РусТатEng

Театр интернеттан башлана

Килəсе елга 110 еллыгын билгелəп үтəчəк татар театры, замана казанышларыннан калышмаска тырышып, акрын гына булса да, яңа технологиялəрне үзлəштерə.Əле кайчан гына театрның интернет-сəхифəсен яңалык итеп кабул итсəк, бүген инде үз сайты булмаган татар театры калмады. Татар театрының флагманы ‐ Галиəсгар Камал исемендəге Татар дəүлəт академия театры яңа сезоннан башлап тамашачыларга яңа хезмəт ‐ билетларны театрның үз сайты аша сатып алу мөмкинлеген тəкъдим итте.Электрон билетлар сəнгать дөньясы өчен яңалык түгел. Читтəн килгəн җырчыларның концертларына билетны элек тə билет сату агентлыклары аша алып була иде. Камал театры спектакльлəренə дə билетка Интернет аша заказ биреп була иде. Əмма электрон билетлар системасы ‐ Татарстан сəнгате өчен яңалык.Дөресен əйткəндə, ниндидер үзгəрешлəр һəм яңалыклар еш кына бик шома кереп китми. Хəтта Универсиаданың беренче көннəрендə дə билетлар сату белəн берникадəр кытыршылыклар булганын барыбыз да хəтерли. Академия театрының электрон билетлар сату системасының ничек эшлəвен «Банкрот спектакленең премьерасында сынап карадык.Электрон билет алу бик җиңел. Театрның сайтына (kamalea.u) керəбез. «Билет алу төймəсенə басабыз. Тəкъдим ителгəн афишада барырга телəгəн спектакльне сайлыйбыз. Материал язылган чакта бер генə җитешсезлек бар иде ‐ спектакльлəр русча гына язылган. Спектакльне сайлагач, каршыбызда тамаша залының планы пəйда була. Бəялəренə карап, урыннар төрле төс белəн билгелəнгəн. Бəялəр касса бəялəреннəн аерылмый. Сатып алу өчен сайтта теркəлү узарга кирəк. Шуннан соң телəсə кайсы банкның Visa йə MaseCad карталары белəн билет өчен түлибез дə ‐ театрга нинди күлмəк киеп барасыбызны уйлый башлыйбыз. Банк картасы булмаганнар өчен кыенрак, чөнки интернет аша билетны «тере акчага алу мөмкинлеге юк.Элегрəк электрон билетлардан файдалану тəҗрибəгез булса да, булмаса да шул ук Г.Камалның «Беренче театрындагы Хəбибрахман сыман: «Мин анда баргач, каян керəсен, кая утырасын белмим, ‐ дип борчылып торасы юк. Электрон билет гадиеннəн берни белəн дə аерылмый. Аны компьютердан чыгартып кəгазь килеш алып килергə дə ярый, телефонга рəсемен саклап күрсəтү дə җитə. Монда да бер кечкенə генə җитешсез як: электрон билет алучыларны исемлектəн карап кертəлəр иде. «Банкротка заманча юл белəн билет алучылар 15лəп кенə булгач, бу бернинди дə тоткарлык тудырмады үзе. Килəчəктə əлеге системадан файдаланучылар саны арту белəн тамашачыларны кертү тизлеген кайгыртырга кирəк булачак. Театр җитəкчелегенең моның өчен ишек янында автомат урнаштыру телəге бар (билетларда махсус штрих-код ясала ‐ шуны автоматка китерү генə кирəк булачак).Ə бу системадан файдаланучылар саны сезон саен артып торачак, чөнки бу бик уңайлы. Вакыт əрəм итеп, үзəккə чыгып йөрисе юк. Күп кенə танышларым өчен бу шактый көтелмəгəн, əмма сөенечле яңалык булды. Чөнки араларында һаман да шул билет алырга буш вакыт таба алмаучылар күп. Театрга бу системаның финанс ягыннан ни дəрəҗəдə файдалы булуын берничə сезоннан соң бəялəп булыр. Бүгенгə Камал театры əлеге системаны үз сəхнəлəрендə генə түгел, Кама аръягына гастрольлəрендə дə сынап карады. Нəтиҗə ‐ система уңышлы гына эшли.Шунысы кызганыч, əлегə бу яңалык Камал театрында гына. Башка кайбер мəдəният учреждениелəре чараларына билетларны əлеге дə баягы билет сату агентлыклары сайтлары аша алып була. Əлбəттə, гади кəгазь билетлар да гамəлдə. Əмма аларны йə кассадан, йə таратучылар аша алырга кирəк. Килəчəктə бəлки Универсиада вакытындагы сыман инфоматлар аша алып булыр. Əмма анысы кайчан булачагын фаразлау авыррак. Сәхнә журналы. Илмир Хәбибуллин. 19 февраль 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра