РусТатEng
Татар бүген дә үз ватанында килмешәк

Татар бүген дә үз ватанында килмешәк

Бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә яшь драматург Сөмбел Гаффарова әсәре нигезендә куелган "Килмешәк" спектакле премьерасы бара. Театрда мөһаҗирлек темасы һәм аның бүгенге көндә актуальлеге турында авторның үзе һәм белгечләр белән сөйләштек.

Туган җир кайда? Үзең яшәгән җирме яки кендек каның тамган нигезме? Үз ватаныңа үги бала булгач, аны яратып буламы? Яшь драматург Сөмбел Гаффарова әсәре буенча куелган “Килмешәк” спектаклендә әнә шул сораулар күтәрелә.

Шулай итеп, Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бу сезонда икенче тапкыр мөһаҗирлек темасына мөрәҗәгать итә. Моның сәбәбен һәркем үзенчә күрә. Пьеса авторы Сөмбел Гаффарова, мәсәлән, мөһаҗирлек – бүген иң кискен проблемнарның берсе дип саный.

"Бу пьесаны Норвегия-Кытай-Русия театраль лабораториясе кысаларында яздым. Анда без мөһаҗирлек темасын кузгаттык. Сүз уңаеннан, “Килмешәк” язылгач кына, Фәрит Бикчәнтәев "Ак калфагым төшердем кулдан" пьесасын (Илдар Юзеев) сәхнәләштерелде. Укыганда исә без мөһаҗирлекнең һаман да бик актуаль мәсьәлә булуына төшендек. Кытайлар ни өчен ватаннарыннан күченү процессы баруын сөйләде. Сүрия качкыннары темасын да өйрәндек. Җыеп әйткәндә, дөнья туктаусыз хәрәкәттә. Кемдер күченеп нидер ота, кемдер югалта” – ди автор.

Сөмбел Гаффарова әйтүенчә, пьесадагы төп герой – реаль кеше: “Ул – дәү әниемнең абыйсы Нәкыйп Әүхәдиев. Абый 18 яше тулыр-тулмас сугышка китә, берничә елдан соң хәбәрсез югала. Нишләптер абыйның исемен дә үзгәртәсем килмәде. Чөнки гаиләдәге ышанудан ерагаеп булмады. Хәтерлим әле, Нәкыйп абыйны әнием дә эзләтеп карады, апалары да төрле архивларга мөрәҗәгать итте, әмма ул суга төшкәндәй юк булган иде. Мәрьямбикә әби аның исәнлегенә, кайдадыр яшәп ятуына бик ышана иде. Менә бу ышану гаиләбездә матур бер риваятькә әйләнде. Аның исән дип уйлау безгә ниндидер бер җиңеллек бирде”.

– Сөмбел, киткән кеше кире кайтса, аны биредә ни көтә?

Минем өчен туган ил – синең туганнарың, йортың булган, сиңа ризык биргән җир. Әгәр туган җирең үги анага әверелсә, ничек аны яратып була?

– Хәзерге заман эмигрантлары белән сөйләшсәң дә, барысы да бик кайтасым килә дип әйтә. Ләкин мин кайтмаслар дип уйлыйм. Туган ил кайда ул? Туган ил өчен без кемнәр? Бу сораулар пьесада да яңгырый. Минем өчен туган ил – синең туганнарың, йортың булган, сиңа ризык биргән җир. Әгәр туган җирең үги анага әверелсә, ничек аны яратып була? Гадәттә, кеше читтә яшәп, үзенә идеаль туган ил уйлап чыгара. Монда кайтып шул хыяллары чәлпәрәмә киләчәген аңлый алар.

Спектакльдә әсирлеккә эләккән Нәкыйп сәгать төзәтә белүе аркасында исән кала. Герман офицеры аңа кул сәгатен төзәтеп биргән өчен ризык бирә. Нәкыйп ризыгын авылдашы белән бүлешә. Концлагерь әсирләрен советлар азат иткәч, ул шушы авылдашының аны сатлык дип күрсәтергә җыенуын белә һәм камерадаш дустына ияреп Канадага китә. Нәкыйп гомере буе салам түбәле өен, әнисен, ярәшкән кызын сагынып яши. Канадада кечкенә генә татар утары төзи. Хатыны Джоаннага Җаным дип исем куша, бәрәңге игә, Сабан туе оештыра...

Театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши үз илеңдә татарлыгыңны онытып була, шул ук вакытта чит илдә дә татар булып яшәп була дигән фикердә.

Милли хис ягыннан, әсәрнең әһәмияте бик зур. Ватаныңда яшәп тә, татарлыгыңны югалтырга була

"Күренеп тора, мөһаҗирлек, ватан кайда, дигән тема режиссер Фәрит Бикчәнтәевне бик кызыксындыра. Ул бит иҗади эшчәнлеген туксанынчы елларда, шушы тема бик актуаль чагында башлады. Үз юлын тапкан кеше буларак, ул бу темага теге вакытта алынмады, хәзер исә, җәмәгатьчелектә әлеге мәсьәлә уңаеннан сүлпәнләнү барганда, яңадан әлеге темага әйләнеп кайтты. Ләкин соңрак түгелме икән дип тә уйлыйм. Чөнки дөнья бит бик нык үзгәрде. Аралашу өчен интернет бар, күченү-кайту җәһәтеннән бернинди киртә юк. Бу яктан карасак, әсәр актуаль түгел. Ә менә милли хис ягыннан, әсәрнең әһәмияте бик зур. Ватаныңда яшәп тә, татарлыгыңны югалтырга була, ә биредә герой Канадада горур татар булып яши" ди Айгөл ханым.

Театр тәнкыйтьчесе буларак, Айгөл Габәши спектакльдә башка әсәрләрдә кабатланучы цитатлар шәйләгән. “Килмешәк”тә, мәсәлән, “Бичура” белән аваздаш җирләр бар. Ләкин бу кабатланыш эчтәлеккә хилафлык китерми. Сүз уңаеннан, “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклен дә камералы, кече сәхнә спектакле дип саныйм. Әмма ул зур сәхнәдә, шоу рәвешендә куелды. Миңа калса, режиссер “Ак калфак...” спектаклендә әйтеп бетерә алмаган фикерен монысында әйткән.

Димәк, сез үзегез көчсез, көчсез халыкның юкка чыгуы табигый

Режиссерның әйтеп бетерелмәгән фикере, никадәр михнәт, авырлык белән ирешелгән бәйсезлекне югалту хакында түгелме икән? “Мин – урыс түгел, татар!”, “Татарлар пәһлеваннар булган” дигән сүзләр спектакльдә бик калку итеп күрсәтелә бит. Һәм менә шушы кавем бүген көчсез. Сөмбел Гаффарова да шундый фикердә: “Бүген без бөтен яклап кысылган хәлдә яшибез. Бу хакта күптән түгел генә ирем белән сөйләшкән идек. Ул – рус кешесе. Мин бик каты дулап, тәре йөрешен рөхсәт иттеләр, ә Хәтер көнен уздырырга рөхсәт итмәделәр дип сөйләдем. Ул тыңлап торды-торды да, берничә фикерен әйткәч, сез үзегез моңа юл куясыз бит дип йомгаклап куйды. Димәк, үзегез көчсез, көчсез халыкның юкка чыгуы табигый, диде. Авыр булса да, бу сүзләр белән килешергә туры килде” ди театр тәнкыйтьчесе.

Спектакль төрле фикерләр уятты. Һәрхәлдә, битараф калучылар булмады. Чөнки мөһаҗирлек татар тарихының зур бер өлеше булып тора. Миләүшә Хәбетдинова әдәбиятта бу тема Мәхмүт Галәүдән башланды һәм татарның фаҗигасы итеп күрсәтелде, бу юлы авыр тема сәхнәдә Хеллоуин бәйрәме аша, комик төсмерләр белән, җиңел күзлектән күрсәтелә, ди.

Мин бәхет туган җирдә генә дип саныйм. Кендек каның тамган җир барыбер тарта

“Яшьләр тарихны тирәнтен белми. Шуңа күрә мин мондый куелышлар да кирәк дип саныйм. Икенчедән, бу бит әле яшь драматургка юл ачу. Бу җәһәттән дә сөенергә генә кирәк. Ләкин никадәр генә җиңел куелса да, без аны барыбер авыр кабул итәбез. Без, мөһаҗирләр чит илгә китеп бәхетле булмадылар, дигән фикер белән яшибез. Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җире”н искә төшерегез. Ул: “Кемдер каргалган, михнәтле тормышны үз җилкәсендә күтәргән һәм туган җирен саклап калган. Бөтенебез дә илдән качып китсәк, туган илебезне кем карар, кем балаларыбызга тапшырыр? – дип әйтә. Үзем шушы фикер тәэсирендә үстем. Әти ягыннан бабам сугыштан соң кайтты, лагерьда булган. Ләкин ул кайтты. Мин бәхет туган җирдә генә дип саныйм. Кендек каның тамган җир барыбер тарта. Монда да яшь аралаш көлеп зур фаҗига күрсәтелә. Нәкыйп бәхетсез. Кеше үзенең тормышын яшәмәгән”, ди Миләүшә Хәбетдинова.


Төп текст: https://www.azatliq.org/a/28794810.html

"Азатлык". 
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра