РусТатEng

Татар сәхнәсенең таҗы - Ринат Таҗи

Россия һәм Татарстанның халык артисты, СССРның дәүләт һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге премияләре лауреаты, ярты гасырдан артык гомерен татар театр сәхнәсенә багышлаган Ринат Таҗетдиновка быел җитмеш биш яшь тулды. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан Г.Камал театрында зур иҗади кичә булып узды.Олуг сәхнә остасын котларга зал тутырып тамашачы килде. Сәхнәгә үк өелеп, идәннәргә утырып юбилей кичәсе карадылар алар. Шулай ук, чарага Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, артистның якташлары, республика һәм тирә-як төбәкләрнең театр вәкилләре дә катнашты.Юбилей кичәсенең режиссеры тамашаны татар сәнгатенең бәһале, үлемсез әсәре - К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл музыкаль драмасыннан качкыннар күренеше белән башлауны кулай күргән. Чыннан да, “Зәңгәр шәлдә Ринат Таҗетдинов дөнья күргән, фикер туплаган ил карты - Шәйхи бабайны тасвирлый. Төрле сәбәпләр аркасында карурманда ятарга мәҗбүр зимагурларны бер йодрыкта тотып, дөрес юлга өндәүче аксакал образында ул монда.Хәер, Ринат абыйның сәхнәдә уйнаган һәр образы да бит тамашачы күңеленә барып җитә,беркемне дә битараф калдырмый. Иҗатташлары һәм дуслары арасында Таҗи дигән кушамат йөртүе дә юкка түгелдер...Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев юбилярны котлап, аңа олы ихтирамын һәм рәхмәтен җиткерде. “Артист гади кеше түгел! Һәр уйнаган рольләрен йөрәге аша үткәреп, образларының тормышлары белән яшәп алган искиткеч шәхесләр! ‐дип бәяләде Татарстанның беренче Президенты. Һәм Ринат Таҗетдиновның 50 елдан артык башкарган этаплы рольләрен түкми-чәчми санап узды. Кол Гали, Муса Җәлил, Ильяс, Мәхдүм, Идегәй, Тартюф, Мирвәли, Карандышев һ.б. Чыннан да, киң диапозонлы, талантлы актер сәхнәдә ничәмә-ничә образлар аша безне яшәү тәмен татырга, яхшылыкка өндәгән. Сәхнәдә гәүдәләндерелгән, яңа буынга таныш булган соңгы рольләре белән дә Ринат абый дан казанган шәхес. Юкка гына Минтимер Шәймиев аны “чын артист, чын кеше дип бәяләмәгәндер. Театр сөючеләрнең көчле алкышлары астында юбилярга ул Татарстан Президентының мактау сүзен һәм автомобиль ачкычын тапшырды.“Ринат сүзе латинча “яңадан туганны аңлата. Бу хакта бәйрәм сәхнәсенә күтәрелгән халык шагыйре Разил Вәлиев сөйләде. Ринат әфәнденең артист кына түгел, ә җәмәгать, дәүләт эшлеклесе булуына да басым ясады ул. “Гомеремдә беркем алдында да тәлинкә тотканым булмады, Ринат Таҗетдин алдында тәлинкә тотам ‐ Дәүләт Советы тәлинкәсен, - дип елмаеп, депутат кыйммәтле металлдан эшләнгән бүләкне тапшырды.Артист хөрмәтенә яңгыраган котлау сүзләре җыр, биюләр белән үрелеп барды. Татарстанның танылган җырчылары Искәндәр Биктаһиров, Салават, ИлСаф, Айгөл Хәйри, “Казан бию ансамбле һ.б. чыгышлары кичәне бизәде.Мәгълүм булганча, Ринат Таҗетдинов - мишәр егете (Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үскән). “Йөрәк маем әсәрендә уйнаган Аләветдин роле якташлары чүпрәлеләр өчен аеруча якын булды. Туфан Миңнуллин таккан “Ата мишәр дигән кушаматны да горур йөртә әле ул. Чүпрәле районы Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Шадриков һәм башка райондашлары артист-якташлары белән горурлануларын яшермәделәр. Туган ягында аның һәрвакыт кадерле кунак икәнен дә исенә төшереп куйдылар.Мөхтәрәм яшькә җитүенә дә карамастан, Ринат Таҗетдинов Г.Камал театры сәхнәсендә җигелеп эшләүче актерлар рәтендә. Үзеннән соң килгән алмашка да ул сөенә, аларның талантлы булуларына куана. “Театр татлы нәрсә ул, аның сәхнә тузанын сулар өчен дә күп нәрсә бирер идең. Театрга бер килгән кеше аннан китә алмый азаплана, - ди Ринат абый үзе. Юк, сәхнәдән китәргә сезгә әле иртәрәк! Әнә бит, республиканың башка театрлары да рольләр уйнарга үзләренә өзелеп чакырып тора ләбаса!Татарстан һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай бүләге иясе Әзһәр Шакиров сабакташы һәм иҗатташы хакында болай дип искә ала: “Ринат Таҗетдинов заманында театрның иң матур егетләреннән иде. Мин аны Италия артисты ‐ Марчелло Мастроянига охшата идем. Шул чибәрлеге аркасында бер кинога төшә алмыйча калды. Укыган вакытта аны 49 көн адашып ач йөргән татар егете Әсгать Җиһаншин роленә кинопробага чакырганнар иде. Режиссер Ринатны күргәч, мондый татар егете буламыни, син татар түгел, итальяннарга, испаннарга охшагансың дип, кире борган.Чыннан да, Ринат абый теләсә нинди сәхнәдә дә үз юлын таба алган булыр иде. Чөнки Аллаһы Тәгалә аңа артистларга кирәкле бар сыйфатларны да кызганмыйча бүләк иткән. Болардан тыш, ул үҗәтлеге, хезмәт сөючәнлеге аркасында сәхнә таҗына әверелә алган артист!Мөршидә КЫЯМОВАiea.u04.02.2013
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра