РусТатEng

Раил Шәмсуаров: “Хатын-кыз эшеннән ләззәт таба идем”

Раил Шәмсуаров ‐ Камал театрында талантлы яшь артист­ларның берсе. Ул уйнаган рольләр: “Мылтыкта ‐ Уел, “Гөргөри кияүләрендә ‐ Микуш, “Әрем исендә ‐ Сәйяр, “Мәхәббәт FMда ‐ Илһам, һ.б. Сәхнәдә сузып җырлап җибәрсәме-е, күңелләрне айкап ташлый. Берәүне дә кабатламый. Үз йөзе, карурманны хәтерләтүче серле үз дөньясы бар аның... БелешмәТуган көне: 1987 ел,21 октябрь;Туган урыны: Лениногорск районы, Яңа Иштирәк авылы;Белеме: 2008 елда Казан Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган.‐ Раил, син сәхнәдә гел юаш, сәер, үз эченә бикләнгән образларны уйныйсың...‐ Мине тормышта да шундый итеп күрәләр. Яңа ел алдыннан театрыбыз каршындагы банкка кергән идем. Анда эшләүче кыз таныды да, серле генә елмаеп куйды. Тик бер сүз дә әйтмәде. Икенче көнне театрдан бер дустым шунда кергән булган, аңа: “Сезнең Раил тормышта да, сәхнәдә дә берүк кеше икән, ‐ дигән. Кайберәүләр “сиңа уйнарга кирәкми дә инде дип шаярта. Алай түгел, үземчә тырышам, үз өстемдә эшлим.‐ Юаш кешеләргә тормышта яшәү авыр бирелә бит?‐ Кызып киткән чакларым да була. Шундый була алуыма үзем шаккатып, хәтта куркып куям... Гел яхшылык эшләп организм да арыйдыр. Миндә кешегә ярарга тырышу дигән нәрсә бар. Гел яхшы фикер калдырырга, изгелек кылырга омтылып яшим. Шуңа сәердер дә мин.‐ Мәктәптә укыганда нинди бала булдың икән?‐ Тыныч кына йөрдем шунда, кычкырып көләргә дә ояла идем. Шигырьне “бишлегә ятлап, “дүртле алсам, күздән яшьләр тәгәри иде. Башым җитеп бетмәгәндер инде, әни дәресләрне хәзерләргә булышканда да елап бетә идем. Мәктәптә тәртип бозмадым. Төгәл графигым булды. Студент вакытта да “дәрес беткәч өйгә кайтам, тегесен эшлим, аннары шунда барам дип планлаштырып куя идем. Дуслар көтмәгәндә: “Әйдә, дискәтүккә барып кайтабыз, ‐ дип шалтыратса, “барсам ничек була, бармасам... дип икеләнә-икеләнә башларым ката иде.‐ Гаиләң белән дә танышып узыйк әле...‐ Әнием Галия мәктәптә химия-биология фәннәрен укыта. Әтием Наил мәктәптә каравылчы булып эшли, хәзер күбрәк өйдә кайнаша. Мал карау да аның өстендә, әни кайтышка ашарга да пешереп куя. Абыем Данияр берничә ай элек, өч елга контракт төзеп, гаиләсе белән Дүшәнбе шәһәренә күченеп китте, хәрби кеше. Бәлки шунда яшәп тә калырлар. Әти-әнинең җибәрәсе килмәгән иде дә, абый бу адымга киләчәген уйлап барды. Акчасын да яхшы түлиләр, иртәрәк пенсиягә дә чыгаралар. Кечкенә вакытта бик ярата идем абыйны. Беренче курста укыганда ялларга авылга кайткач, кочаклап елый идем үзен. Ул киткәч, аның урынына ятып, мендәрен кочаклап йокыга талам... Хәзер инде андый шашынып сагынулар юк, күңелнең бер почмагында гына “абыем бар бит минем дигән горурлык хисе яши.‐ Гаиләдә ике ир бала гына булгач, бераз кызлар эше дә эләккәндер үзеңә?‐ Ничек кенә әле! Гомумән, мин кыз булып туарга тиеш булганмындыр. Холкым ‐ кызларныкы... Әниләр берәр кая китсә, өйдәге эшләр миңа кала: иртән иртүк торып сыерын савып, көтүгә куам, аннары сөт чиләкләрен юып куям. Чиратта савыт-саба, идән юу... Ә иң кызыгы: мин бу эшләрне тәм табып, ләззәт алып, шатлана-шатлана эшли идем. Шулар белән кайнашып, бөтен дөньям онытыла. Аның каравы, ир-ат эшенә соң тотындым. Авыр хезмәтне күбрәк абыем башкарды. Печән чабарга да “полный егет булып җиткәч кенә өйрәндем. Хәзер исә, киресенчә, ирләр эшеннән тәм табам.‐ Юаш булсаң да, матур кызны эләктереп, өйләнеп куйгансың әле, Раил...‐ Әйе шул. Оялчан егет булгач, беренче булып кызларга сүз кату авыррак бирелә иде миңа. Хатыным Зөлфия белән дә шулайрак булды. Шунысын да әйтеп китим әле, ул да сәнгать юлын сайлаган, театр училищесының 3 курсында укып йөри. Казан кызы. Беренче тапкыр театрда күрдем аны. Башта янына барырга куркытты. Тик батырлыгымны учка җыйдым да, янына килеп сүз каттым, кочаклап та алдым, ялгышмасам. Икенче очрашуыбызда бергә утырып “Бәби спектаклен карадык. Аннары кинога чакырган идем, баш тартты, качты. Билгеле, күңел төште, соңыннан “ярар инде, беренче тапкыр түгел бит дип үз-үземне тынычландырдым. Ләкин барыбер йөрәген яулый алдым! Бер ел очрашып йөрдек тә, 2013 елның декабрендә туй ясадык. Театрыбыз яшь гаиләгә бер бүлмәле фатир да бүләк итте.‐ Зөлфиянең кайсы ягын ошаттың?‐ Аның белән аралашу җиңел бирелде. Аннары, ул минем фамилиямне бик яратты. Егет өчен бик күңелле әйбер икән ул. Ир итеп күрә белә, югалып калган чакларымда да мине беренче урынга чыгара. Үпкәләшсәк тә, мөнәсәбәтләрне ул җайларга ашыга. Мин үзем кирерәк кеше. Үз эчемә бикләнәм, ә ул мине ача.‐ Тик менә кулыңда балдагыңны күрмим әле...‐ Алтын ирлек көчен бетерә диде­ләр дә, салып куйдым. Хатын үзене­кен кия. Аны алтынга батырдым инде мин (көлешәбез).‐ Килен белән каенана уртак телне тиз таптымы?‐ Әйе. Бер-берләренә “кызым, “әни дип өзелеп торалар.‐ Ә үзең?‐ Безнең якларда “әби-бабай дисә­ләр дә, мин Зөлфиянекеләргә “әти-әни дип эндәшәм. Кунакка баргач та, әни кочаклап ала. “Сине кочак­ламасам, күңелем булмый. Энергетикаң яхшы синең, улым, ‐ ди.‐ Иртән күзең нинди уйлар белән ачыла?‐ Бер хәзрәт: “Иртән уянуга, уң ягыгызга борылып: “Ләә иләәһә илләллааһу Мүхәммәдә­р­расүлүлаааһ, дип әйтегез дигән иде, шул истә калган. Иртән торырга авыр булган көннәрне дә, эчтән булса да әйтәм. Ышану, курку дигән нәрсә яши күңелдә. Акчарлак. Нәзилә ХУҖИНА. 10 апрель 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра