РусТатEng

Татарстанның театр әһелләре берлеге Шамил Зиннур улы Закировның вафаты нисбәтеннән кайгы уртаклаша

“Берлек үзенең лидерларының берсен югалтты. Аның белән бергә татар театры тормышындагы тулы бер дәвер китә, - диелә Татарстанның театр әһелләре берлегеннән килгән кайгынамәдә (Казан, 27 февраль, “Татар-информ). Татарстанның театр әһелләре берлеге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, РФ һәм ТРның мәдәният хезмәткәре, Татарстанның театр әһелләре берлегенең Идарә әгъзасы һәм Театрлар директорлары советы рәисе Шамил Зиннур улы Закировның вафаты нисбәтеннән кайгы уртаклаша. Аның белән хушлашу иртәгә иртәнге сәгать унынчы яртыдаГ.Камал исемендәге театр бинасында була. Шамил Закиров 2011 елда Татарстанның театр әһелләре берлегенең Идарә әгъзасы була һәм Театрлар директорлары советы рәисе вазыйфасын башкара. “Үз театры турында кайгырткан кебек, ул бөтен республиканың театр өлкәсе турында кайгыртты. Берлек үзенең лидерларының берсен югалтты. Аның белән бергә татар театры тормышындагы тулы бер дәвер китә, - диелә Татарстанның театр әһелләре берлегеннән килгән кайгынамәдә
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра