РусТатEng

Сәхнәнең тузаны да шифалы

Төп текст:hp://www.vaaa.u/idex.php?pg=880 Халыкара театр көнендә Галиәсгар Камал исемендәге академия театрында “Тантана премиясен тапшыру матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге бүләкне гамәлгә керткәнгә биш ел тулган икән инде. Тантана, гадәттәгечә, академик рухта, зәвыклы, шул ук вакытта төртмәле дә үтте. Актерлар үз бәй­рәмнәрендә шаян рухта күңелдәгесен әйтеп калырга тырыштылар. Дания Нуруллина икеләтә бүләккә лаек булды Хәер, артистларның гына түгел, театр сөючеләрнең дә бәйрәме бу. Әнә шуңа күрә залда республика театрлары вәкилләре дә, сәнгать әһелләре дә, гади тамашачы да бар иде. Алар барысы да тантана башланганчы ук премия күләме бе­лән кызыксындылар. Алып баручылар Искәндәр Хәй­руллин һәм Рамил Вәҗиев чараның беренче минутларында ук бу сорауга ачык­лык кертте. Инфляция кү­ләмен исәпкә алып һәм кризисны күз уңында тотып, пре­мия күләме нәкъ былтыргыча 50 мең сум икән. Хәер, кәҗәсе тү­гел, мәзәге дигәннәр бит. Бер­нигә дә карамастан, кө­рәш шактый кызу барды. Алучылар сәх­нәгә кош тоткандай очып менсә, калучы­ларның үп­кәсе сизелмичә калмады. Хәтта кайберәүлә­ренә махсус призлар эләксә дә.Әдәбият елы булганлыктан, “Тантана конвертларын язучы, шагыйрәләр ачты. Шагыйрә Йолдыз Миң­нул­лина, мәсәлән, дебют номи­нациясендә җиңүче Венера Протасова (опера һәм балет театры солисты) белән Али­нә Мөдәррисо­ваны (Әлмәт театры артисты) котлады. Чарада иң яхшы курчак театры актеры (Татьяна Салихова, Чаллы), икенче пландагы ир-ат ролен иң оста башкаручы (Марат Хәбибуллин, Әтнә), икен­че пландагы хатын-кыз ролен оста башкаручы (Галина Юрченко, ТЮЗ) ачыкланды. Ә “Намус һәм тугрылык номинациясендә Александр Купцов (ТЮЗ) билге­ләп үтел­де. Станиславский әйтүенчә, кечкенә рольләр юк, кечкенә актерлар гына бар. Эпизодик рольне иң оста башкаручыларны барлаганда, алып баручылар олуг остазның әнә шул фикерен искә төшерде. Бу номинациядә Ленар Миң­немуллин (Минзәлә театры) җиңде.Хатын-кыз ролен иң ос­та башкаручы дип Г.Камал театры артисты Дания Нуруллина исемен атагач (Ф.Бү­ләковның “Сөясеңме, сөй­мисеңме... спектак­лен­дәге Карчык образы өчен), зал аягүрә басып алкышлады. Бу ‐ икеләтә тантана, бе­рен­чедән, бүләккә лаек булдыгыз, икенчедән, зал Сезне бу бүләккә лаек дип тапты, диде алып баручылар. Ир-ат ролен иң оста башкаручы дип исә Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов табылды.Конверт ачарга менүче әдипләрдән Ркаил Зәйдулла сәхнәнең тузаны да шифалы дип расларга тырышты. Моны дәлилләү өчен, ул булган хәлне мәзәккә әйләндереп сөй­ләде. Берзаман Ирек Баһ­манов Камал театрының элеккеге җитәкчесе Шамил Закиров бүлмәсенә ешлаган икән. Шамил абый бер түз­гән, ике, ә өченче юлы: “Ирек абый, нишләп йөри­сең һәр көнне, рольләрең дә юк бит бу арада? ‐ дип сорарга мәҗбүр булган. Ирек абый исә, сәхнә исен иснәргә киләм, дип җавап биргән. Шуннан Шамил Закиров, кул­тыклап, сәхнә артына алып барган: “Менә монда сула, монда аның иң шифалысы, ‐ дигән. Ркаил Зәй­дул­ла, шуннан соң Ирек Баһ­ма­новның рольләре арт­кан­дыр дип әйтә алмыйм, әмма гомере озынайды, дип бетерде. Сәла­мәтлектән дә зуррак нәрсә юк шул бу дөньяда. Быел арабыздан вакытсыз кит­кән сәхнә әһелләрен искә алганда, тамашачы ирексез­дән шулай уйлады. Габдел­фәрт Шәрәфиев, Әнисә Та­һирова, башкаларны да матур сүзләр белән искә алдылар.Шагыйрь Равил Фәйзул­лин, тантана ‐ бик зур сүз, диде һәм юктан гына тантана итеп булмавын искәртте. Шагыйрь фикеренчә, без­нең җирлек тә, нигез дә бар. “Ел вакыйгасы итеп “Кара пулат риваять-операсы һәм “Хуҗа Насретдин (Н.Исән­бәт һәм С.Ваннус әсәр­ләре буенча) спек­такльләре аталгач, моңа инандык.“Тантанада җырчы Салават Фәтхетдиновның игелекле эшен дә белдек. Бак­саң, ул Шамил Закиров исе­мендәге премия булдырган икән. Аны инде өченче мәртәбә театрга тугрылык­лы затларга тапшыралар. Быел бу премиягә режиссер ярдәмчесе Фәридә Хафизова лаек булды. Ул сәхнәгә гомеренең 45 елын багышлаган икән. Тыйнак ханым премияне: “Бүләк алу күңелле, аңа лаек булу авыр. Чөнки лаеклар бик күп. Мине шул кешеләр ара­­сыннан сайлагансыз икән, бик зур рәхмәт, ‐ дигән сүзләр белән кабул итеп алды. Театр үссен, тамашачы аңа йөрсен өчен, илдә тынычлык булу кирәк, тикмәгә генә, ачның күзе ‐ икмәктә, тукның күзе ‐ хик­мәттә, дип әйтмиләр бит инде дип, Фәридә ханым ил-көнгә тынычлык теләде.Ә менә “Хуҗа Насретдин спектаклендәге Җи­һан­гир хан роле өчен Татарстан Президентының мә­дәниятне саклау һәм үс­терү фондыннан махсус бү­ләккә лаек булган Илдар Хәйруллин жюридан тагын бер-ике ел китми торуларын үтенде. Баксаң, “Тан­танада алдан хатыны Алсу Гайнуллина, аннан улы Ис­кәндәр билгеләп үтелгән, быел үзе лаек дип табылган икән. Оныкларым үсеп җи­тә, шуңа әйтүем, дип йом­гак­лады ул сүзен. Артист һәм остазның канә­гать­сез­лек белдерүе идеме бу, рәхмәт әйтүеме ‐ кем ничек аңлады инде. Шулай да, аңламассың бу артистларны... Ватаным Татарстан. Гөлинә Гыймадова. 31.03.2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра