РусТатEng

Ричард III сабаклары

Төп текст: hp://iea.u//madaiya-/iem/37400-ichad-iii-sabaklayi.hml Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры быелгы сезонда У.Шекспирның “Ричард III әсәрен тәкъдим итә. Трагик уен жанрындагы спектакльне сәхнәгә М.Җәлил премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев куйган. Сәхнә бизәлешен Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Сергей Скоморохов башкарган.Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән бу спектакльне аерым тамашачы гына аңлый алачак һәм тамашага алар гына йөриячәк дигән фикер белән килешеп булмый. Режиссер үзе болай ди: “Бу залда 160 тамашачы утыра. Димәк, алар бер үк спектакль барышында үзләренең ике күзе белән 160 төрле спектакль карый ала. Хак сүз. Кемгә ничек булгандыр, “Ричард IIIне караганда шәхсән мине каргыш эпизодлары тетрәндерде. Сәхнә уртасына микрофон тотып чыккан Аннаның каргышлары, чыннан да, күңелне өшетерлек иде...Нинди катлаулы тарихи әсәрне, дөнья классикасын режиссер гади кеше дә аңларлык рәвештә тәкъдим итә. Урта гасыр патшаларын татар җирлегенә төшерергә омтылмый да шикелле, чөнки күп мәгънәле костюм, вакыйгалар барышында фотоаппарат, микрофон, рупор һ.б. элементларны куллану классик әсәргә җанлылык өсти, ялыкмыйча вакыйгаларны күзәтергә мөмкинлек бирә. Галәмчәрәк эшләнгән сәхнә бизәлеше глобальлеккә, вакыйгаларның планетар масштабына ишарәли. Ягъни монда тасвирлана торган хәлләр җиһандагы теләсә кайсы илнең теләсә кайсы әһеле тормышында да килеп чыгарга ихтимал. 2 сәгать тә 20 минут барган спектакльдә туганлык, дуслык, мәхәббәт һәм хакимлеккә омтылу, тәхет бүлү сыйфатларының безнең көннәрдә дә актуаль булуын күрәбез.Илгизнең режиссер буларак эзләнүләре, материалны тирәнтен өйрәнүе ярылып ята. Спектакльнең теленә килгәндә дә, кимчелекләр сизелми. Катлаулы Шекспир телен татарчага яшь шагыйрә Резедә Гобәева тәрҗемә кылган. “Кайбер өлешләрен озаклап, тирәнтен эшләсәм дә, спектакль куелышы барышында тиз-тиз тәрҗемәләп куйган урыннар да булды, - ди ул.Сәхнә уртасына сузып салынган мәет татар сәхнәсе өчен ят һәм бераз натуралистик алым сымаграк. Бу беренче карашка шулай. Әмма режиссер әсәрнең үзе кебек кырыс адымны сайлаган. Үлем, мәет, үтерелгән кешенең башы ‐ болар барысы да тамашачыны ярсыта, нәфрәтләндерә, хәттә бераз өркетә дә.Спектакльнең икенче бүлегенә керешкәч, инде тынычланып каласың, каршыңда барган вакыйгаларны күзәтәсең һәм артистлар уйнавыннан ниндидер тәм ала башлыйсың. Мәет тә алай куркыныч түгел икән бит, дигән фикер йөгереп уза. Үлем, туу шикелле үк, бик табигый нәрсә дип кабул итә башлыйсың.Кәһарләнгән табигатьтән имгәтелгән,Шыксыз кисеп, өлгеләрсез тегелгән мин;Вакытыннан алда җиргә тибәрелгәнШундый бөкре, аксак, котсыз бәндә итеп,Кимсеткәндәй этләр кала хәтта өреп...Мәгънәсез һәм имин көннәр агышындаШыксызлыгым хакындагы җырлар җырлап,Шәүләмдәге зифалыгым күзәтүдәнКүңелемә башка хушлык таба алмыйм.Ярый, имин көннәр рәхәтенә алайСөенүдән сөйрәлүче булалмасам,Шат көннәргә нәфрәт уты кичерүчеЯвыз булып әверелергә ниятлим мин.Төп геройны - Ричард герцог Глостерны (соңрак Ричард IIIне) комсызлык һәм кансызлыкта гаепләү әдәби тәнкыйть һәм театр тәнкыйтенең бер стереотибы, калыплашкан фикере бугай. Ник дисәң, бу образны башкарган Искәндәр Хәйруллинның, гадәттәгечә, экспрессив уеныннан соң, Ричард патшага карата ...симпатия уяна. Актерның табигый мөлаемлеге нәтиҗәсеме бу? Әллә аның образ трактовкасындагы өстенлегеме? Станиславский мәктәбенең тантанасымы? Ничек кенә булмасын, Искәндәр-Ричардның ярсу хисләре әле мәхәббәткә сусаган ялагайлык, әле комсызлыкка ияргән явызлык белән алмашына. Актерның хисләр палитрасы кайнап тора...Маргарита Анжуйскаяны гәүдәләндерүче Илсөя Төхфәтуллинаны без әлегә кадәр татар хатыннарын оста уйный белүче актриса буларак кабул итсәк, хәзер Татарстанның атказанган артисты классик репертуарда да гаять табигый күренә. Хисләр чынлыгы да, культурасы да, ышандыру куәсе дә әлхәмделиллә!Сәхнәдә үтерүләр алгы планда һәм мул күрсәтелә дидек. Ә соңыннан, финал бөтенләй көтелмәгәнчә булды. Тамаша тәмамлангач, залдагы халыкны да ак җәймә белән каплап куялар. Режиссер мондый хәлләрнең һәркайсыбыз белән дә булырга мөмкинлегенә ишарә ясадымы? Әллә бөтен бер җәмгыятьнең “Ричард чирен йоктыруына төрттердеме соң? Без ‐ мәетләр? Әллә инде театраль шартлылыктан айнып, тәүбә итү, шөкер кылу, төзәлү өчен форсат барлыгына куанырга тиешбезме икән? Мөгаен, соңгысыдыр. Һәр җәмгыятьнең үз Ричарды була. Ә без, тамашачылар, гади кешеләр ничек яшик? Яманлыкка каршы торырдай нинди көчкә таяныйк? Сорау арты сорау. Хәер, Шекспир җәнапләре язган классик әсәр башка төрле була да алмыйдыр инде. Классиканың үлемсезлеге дә шунда - уйландыра алуында...Премьераны Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә 12, 13, 14, 28 октябрь көннәрендә карарга мөмкин.Якын арада сезне спектакльнең режиссеры белән әңгәмә дә көтә. Интертат.ру. Мөршидә Кыямова. 10 октябрь 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра