РусТатEng

Ринат Таҗетдинов: «Балаларны хатын үстерде»

Сәхнә кешесенең шәхси тормышы серле булырга тиеш. Россия һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов әнә шундый фикердә. «Якыннарымны пәрдә артындарак калдырырга тырышу – үз дөньямны сакларга омтылу», – ди ул. «ГМ» журналына әңгәмәгә исә яшьләр арасында гаиләнең бәһасе кимүгә борчылганга ризалашты. Үз мисалында тормыштагы кайбер проблемаларга мөнәсәбәтен белдерде.


Урам буйлап Рәйсә-чибәр килә…

«Сөйкемле сөягем булгандыр, кызлар игътибарына беркайчан да сусамадым», – дип елмаеп башлады сүзен Ринат абый. Әмма укыган вакытта да, эшләгәндә дә егетләр арасында иң кыюсызы ул була. Ә бәлки кызларны алдап йөртәсе килмәгәнгә шулай булгандыр ул. Матур гына йөрешеп китеп, суынган һәм кыз баланың күңелен рәнҗетүдән куркып озатып йөргән чаклары да юк түгел бит. Ә менә Мәскәү кызы Рәйсә беренче күрүдә үк уйларын бөтереп ала да гомер буена җитәрлек ярату, хөрмәт уята. Тәүге тапкыр Илһам Шакиров концертында күрешәләр алар. Рабит Батулла, Наил Дунай, Хәмзә Арсланов, Миргалим Харисов һәм Ринат абый – бөтенесе дә карлыгачлардай кап-кара костюмнан, кара галстуклардан үз урыннарына килеп утыралар. Илһам абыйның җырлавын, Айрат Арслановның Муса Җәлил шигырьләрен сөйләвен яратып тыңлый егетләр. Шунда уртадарак урыннардагы бик сөйкемле ике кызга күзләре төшә. «Хәмзә кызларның киемнәрен китереп бирде дә, егетләрнең барысын да үз артыннан ияртеп, мине кызлар белән берьялгызымны калдырып китеп барды, – дип хатирәләрен яңарта Ринат абый. – Рәйсәне тәүге озатуым шушы булды. Мәскәүдән укулар тәмамланырга нибары 1,5-2 ай вакыт калган иде. Рәйсәнең «минем кеше» булуын аңларга шушы вакыт җитте. Казанга мин аның вәгъдәсен алып кайтып киттем.

Сөбханаллаһ, шәхси тормышымда гомер бакый бар да әйбәт булды. Шул дөньямны саклау өченме икән инде, гаиләм турында бик сөйләп йөргәнем юк шул. Җүләр хатынын мактар дисәләр дә, хатыным Рәйсәне мактамый булдыра алмыйм. Үземне формада тотуымда, азмый-тузмый яшәвемдә, иҗат итүемдә аның катнашы зур. Күп мәхәббәт геройларын уйнадым, артымнан ияреп йөрүчеләр дә булды, әмма хатыным акыллы, сабыр – көнчелек хисенә бирешмәде». Сүзгә Рәйсә апа да кушыла: «Яшь чагыбызда эшемнән елатып та кайтаралар иде. Имеш, күрдеңме, ирең сәхнәдә нинди кызлар белән кочаклаша. Соңыннан андый чүп-чарны тыңламый да башладым. Чөнки Ринатка гаиләдән дә кадерле нәрсә юк икәнен, хыянәт итә алмавын аңладым. Һәр кеше өчен гаиләдә тынычлык булу мөһим. Сәхнә кешесе өчен бигрәк тә шулай».

Сәлимҗанов кешесе

Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлап Казанга кайткан бер төркем яшьләр Ширияздан Сарымсаковта, аннары Празат Исәнбәттә эшли башлый. Щепкинчылар кайт-кан чорда театрда яшьләр бик юк, шуңа күрә беренче көннәрдән үк сәхнә бөтереп ала аларны. Ринат Таҗетдиновның беренче роле – «Көзге ачы җилләрдә» (Аяз Гыйләҗев) спектаклендәге Хәнҗәр аеруча истә кала. Марсель Сәлимҗанов куйган күп спектакльләрдә катнаша артист. Һәр режиссер аны үзенчә ача, үз эзен калдыра. «Картлыгымда исә Сәлимҗанов премиясен, «Алтын битлек» кебек мәртәбәле бүләкләр алырга насыйп булды, – ди ул. – Мин аларның берсен дә сорап йөрмәдем. Хезмәтемне, театр тарихына керткән өлешемне шулай бәяләгәннәр икән, сөендем. Әмма сөенеч картларча тыйнак булды. «Алтын битлек» исә Мәскәү белән Санкт-Петербург арасында гына бүлешә торган премия. Ничек безгә бирелгәндер, дип аптырадым башта. Әмма шулай булырга тиеш ул. Милли театрларда да сәләтлеләр шактый, аларны да күрә белергә кирәк. Актерлыктан тыш, үзгәреш чорында – 90нчы елларда театр әһелләре берлеген дә җитәкләргә туры килде. Бөтен республикалар да шундый талантлы режиссерлары, драматурглары белән мактана алмый. Мондый күренеш бездә генә! Хөкүмәт театрга игътибарын киметмәсә, ул яшәячәк әле. Сәнгать акча эшләүгә кайтып калмаска тиеш. Татарстанда бу җәһәттән вәзгыять зарланырлык түгел».

Ринат абыйга еш кына: «Биографиясе Сәлимҗанов кешесе булганга бай», – дигәнне ишетергә туры килә. Ул моңа үпкәләми, киресенчә, горурлана гына. «Чыннан да шулай булды, – ди. – Ул эшләгән чорда халык театр-
га ташкын булып йөри иде. Тамашачы спектакльгә эләгүне зур бәхет санады. Сәлимҗанов, чыннан да, миннән киңкырлы актер ясады.

СССР дәүләт премиясен дә мин ул биргән роль өчен алдым. Әлеге олы бүләккә мине генә түгел, Марсель Сәлимҗановны, театрны тәкъдим иткәннәр иде бит. Комиссия килеп, берничә көн спектакль карады.
Т.Миңнуллинның «Моңлы бер җыр», «Монда тудык, монда үстек», Н.Островскийның «Бирнәсез кыз»ын күздән кичерде. Бу спектакльләр төрле фестивальләрдә катнашып, күп кенә бүләкләр алган иде. Халык та яратып йөрде».

Егет кешегә токмач кисү генә аз

Ринат абый тумышы белән Чүпрәле районының Кече Чынлы авылыннан. Ә бу яклардагы халык җир җимертеп эшләргә яратучан, әмма эшләрен беркайчан да зурайтып күрсәтә белмәсләр. Ринат абый бала чагын, әни бәхетенәме, балалары бәхетенәме – әтине сугыштан бронь белән алып калдырдылар, дип искә ала. «Әтине сугышка җибәрмәүләренең сәбәбе бик гади. Ул авылда беренче тракторчылардан иде. Ирләр сугышка алынгач, МТСтагы 80 трактор хуҗасыз кала. Әти сугышка чаклы ук анда инженер булып эшли иде. МТС бик зур, бөтен районның техникасы шунда. Шушы сиксән тракторга сиксән хатын-кыз-ны әзерләп укытырга, укыту-өйрәтү бер хәл, кояш чыкканчы торып шулчаклы техниканы әйләндереп кабызасы бар. Алар хатын-кызга бик буйсынмый. Шуннан үзе дә тракторына утырып кырга ашыга. Без әни белән әтигә ашарга илтә идек. Елның теләсә кайсы вакытында әти без торганчы өйдән чыгып китә, без йоклап киткәч кенә кайта иде. Шушыларны белә торып та, «Арифҗанның борыны мамыкта, безнең ирләрнең генә борыны борычта», – дип әйтә торганнар иде. Әти өйдә сирәк күренсә дә, әтиле булу барыбер бәхет иде».

Ринат абый балачагыннан тагын бер күренешне искә ала. Әтисе бимазаланып хат көтә аның. Ул хатлар килә тора, әтисен чыгырыннан чыгара тора. Ә бер төндә уянып киткән сабый әтисенең тәрәзәгә карап бөтен гәүдәсен калтыратып тыела алмыйча елавын күрә. Әнисе иңнәренә кулын салган да, дәшми генә басып тора. Шактый үскәч кенә ул әтисенең армиягә алуларын сорап хәрби комиссариатка хат язуын, һәрбер хатының кире кагылганын, әтисенең шуңа гарьләнеп елавын белә.

Гаиләдә алты бала үсә алар. Шуның нибары берсе генә кыз бала. Ул да 16 яшендә үк кияүгә чыгып күченеп киткәч, өйдәге бөтен эш малайлар өстендә кала. Әти кеше бик таләпчән: әниләренә булышу һәрвакыт беренче чиратта тора. Аннан соң – дәрес әзерләү, вакыт калса гына, үз җаеңны карау. «Әти миңа бер тапкыр гына кул күтәрде, – ди Ринат абый. – Әмма ул гомерлек сабак булды. Хикмәт шунда: энекәш әтигә безнең акчага кәрт сукканны «чаккан». Әти бу хәлне күтәрә алмады. Аның, минем белемсез калып нужа чигүем генә җитмәгән, син дә белемсез калырга телисеңме, дигән сүзләре әле дә колакта. Әлбәттә, колхозда иң абруйлы кеше – икътисадчы. Мине ул шул юнәлештә укытырга теләде».
Әнигә булышу дигәне токмач кисүдән башлап, ямау салу, чишмә суын алып кайту, өй, урам эшләренең һәммәсен дә башкару икән. Менә шуңа күрә Ринат абый, мин тормыш мәктәбен узган кеше, дип әйтергә ярата да инде.

«Оныкны татарча сөйләшергә өйрәтәм»

Әмма үз балаларын әти-әнисе кебек тәрбияләргә насыйп булмый шул. Кызлары үскәндә гел гастрольдә була. Беренче кызын да беренче мәртәбә өч айдан соң гына күрә. «Төп вакыт юлда узгач, сабыйларым ятсына, кем бу дип елап качалар иде башта… Балаларны хатыным тәрбияләде. Рәйсә аларга таләпчән булды, балаларым безгә күңелсезлекләр китермәде», – ди Ринат абый. Рәйсә апа, үз балалары өчен генә түгел, гомумән, заман яшьләре өчен борчылуын яшерми: «Безнең йортыбызга музыка училищесы терәлеп үк тора диярлек. Һәр көнне бик ямьсез бер күренеш күзәтәм. Егетләрдән бигрәк, кызлар минут саен тәмәке төтәтергә чыга. Уку йорты җитәкчелегенә дә берничә тапкыр кереп әйткән булды. Кызганыч, мәктәпләрдә дә шул ук хәл. Тәрбия бик гади нәрсә бит ул: өйдә ничек яшисең, үзеңне гаиләдә ничек куясың, гаугалы (тормыш булгач, алар да була) хәлләрне ничек хәл итәсең – шуннан чыгып өйдәге тәртип, бер-береңә караш балаларга да йога…

Гөлинә Гыймадова. 15.04.2016 ел.

Төп текст: http://magarif-uku.ru/rinat-tajetdinov-balalarny-khatyn-ust/

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра