РусТатEng

Телен белмәгән татар, гомумән, кеше түгел!

Төп текст:hp://vaaa.u/idex.php?pg=405 Әзһәр Шакиров исемен ишеткәч, күз алдына сүзен ипләп кенә башлап, халыкны акрын-акрын кыздыра барган оста оратор килеп баса. Бәхеткә, аның андый чыгышларын байтак күрергә туры килде. Гадәттә, берәр кичәгә Шамил абый Закиров белән килеп керер­ләр, Камал театры кунакларына сүз бирелә дигәч, Шамил абый, әйдә, Әзһәр, син әйт дип, аңа букетны тоттырыр иде дә, аның халыкны уятып, сискәндереп җибәрүен канәгатьлек белән күзәтеп торыр иде. Бу аның насыйп булмаган Спартак ролен тормышта чынга ашыруы кебек тоелды. Г.Камал театрында ярты гасырдан артык эшләгән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров белән әңгәмә татар театры кыйбласын ачыклаудан башланды.6-1‐ Әзһәр абый, бүген театр сәясәт коралы түгел дисәгез дә, быелгы репертуардагы күпче­лек премьераларда сәяси тема күтәрелгән бит. Ричард IIIне әзерләгән Илгиз Зәйни, мәсәлән, аны хәзерге сәяси вакыйгаларга җавап дип бәяләгән иде. “Хуҗа Насретдин (Н.Исәнбәт), “Минем исемем Кы­зыл (О.Памук) спек­такльлә­рендә дә шундый ук фәл­сәфә ята.‐ Элек халык тилмереп билет эзли-эзли, басып карауны да бәхет санап театрга йөри иде. Ни өчен? Бер караганда, партия яр­дәмчесе, идеология коралы иде бит ул. Чөнки спектакльләрдә яшерен мәгънә бар иде. Анда бу тормышны, партияне генә мактау тү­гел, ничек бу тормышны рәтләргә дигән сорауга бәргәләнеп җавап эзләү бара иде. Шулай булмаса, театрның кызыгы бетәр иде. Хә­зерге тормышны гел мактап спектакль куясың икән, аннан халык бизәчәк. Чөнки бит ул тормышта нинди каршылыклар булганын кү­реп, тоеп яши. Ул моннан 2 мең ел элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Хәтта шамакайлыкта да аерым бер мәгънә ята.‐ Әмма театрның яраклашкан вакытлары да була...‐ Системага каршы чыккан театрның булганы юк дисәк тә, ялгыш булмас. Дөреслекне әйткән саен сәяси басым көчәя генә бара. Безнең заманда Таганка театры бар иде. Аның язмышы болай булды: режиссерын кудылар, чит илгә кит­кәч, кире кайтырга ирек бир­мә­деләр. Коммунистлар партиясе­нең көче беткәч, СССР җимерелгәч кенә кайтты ул. Безнең театрның максатын мин милләтне саклап калуда күрәм. Татар театры үз мил­ләтең белән горурлану хисләре уятырга тиеш. Үз телен оныткан, аннан ваз кичкән татар, минем өчен, татар түгел. Әмма бу хакыйкать дәүләт дәрәҗәсендә аңлатылырга тиеш. Әгәр андый аңлату эшләре алып барылмый икән, димәк, ул дәүләт булып җитешмәгән әле. Мил­ли рухны мәктәп, театр, әдә­бият, сәнгать аша тәрбияләп була.‐ Режиссер да, артист та сәхнәдә ялгызы гына берни эшли алмый, дисез. Алар бер-берсенә бәйле. Ә Сез режиссерлардан уңдыгызмы?‐ Театрны югары баскычка кү­тәргән талантлы режиссерлар­ның берсе ‐ Ширияздан абый Сарымсаков иде. Аннан соң Празат абый Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, менә хәзер Фәрит Бикчәнтәев... Аларның барысы бе­лән эшләргә туры килде. Режиссерлар әйбәт булды, мин әйбәт булалмадым. Чөнки һәрвакыт үз фикеремне әйтергә өйрәнгән кеше. Үзем­чә күрәм, үземчә эшләргә тырышам. Ә бу бер кешегә дә ошамый. Синең ролеңне режиссер үзенчә күрә, артист аңа ышанырга, тыңларга тиеш. Әгәр артист белән режиссер фикере туры килми икән, анда инде берничек тә уртак тел таба алмыйсың. Күп вакыт мин уртак тел таба алмый идем шул. Хәзер инде өйрәндем, ләкин бераз соң!‐ Уртак тел таба алмау аркасында рольләрдән төшеп калган булмадымы?‐ Рольләрдән төшеп калмадым, бирмәделәр генә. Ләкин бер режиссер алмаса, икенчесе, һичши­к­сез роль бирә иде. Ул вакытта, минем бәхеткәдер инде, режиссерлар күп иде. Бер генә режиссер булса, миңа авырга туры килер иде.‐ Әзһәр абый, халыкта, ничек башлап җибәрәсең, шулай бара дигән әйтем бар. Бу Сезгә туры киләме? Беренче роль­ләрне искә алыйк әле.‐ Мин бик яшьли картларны уйнадым. 25 яшь иде, Ширияздан абый Сарымсаков куйган “Ай тотылган төндә (М. Кәрим) спектак­лендә Дәрвишне уйнадым. Шуннан китте инде. Миңа күп вакыт өлкән­нәрне-картларны уйнарга туры кил­де. Менә урамда бер көн: “Әле сез һаман исәнмени? ‐ дип әйт­теләр. Тамашачылар мине карт артист дип кабул иттеләр. Шәүкәт абый Биктимеров, Равил Шәрә­фиевләр минем малайны уйнап йөрделәр бит. Бер вакытны Марсель Хәкимовичка әйткән идем: “Әйдә алмаштырып куй, Шәүкәт абый Биктимеров минем әтине уйнасын, мин аның малаен уйныйм, ‐ дип. Югыйсә Шәүкәт абый миннән унике яшькә өлкәнрәк. Алмаштырмады. Миңа хәзер картайгач җи­ңел, яшьли картларны уйнагач, гел карт булып калдым. Мин йә бәхет­сез, йә катлаулы язмышлы кеше­ләрне уйнадым. Миңа үзең шундый булмасаң, сиңа андый роль бир­мәсләр иде дип әйткәннәре бар. Тамашачы мине рольләремдәгечә әшәке, гаилә бозучы, бәргәләнүче кеше итеп кабул итте. Янәсе, артист әшәке кешене яхшы итеп уйный икән, ул үзе тормышта шундый кеше. Аңа йә ак, йә кара булсын, ул башканы белми. Ә миндә агы да, карасы да, башка төсләре дә байтак булды. Ә бит яхшы кеше дә хаталар ясый, әшәке кеше дә яхшылыклар эшли ала. Совет сәнгате шуңа корылган ки, бай булса, ул, һичшик­сез, начар, хәерче булса, аннан да яхшы кеше юк. Тормышта бит күп очракта киресенчә була.‐ Роль дигәннән, Марсель Сәлимҗанов вәгъдә иткән, әм­ма уйналмыйча калган Спартак роле Сезне хәзер дә борчыймы?‐ Юк инде, андый хисләр узды. Әгәр Спартак ролен әзерләмәсәм, алай кызганыч булмас иде. Хәзер инде бу яшьтә ул турыда сөйләшеп утырудан мәгънә юк. Күрәсең, язмышым шулай булган.‐ Бервакыт Сез, безнең театр­да Ричард IIIне уйнарлык артист юкмы әллә, дигән сорау куй­ган идегез. Менә хәзер ул спектакль сәхнәгә менде. Сезнең аңа карата фикерегез нинди?‐ Минемчә, театр бик зур эш башкарды. Монда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең роле бик зур. Ул яшь режиссер Илгиз Зәйниевка катлаулы әсәрне ышанып тапшырды. Илгиз үзе теләгән максатка иреште дип уйлыйм. Монда Искәндәр Хәйруллин да зур эш башкарды. Ә бит Ричард образы бик зур осталык таләп итә. Ул артист өчен бик зур йөк. Мин шушы әсәргә алынганы өчен театр­га рәхмәтле. Спектакльдә катнашкан барлык яшьләр өчен дә сөендем. Чөнки вак әйберләр генә уйнап артист үсә алмый. Режиссер формасын, алымын тапкан. Зур сәх­нәдә барса, ул яңгырамаска да мөмкин иде. Кече сәхнәдәге 100 кешегә ул бик тәэсир итә.‐ Классик әсәрләргә, тәрҗе­мә әсәрләренә тамашачы йөрми дигән фикер дә яши бит әле.‐ Академия театрында татар әсәрләре куелырга тиеш. Әмма артист классик әсәрләрдә генә үсә ала. Минем уйлавымча, тамашачыга төрки халыклар, Шәрык халкы әсәрләре кызык булыр иде. Сәхнә­дә төрки кардәшләребез нинди уйлар белән яши, аларны нәрсәләр борчый дигән сораулар куелса, кардәшләребезнең тормышын күр­­сәк, безнең рухи ачлыгыбыз бермә-бер кимер иде. Быел Камал театры сәхнәсендә Орхан Памук­ның “Минем исемем Кызыл әсәре буенча спектакль куелды. Мин төрек халкында мондый чын талантлы язучы булуына бик сөен­дем. Бу әсәрне сәхнәгә кую академия театры өчен яңалык булды.‐ “20 йортлы кечкенә генә авылдан чыккан ике артист бит без. Укырга керер өчен справка алырга кирәк. Колхоз рәисе Ка­нәгать абый артыннан басуда сөргән кара җирдә: “Канәгать абый! Канәгать абый, зинһар, справка бир инде, дип елый-елый Нәҗибә белән чапканым әле дә хәтеремдә, ‐ дип язасыз. Канәгать абый белән укып бе­тергәч очрашкан булдымы?‐ Безнең авыл күптән юк шул инде. Әти-әни исән чакта кайтып йөрдек, хәзер авылның урыны гына бар. Әти Яңа Ташлыяр авылының соңгы кешесе иде. Ул үлгәннән соң авыл бетте. Минем бәхетемә “Таттелеком җитәкчесе Лотфулла Нурисламович Шәфигуллин, Азнакай районы җитәкчесе Марсель Зөфә­рович Шәйдуллин авыл урынын мәңгеләштерделәр. Ике урынга стел­а (ягъни биек билгеләр) куйдылар. Нәҗибә Ихсанова белән мин яшәгән нигез алдына ташлар өеп, шулай ук истәлек такталары урнаштырдылар. Бер вакыт басудагы камылга ут төрткән булганнар. Ут зиратка да үтеп кереп, аны яндырган иде. Зиратны чистартып, 19 “Кам­аз машинасы чүп-чар түкте­ләр. Зиратны өр-яңадан эшлә­деләр, андый зур эшне мин го­меремдә дә эшли алмас идем. Чын күңелемнән рәхмәт әйтәм мин аларга.‐ Йөрәктән чыккан тагын бер җөмлә: “Совет паспортын синең кебек хәерчеләргә бирмиләр... Шундый авырлыклар белән укыр­га кергәнсез, артист булгансыз. Бу һөнәрне әти-әниегез ничек кабул итте? Үткәннәрне барлап, бүгенгегә анализ ясасаң, артист һөнәре сайлаганга үкен­мисезме? Театрның дәрәҗәсе арт­тымы, кимедеме?‐ Әти-әни бу профессиянең нәрсә икәнен каян белсен, алар тү­гел, мин үзем дә аны яхшылап белми идем. Әгәр врач яки укытучы булам дисәң, алар аңларлар иде. Үз гомерендә радио тыңла­маган, чын артистны күрмәгән кеше, ничек инде минем артистлыкка укуымны кабул итсен?! Артист булырга укырга керүемне әти-әнигә әйтергә оялдым. Инде белгәч, Аллага шө­кер, каты бәрелмәделәр, авыр сүз әйт­мәделәр. Театрда эшләгәндә әти бик нык авырып киткәч, Азнакайга кайтып, өйгә табибларны чакырып, әтигә “концилиум җыйгач, ул мине зур кеше дип кабул итте. Әнигә исә бервакыт радио тыңлат­кан­нар. Мин хикәя укыйм икән. Ита­лиядән туган иленә кайтып барган татар карчыгы турында. Бу карчык үзе­нең хыялын тормышка ашыра алмый, юлда үлеп кала. Әни елый да елый икән. Балакайларым, мине башка чакырмагыз, үзәгем өзелә, дип әйткән. Тавышны ишеткәч, мине сагынып елагандыр, күрәсең.Театрның дәрәҗәсенә килгән­дә, ул вакытта театр ‐ партиянең ярдәмчесе иде, социалистик идео­логиягә хезмәт итте. Хәзер инде аның андый роле юкка чыкты. Ми­немчә, татар театрының бүген бер генә юлы бар. Ул да булса, милләтне саклап калу. Г.Камал театрының абруе зур. Һәр премьераны җи­тәкчелек карап бара. Минтимер Шәймиев, мәсәлән, һәр спектакльгә килә, артистлар белән аралаша, сораулар бирә.‐ Әзһәр абый, озакламый юбилеегыз җитә. Үткәнен бар­лап, бүгенге көнгә нәтиҗә ясасак, тормыштан, булмыштан канәгатьме Сез?‐ Ходай Тәгаләгә гомер биргәне өчен рәхмәт. 75 яшькә җиткәнмен икән инде, канәгать булмый, нишлим? Дөрес, бер-ике мәртәбә үлем якадан эләктереп алгалады. Бер­сендә сукыр эчәге шартлады, анысы үтте. Аннан инфаркт булды, анысыннан да котылдым. Менә сигез ел яшим бит әле. Булганыннан ка­нәгать. Безнең артист язмышы яр буенда эре балык капканны көтеп утырган балыкчыныкына тиң. Зур рольләр көтеп гомер узганын да сиз­ми каласың. Мин театр репертуарында булган өч спектакльне аерып әйтер идем. Болар “Бичура (М.Гыйләҗев), “Ахырзаман (Ч.Айтматов), “Телсез күке (З.Хәким), “Кур­чак туе (М.Гыйләҗев, Р.Хә­мид). Үзем катнашкан өчен генә әйт­мим, болар милләт өчен кирәк­ле, тирән фәлсәфәле әсәрләр иде. Минем бәхеткә театрга Фәрит (Ф.Бик­чән­тәев ‐ Г. Камал театрының баш режиссеры) килде. Беренче спектак­ле ‐ “Бичурада төп рольне бирде, шуннан китте инде. Биш елга бер мәртәбә кызыклы роль эләгә миңа. Вак балыклар кебек рольләр даими булса да, менә болары кү­ңелгә якыны, җанны биреп уйный торганы. Театр ‐ бик зур хезмәт һәм тәр­тип таләп итә торган урын. Монда көне-төне эшләргә һәм шушы тәр­типкә буйсынырга кирәк. Театрда гади кеше эшли алмый, ул бу эштән тиз туячак, чөнки ул ке­шенең җа­нын суырып ала. Монда сабырлык, түземлек кирәк, юкса театрдан ки­тәргә туры килә. Андыйлар да булды. Русларда “Талант не пропьешь дигән әйтем бар. Без дә алардан ким булмыйбыз дип бераз эчтек. Ә театр­дагы бүгенге яшьләр шулка­дәр итагатьле, тәртипле, алар, һич­шик­сез, без­дән яхшырак булачак.‐ Гаиләдә аңлау тапмасаң, иҗат итүләре дә читен бит әле.‐ Хатыным ‐ сәнгать өлкәсен­нән ерак кеше. Финанс-икътисад университетында укыта. Улым хәр­би өлкәне сайлады. Әнисе алдан ук артист кына булмасын дип әйткән иде. Туктаусыз гастроль­ләрдә булдык, билгеле, Саҗидәгә җиңел булмагандыр. Әлбәттә, терәгең булмаса, иҗат бармый. Замандашларым турында, театр сән­гатенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән язмалар да тумас иде. Алар газета-журнал битләрендә дә, китап булып та тупланып чыкты. Ватаным ТатарстанГөлинә Гыймадова. 13.02 2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра