РусТатEng

СИНЕҢ ЭЗЛӘР

Актрисаның юбилей кичәсендә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәхнәдән торып: “Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының драма артисты Исәнгулова Гөлсем Сабир кызын “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены белән бүләкләргә, ‐ дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указын игълан иткәч тә, аның исе китмәгән кебек тоелды. Ул инде үзен зурайтып та, кечерәйтеп тә булмасын белә. Ләкин вакыт-вакыт хисләр бездән алдарак йөгерә шул. Бу юлы да... Гөлсем ханымны якыннан яхшы белгән кеше буларак, әйтә алам: бу орден аңа бик тә кирәк иде. Мин үз-үземне белештермәстән, сикереп тордым да кул чаба башладым. Урыным да бик яхшы җирдә иде. Партерга авылдан махсус килгән танышларымны утырттым да, үзем икенче каттагы беренче урынга менеп урнаштым. Ул, баксаң, Камал театрындагы иң яхшы урын икән. Сәхнә дә якын, тамаша залы да уч төбендәге кебек. Менә тамашачылар да сикереп торып, озаклап, тәмле итеп кул чабарга кереште. Ә актрисаның күзләрендә әллә яшьлек чаткылары, әллә бәхет яшьләре җемелдәде. Гөлсем елады, дисәм, ышанмагыз, елатырсың Гөлсемне. Шулай да бу юлы күз яшьләре җемелдәп китте. Кайсысы өчендер, чамалап өлгермәдем, кайсысы өчен булса да, һәр икесе шатлык яшьләренә лаек гамәл.Сәхнәдәге һәр мизгелне күңелемә беркетеп барырмын, дип уйлаган идем, күрми дә калганмын, серле моң, гүзәл музыка тарала башлагач кына уянып киткәндәй булдым. Инде еллар узган, хатирәләрне комнар күмгән, ә мин әле бүгенгедәй хәтерлим: шагыйрь бу иҗат җимешен аңа багышлаган иде. Бәлки, башкагадыр. Ул аның өенә бәйрәм котлавы булып килеп керде. Бер көн иртә түгел, бер көн соң түгел. Нәкъ менә яшь композиторның аңа багышлап үлемсез җыр язасы килгән көнне килде. Аның, ахрысы, күңелендә көй әзер иде. Соң, шулай булмаса, бер мизгелдә, пианино янына бер утыруда шундый җыр языла димени?“Синең эзләр. Ренат Еникиев көе, Роберт Әхмәтҗан шигыре. Инде бит язылганына да тиздән, бик тиздән ярты гасыр була торгандыр. 30-40 ел бар да бар инде. Башкаручыларын күр әле, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов. Ул да әле һаман яшь, матур, зифа икән. Тавышы да моңлы килеш саклана, нәкъ “Синең эзләрне беренче мәртәбә җырлагандагы кебек. Һәр икесе - үзе дә, пианиночы Маргарита Коварская да ап-ак костюмнан. Еш кына музыкантлар кара чалбардан чыгарга ярата. Гөлсем үзе әйткәндер әле: “Бүген минем бәйрәмем, ‐ дигәндер. Ничек дисә дә, зәвекъле татар тамашачысы Маргарита уйнаган көйләрне, романсларны ярата. Чөнки ул татар музыкасын яратып, хөрмәт итеп, җиренә җиткереп, җаннарга үткәзеп башкара.Берәр сүз әйтә башласаң, бәгъзеләр халык исеменнән сөйләргә тотына, имеш, халыкка тегесе, бусы ошый. Халык зәвегенә җиңел генә бәя биреп булмый. Еллар үткән, комнар күмгән, тамашачы нурда, моңда коена. Бер күзем - сәхнәдә, икенчесе - залда. Нинди матур, затлы тамашачы җыелган. Хәер, тамашачының ниндилеген сәхнәдән күрсәтелгән тамаша билгели. Әгәр татар җыры тыңларга каешланып беткән чалбар кигән, букчасына аракы, кабымлык кыстырган тамашачы килгән икән, кемгә кирәк соң алар? Юк, сүз ирләр түгел, татар хатыннары турында бара.Ул көнне Гөлсем ханымның тамашачысы да, сәхнәсе дә бик зәвекъле иде. Ничек зәвекъле булмасын инде, Илһам Шакиров кадәр Илһам Шакиров Гөлсем Исәнгулованы котларга үзе килгән ич. Ул хәзер андый кичәләргә йөрми, дигән булганнар иде. Ничек йөрмәсен инде, монда бит әле кеше белмәгән, күңел төпкелегендә генә сер итеп сакланган шәхси хөрмәт бар. Илһам аганың үзе әйткәндәй, “җеннәр яратышуы бар. Җенең яратмаса, берни эшли алмыйсың, бармыйсың да, җырламыйсың да. Бу урында «җен сүзенә аңлатма бирәсе килә дә, хәлдән килми. Күңел сизгерлеге яки калебтер инде ул. Һәрхәлдә, югары, күзгә күренмәс, тел белән әйтеп биреп булмый торган халәттер. Бу ике шәхес, талант ияләре, бер-берсен сүзсез аңлый. Илһам ага, нәрсәне җырлыйм, дип сорамады, Гөлсем дә таләпләр куймады. Нәрсәне җырласа да, зур бүләк. Ә ул килде дә “Өммегөлсемне җырлады, матур итеп сүз әйтте, батыраеп китеп, кочаклап та алды. Илһам Шакиров - Гөлсем Исәнгулованың замандашы, дусты. Әле бит яшьләр дә бар. Гөлсем ханымның бәйрәм сәхнәсендә, әлбәттә инде, Филүс Каһировны да күрәсе килә иде. “Өметләнмә, ‐ диделәр аңа, ‐ аның мондый кичәләрдә бер җыр башкаруы 300 мең тора. Гөлсем ул акчаны каян алсын соң? Ә инде андый акчасы булса, ул ике дә уйлап тормас, бирер иде. Ничек инде шундый җырчының бер җыры 10 мең доллар гына тормасын? Әнә Мәскәүдән чакырылган җырчыларның бер чыгышы 100әр мең доллар тора, диләр. Хәер, алар Гөлсем сәхнәсенә бушлай да кирәкми. Филүс Каһиров кирәк, аны Гөлсемнең җене яратты, сәхнәдә Филүс күренгән чакларда, аңа чәчәкләр бирү бәхетенә дә иреште. Филүс Каһиров та Гөлсем апасы кичәсенә берсүзсез килде. Бүләк итеп җыр һәм чәчәкләр китерде, нур өстенә нур сипте. Башкортстанда туып-үскән сәнгатькярләребезнең без татарстанлылар үрнәк алырлык яклары бик күп. Филүс тә, Гөлсем ханым да, театрның балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова да Башкортстаннан. Гөлсем ханым аның башкорт биюен юбилее саен ялынып сорады, үтенде, ялварды. Ул исә, әле костюмым ямьсез, диде, әле, мин инде картайдым, диде. Гел сәбәп тапты. Югыйсә, үзе Гөлсем ханым өчен утка-суга керергә әзер, ялындыра торган кеше түгел. Һәм менә еллар үткәч, ниһаять, Сәлимә дә тәвәккәлләде. Андагы матурлык, андагы хәрәкәтләр, андагы зифа буй, серле сыгылмалылык, затлы костюм, килешле башлык! Тырышып сүзләр эзләп утырам, юкса, биючене тасвирлап була димени инде. Аны күрергә кирәк. Мин Сәлимәгә карамыйм да, аның биюен Гөлсемдә күрәм. Ул исә менә-менә Сәлимәгә кушылып китәр сыман, җаны-тәне хәрәкәттә, йөрәге дә тәнен калдырып күкләргә ашар кебек.Чү, тагын Гөлсем ханымның күзләрендә җемелдәп киткән бәллүрне күрәм. Бусы нәрсә инде, сезнең кайсыгызның бию караганда елаган тамашачыны күргәне бар. Юк, Гөлсем елап утырган, дип уйласагыз, ялгышасыз. Ялтырап киткән энҗе бөртекләре, бәлки, уйналмый калган рольләредер. Бик күп булды шул алар. Бәлки, чыннан да, шулай кирәктер дә. “60-70 роль башкардым, - диючеләр бар инде ул барын. Бүген шуларның 6-7сен хәтерләүчеләр бармы соң? Ә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова һәр ролен, һәр героинясын үлемсез итте. “Тартюфта - Эльмира, “Миркәй белән Айсылуда - Айсылу, “Кол Галидә - Энҗебикә, “Хуҗа Насретдиндә - Зөбәрҗәт, “Хуш, Назлыгөлдә - Назлыгөл, “Ташкыннарда - Зәмзәмбану, “Кичер мине, әнкәйдә - Миңзифа - алар бүгенгедәй күз алдында. Гөлсем Сабир кызы катнашкан спектакльләр һәрвакыт озын гомерле булды. Сабакташы Рабит Батулла әсәре буенча куелган “Кичер мине, әнкәй спектакле исә 500дән күбрәк уйналды. Бәйрәм кичәсендә Гөлсем ханым үзенең бик аз сандагы иң хөрмәтле дусларының берсе - Равил Шәрәфи белән шул драмадан өзек уйнап күрсәтте. Берсе - гомер буена гашыйк ир, икенчесе - мин ямьсез дип гомер иткән хатын. Күрегез әле сез бу щепкинчыларны, 8 нче дистәне ваклап киләләр, үзләре 40-45 яшьлек кешеләрне уйный. Эчке матурлыклары, рухи байлыклары тышка бәреп чыга, нур булып сәхнәне тутыра. Аларга сокланмый, аларны яратмый мөмкин түгел. Ник бу спектакльне туктатканнардыр, миңа калса, ул бүген дә гөрләп барыр иде әле.Миңа инде күптән Гөлсем ханымны Башкортстаннан котларга килгән коллегалары белән таныштырырга кирәк булгандыр. Чөнки СССРның халык артисты Гөлли Мөбарәкова үзе килгән. Юлдашлары да - Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Хәмит Ярулла, Башкортстанның халык артисты, курайчы Азат (гафу үтенәм, фамилиясен белә алмадым, бәлки, сәхнәдә шулай исем белән генә йөридер. Матур бит - Курайчы Азат). Килеш-килбәтләре дә, әйткән сүзләре дә, дәрәҗәле исемнәре дә Гөлсем зәвегендә.Г.Камал театрында, татар сәнгатендә Гөлсем Исәнгулованың үз урыны, үз дәрәҗәсе бар. Һәрвакыт шулай булды. Щепкинчы сабакташлар гомер буе бер-берсеннән аерылгысыз, бербөтен булып яшәгән икән, әлбәттә инде, үзләренчә әйтсәк, бусы “старосталарының эше. Сафлар сирәгәя башлады, китәләр: Фирдәвес Әхтәмова, Туфан Миңнуллин... Искә төшкәндә үзәкләр өзелә. Вафаты алдыннан Туфан Абдулла улы Башкортстанда Гөлсемнең авылында булган. Аның туган-үскән җирләрен күрергә барган. Ә бит актрисаның туган авылын үзенең дә күргәне юк диярлек. Балалар йорты баласы ул.Ә егетләр котларга бишәү чыкты: Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Рабит Батулла. Кичәгә үзе дә яңа гына шушы ук сәхнәдә 70 яшьлеген бәйрәм иткән Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов хастаханәдән качып чыгып килеп, югары пафос белән Гөлсемгә багышланган шигырьләр укыды. Афәрин, егетләр!Мин бу гаҗәеп матур, җылы, затлы кичә турында язарга уйламаган идем. Лентага төшергәннәрдер, күбәйтербез дә, дусларга, туганнарга таратырбыз, дип уйлаган идем. Төшермәүләрен белгәч, йөрәгем сыкрап: “Никтер безнең бәхет шундый инде, ‐ дип куйдым. Ничек әзер әйберне бушлай төшермәскә инде? Шунда, Гөлсем ханым орден алып кайткан көнне ак кәгазьгә төшерергә кирәк әле, дидем дә, илһам килгәнне көтә башладым. Бик озак көттермәде. Чөнки мондый кичәне оештырган Татар дәүләт академия театрына, аның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә, тырышып йөргән директор Илфир Якуповка рәхмәт әйтәсем килде. Ни дисәң дә, Гөлсем Сабир кызының театрдан киткәненә 12 ел булган. Гөлсем ханым - ул бик тә катлаулы шәхес. Фәрит Рәфкат улы үз чыгышында: “Мин Гөлсем ападан курка идем, ‐ диде. Мин әле дә куркам. 1-2 мәртәбә өйгә килгән иде, әллә нинди хаталарымны тапты, төзәтергә тотынды. Шырпы сызма, диде, 2-3 төрле зажигалка китерде. Савыт-сабаны химия белән юма, коры горчица оны ал, диде. Табаны да юарга ярамый, аз гына җылытырга да кәгазь салфет белән сөртергә кирәк икән.Менә бу кичәне оештырган, сценариен язган, сәхнәләштергән, инде күптән халыкның яраткан артистларына әверелгән, Радик Бариев белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиевкә дә бер дә җиңел булмагандыр, Гөлсем апалары ачуларын бер генә китермәгәндер. Аларны да алҗыткандыр ул. Холык-фигыле шундый, чөнки гадел, тәртип, чисталык ярата, туры сүзле, таләпчән, үзенә дә, башкаларга да.Орденны алып кайткач та, Гөлсем ханым безгә керде. Ул шулкадәр сөенгән иде. Мин хәтта гаҗәпләнеп тә куйдым. Сере тирәндәрәк икән. Актрисаның Мәскәүдә яшәүче бердәнбер бертуган абыйсы бар, бәйрәменә дә килгән иде. Хәрби кеше ул, гомер бакый сеңлесенең сабакташлары белән аралашып, барысын да күреп-белеп, театр белән яшәгән. Абыйсы - Гөлсем ханымның әтисе дә, әнисе дә. Бервакыт ул аңардан:- Сеңлем, ник син шундый? ‐ дигән.- Нинди?- Нәҗибә кебек тә, Фирдәвес кебек тә, башкалар кебек тә түгел? ‐ дигән.Шул сүзләрне ишеткәч, бигрәкләр дә авыр булды, диде Гөлсем ханым.Ә инде бу юлы Казаннан киткәндә Зөбәер Сабир улы, сеңлесен кочаклап:- Рәхмәт, сеңлем, мин инде үлсәм дә үкенмим, - дигән.Юк әле, ашыкма, абый. Киләсе җәйгә сеңлең әле синең 80 яшьлегеңә орденын да күрсәтергә алып барачак. “Абыем, минем орденымда синең дә өлешең бар, - диячәк.Бүген әле ул юлда. Кичә генә Рабит Батулла белән Әлмәттә үзләренең шәкертләре уйнаган яңа спектакльне карап кайтканнар иде. Бүген инде Наил Дунай белән Чабаксарга бер актрисаны туган көне белән котларга киттеләр. Гел шулай юлда булсыннар, без исә күңелләребездә булган якты хисләребезне, рәхмәтебезне аларга җиткерергә соңармыйк. Мәдәни җомга.Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ. 19 гыйнвар 2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра