РусТатEng

Тарих тәгәрмәчләре үткәннәргә алып кайта

«Банкрот. Г.Камалның бу әсәрен берничә буын укып үсте. Драматургның үткен теле һәр чорда да үзенә җәлеп иткән. Заманында Г.Тукай да юкка гына: «Г.Камал ‐ үткен сатирик, ‐ димәгәндер. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә аның тугызынчы мәртәбә куелуы.Бу юлы ул авторның тууына 135 ел тулуга багышланды. 1979 һәм 1998 елгы куелышларда Сираҗетдинны күренекле артист Равил Шәрәфиев, икенче төркемдә Рәшит Шамкаев һәм Илдус Әхмәтҗанов уйнаган иде.Пәрдә ачылуга, сәхнәдәге тарих тәгәрмәчләре, трамвай тамашачыны XX гасыр башларына алып кайта. Тарихи үзгәрешләр чорында трамвайлар, самолетлар барлыкка килү, вакытлы матбугат чыгу ‐ һәркайсы сәхнәдә чагылыш таба. Биредә декорациянең уңышлы булуы шунда ук күзгә ташлана. Монысы ‐ танылган рәссам Сергей Скоморохов белән баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең иҗат җимеше.Әсәрне караганда, аларны бүгенге көндә дә җиңел генә баеп китү юлын эзләүче аферистлар белән чагыштырасың. Билгеле булганча, Сираҗетдин, банктан зур суммада кредитка акча алып, аны яшереп куя. Үзе Мәскәүгә товар алырга дип чыгып китә. Соңыннан аның поездда талануы һәм акылдан шашуы турында хәбәр килә...Сираҗетдинны уйнаган Татарстанның атказанган артисты Радик Бариевның юләргә сабышкан кешене гәүдәләндерүе бик үзенчәлекле иде. Аның тамашачы белән аралашып уйнавы отышлы килеп чыкты. Сираҗетдинның хатыны Гөлҗиһан ролендәге Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова уены аеруча яратып кабул ителде. Үзенең гармунда уйнап җырлавы белән дә игътибар үзәгендә булды ул. Гомумән, артистларның кайсын гына алсаң да, уйнауларына тел-теш тидерерлек түгел. Әмма урыны белән импровизацияләр артыграк кулланыла.Спектакльне караган Г.Камалның оныгы Фидакарь Әнәс улы әлеге спектакль турында үз фикерләре белән уртаклашты: «Мин бу спектакльнең дүрт куелышын карадым. Монысы заманча куелуы белән аерылып тора. Элеккеләрендә сәхнәдә иске өйләр иде. Монда режиссерның фантазиясе көчле. Бу ‐ яшьләр дә, өлкәннәр дә яратып карарлык спектакль. Аның французлаштырылуы кайберәүләргә ошап та бетмәскә мөмкин. Әмма ул бүгенге көндә үзен аклый, дияр идем. Миңа артистлар уены бик ошады. Баш рольләрнең берсенә Ләйсән Рәхимова да дөрес сайланган. Бу спектакльне кабат сәхнәгә менгергән өчен мин Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәтле.Биредә спектакльне сәхнәләштерү өчен режиссерның, коллективның зур хезмәт куюы сизелеп тора. Теләсә кайсы буын карый торган спектакль булган ул. Шәһри Казан. Люция Галимҗанова. 12 ноябрь. 2013ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра