исендә сәер табигать баласын уйныйм. Ничектер эшкә килгән көннән алып сәер рольләр ябышты миңа. ‐ Сине театрның иң хисле артисты дип әйтергә була. Бу хиссилек тормышта аяк чалмыймы? ‐ Аяк чалуын чалмый, әмма күңел нечкә булгач, бар нәрсәне дә йөрәккә якын алам. Кайсыбер вакытта артык йомшарам. Һава торышы да бер төрле генә тормый бит, кәеф тә үзгәреп тора. Абый да: «Раил, сиңа моның кадәр хис белән яшәве кыендыр, ‐ дип куя. Шулай да, еллар барган саен, үз өстемдә эшләргә тырышам. ‐ Сизелә. Өйләнгәч түгел, кызың тугач, икенче кешегә әйләндең син. Нәни Нәфисә тормышыңны ни дәрәҗәдә үзгәртте? ‐ Мин ‐ гаилә җанлы кеше. Театрда пилмән, мантылар саталар. Үзем турында гына уйлау гадәте юк миндә. «Тукта, өйгә дә алып кайтыйм әле, ‐ дип, үзем белән алам. Дуслар берәр җиргә чакыргач та икеләнеп торуымны күрсәләр: «Син бит инде хәзер гаилә кешесе, ‐ диләр. Үпкәләмиләр тагын үзләре. Гаиләле булуым белән горурланам. Нәфисә тугач үзгәргәнмендер инде. Кеше күбрәк сизә торгандыр. ‐ Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр. Бе­лүемчә, тормыш иптәшең Зөлфия дә синең эздән килә? Ике артист бер гаи­ләгә сыяр микән? ‐ Сыядыр. Бер-беребезгә юл куя беләбез, аңлыйбыз. Алла боерса, тагын да җиңелрәк булыр дип уйлыйм. ‐ Зөлфия укырга киткәндә, кызчык кем белән кала? ‐ Хатыным соңгы курста быел. Буш вакытым булса, кызыбызны мин карыйм. Әнигә (Зөлфиянең әнисе) оныгын карашу өчен эшеннән сорап калырга да туры килә. Нәфисә тугач, безнең сөйләшүләр хәзер: «Сиңа укырга ничәгә?, «Син ир­тәгә эшлисеңме? кебек сораулар белән башлана. Бер-беребезне алыштырып торабыз, бөтенебезгә җитә, сәламәт кенә булсын! 24 апрель көнне 5 ай була үзенә, Алла боерса. Аста ике теше дә чыкты инде, бик матур булып ялтырап тора. ‐ Раил, өлкән буыннан үзеңә үрнәк, остаз итеп кемне саныйсың? ‐ Бүлмәдәшем Илдус Әхмәтҗановны. Ул кеше буларак та, артист буларак та мактауга, соклануга лаек шәхес. Сөйләшер сүзләребез дә уртак. Ул үзе дә мине якын итә. Бер-беребезне яшьтәшләр кебек күрәбез. Шатлык-борчу уртак, сораулар туса да, уртага салып хәл итәбез. ‐ Яшь артистлар белән театрдан тыш та дуслык җепләре сузылганмы? ‐ Бер-беребезгә «брат дип кенә торабыз. Читләшмибез. Укыганда да дус идек, хәзер дә. Бергә эшләгәч, коллектив булган җирдә дошманлашып булмыйдыр дип уйлыйм, дус яшибез. ‐ Раил, һәр кешене дә кочак җәеп каршы алмыйлар. Яшь кешене бигрәк тә. Әмма син бу яктан бәхетле. Һәр спектакльдә диярлек ролең бар... ‐ Уңышлы кешедер мин. Бәлки, бәхетле йолдыз астында туганмындыр. Аллага шөкер, рольләрем берсе артыннан берсе килә барды. ‐ Еллар үткәч тә онытылмаслык булып истә калган берәр вакыйга яшиме күңелеңдә? ‐ Ничек кенә әле! Колумбиядән арып кайткач, өйдә ятып торыйм дип, йокыга киткәнмен. Театр көне иде. Кичен эшкә барырга, «Мылтыктан бер өзек күрсәтергә кирәк. 6да башлана. Уянып китсәм, 7нче ярты. Торып чаптым. Килеп керсәм, ул өзекне төшереп калдырганнар. Коридорда Шамил Зиннурович каршы алды. Бер сүз дәшмичә, үтеп китте. Хет шелтәләсен иде шунда!.. Әле менә кичә дә бер кызык хәл булды. «Диләфрүз...не уйныйбыз. «Кемне эзлисең, Шәкүр? ‐ дим. Шәкүр: «Кем ул? ‐ ди. «Мин бу ‐ Җәмил, ‐ дияргә тиеш идем. Шәкүр: «Ә-ә, Җәмилә, ‐ дия. Ә мин онытылып китеп, «Бу мин ‐ Җәмилә, ‐ дидем. Аның каравы, халык көлде! ‐ Бервакыт театр артистлары тамада булып эшли башлаганнар иде, хәзер сүрелделәр. Хезмәт хаклары арттымы сезнең, әллә яшәү шартлары яхшырдымы? ‐ Яшереп тормыйм, хезмәт хакы әйбәт. Ришат Әхмәдуллин эшкә килгән елны зарплата кинәт артты. Үзебез дә: «Аягың җиңел булды, ‐ дип көләбез. Шәһри Казан. 19.04.2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра