РусТатEng

Ришат Әхмәдуллин: «Мәйсәрәгә чынлап гашыйк булам төсле»

Төп текст: Ришат Әхмәдуллин, Камал театры артисты булуы белән бергә, Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеге студенты да. Без аның белән консерваториядә еш очрашабыз. Ачык йөзле, әдәпле, аралашучан бу егет белән, әлбәттә инде, театр, музыка сәнгате, татар дөньясындагы яңалыклар турында сөйләшәбез. Шундый сөйләшүләрнең берсендә аның үз иҗаты турында да сүз алып барырга булдык. ‐ Ришат, Камал театрының талантлы яшь­ләреннән берсе буларак, сәнгать сөючеләр үзеңә зур өмет баглый. Син кечкенәдән үк артист булырга хыялландыңмы? ‐ Җиде яшемнән балалар иҗаты үзәгендәге «Елмай ансамбленә йөрдем. Берсендә әнием, укытучыма килеп: «Бу баладан нәрсә булса да чыгармы икән соң? Әллә ни җырлый да белми, ишетү сәләте дә юк кебек, ‐ дигәч, укытучымның: «Һәрбер кешегә дә ниндидер талант салынган. Аны нибары вакытында ача белергә генә кирәк, ‐ дигәне хәтердә калган. Бу сүзләрне ишеткәч, өметләнеп, музыка мәктәбенә баян классына язылдым, әмма А.Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгенең театр бүлегенә йөри башлагач, киләчәктә файдасы күбрәк булсын өчен, вокал бүлегенә күчтем. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, театр көллиятенә кердем, И.Хәйруллин классында укып чыктым. Бүгенге көндә Г.Камал исемендәге театрда эшләвем белән горурланам. Театр дөньясында эшләүнең үз авырлыклары булса да, хезмәтемә җанымны биреп, аннан ләззәт алып яшим. ‐ Әле күптән түгел генә синең катнашыңда К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл спектаклен карадык. Бу әсәрдә данлыклы баш рольне ‐ Булатны уйнау мөмкинлеге теләсә кемгә эләкми. Мондый бәхеттән башың әйләнеп китмәдеме? ‐ Булат ролен беренче тапкыр 2011 елның 19 ноябрендә башкарган идем. Бу чыгышым минем өчен онытылмас вакыйгага әйләнде. «Зәңгәр шәл спектаклыенең премьерасы барган көннәр. Тамашачы залында бер буш урын юк. Көтмәгәндә, баш рольне уйнаучы Ирек Кашапов авырып китте, дигән хәбәр таралды. Спектакль башланырга нибары өч сәгать калганда, Булат ролен миңа уйнарга туры киләчәген әйттеләр. Сәхнә артында ашыга-пошыга сүзләремне, җыр текстларын өйрәндем. Әле, җитмәсә, Ирекнең киемнәре дә миңа туры килми, читекләре кыса, өстемдәге күлмәк-ыштаным җилферди. Тик сәхнәгә чыгу белән, барлык уңайсызлыклар онытылды, аның сихри көче шундадыр инде. Юньләп репетиция дә ясамаган килеш, Булат ролен уңышлы гына башкарып чыктым. Бу хәлдән соң үз көчемә ышанычым артты. ‐ Татар сәхнәсендә Булат ‐ иң атаклы рольләрнең берсе. 1926 елда сәхнәгә куелган бу әсәрдәге әлеге рольдә иң беренче булып аның авторы Кәрим Тинчурин үзе, соңыннан төрле елларда танылган артистларыбыз Азат Аббасов, Наил Әюпов, Әсхәт Хисмәтов, Рамил Төхвәтуллин уйнаган. Бу образны тудыруда бигрәк тә кайсы артистның уенына таяндың, кемнең уйнавы сиңа күбрәк ошады? ‐ Баштарак Булатны уйнау авыр булды, әлбәттә. Каушый, бу рольдә үземне кыенрак хис итә идем. Уйнаган саен, рольгә үземнән өлеш кертергә, Булатны төрле яктан халыкка җиткерергә тырышам. Булат ролен ихлас күңелдән уйнагангамы, Мәйсәрәгә дә чынлап та гашыйк булам төсле. Бүгенге көндә дә Булат образын камилләштерү эше дәвам ителә. Танылган артистларыбызга килгәндә, аларның һәрберсе дә үзенчәлекле шәхес. Ләкин мин Рамил Төхвәтуллинның гына уйнавын күрдем. Аны әле хәзер дә Булат кебек кабул итәм. Мөмкинлек булса, мин башка Булатлар уйнаган язмаларны да рәхәтләнеп карар идем. ‐ Хәзер сине дә «Булатлар исемлегенә кертеп була. Театр тарихына иң яшь Булат булып кереп калдың! «Зәңгәр шәл ‐ музыкаль спектакль, татарның бөек композиторы Салих Сәйдәшев иҗатының искиткеч үрнәкләреннән берсе. Булат образы, билгеле булганча, актерлык талантын гына түгел, ә вокаль яктан да осталыкны таләп итә торган роль. Белгәнемчә, син, опера җырчысы А.Аббасовтан кала, махсус музыка белеме алган икенче башкаручы. Бу сиңа беркадәр җаваплылык та өстидер. ‐ Гомумән алганда, актер бик күп һөнәрләрне яхшы үзләштерергә, бииме ул, җырлыймы, әллә пластика белән шөгыльләнәме ‐ барысын да югары дәрәҗәдә башкарырга тиеш. Камал театры артистлары да тукталып тормый, һәрчак алга бара, җыр-бию сәнгатендә кайнап яши. Ә шәхсән җырга килсәк, көллияттә укыганда да, театрда эшләгәндә дә актерлар вокал дәресләрен ала. Ләкин драма артисты, барыбер, чын профессиональ җырчы кебек җырлый алмый. Ул сәхнәгә үзенең тавыш мөмкинлекләрен күрсәтергә чыкмый. Аның беренче максаты ‐ җырның мәгънәсен тулысынча халыкка җиткерү, тормышны тасвирлау. Җырны пышылдап кына, ләкин чын күңелдән башкарып була.Язмышым мине театр белән бәйләгәч, беренче чиратта үземне актер буларак хис итәм, әлбәттә. Рухым музыкаль яктан да үсеш таләп иткәч, консерваториягә керергә уйладым. Кайберәүләрнең: «Камал театрында җырлый белгән артистлар юк, ‐ дип әйтүләре күңелне рәнҗетә иде. Җыр сәнгате белән ныклабрак танышырга теләвемнең төп сәбәбе, бәлки, шундадыр. «Театрыбызда профессиональ җырчылар юк, ‐ дип әйтеп булмый инде хәзер (елмая). ‐ Җыр сәнгате серлә­рен сиңа кем өйрәтә? ‐ Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов классында белем алам. Ул бик таләпчән укытучы. Үзем дә таләпчәнлекне яраткач, укытучым белән уртак телне тиз таптык. ‐ «Талантлы кеше бар яктан да талантлы, ‐ ди халык. Син шулай ук опера сәнгатендә дә үзеңне сынап карадың, Е.Анисимованың «Ночь перед Рождеством опера-колядкасында баш рольләрнең берсен башкардың ‐ Чуб образын ачтың. Бу синең классик пландагы беренче ролең булдымы? ‐ Опера жанрында әле беренче чыгышым гына булса да, ул миңа зур тәҗрибә бирде. Операның театр сәнгатеннән авыррак икәнен аңладым. Җырчылар җырлыйлар, актерлар уйныйлар гына, ә опера үзендә икесен дә берләштерә. Шуңа да, аны сыйфатлы итеп башкарыр өчен, төпле музыкаль белем кирәк. ‐ Шуңа бәйле рәвештә, тагын бер соравым туа. Бу ике өлкә бер-берсенә комачауламыймы? ‐ Юк, киресенчә, актер һәм җырчы һөнәрләре бер-берсенә ярдәм генә итәләр. Бүгенге көндә ике өлкәдә тәҗрибәм булса да, киләчәгемне театрдан башка күз алдына китерә алмыйм. ‐ Кызганыч ки, бүгенге көндә сәнгать белән бәйле юнәлешләр артык күп акча китерми... ‐ Артистлар акча өчен эшләми. Спектакль барышында сине күзәткән меңләгән күзләр, соңыннан эшеңә бәя биргән кул чабулар, ул вакытта кичергән хисләр чиксез дәрт бирә. Акча артыннан чапкан кешеләр сәнгать өлкәсендә эшли алмый. Мин сәхнәсез яши алмыйм. Театрга кергән саен, җаныма якын булган сәхнәне сыпырып китәм... ‐ Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигърият кичәсендә син, күңелгә үтеп керерлек итеп, Тукайның берничә шигырен сөйләден. Үзең дә, миңа калса, тышкы кыяфәтең, йөз сызыкларың белән бөек шагыйребезне хәтерләтәсең кебек. ‐ Мин шигърияткә кечкенәдән үк гашыйк. Шигырьләр сөйләргә бик яратам һәм бу өлкәдә үземне ача алуыма мин чиксез бәхетле. Шигырь укыганда, шагыйрьнең нәрсә әйтергә теләгәнен бирә, шул ук вакытта үзеңнән дә өлеш кертә алсаң, сөйләвең игътибарны җәлеп итәчәк. Г.Тукай белән беррәттән,А.Алиш, М.Җәлил, Х.Туфан, Һ.Такташ, Р.Вәлиев, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт, Р.Мөхәммәтшин иҗатларын яратам. ‐ Һәрбер иҗат кешесенә бирелә торган сорау: нинди яңа рольләрдә уйнар идең? Хыялларың нинди? ‐ Минем бер хыялым бар. Ул ‐ Т.Гыйззәтнең С.Сәйдәшев белән берлектә язган «Наемщик әсәрендә Батырҗанны уйнау. Ул образ буларак та бик кызыклы, драматургиясе дә көчле, музыкаль яктан да яңгырашлы әсәр. Миңа, Аллага шөкер, җырлы рольләр туры килеп тора. «Кечтекле уенда ‐ Шамил, «Искән җилләрдә ‐ Рамай, «Әрем исендә ‐ Сәяр, «Зәңгәр шәлдә ‐ Булат... Шәһри Казан. Алия Мортазина. 13 май 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра