РусТатEng

Театр уйнау ирләр эше түгел

Төп текст:hp://www.vaaa.u/idex.php?pg=1526 Биредә кырымтатар теле үлмәячәк! Кырымтатар академия музыкаль-драма театры режиссеры Ренат Бекташев шулай ди. “Нәүрүз халыкара театр фестивалендәге беренче очрашуда ук коллектив үзенә нинди зур җаваплылык алганын сиздерде. АТР, “Лалә балалар каналы, мәктәпләре ябылган мәлдә, театрга милләтне саклап калуда бик нык тырышырга туры киләчәк, ди режиссер. Халкыбызның рухи сусавын басар өчен көнне төнгә ялгап эшлибез, ди кардәшләр Халык ни кичерсә, театр да шул юлны үтәРенат Бекташев үзләрен Рос­сиянең иң яшь театры дип таныштырулары белән бик үк килешеп бетми. Үз фикерен дәлилләр өчен ул сүзен ерактан башлады:‐ Театр тарихы халыкның үткәненә бәйле. Ул депортация вакытында яшәвеннән туктаган иде. 1989 елда исә туган җиребездә яңадан театр оешты. Коллектив беренче адымнары белән үк зур кызыксыну уятты. Халкыбызның рухи сусавын басар өчен без көнне төнгә ялгап фанатларча эшләдек. Шул елларда безне “тәгәрмәч өс­тендәге театр дип йөртә башладылар. Симферо­польдә кырым татарлары алай күп түгел, шуңа күрә безгә халык күп яшәгән урыннарга йөрергә кирәк иде. Безне уникаль күренеш дип атыйлар. 25 елда Төркия, Румыния, АКШ, Канада, Гер­мания кебек илләрдә булдык.Халкыбызның бер өлеше шушы илләрдә яшә­гәнгә генә түгел, театр даирәсендә үз урыныбызны яулар өчен дә. Ә бит театр тарихы XIV-XV гасырларга ук барып тоташа. Кырым ханнары театр яраткан. Ни гаҗәп, шул елларда сарайда Мольер әсәр­ләрен уйнаганнар. 1901 елда театрның бинасы төзелгән. 1922-1937 нче елларны ренессанс чоры дип атыйлар. Бу вакытларда бездә Шекспир, Мольер, Гольдони, Толстой әсәрләре дә, төрки кар­дәш драматургларыныкы да, халкыбыз җәүһәрләре дә сәхнә­­л­ә­ш­­­­терелгән.Театр булмагач, драматург каян килсен?Ренат Бекташев әйтүенчә, эшне буш урында яңадан башлау җиңел түгел:‐ Элек НКВД клубы булган бинада сәхнә утлары да, декорация саклар өчен “кесәләр дә юк иде. Татар кардәшләребезгә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­хановка рәхмәт. Иң кыен вакытта беренче булып хәлебезне сез белештегез. Президент китеп өлгер­мәде, ярдәме килеп иреште. Татарстан Хөкүмәте безне автобуслы итте. Яктырту җайланмалары алдык, залда урыннар санын арттырдык. Хәзер ул Тинчурин театрына охшаш. Сыйдырышлыгы ягыннан әйтүем. Ә декорацияләр күбе­сенчә тукымадан эшләнгән. Андыйлар белән сәфәр йөрергә бик җайлы. Ә менә драматургия ягыннан коточкыч кытлык киче­рәбез. Театр булмагач, драматургы каян килсен? Кырымтатар мәктәпләре ябылгач, хәлебез тагын да катлауланды. Инде туган телендә язучы яшь буын иҗат­чылар үсәр дип өметләнү дә файдасыз кебек... Депортация вакытында классикларыбыз әсәрләре, халык иҗаты гына түгел, тәрҗемә материалларына кадәр юк ител­гән бит. Әлегә репертуарда ‐ төр­ки кардәшләрдәге классик үрнәк­ләр, үзебезнең риваятьләр, әкият­ләр. Дөнья классикасы әсәрләрен дә куябыз.Режиссер әйтүенчә, алар татар язучылары әсәрләрен дә өйрәнә. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Әниләр һәм бәбиләр спектаклен тамашачы бик җылы кабул иткән. Халыкка иң якыны “Арзы кыз спектакле, ди режиссер. Тамашачы хәтер­ләсә, кырым татарлары бу әсәрне Казанга да алып килгән иде. Аны ул вакытта “Хайтарма фильмы режиссеры Әхтәм Сәйтаблаев тәкъдим итте. Әхтәм исеме яңгырагач, журналистлар аның хәлен дә белеште. Ренат исә, ул Киевта, аны Кырымга кертмиләр, дип җавап бирү белән чикләнде. Гомумән, сәнгать әһел­ләре сәя­сәткә кагылмавыбызны үтенде. Анда без аңламаган нәр­сәләр байтак. Безгә исә телебезне сак­лап калырга кирәк, ди алар.Ирләр җитми. Сәбәбе нидә?Кырымтатар театры фести­вальгә “Аршин мал алан (Узеир Гаджебиев) спектаклен алып килгән. Әлеге спектакльдән соң биредә бөтен артистлар да җырлый, оста итеп бии дә икән дигән хис калды. Режиссер әй­түенчә, алар эшкә кабул иткәндә кырыс таләпләр куя икән. Бүген консерватория белеме булган артистлары да шактый. Артистлар ‐ 30, тагын 23 кешелек оркестр һәм 6 пардан торган балет труппалары да бар.Бер генә кимчелекләре бар, ул да булса, ирләре аз. Чөнки кырым татарларында ир кеше ‐ гаилә тоткасы, туендыручы. Шуңа күрә ир-егеткә театрга килү өчен супер фанат булырга кирәк. Әлеге супер фанатлык режиссерның үзендә дә хәттин ашкан. Спек­такльнең ничек әзерләнүен ул болай сурәтли:‐ Әсәр алына, артистлар билгеләнә. Спектакль бюджеты төзелә. Шуннан хакимияткә баш иеп барасың. Һич югы 30 мең сорап карыйсың. Кире боралар. Тагын киләсең, үгетлисең, ышандырырлык итеп сөйлисең. Ярты сумманы түләргә риза булалар. Кос­тюмнарга килгәндә, өйдә нәрсә бар, шуны театрга ташыйм.Ренат Бекташев зурлар өчен спектакльләрне фәкать туган телдә уйнавын әйтә. Ә менә балалар өчен русча куялар. “Татар мәктәпләре булганда, туган телдә уйнап була иде әле, хәзер күбрәк русча куярга туры килә шул. Әмма русча булса да, ул үзебезгә якын тема була, милли әсәрләр, әкиятләр сайлап алырга тырышабыз, ‐ ди режиссер.Драматургия кытлыгы дигәч, аңа татар драматургиясен дә тәкъдим иттеләр. Ни дисәң дә, бездәге “Яңа татар пьесасы кебек бәйгеләр драматургларны үстерә, сайлап алу мөмкинлеге дә бар кебек. Әмма режиссер “яңа дигән төшенчәгә сак карый булып чыкты:‐ Яңа дигәндә, заманча әсәр­ләрне күз алдында тотсагыз, безгә батып бетми шул алар. Бурычларыбыз үзгә чөнки...Аның сүзләренең мәгънәсен “Аршин мал алан спектакленнән соң яхшырак аңлашыла төште. Кырымтатар театры болай да җуелган җәүһәрләрен саклап калырга омтыла икән ләбаса. Кыз ярәшүгә корылган әсәрдә дуслыкка тугрылык, үткәнеңне барлау һәм саклау кебек төшенчәләр калку күрсәтелгән. Җыр үрнәкләре, кырымтатар биюләре белән баетылган. Шунысы кызык, әлеге спектакль төрки халык фести­вальләрендә генә түгел, Европа бәйгеләрендә дә җиңү яулаган. Европага үз күчермәсе түгел, асылын саклап калган милләтләр сәнгате кызыклырак шул. Уйланырга җирлек бирде кардәшләр. Тамашачы исә артистларны аягүрә басып кат-кат алкышлады, җибә­рергә теләмичә, берничә тапкыр сәхнәгә чакырды. Аларны котларга килгән мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хаклы, артист бәхете ‐ тамашачыда. Симферополь театры исә икеләтә бәхетле иде. Зал тутырып килгән тамашачы спектакльне, “Хайтарма фильмы кебек үк, дулкынланып кабул итте. Ватаным Татарстан. Гөлинә Гыймадова. 6.06.2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра