РусТатEng

Равил Шәрәфи: Уңайлы кеше булсам, яшәү рәхәтрәк булыр иде

“Равил Шәрәфи, Ринат Та­җи, Нәҗибә Ихсани, Әз­һәр Шакиров булмаса, Камал сәхнәсендә кем уйнар? Тамашачы тарафыннан мон­дый фикерне еш ишетергә туры килә. Әйе, Мәскәүдә укып кайткан бер төркем щепкинчылар халык арасында бик тиз популярлашып, бүгенге көнгә тиклем тамашачының “сөйкем­ле сөягенә әверелде. Алар бүген дә татар театрының мөнбәрендә һәм Камал сәх­нәсен “тотып торучы легендар шәхесләр. Әйе, минем аларны легендар дип атарга хакым бар. 75 яшеңдә татар сәхнәсен тотып тор әле син! Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев әнә шул бө­екләрнең берсе. Юбилей уңа­ен­нан аның белән гәпләшеп утыру үзе бер җан рәхәте булды. ‐ Равил абый, сез сәхнәгә чыккач, тамашачы дәррәү кубып алкышлый башлый. Миңа калса, артистны югары бәяләү билгесе бу. ‐ Халык арасында популяр булуымны һәрвакыт тоеп, сизеп яшим. Дөрес, аз гына комачаулаган вакытлары да була. Әмма ничек кенә булмасын, бу артист өчен бик тә күңелле мизгелләр дип саныйм. Бер кул чабып өйрәткәч, алкышламый башласалар, әллә ничек булып китә әле ул. ‐ Балачактан ук “Хуҗа Насретдин спектаклендә кү­реп үскәнгәдерме, сездә һәрвакыт Хуҗа образын кү­рәм. Нинди генә сәхнәдә чыгыш ясасагыз да, тамашачы сезне “мәзәкче бабай кебек кабул итә. Бу җор теллелек сезнең нәселдән ки­ләме? ‐ Нәселдән килә дип әйтә алам. Чөнки әбием шаян, җор кеше булган. Аннан инде шаянлык әтигә күчкән. Әнием сабыр холыклы, әдәпле иде. Әтиемне бик аз гына хәтерлим. Әни тәрбиясендә үссәм дә, аның холкы миңа күчмәгән. Ул барысы белән дә уртак тел таба белүче, беркем белән дә бә­хәскә керми торган уңайлы кеше иде. Әгәр миндә андый холык булса, яшәү рәхәтрәк булыр иде. Минем холык-фи­гылем әтигә тарткан. Турысын әйтергә яратканга низаглар да булмады түгел. ‐ Сез данлыклы щепкинчылар буыныннан. Ринат Таҗетдинов белән сөйләш­кәндә: “Без бер-беребезне рәнҗетергә ирек куймыйбыз, ‐ дигән иде. Күптән түгел арабыздан Туфан ага Миңнуллин китте, талантлы артисткабыз Фирдәвес Әх­тә­мова да бакыйлыкка күч­те. Бүген өлкән буын щепкинчылары нәрсә турында уйлана? ‐ Моңаясың инде. Шул ук вакытта шөкрана кылабыз. Рабит Батулла: “Без яшьли үл­мәдек дип сөенә алабыз, ‐дип әйтергә ярата. Чыннан да, зур төркемнән 75 яшьлек артистлар ‐ дүрт ир-ат, бер ха­тын-кыз бүген Камал театрында эшлибез. Әле үзе теләп китмәгән булса, Гөлсем Исән­гулова да эшли иде. Рабит Батулла, Әх­тәм Зарипов, Флера Хәмитова­ исән-сау. Бу яшькә килеп җитү сирәк буынга эләгә. Без эшләп йөрибез әле, элеккеге буын артис­тлар безнең яшьтә күп­тән инде театрдан киткәннәр иде. Бер Вера Минкина 90 яшькә кадәр эшләде. Безне укыганда ук: “Бер-берегезне саклагыз, бер-берегезгә тотынып яшәгез, ‐ дип өйрәттеләр. Театр ‐ шундый организм ул, берәм-берәм булсаң, тотып ашарга да күп сорамыйлар. Һәрбер кешенең уйныйсы, сәхнәгә чыгасы килә. Бу ‐ табигый. Хәзер картайдык, ә сәхнә барыбер тарта. Чыгып күренү генә түгел, зуррак, мәгънәлерәк рольләр уйныйсы килә. Картайган саен акыл шундыйрак таләпләр куя башлый. ‐ Без сезне барыбер комик артист буларак кабул итәбез. Искән­дәр (“Американ), Сира­җет­дин, Хуҗа Нас­ретдин кебек геройларыгыз белән халык хәтере­нә уелып калдыгыз. Бүген шундый тирән сарказм бе­лән сугарылган пьесалар юк кебек. Чыннан да, пьесаларга саектыкмы? ‐ Сатира юк дәрәҗәсендә. 90 нчы еллардан башлап нинди генә үзгәрешләр булмады, әм­ма шул чорга лаек әсәрләр сәхнәгә менмәде. Заманның бит трагедияләре, драмалары бик күп булды. Әллә безнең драматурглар талантсыз, әллә алар куркак?! Белмим дә. Дө­рес, Зөлфәт Хәкимнең пьеса­ларында уйнаган кеше буларак, аның әсәрләрен яратам. Шуны әйтәсе килә: әгәр бүген тиешле дәрәҗәдәге заман пьесалары юк икән, ни өчен әле элеккеге репертуардагы классиканы алып куймаска ди? Бу әсәр­ләрнең фикере беркайчан да искерми, һәр заманның ялгышлары, әшәкелекләре чор аша кабатланып килә. Минем кызым: “Ник пьеса эзләп маташасыз, барысы да язылган, аны уйнарга гына кирәк, ‐ дип әйтергә ярата. Халык: “Безгә тәрҗемә кирәк түгел, үзебез­некен куегыз, ‐ ди. Үзебез­неке­н куяр идек, тиешле дәрә­җәдә түгел ләбаса. Бүген репертуарга күз салсак, Камал театрында бөек драматург Нә­кый Исәнбәтнең бер генә әсәре дә бармый. Галиәсгар Камал­ның да пьесалары юк. Ә без бит аның исемен йөртәбез. Ми­немчә, бер әсәре репертуарда булырга тиеш. Бүген тот та “Бәхетсез егет, “Банкротын куй! 90 нчы елларда Марсель Сәлимҗановка “Американны сәхнәгә менгерергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан идем. Анда безнең буын өчен дә рольләр җитәрлек ләбаса. Һәр әсәрнең үз заманының исе бар. Шул чордагы кешеләрнең уены, рухы безнең күңелгә сеңеп калды, ә безнеке яшь­ләргә күчәргә тиеш. Бүген класси­каны заманча уйный башлыйлар. Татар хатын-кы­зына хас булмаган әдәпсез­лекләр, тупас шаярулар килеп чыга. Хәтерлим әле, “Казан сөлге­сендә Вера Минкина белән Рауза Хәйретдинова уйный иде. Аларның сәхнәдә үзләрен тотышлары бөтенләй башка. Аннан соң куел­ган спектакльлә­ребездә кыз­ла­рыбыз ирдәү­кәләнә башлады. Буыннан буынга татар­ның әдәбе югала бара. Мин моңа каршы. ‐ Сезне комик рольләр белән чикләп кую дөрес булмас иде. Празат Исәнбәт иң беренче сезне драма артисты буларак ачкан. Миңа калса, өлкәнәя барган саен драматик геройларга тартыла барасыз. Шулай түгелме? ‐ Әлбәттә, шулай. Олыгайган саен фикерле әсәрләр уйныйсы килә башлый. Комедия дә кирәк. Тамашачының да төрлесе бар бит. Артык баш авырттырмыйча, уйламыйча, ял итәргә килүчеләр бар. Ләкин ял итү бит буш, тамашачының зәвыгын томалый торган дә­рәҗәдә булырга тиеш түгел. Бездә “Ханума дигән тәрҗемә әсәре барды. Йөрәккә ятышлы комедия иде бу. Драматургның пьесасында бер генә тискәре герой да юк, шул ук вакытта әсәрнең проблемасы да бар. ‐ Спектакль башланыр алдыннан сәхнә артын күзәтсәң, кайбер актерлар бер-берсе белән сөйләшә, кемдер ролен ятлый. Тамашачы хозурына чыгар алдыннан сез нишлисез? ‐ Мин үз бүлмәмдә уйланып утырам. Холкым шундый. Буш вакытыгызда нишлисез, дип сорагач, мин: “Акыллы кеше белән сөйләшеп утырам, ‐ дигән идем. “Кем ул? ‐ дип сорадылар. “Үзем, ‐ дип җавап бирдем. Балачактан ялгыз калырга күнектем һәм миңа беркайчан да күңелсез булмады. Кеше булмаган җирдә миңа күңелсез дисәләр, димәк, ул сәләтсез кеше. ‐ 75 яшьлек актер бүген ни турында уйлый? ‐ Милләтем, халкым, те­атрның язмышы турында уйланам. Чөнки театр яшәмәсә, халык яшәми, милләт бетә. Алсу ХӘСӘНОВА Ватаным Татарстан 02.04.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра