РусТатEng

Таң йолдызы эзеннән..

Таң йолдызы кабыну белән яна тормыш башланадыр төсле. Көннән-көнгә, айдан-айга, елдан-елга кабатлана табигатьнең бу халәте: төнне озатып, көнне каршы алу.Күпме жырга, күпме шигырьгә керткән аны халык.Чулпан йолдызы — сафлык, яшьлек һәм өмет символы.Кешеләр арасында да шундый йолдызлар, шундый символлар була. Бу язма да шуларның берсе — Алсу Гайнуллина турында. Театр сәхнәсендә 40 ел эчендә нинди эзләр уеп калдырган ул? Сәхнәдәге Алсу белән тормыштагы Алсу бер-берсеннән ни белән аерыла?Сораулар күп...Кызык бит: бер кеше — бер актриса, ә рольләр — дистәләп һәм һәрберсендә аерым бер язмыш, аерым бер характер. К.Тинчуринның «Казан сөлгесендә —Мөршидә, Т.Миңнуллинның «Сөяркәсендә — Әнисә,А.Островскийның «Бирнәсез кызында — Лариса,К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызларында — Сәрвәр,Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми спектаклендә — Гөлбану, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җирендә — Шәмсегаян, Х.Вахитның «Талак, талак әсәрендә — Гөләндәм... Гадәттә, әсәрләрнең тәэсир көче шундый була ки, атна-ун көн, ә кайчак айлар буе аның атмосферасында йөрисең. Бу яктан актрисаларга сак булырга туры киләдер.— Алсу ханым, герой актрисага үтеп кергәч, аның характеры сезгә йогамы?— Ансыз булмыйдыр инде, берникадәр күләмдә йога, — ди Алсу апа. — Ләкин үзеңне геройдан аерып карый белү кирәк, аны сәхнәдә калдырып төшәсең. Юкса, һәрберсен күңелен аша уздыра башласаң, акылдан язарга мөмкин. Дөрес, бу әле эштән тыш (сәхнә турында әйтүем) вакытта роль турында уйламыйсың дигән сүз түгел. Уйлыйсың, кайсыдыр моментларын эшкәртәсең, үзгәртәсең, ләкин аның тормышын син бары тик сәхнәдә генә яшәргә тиеш.Спектакль — нәтиҗә генә Алсу Гайнуллинаның һәр роле үз характеры, үз нечкәлекләре белән уйнала. Алсу Гайнуллина диюгә, күңелемә иң элек Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр пьесасындагы Валентина образы килә. Аның яңа туган улы турында сөйләгәндә, күзләренә яшь тулуы, ире Сашеньканы ничек яратуы турында сөйләве... Самимилекнең, бәхетнең үзе кебек тоела иде миңа Валентина һәрчак. Бу роль Алсу апага искиткеч килешә, ин яраткан роледер дип уйлый идем. Ялгышканмын: бик үк яратып бетергән рольләреннән түгел икән:— Кайбер кешегә сәхнә эше җиңелдер кебек тоела. Чыктың — уйнадың, авыр күтәрергә кирәкми бит! Алай гына булса икән. Чынлыкта, спектакль — нәтиҗә, айларга сузылган бик зур эшнең бары нәтиҗәсе ул! Әзерлек вакытында героиняңны яратырга, аңларга өйрәнергә тиеш син! Ул сиңа башта чит тоелса да, ошамаса да. Һәр роль үзенчә якын инде. Ләкин «Әниләр һәм бәбиләр спектакле менә кайсы ягы белән ошап бетми иде: барлык вакыйга хастаханәдә, ятакта бара. Сәхнәгә халат белән чык та ятакка менеп ят — нәрсә инде ул? Ә мин исә матур киенергә яратам, хатын-кыз өйдә дә, эштә дә матур йөрергә тиеш. Вакыт узу, яшь бару белән, билгеле, үзеңне карау теләге кими, авырлаша бара, аңа да карамастан, тырышырга кирәк, — дип елмая ул. Килешми мөмкин түгел, ә бу матурлык, сәхнә дөньясы, анда тудырган образлар шәхси тормышка комачауламыймы икән, дигән сорау туа.Сүзебез каршылыклар, образлар мәсьәләсенә кереп киткән икән, Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Курчак туе спектаклендәге Наташага тукталмый ярамас.Беренче карашка, Наташа — әсәр тукымасында антагонист персонаж, ике чик арасында калган Камәрне ялгыш юлдан җибәрүче. Ләкин спектакльне карагач, нигә башкарак хис-тойгылар туа? Героиняның характерында якты төсмерләр дә чагылып ала кебек. Шөгыленә карамастан, бу ханым образында кешелеклелек һәм кызгана белүчәнлек сыйфатлары туплана. Абсолют караңгылык булмаган кебек, абсолют тискәре шәхес тә булмый, дигән фикер уяна.Наташа образын барлык нечкәлекләре белән барлый башласаң, автор (соңрак әсәрне сәхнәләштергән режиссер да) әлеге героиняны яхшылык белән начарлык дөньялары чигендә калдыра: беренчедән, ул үзе — Камәр хәленә төшеп, ситуация корбаны булган хатын, бу исә үз чиратында аның төп героиняга карата булган күзаллауларын формалаштырган фактор: кыз аңа тере тауар гына түгел, ә иң элек үз яшьлеге һәм үз трагедиясенең гәүдәләнеше булып тоела. Икенчедән, Наташа Камәрнең эчке дөньясын күреп ала, аның батырлыгы, горурлыгы һәм яшьлегенә хас кайнарлыгы ханымда соклану уята. Әгәр Камәр белән Наташа вакыйгасын Наташа карашыннан бәяләсәк, аны ярдәм итәргә омтылыш буларак кабул итү дөресрәк. Билгеле, мөмкин булса, Наташа коткаруның башка юлларын сайлар иде, ләкин кулда бары шушы карталар гына һәм уен инде күптән башланган...Нигә нәкъ менә коткару, диярсез? Чынлыкта, сүз фәхешлек турында бара. Шуны онытмыйк: Камәрдән якыннары, сөйгәннәре баш тартты, кыз үлем белән яшәү чигендә. Горурлыгы да бар: үз-үзен Сәлим бай кебекләр кулына марионетка итеп тапшыра алмый. Әсәрнең буеннан-буена сузылган «Мин курчак түгел! фразасы Камәрнең эчке дөньясы белән реаль чынбарлык арасындагы каршылыкның ассызыкланышы булып тора. Ерткычлык, вәхшилек белән тулган кешелек дөньясы исә яши бирә: карт байны — яшь җинаятьче, иске ялганны яңа хаксызлык алыштыра: Вафаның тәхеткә килүе дә очраклы түгел, ә нәкъ шул циклның бер этабы. Әлеге яссылыктан караганда, Камәр дә — Наташанын үткәне, дияргә тели автор. Режиссёр исә моны тотып ала һәм тамашачыны да моны аңлый алу дәрәҗәсенә чыгарырга тели. Ләкин үзе сәхнәгә чыгып сөйли алмый бит инде? Роль бирелеше аша ситуацияне аңлату кирәк.Әгәр Наташага караганда, тамашачы бер җылылык тоя икән, димәк, нәтижә бар, димәк, характер бирелгән...Пәрдәләр төшкәндәАлсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллин... 40 ел бергә. Ике көчле актёр. Ике шәхес. Бер сәхнә һәм бер уртак язмыш.— Актёр, актриса белән гаилә корып, нигезле, төпле тормыш алып бару авыррак. Монда эш бер-береңне аңлап бетермәүдәдер. Сәхнә шулай бит инде ул: гастрольләре дә була, төнгә кадәр дә каласың. Арага көнләшү, сүз үтеп керергә мөмкин. Ыгы- зыгы башлана, гауга куба. Бу язмыштан качарга теләп, театрдан китүчеләр дә ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ ЭЗЕННӘН...«Әлдермештән Әлмәндәр (Т.Миңнуллин) спектаклендә - Йөзембикә була. Мин шунысын аңладым: театр тормышы — сәбәп кенә, әгәр мәхәббәт, ышаныч юк икән, ул мөнәсәбәтләр көннән-көн какшый гына бара һәм бервакыт җимерелә дә. Театрдан тыш та саклап калып булмаска мөмкин чын булмаган мөнәсәбәтләрне... Андыйларны күп очратырга туры килде.Безнең театр труппасы башка труппалардан шул ягы белән аерыла: бездә татарлык бар, сәхнәдә уйнауга карамастан, гаилә учагын кайгыртуны онытмыйбыз. Еш кына шулай чит труппа актрисалары белән сөйләшеп утырган бар. Алар өчен иҗат — беренчел. Безнең өчен исә иҗат та, гаилә дә мөһим. Арып кайтасың, кәефен дә булмаска мөмкин, ләкин йортың бусагасын атлаганда, боларның барысын да читтә калдырасың. Өйдә син — ана, хатын-кыз, гүзәл зат. Өйдә син — гаилә учагын тотучы!Бу ир-ат актёрларга да кагыла. Гаилә кадерен белү, гаиләне саклау, гаиләгә җил, ут тидермәү, сүз кертмәү... Менә миллилек каян башлана!Безнекеләрдә ышаныч, бер-береңә сыена белү, аңлаша белү бар!Илдар һәр яктан искиткеч кеше, сокланып туя алмыйм, театрдагы рольләрен аласынмы, кешеләргә булган мөнәсәбәтенме, гаиләбезгә килгәндә дә, ул гел терәк, таяныч булды. Без бит икебез дә сәхнә тормышын беләбез, шуңа бер-беребезгә карата да түзем булырга тырыштык. Ә арадагы мәхәббәт авырлыкларны үтәргә, кайбер ялгышларны кичерергә ярдәм итте. Ни генә дисәләр дә, ике кеше арасында ярату булмаса, ихлас мөнәсәбәтләр дә булмый.Мин училищега килгәндә, Илдар инде танылган актёр иде. Безнең тирәдә еш күренгәләп йөри, укыта, мәхәббәт турында уйлап та караган булмады. Аннары ничектер үзеннән-үзе бәйләнеп тә китте.Әниләр хакында— Мин үзем ишле гаиләдән, төпчек, тугызынчы бала идем. Әти-әнинең безгә булган җылы мөнәсәбәтен, гаделлеген, абый-апаларнын үзара мөнәсәбәтләрен, безгә — нәниләргә булган назын тоеп үстем. Әткәй — баш кеше иде. Әле дә исемдә: әти урында ята, инде тәмам хәлсез. Әни исә аны әле дә ярата, әле дә ихтирам итә: бер-бер сорау туса, гел аның белән генә хәл итә, ашны да иң элек аңа салып бирә! Мәхәббәт бит ул сүздә түгел, эштә күренергә тиеш. Шуны күреп үскәнгәдер, гаиләмне кадерләп яшим, Аллаһка шөкер!— Яшьлеккә кайтыр идегезме?— Юк... Миңа хәзерге халәтем, хәзерге тормышым бик тә ошый. Ирешкән уңышларым, гаиләм, кадерле ирем, оныгым бар! Рольләрем бар, зурракларын теләмим: шулай үз рәхәтең, күңел өчен генә сәхнәгә чыгу — бәхет! Ә яшьлектә, Аллаһка шөкер, барлык теләгән рольләрне дә уйнадым, ул яктан күңелем тыныч. Дөрес, алар җиңел бирелмәде, никадәр көч, никадәр тырышлык таләп иткәнен үзем генә беләм. Кайсыларыдыр уңды, кайсыларыдыр юк. Мәсәлән, В.Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра пьесасындагы Клеопатра роле. Без анда режиссёр белән бер-беребезне аңлап бетерә алмадык, ахрысы. Килеп чыкмады. Иң отышсыз ролем шулдыр. Ә иң яраткан образга килгәндә, ул — Т.Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр әсәрендәге Йөзембикә. Сәхнәгә серле бер төш, өрфия кебек кенә килеп чыга... Матур, якты... Зуррак рольләр нык тырышлык сорый. Уңышка да ирештем, премияләр, исемнәр юктан гына бирелми. Әмма алар — үз вакыты белән... Хәзер иң рәхәт чагым... — Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Россиянен Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты... Эш нәтиҗәсе күрсәткече бит бу!— Әйе. Шулар арасыннан иң кадерлесе — Тукай премияседер, чөнки минем өчен ул — милләткә биргән көчемне бәяләү, олылау. Яшь узу белән, мондый әйберләргә җитдирәк карый башлыйсың икән. Иман мәсьәләсендәге кебек...— Алсу ханым, сез хаҗга да барып кайттыгыз дип беләм...— Әйе, Әлхәмдүлилләһ! Ул бәхеткә дә ирешергә насыйп булды. Безнең га-иләдә дингә һәрчак зур урын бирелде. Әни узган гасыр башында, 1909 елда туган. Үзегез беләсез — нинди ва&o;кыт. Шуңа да карамастан, качып булса да, намазла&o;рын укыды, безгә сүрәләр өйрәтте. Чын мәгънәсендә дингә урта яшьләрдә генә килдем. Хәзер уйлап куям: әй, әни, дим, безгә нигә ул вакытта ныклап, катытотып өйрәтмәдең, бәлки кайбер яшьлек ялгышларын эшләмәгән дә булыр идем. Нишлисен бит, һәр әйбернең үз вакыты. Ярый әле иманга килергә, тәүбә кылырга мөмкинлекләр бар. Кайбер кешеләргә анысы да насыйп булмый бит.Хаҗга килгәндә, анда барып кайткач, дөньяң үзгәрә. Кеше күңеле сынала! Тормышка, үзеңнең кылган гамәлләреңә башкача карый башлыйсың. Нигә әле мин изге җирдә үземне болай тотам, гади тормышта да шулай ук гамәл кылу фарыз бит дигән уйлар килә. Шуны ассызыклар идем: кеше дингә никадәр иртәрәк килсә, шулкадәр яхшырак, тормышы шулкадәр тизрәк җайлана, күңеле тынычлана, хаталар азрак ясала.— Ә театр дөньясына кереп китмәгән булсагыз?— Сигезенчедән соң дизайн училищесына керәсе идем. Ләкин рәсем ясый белмәгәнгә, насыйп булмады. Унынчыны тәмамлаганда, юллар үзеннән-үзе Казан театр училищесына илтте. Аңа кадәр чын-чынлап театр дип җенләнгәнем булмады. Хәтта диктор булырга хыяллана идем, без яшь чакта аннан да яхшырак, аннан да шәбрәге юк кебек иде. Ләкин училищеда Марсель абый Сәлимҗанов группасына эләктем. Марсель абыйга бик рәхмәтлемен. Анда укыган чорда, барысы да үзгәрде — карашларым, дөньям. Уку йортын тәмамлаганда, үземне бары тик актриса итеп кенә күрә идем. Аннары Марсель абый белән эшләве дә искиткеч рәхәт булды. Ул шундый режиссер: актёрны әсәргә кертә, күрсәтә, аңлата. Ни кирәген белә. Ул киткәч, бик авыр булды. Ләкин шунысы сөендерә: төзеп калдырган империясе җимерелмәде; үзеннән соң көчле варислар калдырды Марсель абый. Укучысы Фәрит Бикчәнтәев хәзер аның эшен дәвам итә. Алай гына да түгел, театрны тагын да үстерергә, баетырга, киңәйтергә тырыша. Шәхес укучылары, дәвамы белән сынала! Мондый дәвамчылар булу үзе бәхет! Менә шул бәхеткә сөенеп яшибез дә!...Килешми мөмкин түгел. Алсу Гайнуллинаны тагын бер кат юбилее, театрда эшләвенә һәм гаилә төзүләренә 40 ел тулу белән тәбрик итәбез! Күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәхет һәм үзегез теләгән яңадан-яңа рольләр насыйп булсын Сезгә! Хатын-кызны ниләр белән генә чагыштырмыйлар, әмма безнең күңелдә Сез гел таң йолдызы! Сабыр, якты, якын, нурлы... Казан утлары журналы. Эльвира Һадиева. 12 март 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра