РусТатEng

Сикәлтәле сәхнә юллары

Ринат Таҗетдиновның тормыш һәм театр мәктәпләре
Кереш сүз алдыннан
Аның актерлык хезмәте хакында фәнни-популяр роман язып була. Ошбу шәхеснең үзе турында, ягъни, чын кеше, шәп егет булуына соклана-соклана, шулай ук бер әдәби-документаль роман иҗат итәрлек. Димәк, актер һәм шәхес буларак, роман-дилогиягә торырлык Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновның шәхси һәм сәхнә тормышы. Мин, инде ничәмә-ничә еллар күңел түрендә аның затлылыгына, аның сәхнә осталыгына булган хисләрне саклап яши торгач, балачактан бирле эчке халәтемнең иң моңлы кылларын рәхәт тибрәткән искиткеч тәмле хисләремне, ниһаять, бер тәртипкә салып, гадәти язмага керешергә уйлаган идем. Каләм капылт туктап калды, мин кинәт уйга калдым: озын сәхнә юлын узган һәм, күз тимәсен, әле дә егетләр кебек йөргән Ринат Таҗетдинов хакында язуга караганда, иң яхшысы үзенә сүз биреп, янә замандашлары «сүзенә колак салу» мантыйклырак кебек иде. Зур тормыш һәм сәхнә мәктәбен узган бу олуг актерның «мәктәп сабаклары» укучы өчен тәэсирлерәк булыр. 
 
Аның хакында укыган, ишеткәннәремне, үзе белән аралашканда җанда кузгала торган кичерешләрне, каләмемә ышанып, ак кәгазь битләренә төшерә алсам, яшүсмер малай чакта радиодан ул уйнаган спектакльне тыңлаганда, «киң җилкәле» шкаф кадәрле иске «Рекорд 112» радиоалгычын кочаклап, шул чакта алган рәхәтлек тойгыларын үзем өчен тагын бер мәртәбә күңел хәтерендә яңарта алсам иде, ярабби дип, могҗиза көткәндәй, ак кәгазьгә төбәлдем; каләм белән кәгазь сынатмаслар, Аллаһы боерса! Ринат Таҗетдинов узган тормыш һәм театр мәктәпләре беркемне дә битараф калдырмастыр, шәт… Бүген без еллар колачы һәм хәтернең күз карашы аша шуларны барлап, әлеге мәктәпләрнең «партасы артында» утырырбыз. Күңелендә генә түгел, йөзендә дә иман нуры булган олуг шәхес хакында «каләм сүзе» әйтү барыбер рәхәт икән… 
 
Лирик чигенешле кереш сүз
Иман нуры?! Моның ни икәнлеген берәү дә төгәл аңлатып бирә алмаса да, ләкин һәркем аның нәрсә икәнлеген шундук төшенә. Зәйни Солтанов, Фуат Халитовлардан соң Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров , Хәлим Җәләлов, Наил Әюпов, Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Илдар Хәйруллин, Әсхәт Хисмәтовләр һәм башка бик күп ир-егет актерлар белән татар театры сәхнәсендә иман нурын яшәтә алган гаҗәеп талантлы буын вәкиле Ринат Таҗетдинов. Мин моның шулай икәнлеген хәзер беләм. Ә теге чакта, якшәмбе көннәрдә, Татарстан радиосыннан ул катнашкан спектакльләрне тыңлаганда, ни була торган иде соң әле?! Радиоалгыч янына ук килеп, идәнгә сузылып ятып… Иптәшләр белән рәхәтләнеп урамда трай тибәсе урында!
 
«Гүзәлем Әсәл» спектакле булды шикелле ул. Яшүсмернең әле «җон үсәргә өлгермәгән» йөрәген Наилә Гәрәеваның серле-сихерле нәзакәтле тавышы, Ринат Таҗетдиновның затлы тембры ничек әсәрләндергәнен бүген дә онытасым юк! Моны күргән яшьтәшләрем мине тилегә саныйлар иде. Өлкәннәр миңа шикләнеп, кызганып карый, бу малайны тикшертәсе юкмы икән, янәсе. Ул чакта миннән көлгән яшьтәшләремнең күбесе юк инде, исән булганнарының да театрга йөреп, Ринат Таҗетдиновның уйнавыннан ләззәтләнүләрен тәмләп сөйләгәннәрен хәтерләмим. Шушы ике олуг актер – Наилә Гәрәева белән Ринат Таҗетдинов – минем балачак дөньясының алсу ялкынлы учагына театр уты салдылар. Һай син, театр сәнгатенең бөек көче! Мин синең алдыңда башымны иям! Талантлы актерларыңа каләм белән ак кәгазьдә генә булса да һәйкәл куясым килә! 
 
Мәхәббәтле кереш сүз
Кара туфраклы Чүпрәле төбәге. Чынлы яклары. Монысы балачак хатирәләре түгел инде, болары студент чакта Чынлы (Ярамай) кызларына гашыйк булган яшүсмер хатирәләре. Таҗук малае – Ринат Таҗетдинов туып үскән Кече Чынлы белән мин студент вакытта төзелештә катнашкан Зур Чынлы – 
Ярамай арасы – күз карашлык ара. Өстәвенә шуннан ерак түгел Шәйморза утлары балкый. Шуннан бераз арырак иксез-чиксез үзәннәр, Би үзәннәре… Бу яктагы халык үзләренең авылларын Париждан да өстенрәк күрә! Бу якта туып үскән егет-кызларның «парижлары», үзләре читкә киткәч тә төшләренә кереп йөдәтә. Бу якларда җырлый белмәгән кеше юк.
 
Җырлыйлар, мәхәббәт турында сөйләшәләр, гашыйк булалар, тагын җырлыйлар… Мәхәббәтле як, нурлы төбәк. Нәкъ менә шушында беренче тормыш мәктәбен уза таҗуклар малае. 
 
Бөкре мәхдүм гыйшкы
1970 нче еллар. Миңа ун яшьләр чамасы. Безнең «киң җилкәле» шкаф кадәрле иске «рекорд» һаман сөйли. Кайсы ел икәнлеген тәгаен хәтерләмим, радиодан мин беренче тапкыр «Сүнгән йолдызлар» спектаклен ишеттем. Флера Хәмитованың искиткеч тавышы... Малай-шалай да гына түгел, ир-егетләрнең дә хуш-акылын ала торган. Мәхдүмнең Сәрвәргә мәхәббәт аңлатулары! Ул вакытта болар уен дип кабул ителмәгән бит инде! Ринат Таҗетдинов мин яшүсмергә мәхәббәтнең ни икәнлеген аңлатты – радио аша!
 
Мәхдүмнең бөкре икәнлеген мин беренче мәртәбә сәхнәдә студент чакта күрдем һәм шундый да ярату була икән дип, бәлки, яратсаң, шулай яратырга кирәк дип уйлаганмындыр. Надир образы Ринат Таҗетдиновның сәхнәдәге гаҗәеп уңышы булды! Баш геройлар түгел, нәкъ менә шул бөкре күбрәк истә калган «Сүнгән йолдызлар»дан…
 
«…Ә менә 1971 елны инде ул (Марсель Сәлимҗанов –автор искәрмәсе) миңа кабат үз кулы белән «Сүнгән йолдызлар»дагы бөкре Надир мәхдүмне бирде. Пьеса, анысын әйтү кирәк, артистларда «их, эшләсәң икән шуны» дигән зур теләкләр уятмады. Тарихтан да белә идек, «Сүнгән йолдызлар» рәтле сәхнә тормышы күрмәгән. Марсель белән эшләү мөмкинлеге генә күңелне күтәреп торды. Әмма Марсель Хәкимович минем Надир мәхдүмне сатира эченә кертә башлагач, мин каушабрак калдым. Үзе спектакльне сугышка каршы зур фаҗига итеп куймакчы, ә үзе фаҗига – трагедияне тотып торучы өч геройның берсен ниндидер сатирик буяулар белән генә буяп тамашачылар мыскыл итеп көлеп утырырлык итәргә тели. Инде унеллык сәхнә тәҗрибәм бар. Дистәләгән рольләр уйнаганда артист уңышының режиссер әйткәнне генә башкаруда түгеллегенә дә яхшы ук төшендем. Режиссер һәм артист соавторлар булганда гына спектакль нәтиҗәле чыга. Моны «Яшь йөрәкләр», «Гүзәлем Әсәл», «Кол Гали» Һәм башка спектакльләрдәге эшләрем аша сынап инандым. Марсель Хәкимович: «Надир мәхдүм атасының байлыгы белән, авылда тоткан дәрәҗәсе белән масая, шуның данына таянып, яшьләргә хуҗа булырга тырыша», – дигәч, мин карышырга булдым. «Комедиядә генә геройдан көләргә була. Чөнки комедия герое гына үзен әллә кемгә куя. Бу юнәлеш белән барсак, фаҗига героен җиргә төшерәбез. Спектакльнең мөмкинлеген чиклибез. Ил өстенә килгән сугыш, халык фаҗигасен нибары авыл кысаларында гына калдырабыз. Надир үзенең Сәрвәргә тиң түгеллеген белә, әмма күкрәгенә салынган чиксез дәрте, саф мәхәббәте аңардан көчлерәк. Ул туктаусыз шуның белән тартыша, әмма үзенең йөрәк ярсуын җиңә генә алмый. Шул мәхәббәте хакына үзен корбан итә». Марсель Хәкимович бик ышанмыйча гына: «Карыйк соң, шулай эшлә, берәр нәрсә чыгара алсаң, шулай калдырырбыз…» – диде. Флера да мине аңлап эш итте. Без бергә күп нәрсәгә ирештек. Залның тоташ елап утыруы хәтердә. Сәрвәр, гомумән, Флераның искиткеч зур уңышы. Онытып булмый торган образы. Аңардан соң татар тамашачысы байтак Сәрвәрләрне күрде, күрә тора, әмма берсенең дә әлегә Флерадан өстен чыга алганы юк.
 
«Сүнгән йолдызлар» куелганда, Флера белән Наил Әюповның мактаулы исемнәре дә юк иде. Алты елдан соң исемле булдылар. Театрда мин эшләгән чорда иң озын гомерле спектакль, дөресрәге, иң күп уйналган спектакль – «Сүнгән йолдызлар»! 500 тапкыр барды дигән афишасы чыккач та без әле аны кимендә 150 тапкыр уйнадык.»
 
Ринат Таҗетдиновның тормышында чираттагы иң якты йолдыз кабынган чорлар бу; сәхнә мәктәбенең «ачык дәресе»! «Бөкре мәхдүм мәхәббәт»е исә театрның «алтын сандыгы»нда саклана… 
 
«Иң яхшы спектакль»
«…Фәрит режиссурасына кереп китүем… «Кара чикмән»нән башланды. Инде менә күпме вакытлар үтсә дә, «Кара чикмән»дәге уртак эшебезгә тамашачы һәм тәнкыйтьчеләр күзлегеннән карап чын канәгатьләнү хисе кичерәм. Искерми. Ничаклы аншлаг алды, ничаклы яшьләрне ияләштерде инде ул театрга. Шулай итеп, Марсель әзерли башлаган әсәр, Фәрит Бикчәнтәев кулына күчеп, сәхнә тормышына тиенде. Татар театрының соңгы еллардагы иң зур җиңүләрен яулашучы спектакль дә шул булды. Төрле фестивальләрдә миңа да күптөрле бүләкләр эләкте. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендәге җитди бүләкне дә тапшырдылар. Ә инде Россия күләмендә уздырылган «Россиянең музыкаль йөрәге» фестивалендә катнашуыбыз татар театрына феноменаль уңыш китерде. Без берьюлы өч төп номинациядә җиңдек. 2007 елның 2 нче мартында театрыбыз директоры Шамил Закиров, «Гөлҗамал» премьерасын карарга килгән тамашачылар алдына чыгып: «Кадерле тамашачылар! «Кара чикмән» спектакле «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссура», «Иң яхшы ир-ат роле» кебек төп номинацияләрнең һәркайсында да җиңеп чыкты!» – дигәч, халык, дәррәү аякка басып, театрыбызны алкышлады.
 
…Фәритнең уникаль талантын милләт өчен саклап калуда Президентыбыз (Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев – автор искәрмәсе) бик зур роль уйнады, дияр идем. Минтимер Шәриповичның зур акыл иясе булуына элек тә шикләнми идек, безнең белән булган очрак моны тагын бер тапкыр раслады. Ә бит аның бу мәсьәләдә үзе башлап йөрүе шаккаткыч хәл. Милләт язмышында театрның үзгә урыны булуын таный, димәк. Ә Фәрит Бикчәнтәевнең тамыры тирәндә. Ул шушы театрда шытып чыккан. Бер яктан, Марсель Сәлимҗанов шәкерте. Икенче яктан, атасы Рәфкать Бикчәнтәевнең гаҗәеп геннарын йөртүче. Әнисе – Наилә Гәрәева – безнең күренекле артисткабыз. Хатыны Люция Хәмитова шулай ук театр артисткасы. Өстәвенә, Фәритнең иҗат егәре гел үсештә чагы».
 
Бәхеткә, сәхнә мәктәпләре кыңгыраулы һәм җиңүләрдән торган. 
Фәрит Бикчәнтәевнең куен дәфтәреннән: «…Волонте дибез, Америка артистлары Роберт де Ниролар, Аль Пачинолар дип авыз суы корытабыз, ә бит Ринат абый алардан бер ягы белән дә аерылмый. Без «о» да «а» килеп тәмам мөкиббән киткән әлеге артистлар бедән алыштырырга теләмәс идем мин аны. Ринат абый үзе, җитмәсә, гел формада. Тартмый, эчми, һәрвакыт зарядкалар ясап тора. Репетицияләргә зур әзерлек белән килә. Алехандро ни өчен Ринат абыйга шаккатты. Уйнавына түгел, нәкъ менә шул әзерлекле булуы өчен. Режиссер бит беренче чиратта результатка карамый. Эшкә ни дәрәҗәдә әзерлекле килүе кадерле аның өчен. Репетициядә ничаклы көч куя артис».
 
Шәүкәт Биктимеровның истәлек дәфтәреннән: «…Ринатлар буыны тирәсендә өйрәткән булып әвәрә килеп йөрсәм дә, үзем күбрәккә өйрәндем ахры. Кеше гомере кыска. Буыннар тиз алмашына. Вакытында эш күрсәтеп өлгермәсәң, сәхнә өчен һәрвакыт кирәк булу серенә төшенмәсәң, ягъни үткән белән киләчәкне тоташтырып торган иң мөһим нәрсәләрне үзләштереп калмасаң, бик тиз ташлавычка чыгуың да мөмкин». Лирны (Король Лир – автор искәрмәсе) Таҗига бирү дөрес булды. Ни әйтсәң дә, ул бит трагик пландагы артист. Отеллодан бер күренеш уйнаган иде Ринат. Әлеге шул Щепкин училищесында карадым. Ух, малай, нинди шәп Отелло иде Таҗи. Ул тавыш, ул темперамент, интеллект, ничаклы эчке көч! Акырмый-бакырмый… фикерне кайнатып чыгара. Аркамнан шыбырдап тир ага башлады хәтта. Таҗи теләсә нинди рольне дә уйный торган артист. Ходай Тәгалә аңа барысын да өеп биргән. Шәхес буларак та искиткеч бит ул. Аның белән бергә уйнавы – җан рәхәте». 

Төп текст: http://sahne.ru/item/1314-sik-lt-le-s-khn-yullary

"Сәхнә". Зиннур Хөснияр. 09.12.2016 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра