РусТатEng

Спектакльгә җан өрүче

Төп текст:hp://sahe.u//compoe/k2/iem/976-spekaklg%D3%99-%D2%97a-%D3%A9%D2%AFche Татар театры һәм музыка аерылгысыз. Беренче спектакльләребез дә җырлы, музыкалы булып барлыкка килгән. Тамашачы бүген дә «Зәңгәр шәлдәге Булат, Мәйсәрә җырларын, качкыннарның биюен яратып тыңлый һәм карый.Ә инде театр бинасына керүгә музыка тавышы ишетелсә, күңелне икеләтә зур шатлык, күтәренкелек биләп ала. Тукаебызның :«…Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? ‐ Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!… ‐ шигъри сүзләре хәтердә яңара. Г.Камал театрында спектакль алдыннан музыкалар уйнау матур гадәткә әйләнеп бара. Квартет янында тукталып тыңлау үзе бер ләззәт. Тормыш мәшәкатьләрен оныттырып көй артыннан көй агыла. Спектакль башланганчы син инде вак-төяк ыгы-зыгылардан арынган буласың, күңелең сафланып кала. Җыеп кына әйткәндә, музыка ‐ татар театрының җаны ул. Спектакльгә җан өрүче әнә шундый музыкантларның берсе ‐Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров ‐ Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында менә инде 50 еллап эшли. Башта студент чакта чакыру буенча килеп билгеле бер спектакльләрдә музыка уйнап китә. Ул чакта «Зәңгәр шәлдә уйнаган өчен 5 сум, «Хуҗа Насретдинда 3 сум түләгәннәр. Консерваториядәге 21 сум стипендия янына театр-да ай дәвамында җыелган 30-35 сум акча бик ярап куя. Ул чакта әти-әнисе ерак Нәмәнгән шәһәрендә яши. Егеткә ярдәм итәргә кеше юк. Хәер, юк дию дә бик үк дөрес түгел. Консерваторияне тәмамлагач, аның ректоры Нәҗип Җиһанов талантлы яшь егет Фуатны укытырга калдыра һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының оркестрына урнаштыра. Алар егетнең әтисе ‐ татарның беренче виолончелисты Хәмит Әбүбәкеров белән бергә Мәскәүдә укып, бер казанда кайнап яшәгән. Ә татарның талантлы уллары бер-бер артлы репрессия корбаннары булла башлагач, композитор Исмай Шәмсетдинов: «Син детдом баласы, телең озын, ярамаганны әйтеп харап булырсың, ‐ дип Хәмитне кисәтеп куя. Менә шулай итеп хатыны Хәлимә белән Хәмит абый ерак Нәмәнгәнгә китеп бара. Хәер, эш сөючән, мәгърифәтле татар кая барса да югалмый. Хәмит абый гаиләсен дә мәхәлләдә бик хөрмәт иткәннәр. Әйтергә кирәк, Хәмит Әбүбәкеров 6 баласын да музыкант итә. 2 ир бала скрипкада, кызлар фортепианода уйнарга өйрәнә. «Берегез булса да Казанга кайтыгыз, дип ата кеше балаларына васыять әйтеп калдыра. Кайта алар, алтысы да Казанга кайтып төпләнә. Әмма Казан дигәндә Хәмит абый татар мохитен, татар сәнгать-мәдәниятын күз алдында тоткандыр. Татар сәнгатенә хезмәт итегез, дигән сүзләр булгандыр аның тел төбендә. Кыскасы, Фуат Әбүбәкеров әтисен дөрес аңлый. Шулай бервакыт М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сезон ачалар, «Җәлил операсын куялар. Композитор Нәҗип Җиһанов репетициядә тыңлап утыра. Нишләптер, «кыллы музыка уен коралларың начар ишетелә, кая мин тәкъдим иткән татар малае, дип скрипкачы Фуат Әбүбәкеров турында кызыксына композитор. «Нәҗип Гаязович, күптән «Ла Скала-Камалда бит инде ул, дигән җавапны ишеткәч, бик ачуы килә. «Ничек бер тәлинкәдән ашап, берсе рояль астында, берсе рояль өстендә төннәр кунып музыка серләренә төшенгән сабакташыңның улы, сүзне тыңламыйча, опера һәм балет оркестрыннан табан ялтыратырга батырчылык иткән! ‐ дип кыза Җиһанов. Бөек скрипкачы ясарга җыенган иде бит ул аңардан! Хәер, вулканнар ата да, тынычлана. Вакыт узгач, Җиһанов та ачуыннан кайтып төшә. Егетне дә аңлап була. Аның инде үз гаиләсе бар. Гаиләнең исә баш өстендә түбәсе булуы кирәк. Ә Рәшидә Җиһаншина: «Г.Камал театрына эшкә килсәң фатир бирәбез, ‐ дип чакырып тора. Шул вакыттан бирле 155 спектакльгә музыка, 60 лап сәхнә әсәренә бизәлеш иҗат ителгән. Ф.Әбүбәкеровнең «Мине танырсыңмы? (Т.Миңнуллин сүзләре), «Зәңгәр кыңгыраулар (Әхсән Баян сүзләре), «Ап-ак ромашкалар ‐ мәхәббәтем (Аманулла сүзләре) һ.б. матур җырларын бүген дә кайтып-кайтып тыңлыйлар. «Пьесаны кулга алуга, беренче чиратта, җырлар бармы - юкмы, дип ахырга кадәр актарып чыгам, чөнки җыр актерга рольне ачарга өстәмә этәргеч бирә. Ә комедияләргә килгәндә, җырсыз нинди комедия булсын?! ‐ диде Фуат Әбүбәкеров.Кайчак композиторлар театр җитәкчелегенә, безне чакырмыйсыз, дип үпкә дә белдерә икән. Спектакль өчен музыканы композитор иҗат итсә, бик шәп булачак, әлбәттә. Әмма моның өчен ярты еллап вакыт кирәк булырга мөмкин, чөнки театрны белми, өйрәнми торып, бер артистны икенчесеннән аера алмыйча музыка иҗат итеп булмый. Кызганыч ки, композиторларның бик сирәге генә театрларыбыздагы премьераларны берсен дә калдырмыйча карап бара. Бервакыт хәтта Шостакович кебек зур, танылган композиторның да музыкаларын театрдан кире борганнар. Режиссер К.Станиславский «Пер Гюнт спектаклен куя икән. Композитор Шостакович үз симфониясенең бер өлешен алып килеп күрсәткән. «Дмитрий, миңа бит симфония түгел, бер өлештә 15 секунд, икенче бер урында 8 секунд музыка кирәк, ‐ дигән режиссер. Фуат Әбүбәкеров исә ‐ спектакльләрнең һәр минутын, һәр секундын тоемлап өйрәнгән музыкант. Шулай бервакыт Г.Камалның «Банкрот спектаклен куялар икән. «Нишләп бөтенесенә җыр язгансың, ә миңа язмагансың, ‐ дип үпкә белдергән Гәүһәр Камалова. «Гәүһәр апа, гафу ит инде, зинһар, әмма бит син җырлый белмисең, ‐ дип акланган Фуат абый. «Ничек инде белмим? Гомумән, җырлый белмәгән актрисаны синең кайда күргәнең бар?, ‐ дип һаман кызган Гәүһәр Камалова. Шуннан Ф.Әбүбәкеров 5 нотадан гына торган җыр язган. Гәүһәр апа аны гарьлегеннән шундый итеп җырлый ки, бөтен зал дәррәү кубып алкышлый башлаган. Актриса җыр-биюен тәмамлап «шап! итеп сәхнәдәге диванга килеп утыра да, йә инде, хәзер ни әйтерсең, дигән сыман оркестр чокырындагы Фуат абыйга карый. Дирижер да, «булдырдың, афәрин! дигән сыман тамашачыларга кушылып Гәүһәр апаны алкышлый. «Гомумән, чокырдан сәхнә тамаша залындагыдан да әйбәтрәк күренә, ‐ ди Ф.Әбүбәкеров. Берәүгә оныткан репликасын әйтеп, тагын берәүгә мизансценаны күрсәтеп җибәрә ул. Шулай театр эчендә кайнап үзе дә артистка әйләнеп беткән дияргә була, чөнки артист халкы театрда гына түгел, аннан кала да тыгыз элемтәдә яши. Җәй ял итә торган бакчалары да барысының да бер җирдә ‐ Идел елгасының аръягында, «Студенцы дигән җирдә. Режиссер Марсель Сәлимҗанов балык тотарга яраткан, дип сөйлиләр. Артистлар арасында да бу шөгыльгә күңелләрен биргәннәр бар икән. Шулай чыгып китә икән иртән - иртүк 7-8 көймә Идел уртасына. Акрын гына таң ата. Фәхри Насретдинов җыр сузып җибәрә. Эх, шул чакларда күңелгә рәхәт булып китә. «Мимино фильмында актер Фрунзик Мкртчанның герое әйтә: «Если мне будет хорошо, я тебя так довезу, что и тебе будет хорошо, ‐ ди, ягъни күңел канәгать булса, эш тә уңа. Шуның шикелле әллә күңелгә әйбәт булганга, балык та әйбәт каба. «Һәрхәлдә 10-15 килограмм балык тотып кайткан чаклар бар иде, ‐ дип сөйләде Фуат абый.Менә шулай, әтисенең васыятен үтәп Казанга кайтып кына калмыйча, татар сәнгатенең үзәгендә кайный Ф.Әбүбәкеров. Әтисеннән кала тагын мөгаллиме ‐ атаклы скрипкачы Натан Браудега рәхмәтле Фуат абый. «Музыкаларны шәп итеп башкарырга телисең икән, үзеңнең кем булуыңны ачык аңла: милли азчылык түгел, бөек милләт вәкиле син! дип өйрәткән Натан Владимирович үз шәкертен. Сәхнә. Миләүшә Галиуллина. 11.11.2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра