РусТатEng

САРЫ РОЗАЛАР АНЫ ХӘТЕРЛӘТӘ

Төп текст:hp://www.madaizhomga.u//compoe/k2/iem/1569-sayi-ozala-ayi-h%D3%99el%D3%99%D3%99.hml Кашлары кыйгач кына...Әйтер сүзләр искә төшәОзатып куйгач кына...Күзләре кара булган...Синең белән узган араИң матур ара булган...(Шамил Зиннурович яраткан«Юксыну дигән җырдан)***‐ Яраткан ел фасылыгыз?‐ Табигать һәрчак матур, хикмәт ‐ кешенең күңел халәтендә...‐ Яраткан язучыгыз?‐ Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Чыңгыз Айтматов, классигыбыз Кәрим Тинчурин. ‐ Сез яраткан сәхнә жанры?‐ Күбрәк җитди әсәрләр.‐ Сез сары розалар яратасыз, аларда бит сагыш төсе?‐ Юк, алар кояшлы, якты гөлләр...‐ Рәсми җитәкче, театр директоры сәхнә йолдызлары кебек үк популяр була аламы? Хәер, монысына җавапны үзем бирәм: ала! Моның мисалы, үрнәге ‐ Сез, Шамил Зиннурович.(2005 елгы әңгәмәдән)***...Ярый әле, бу сүзләр озатканчы әйтеп калынган.Без, камаллылар гына түгел, бөтен татар халкы горурланырлык шәхес иде ул ‐ исән чагында да, хәзер дә... АНЫ белгән, аралашкан кешегә, гомумән, татар дөньясына ‐ Шамил Закировның чын милләтпәрвәрлеге күптән мәгълүм иде. Финляндия, Төркия, Кытай, Әзәрбайҗан, Латвия, Казахстан,Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребездән, Мәскәү, Дагыстан, Башкортостаннан, башка шәһәр театрларыннан, Татарстан Президентыннан, министрлыклардан, күренекле шәхесләрдән кайгы уртаклашып театрга килгән йөзләгән хат-хәбәрләр моны тагын исбатлады. 28 февральдә кадерле кешебезне соңгы юлга озатканда Г.Камал театрының эче-тышы халык белән шыгрым тулы иде... Иң бөек иҗади шәхесләр, «йолдызлар белән хушлашканда гына була торган күренеш... Ул талантлы шәхес иде шул, һәр эшенә рәсми яктан гына түгел, иҗади ноктадан да карый белгән сирәк, зирәк оештыручы-җитәкчеләрдән. Миһербанлы, булдыклы, тыйнак, эшлекле, зур белемле, хисле, үз эшен бөтен барлыгы белән яратучы, тирәнтен белүче, кеше хәлен аңлаучы, кичерә белүче, таләпчән, алдан күрүчән, киң масштабта фикер йөртүче, чын абруйлы һ.б., һ.б. Бу вазифада мондый холык-табигатькә ия булганнар исемлеген дәвам итим дисәң, уйланырга туры килер...Бәхетне ‐ халкың өчен яшәү, кешеләр өчен кирәк булу, аларны шатландыра алу, аларга ярдәм күрсәтү, кешеләрнең сине яратуы, сиңа омтылуы дип аңлаган игелекле зат иде Шамил Закиров һәм ул нәкъ шуның белән бәхетле булды. Бетмәс-төкәнмәс идеяләр белән янарга, шуларны башкарырга каян көч алгандыр ул... Өйрәнеп буламы болай яшәргә? Әллә ул ана сөте белән генә керәме?***‐ Әйдәгез, әти-әниегез, балачак белән бәйле иң тәүге хатирәләрегезне искә төшерик әле. Нинди иде кечкенә Шамил?‐ Без биш бала идек. Репрессияләнгән бер туганыбызның ятим калган улы Юлдаш та, гаиләнең алтынчы баласы булып, безнең белән үсте. Мин - әти бик көтеп алган малай булганмын. Ул үзе агроном да, бригадир да булып эшләде. Таләпчән дә, йомшак күңелле дә иде. Балачакның иң татлы мизгелләре минем өчен ялгыз калып, тәэсирләнеп китап уку һәм көн буе сөйләп торган радиодан татарча спектакльләр тыңлау иде. Шул чактан ук мәшһүр артистлар Камская, Әбҗәлилов, Минкина һәм башкаларның тавышын танып үстем. Бик хыялый иде кечкенә Шамил. Бик иртә китаплар дөньясына «чумуымны әти хуплады гына. Укымышлы кеше бик абруйлы санала иде без үскәндә. Гомумән, гаиләдә без барыбыз да яхшы укыдык. (Әйе, алар бишесе дә югары белемле: апалары ‐ укытучы, мәдәният хезмәткәре, сеңлесе ‐ табибә, энесе Ринат ‐ тарих фәннәре докторы, «Казан милли-мәдәни үзәге директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, танылган шәхес. - Л.Ш.) Китапханәдәге барлык китапларны да укып чыктым. «Совет әдәбияты журналлары минем «университетларым булды. Авылыбыз үзешчәннәренең (Чистай районы, Нарат-Елга авылы) «Галиябану, «Зәңгәр шәл, «Язылмаган законнарны куйганнарын хәтерлим. Йотылып, хәтта күз яшьләре белән спектакль карый идем. 9‐10 яшьтән каникул вакытларында Казанда укыган апам янына барып, Камал театры спектакльләренә йөрдем. Театр белән гомерлек «авыру шулай башланды. Мәктәптә кичәләр, концертлар, Яңа ел бәйрәме үткәрүләр, стена газетасына мәкаләләр, шигырьләр язу, рәсемен дә ясау ‐ болар барысы да минем җилкәдә иде һәм аларны яратып, җаваплылык белән башкардым. Әнә шулай кереп киттем мин мәдәният дөньясына.(Әңгәмәдән)***Авылда урта мәктәпне беренче булып алтын медаль белән тәмамлаучы Шамил Закиров була. Аның әле студент чагында ук бер спектакль хакында язган мәкаләсен укыганым бар. Чын профессионал, тәҗрибәле театр белгече дәрәҗәсендә фикерләп, анализ ясый белүе шаккатырды. Ул менә дигән әдәбият белгече, тәнкыйтьче дә була алыр иде. Шигъриятне дә нечкә аңлаучы, русча да мөкәммәл яза, сөйли...Шамилне мин 16 яшьтән беләм. Ул, Казан химия-технология институты студенты, безнең белән бергә театр училищесына да укырга керде һәм бер ел берьюлы ике җирдә укып йөрде. Театрда сәхнә эшчесе дә булды. Һәр спектакльне яттан белә иде бугай. Беренче көннән ул тәрбияле, итагатьле, җитез, пөхтә, тәртип сөюче, үзен жәлләмәүче яхшы дус булып күңелгә кереп калды һәм аны еллар үзгәртмәде. Татар сәнгатен яратучы, киң карашлы, башлы, үз янына туплый белүче бу егетне укытучыбыз Марсель Сәлимҗанов та шул чактан белде, аннан соң да аның эшчәнлеген күздән ычкындырмаган күрәсең, 1985 елда ул аны театрга директор итеп чакырды. Шулай итеп, кызыл диплом белән институт тәмамлаган, аннан соң Ленинград мәдәният институтында аспирантурада укыган, Казан мәдәният институтында укыткан доцент, соңрак КАМАЗдагы «Энергетик мәдәният сараеның директоры һәм Чаллы шәһәр советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Шамил Закиров Г.Камал театрында үзенең төп миссиясен тапты. 27 ел бергә эшләгән вакыт, аның белән бергә үткән ара, җырдагыча ‐ иң матур ара булган. Бер идеаллар белән ялкынланып, канатланып эшләдек без, шөкер! Андый җитәкче белән узган хезмәт юлы ‐ зур бәхет. Театрдагы беренче зур, игелекле эшебез ‐ бер ай эчендә Бөек Җиңүнең 40 еллыгына аңа кадәр булмаган Хәтер тактасы урнаштыру иде. Көне-төне архивлар актарып, сугышта һәлак булган театр хезмәткәрләре исемлеген булдырып, ниһаять, бу изге эшне башкардык. Аннан инде тагын да колачлы эшләр ‐ театрның яңа бинасын төзеп җиткерү, 80 еллык театр юбилеен шунда каршылау!.. Ә бит үзгәртеп кору дигән иң катлаулы еллар иде ул.***‐ Баш режиссер белән уртак тел табып, озак, нәтиҗәле, уңышлы эшләү ‐ ул, театр дөньясында сирәк хәл. Даһи Сәлимҗанов белән Сез 20 елга якын килешеп эшләдегез. Моның сере бармы?‐ Театрсыз яши алмавыбыздыр. Ул минем идеяләрне күп вакыт күтәреп алды, бергә тормышка ашырдык. Ул ‐ остазым. Аңа рәхмәтем чиксез. Үз урынына лаеклы шәкерт әзерләп китүе өчен дә. Без Фәрит Бикчәнтәев белән дә бер юлда, бер юнәлештә.‐ Күренекле кинорежиссер Анджей Вайданың «Мин кешеләрне яратырга дигән максат куйдым. Бу ‐ авыр, җайсыз, үзең белән көрәшергә дә кирәк, моңа көч кирәк, дигән сүзләре бар. Сезгә дә авырмы? Кеше- ләрне ярату табигатьтән бирелгәнме Сезгә? Әллә директор вазифасымы ул?‐ Әйе, бу кайчак миңа да җиңел түгел. Компромисска да барасың, вакыты белән кискен чаралар күрү дә кирәк булып чыга. Әмма болар кешене тәрбияләү максатында, талантны саклап калу ниятеннән эшләнә. Һаман әтинең сүзләре истә: «Кешеләрне кичерә белергә кирәк, ‐ ди торган иде ул. Мин кичерәм. Талантлар бик сирәк туа. Алар бик кыйммәт һәм алар бик төрле. Һәрберсенең үз холкы. Әмма алар үзебезнеке. Аларны сакларга, якларга кирәк ‐ чөнки алар милләткә, сәнгатькә, театрга кирәк. Һәм монда мин инде шәхси тойгыларым турында уйламыйм. Ярдәм итәм, тырышам. Мин театр өчен, театр белән яшим бит. Бу ‐ минем бәхетем, тормышым.***Әйе, Шамил Закировның һәр гамәлендә директор кәнәфиен түгел, ә театрны, анда эшләүчеләрне, талантларны ихлас яратуы ярылып ята, ә ул кәнәфине сәнгать аша милләтләр, илләр арасында дуслык ныгытуга файдаланды. Шул аны алыштыргысыз итте, шуның белән көчле булды, шуңа үзен дә чиксез ихтирам иттеләр. Кайда да аның сүзе үтә иде, аның белән исәпләшәләр иде (әйтик, Казан урамнарына исемнәр куйганда). Хәер, аның таләпчән, катгыйлыгыннан шүрләү дә бар иде бездә, чөнки ул үзе кебек үк эшкә җаның-тәнең белән бирелүне теләде, шуны таләп итә белде. Без дә аның кебек вакытны санамыйча, кирәк икән ялсыз, ярты тәүлек буе театрдан чыкмый хезмәт итәргә өйрәндек. Теләмәгәннәр, булдыра алмаганнар иләнә торды. Театр ‐ фидакарьләр өчен. Ул гаять сизгер күңелле психолог та иде. Гадәттә, ягымлы, җылы карашлы зәңгәр күзләре кирәк чакта шундый тирән, сынап сиңа текәлә, күңелеңдәгене укый,үтәли күрә ‐ аннан берни яшерә алмыйсың. Шамилебез ‐ һәрберебезнең таянычы, коллективтагы 300ләп кешенең проблемасын белүче иде. Шатлыгын да уртаклаша, кайгы-борчуларны бергә күтәрә, авырлыкларны үз җилкәсенә ала, авыруларны терелтә. Өлкәннәребезнең «ул барында үлеп калсак иде, дигән кара юморында да тирән мәгънә ята...Камал театры әхлак ягыннан үрнәк булырлык коллектив, шөкер. Иманлы, динле, ураза тота, намаз укый торган артистлар да байтак. Кем белә, Шамил Зиннурович җыйган һәм башта театрда торган гаҗәеп Коръән күргәзмәсе дә изге нурларын иңдергәндер әллә! Кырыкка якын телдәге меңнәрчә Коръән һәм дини экспонатларны директорыбыз Кол Шәриф мәчете ачылуга бүләк итте. Бу да киң кырлы кызыклы шәхеснең тагын бер рухи сыйфаты... Рамазан аенда театрда җылы сулы комганнар белән тәһарәтләнү, кирәксә авыз ачу мөмкинлекләрен дә оештырды ул. Күзләргә яшь килгән иде ул чакта... Үзе дә соңгы елларда ураза тота, шуңа аеруча күтәренке кәеф белән йөри, театрда үз исәбеннән авыз ачу мәҗлесе уздыра иде.* * *‐ Туган нигезне, әти-әнине сагыну Сезнең дә үзәкне өзәме?‐ Әнине үз кулларым белән гүргә иңдердем. Бик авыр кичердем бу югалтуны. Әмма шуннан бирле зират минем өчен күңелгә шом сала торган җир түгел, изге, якты, якын урын. Театр белән татар зиратына барып йөрү, артистларыбызның каберләрен карап, чистартып тору да шуннан башланды бугай һәм миңа бу җиңеллек китерә. Үлем дә куркытмый.* * *Театрда сезон ачылганда һәм ябылганда барлык артистларның һәм студентларның арабыздан киткәннәрне зиярәт кылып кайтуы инде ничә еллар безнең тәрбияви, матур йолабызга әйләнде. Бу изгелекнең башында да ‐ УЛ! Үзәк парк эчендә, инде ишелү куркынычы янаган текә яр янындагы туганнар каберлегенә җирләнгән Г.Камал, Һ.Такташ каберләрен күчерү буенча да кайгыртуны башлаган иде...АНЫҢ кул астында татар театры беренче кат чит илдә ‐ Финляндия, Төркия, Германия, Англия, Колумбия тамашачылары алдында чыгыш ясады. Театр директорына бу заманда бина тоту, спектакль чыгару, гастрольләргә, фестивальләргә бару, үзебездә дә фестиваль, конкурслар оештыру һ.б. проблемалар өчен финанс табу мәшәкате генә дә ни тора?! Төрки халыкларның «Нәүрүз театр фестивален Казанда үткәрүләр дә аның идеясе белән тормышка ашты. Ә ул бит әле милләтне дә кайгыртты. Идел буендагы Кызыл Байрак авылында бөек композитор Салих Сәйдәшев иҗат иткән гүзәл урында истәлек ташы куйдырып, җәй саен анда классик җыр, музыка бәйрәме ясау, Тукаебыз туган көнне Камал театры каршында зурлап 5-6 сәгатьлек Туган тел бәйрәме уздыру һәм бөек язучы Г.Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә (Чистай районы) «Исхакый укулары дигән әдәбият-сәнгать бәйрәме оештыру... Бу эш-гамәлләрдә Шамил Зиннуровичның өлеше һәм театрның хезмәте чиксез. Татар халкының рухиятен баету, үзаңын үстерү, ныгыту өчен башлап җибәрде ул аларны. Киләчәкне кайгыртып...Изге гамәлләр күп... һәм аның тарафыннан алар мәкальдәге кебек «Изгелек кыл да суга сал дигән риясыз җиңеллек белән эшләнде. Гаять тыйнак, юмарт, кешелекле, уңайсызлана, кызара белүче, күңеле нечкәреп хисләнсә ‐ күз яшеннән дә оялмаган ихлас улы иде ул татарның. Бер хезмәтенә дә әҗерен сорамас һәм алмас...Һәр халыкның шундый уллары бардыр. Алар милләт вөҗданын, милләт намусын саклый. Алар сирәк. «Алар кирәкме соң бу заманда? дигән сорауга җавап бер ‐ кирәк. Акча, байлык дип котырган кешеләргә ‐ гыйбрәт өчен, милләт дип сөйләп тә үзе өчен генә яшәгән икейөзлеләргә ‐ үрнәк өчен, рәхәттән тиреләре калынайган әфәнделәргә ‐ «мондый кешеләр дә бар икән бит дип, бер сискәнер өчен... Кирәк алар һәм бар алар, шөкер ‐ җанын фида кылучы Шамилләр!Директор кабинетында иртәнге сигездә кабынган ут төнге унберенчеләрдә генә сүнә иде... Һәркемне каршылаучы да, озатучы да иде ул. Бу утның януы күңелгә тынычлык һәм көч бирә иде. Ул янганда Шамил Закировның бүлмә ишеге дә, күңеле дә һәркем өчен ачык ‐ кабул итү сәгатьләре язылмаган иде......Төрле идеяләр юлда туа, дигәне бар иде Шамил Зиннуровичның, шуңа, ахры, озын юллар яратты ул...Гомер юлы гына кыскарак булды... Үзе шигъри романтик күңелле, үзе төпле практик акыллы җитәкчебез турындагы язмамны ул чакта Фатих Әмирханның Гаяз Исхакый турында әйткән сүзләре белән тәмамлаган идем ‐ «сүнә белми торган ялкын ул...P.S. 23 февральдә, бәйрәм көне белән котлап, мин Шамил Зиннуровичка сары розалар бәйләме бүләк иттем. Ул ихлас күңелдән шатланып (кешенең күңелен күрер өчендер дә бәлки),«Каян алдың мондый матур розаларны? ‐ дип кочаклап алды. (Чыннан да, ниндидер нәфис сырлы ефәктәй розалар иде)... Соңгы күрешү дә, хушлашу да шул булган икән... Өч көннән шундый ук сары розаларны мин аның буш кабинетына керттем... Ай буе ул бүлмәне яңадан-яңа розалар бизәргә тырышты ‐ юкка...Сары розалар һаман Аны хәтерләтер инде... Хәер, алар гынамыни... Мәдәни җомга. Луара Шакирҗан. 13.03.2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра