РусТатEng

Театр примасына – Тукай премиясе!

Алсу Гайнуллина татар театр сәнгатендә мәгълүм шәхес. Сәхнәдә ул иҗат иткән образлар тамашачы күңелендә һәрчак үз урынын табып тора. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина инде ничә еллар дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының алыштыргысыз примасы исемен горур йөртә.Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында гомерен театрга багышлаган затлы, гүзәл, татар хатын-кызларының бар уңай сыйфатларын үзендә туплаган Алсу ханым белән очрашуга зал тутырып халык килгән иде.Очрашу барышында артист үзенең тормышы белән таныштырды, сәхнәгә илткән катлаулы юлы хакында сөйләп узды, төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте. Сәхнәгә эленгән зур экран аша Алсу Гайнуллинаның беренче образлары белән дә танышып уздык.Артист тамашачыны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә дә читенсенмәде. Һәрвакыт чибәр, зифа булып калуының серләре белән дә уртаклашты. Улы Искәндәргә нисбәтле сорауларга да җавап тотты: “Илдар белән без бәхетле иҗат юлы уздык. Марсель Сәлимҗанов кебек бөек режиссер канаты астында бик күп образлар иҗат иттек. Улыбыз Искәндәрдә кечкенәдән театрга мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык дип әйтә алмыйм. Шулай да, сабый вакытында гастрольләргә үзебез белән еш алырга туры килә иде. Без спектакль уйнаганда, ул кунакханәдә кала. Марсель абый хатыны Гөлнур ханым янында калдыра идек. Искәндәребез исә Гөлнур апага театр артистларыннан күргән бөтен кыланмышларны күрсәтә икән. Мәктәпне тәмамлап, артист булырга карар кылгач, аның ихтыярына каршы килмәдек.Россия һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров та сәхнәдәше хакында җылы сүзләр җиткерде. “Бөтен артистка да мондый сәхнә, гаилә бәхете тәтеми. Марсель ага кайбер спектакльләрне махсус Алсу ханымны күздә тотып куйды, - дип тә ассызыклап узды Әзһәр Шакиров.Алсу Гайнуллина Татарстанның Чүпрәле районы Чүпрәле авылында дөньяга килә. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә 1974 елда ‐ Казан театр училищесын тәмамлаган соң килә.“Театрда 40 ел эшләү дәверендә ул татар, рус һәм дөнья драматургиясе пьесалары буенча куелган спектакльләрдә төрле пландагы бихисап роль башкарып, үзенең артистлык осталыгын ачып бирә алды. Аның Шәфика (“Я кайтырбыз, я кайтмабыз - А.Гыйләҗев), Зөһрә (“Мулланур Вахитов - Н.Исәнбәт), Динә (“Үзеңә хыянәт итсәң - Д.Вәлиев), Гөлфирә һәм Йөзембикә (“Әлдермештән Әлмәндәр - Т.Миңнуллин), Гөлчирә (“Ташкыннар - Т.Гыйззәт), Сәрвәр (“Сүнгән йолдызлар - К.Тинчурин), Гөләндәм (“Талак, талак - Х.Вахит), Валентина (“Әниләр һәм бәбиләр - Т.Миңнуллин), Гайни (“Бәхетсез егет - Г.Камал), Мөршидә (“Казан сөлгесе - К.Тинчурин) һәм башка рольләре артистның шәхси һәм иҗади үзенчәлеге белән сугарылган. Классик репертуарда иҗат иткән Кеккин (“Хатыннар гайбәте комедиясе, К.Гольдони), Анджела (“Болан-патша трагикомедиясе - К.Гоцци), Эльмира (“Тартюф комедиясе - Ж-Б.Мольер), Катарина (“Тискәрегә авызлык комедиясе - У.Шекспир), Клеопатра (“Антоний һәм Клеопатра трагедиясе - У.Шекспир) рольләре, һичшиксез, актрисаның уңышы.Киңкырлы сәләткә ия булган актриса классик репертуарда югары баскыч булып саналган иң авыр рольләрнең берсе ‐ А.Островскийның “Бирнәсез кызындагы Ларисаны башкара алды. Бу роле өчен Алсу Гайнуллина Россиянең Дәүләт премиясенә лаек булды. Аның Миңнурый (“Йөрәк маем - Т.Миңнуллин), Нина (“Илгизәр+Вера - Т.Миңнуллин), Роза ‐ (“Гаугалы гаилә - Эдуардо де Филиппо), Зөләйха (“Яра - А.Гыйләҗев) рольләре дә аерым игътибарга лаек.Хәзер дә Алсу Гайнуллина иҗат белән ныклап шөгыльләнүен дәвам итә. Аның Буретта (“Кара чикмән - Г.Хугаев), Мәрҗән Даянова (“Гөлҗамал - Н.Исәнбәт), Наташа (“Курчак туе - М.Гыйләҗев, Р.Хәмид), Гайшә (“Арбалы хатыннар - З.Зәйнуллин) рольләре театрда хәзерге репертуарының йөзек кашы булып тора, дип яза театр сайты.Алсу Гайнуллина быел Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Татар хатын кызларының гүзәллек эталоны булуыннан тыш, Ходай Тәгалә Алсу ханымга талант һәм тырышлыкны да өеп биргән. Ни гомер патшабикәләребезне, асыл затларыбызны, классик образларны гәүдәләндергән артист әлеге олуг бүләккә, һичшиксез, лаек, дип уйлыйбыз.Мөршидә КЫЯМОВАiea.u17.04.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра