РусТатEng

Театр: халыкка хезмәтме, әллә бизнесмы?

Төп текст:hp://www.vaaa.u/idex.php?pg=1459 Бүген татар театрына кемнәр йөри? Тамашачыны ничек җәлеп итәргә? Сәнгать оешмаларында кем баш: режиссермы, директормы? Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов белән әнә шулар хакында һәм киләсе атнада башланачак “Нәүрүз фестивале турында сөйләштек.‐ Илфир әфәнде, Сез җитәк­челеккә килгәнгә байтак вакыт узды. Инде хәзер ниндидер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин. Сезнең очракта, яңа себерке яңача себерә, дигән гыйбарә туры киләме?‐ Мин җитәкче булганчы ук театрга чит кеше түгел идем. Бе­ренчедән, Марсель Сәлимҗанов курсын тәмамладым. Беренче курс­тан ук Камал театрында “Җирән чичән, “Зәңгәр шәл спек­такль­ләрендә күмәк күренешләр­дә катнаштым. Шуңа күрә театр­ның эчке дөньясын бик әйбәт беләм, дип әйтә алам. Артистлар өчен дә чит кеше булмадым ‐ алар каршында үстем. Шамил Зиннурович та мине сынап, күзәтеп йөргән, күрәсең. Әле 4 нче курста укыганда ук Мәдәният министрлыгына эшкә урнашырга ярдәм итте. Анда өч ел эшләгәч, Шамил абый янына килеп, өч ел эшләдем, арыдым, дидем. Арыдым ‐ бер үк әйбер кабатлана башлады дигәнне аңлата. Бертөрлелек эшнең ямен, кызыгын бетерә. Шуннан Мәгълүмат­лаштыру һәм элемтә министрлыгында эшләп алдым. Аннан соң гына ул мине үзе янына урынбасар итеп алды. Җитәкче итеп билге­лән­гәч тә, Шамил Закиров 30 ел буе төзегән системаны җимерү турында уйлап та карамадым. Чөнки ул система нәтиҗәле эшли иде. Бу очракта, яңа себерке яңача се­берә, дигән гыйбарә урынлы була алмый. Мин бары тик әлеге системага кайбер яңалыклар гына керттем. Әйтик, авторлык хокуклары буенча килешүләрне дөрес төзү. Автор дигәндә, спектакльгә хез­мәте кергән барлык кеше: режиссер да, рәссам, балетмейстер, артистлар да күздә тотыла. Шулай итеп килешүләргә дә кайбер өстәмәләр керде, режиссер белән исә ике килешү төзелә башлады. Шулай ук Интернетка күбрәк игътибар бирә башладык. Безнең яңа сайт эшләнә. Ул тагын да заманчарак һәм уңайлырак булачак. Финанс мәсьәләсендә дә үзгәрешләр бар. Хәзер театрда фәкать финанс белән генә эшләүче урынбасар бар. Ул эш планын төзи, билет­лар­ның сатылу-сатылмау мәсьә­лә­лә­рен күз алдында тота, сәбәпләрен ачыклый.‐ Димәк, театр тауар сатуга ныклап алынган.‐ Театр тауар тәкъдим итәме, әллә инде хезмәт күрсәтәме? Бу ‐ театр дөньясындагы иң бәхәсле мәсьәләләрнең берсе. Мари Илен­дә Россия Мәдәният министрлыгы оештырган театр директорлары форумы узган иде. Әлеге сорау анда да калкып чыкты. Мин, театр хезмәт күрсәтә, дигән фикерне әйттем. Тауар дип әйтеп булмый, чөнки аны тотып карау мөмкин түгел. Ә хезмәт күрсәтү дип бәяләсәк, без тамашачының карап, тыңлап ял итүен танырга тиеш булабыз. Ә бу исә ‐ күмәк эштә театрның иҗади өлеше генә түгел, билет сатучысы, фойеда каршы алучысы, кертеп утыртучысы да катнаша дигән сүз. Бервакыт вакытлыча өч кешене ялладым. Татар, рус, инглиз кешесе иде алар. Әлеге кешеләргә билет сатып алырга, залда урынга кереп утырганчы театрның нинди хез­мәткәрен күрә, барысы белән дә сөйләшергә куштым. Алар ясаган хисап буенча нәтиҗә чыгардык. Бу хакта миннән башка беркем дә белмәде. Шуннан соң билет сатучылар һәм башка хезмәт­кәр­ләрне җыеп, эшләрендә нинди хаталар киткәнен аңлаттым. Бездә тамашачыны елмаю озата барырга тиеш. Хезмәт килешүен озайтканда әнә шулар да искә алына.‐ Камал театрында спек­такль­ләрнең инглиз теленә тәр­җемәсе бар икәнен белә идек. Билет сатучыларга да инглиз телен белү таләбе куясызмы?‐ Чынлыкта, спектакльләрнең колакчыннар аша русча, инглиз­чәгә тәрҗемәләрен тыңлау мөм­кинлеген бик аз театрлар гына кайгырта. Рус театрлары башлыча бер телгә дә тәрҗемә итми. Фәкать Додин театры гына француз һәм инглиз теленә тәрҗемә итүне оештырган. Мәскәүдәге Кече театр бер телгә дә тәрҗемә итми. Ә бездә барлык спектакльләр дә ике телгә тәрҗемә ителә. Ә бу ‐ 22 спек­такль дигән сүз. Шуңа күрә инглиз телле тамашачыга кассадан ук хезмәт күрсәтү көн таләбенә әйләнә бара. Көн үтсенгә йөрсәң, кызык түгел бит ул. Менә мин үзем дә 2010 елда эшемдә бертөрлелек сизеп, КФУ каршындагы МBA югары мәктәбенә укырга кердем. Миңа театр күрсәткән хезмәтне ба­зарга күчерү юлларын өйрә­нергә кирәк иде. Бу эш исә вак мәсьәләләрдән башлана. Әйтик, тамашачы шалтырата, билетка заказ бирә. Аңа яхшы, фәлән урыннан килеп алырсыз, диләр. Тамашачы килә, әмма барып җиткәндә кем шалтыратканын, билетны кем­нән алырга кирәклеген оныткан була. Кирәкмәгән ыгы-зыгы баш­лана. Мәгълүматны туплау һәм дөрес итеп җиткерә белү җитми бездә. Бу очракта тамашачыга исем-фамилияне күрсәтеп смс җибәрү җитәр иде.Мәгълүмат дигәннән, Россия театр директорлары гильдиясе үткәргән форумнан да кызыклы тәҗрибә тупладык. Израиль театры директоры, бездә биш зал, бер елда тамашаларны 2 миллион кеше карый, дип сөйләде. Чагыштыру өчен: Камал театрына елына 158 мең тамашачы килә. Алар моңа ничек ирешкәннәр? Билет таратучылары да юк, шуның кадәр ке­шенең кассага килеп билет алуы да ышандырмый. Баксаң, җитәкче театр коридорына унлап компьютерлы өстәл урнаштырган да яшь хезмәткәрләр җыйган икән. Алар Интернет аша клиентлар табып театрга җәлеп итү белән генә шө­гыльләнә. Моның белән кызыксындым, өйрәндем һәм Камал театрына да шушы системаны керттем. Акрынлап бу эш әҗерен китерә башлады. Билетны сайттан сатып алу да уңайлы һәм бүген андый тамашачылар саны арткан­нан-арта.‐ Камал театры тәҗрибәлә­ре белән аерылып тора. Әйтик, аның кичке 9да башлана торган “Җәйнең бер көнендә ди­гән спектакле бар. Мондый уңай­сыз вакытка тамашачыны ничек җыясыз?‐ Әлеге спектакль шимбә көн­не куела. Шул ук көнне кичке алтыда зур залда да спектакль бара. Спектакльләргә килгән тамашачылар өчен без шартларны тагын да уңайландырдык: фойеда билет сатуны оештырдык. Хәзер кичке касса спектакль тәмамланып тамашачылар таралганга кадәр эшли.‐ Читтә яшәүче татарларга исә, сайтта спектакльнең видеоязмасы булса, кызык булыр иде. Алар мәдәни ихты­яҗны ничек канәгать­ләнде­рер икән?‐ Яңа сайтта театрның интер­нет-кибете дә булачак. Шамил Зиннуровичка да элеккеге спек­такльләрнең видеоҗыен­тыкла­рын сорап еш мөрәҗәгать итә­ләр иде. Бу эш билгеле сәбәпләр аркасында тоткарланып килде. Акрынлап ул җайга салына. Аның өчен спектакльдә катнашкан һәр кеше белән килешү төзелде, чөн­ки спектакль, барыннан да биг­рәк, күмәк эш. Шуннан соң Россия Мә­дәният министрлыгыннан лицензия алына. Бүген “Әлдер­мештән Әлмәндәр, “Кара чик­мән, “Ахырзаман, “Люстра спек­такльләре сайт өчен әзер­ләнде.‐ Тормышыбызга креатив индустрия дигән яңа төшенчә керде. Театр бу шатрларда миллилекне ничек саклап кала ала?‐ Бу эш бездә күптән башланган иде. Моңа мисал итеп Болак буендагы театрны, Актерлар йорты каршындагы “АКТ теат­рын, “Смена мәдәният үзәген китерер­гә була. Хәзер менә “Угол дигәне барлыкка килде. Боларның барысында да аудитория төрле. Камал театры алар­ның эшчәнлеген кү­зәтеп кенә калмый, катнаша да. Миллилеккә килгәндә, барысы да үзебездән тора бит. Безгә рус тәнкыйть­челәре еш кына, нишләп русча уйнамыйсыз, ул бит актерларга менә дигән үсеш булыр иде, дип әйтәләр. Кайчан да булса Камал театры русча спектакльләр куя башласа, димәк, ул вакытта милләт үлгән була. Россиянең тот­рыклылыгы күпмилләтле булуында бит инде. Милләт яшәсен һәм үссен өчен милли театр кирәк. Бүген татар театрлары арасында русча уйнаучылары, балалар спек­такльләрен русча уйнаучылары да бар. Мин моңа кискен каршы. Әгәр алар балалар каршында русча уйнаса, киләчәктә миңа тамашачы булырмы соң? Без балаларга да татарча спектакльләр куябыз. Сабый аңы тиз сеңдерә, җәһәт отып ала. Аңламый дип куркасы юк. Җәлеп итәрлек итеп уйный белергә генә кирәк. Креативлыкка килгәндә, мин аны заманча техно­логияләрне театрга ярак­лаштыру дип кабул итәм. Бу ‐ бик авыр эш, әмма аны милләт файдасына эшләтеп җибәрергә кирәк. Монда да милли проектлар үткәреп була. Мәсәлән, “Нәүрүз фестивале көн­нәрендә “Штаб креатив индус­трия рези­денциясендә “Театр үсе­шенең векторы: Шәрык һәм Көнбатыш дигән фикер алышу булачак.‐ Директор шундый вазыйфа: аны кабул итүчеләре дә, өнәмәүчеләре дә була. Үзеңә дошманнар арттырмас өчен алтын урталыкны ничек табарга?‐ Һәр нәрсәнең җае бар дигән кебек, артистлар белән бер төрле, ә администрация белән икенче телдә сөйләшәсең инде. Гомумән, бу мине яратамы, юкмы дип уйлаганым юк. Бервакыт бүген дирек­торның кәефе юк икән, иртәгә керермен дигәнне ишеттем. Эш турында сөйләш­кән­дә нигә минем кәефне кайгыртырга? Проблемаң бар икән, әйт. Аңлата белү, ышандыру ‐ анысы инде икенче мәсьәлә. Аңлашып эшлибез дип уйлыйм.‐ Режиссер белән директор бер дулкында булса гына театр алга бара.Кызганыч, тормышта бу уңайдан тискәре мисаллар да бар. Сез баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән ничек уртак фикергә киләсез? Ул Сезнең киңәшләргә колак саламы?‐ Без алдан ук Фәрит абый белән уртак тел табып эшли идек. Директорлык вазыйфасына да мине ул тәкъдим итте. Бер-берең белән киңәшләшмичә, фи­керләр­гә колак салмыйча үзең­некен генә тукысаң, әлбәттә, алга китеп булмый. Тәкъдимнәргә колак салу җәһәтеннән бер мисал. Игътибар итсәгез, без апрель, май, июнь айларында премьера чыгармыйбыз. Һәр спектакльнең маркетингына, рекламага күп көч сарыф ителә. Сезон азагында исә бу көч үзен акламый. Яңа сезон башында әлеге спектакльгә янә күп көч түгәргә туры килә. Әмма ул да үзен аклап бетермәскә мөмкин. Минем бу фикер белән режиссер да килеште. “Нәүрүз форумы да ‐ уртак фикер нәтиҗәсе. Фәрит абыйның идея­ләре бик күп, аларны кызыксынып тыңлыйм. Әмма иҗат кешеләренең идеяләре гадәттә һавада була, директорның вазыйфасы ‐ бу идеяне җиргә төшерү, тормышка кертеп җибәрү. Шунысы да бар, театр ул ‐ сәнгать учреждениесе. Ә сәнгатьтә баш кеше ул ‐ сәнгать җитәкчесе. Камал театры тамашачысы сәнгать җитәкчесе тәкъдим иткән әсәрне карый бит. Без бит айфон сатмыйбыз. Айфон сатсаң, директор баш кеше булыр иде.‐ Соңгы елларда күп кенә милли театр фестивальләре эшчән­леген туктатты. Марсель Сәлим­җанов оештырган “Нәү­рүз фестивале исә куәт­ләнә ге­нә бара. Бу чараның театрларга йогынтысы хакында сөйләшик әле.‐ Бу фестивальне 2002 елда студент чагымда ук күргән идем. Мәдәният министрлыгында эшлә­гәндә исә оештыру эшләрендә актив катнаштым. Йогынтысы искиткеч, шуңа күрә аны югалтырга ярамый. Башта ул 4 елга бер тапкыр гына үткәрелде. Ул вакытта без Нуриев, Шаляпин фестивальләренә ак көнләшү белән карый идек. Алар инде телгә кергән, ә “Нәүрүз куәтләнеп китә алмый. Чөнки 4 ел эчендә күп нәрсә онытыла, вакыйгалар тоныклана. Шуннан ике елга бер мәртәбә фестиваль, алар арасында форум үткәрелә башлады. Театр артистларының, җи­тәкче­ләренең, режиссерларының очрашып аралашуы гына да бик зур мәгънәгә ия. Нәрсәнедер өйрәнә­сең, кемгәдер үзең нидер өйрә­тәсең. Максатыбыз бер ‐ милләтне саклап калу. Бу ‐ онытыла язган го­реф-гадәт, йолаларны искә тө­ше­рү, өйрәнү дә. Узган ел форум йолаларга багышланган иде. Быел башкортларның “Кара йөзләр спек­таклен карасаң, аның тоташ йолага корылганын күрерсең. Ди­мәк, режиссерга форум йогынты ясаган.‐ “Нәүрүзнең быелгы эчтә­леге нинди булачак? Ачык һава­да чыгышлар көтеләме?‐ Халыкара фестивальләрнең нинди дә булса бер төбәккә багышлануы табигый хәл. Без дә быел “Нәүрүзне Казахстанга багышларга булдык. Чөнки казахлар бик актив, алар арасында ел да бөтен чыгымнарны үзләре каплый алган коллективлар бар иде. Быел да өч театр, бер фольклор ансамбле килер дип көтелә. Фольклор ансамбле чыгышлары Камал театры каршындагы мәй­данда булачак. Фес­тиваль спек­такльләре Ка­зан­ның биш театры сәхнәлә­рендә күрсә­теләчәк: Камал, Тинчурин, Качалов, Яшь тамашачылар (ТЮЗ) театрларында һәм “Әкият балалар үзәгендә. Киләсе фестиваль исә Саха-Якутия театр сәнгатенә багышланачак. Аңа Камал театры­ның күптәнге дусты Степанида Борисова мәртәбәле кунак сыйфатында чакырылды. Ватаным Татарстан. Гөлинә Гыймадова. 29.05.2015ел
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра