РусТатEng
Театр “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” диде һәм авыр чакта ташламады – Нәргиз Баһманова

Театр “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” диде һәм авыр чакта ташламады – Нәргиз Баһманова

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов каберенә таш куелды. Бүген, Камал театрында, яңа сезон ачылу алдыннан, әлеге ташны ачу чарасы узды. Халкыбызның яраткан артисты Ирек Баһмановның кабер ташы өстенә куелган яшел җәймәне аның улы Инсар белән кызы Нәргиз ачтылар.

Мәгълүмат өчен. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан — Татар академия театрында. 2015 елның декабрендә каты авырудан вафат булды.

Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның кабере Тукай кабереннән ерак урнашмаган. Күренекле артист гомер иткән хатыны Рәшидә Баһманова белән янәшә күмелгән һәм кабер ташлары да бер төрле, затлы итеп ясалган.


Кабер ташының авторы – рәссам Дмитрий Кузнецов. Ул шушы зиратта Шамил Закировка, Марсель Сәлимҗановка, Шәүкәт Биктимеровка, Туфан Миңнуллинга кабер ташы ясаган рәссам. Тукайның кабер ташы да аның авторлыгында яңартып эшләнгән.

Ирек Баһмановның кабер ташын ачу чарасын Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй алып барды. Кабер янында Коръәнне дә ул укыды


Хәлим Җәләй сүзен Ирек Баһмановның театрдагы беренче ролен искә алудан башлады. “Ул беренче тапкыр сәхнәгә 1964 елда “Яшь йөрәкләр” спектаклендә Фәйзулла исемле егет булып чыкты. Шунда ул “кия-кия” дип көлеп тамашачының хәтерендә калды һәм үзенең талантлы артист икәнлеген күрсәтте. Әлбәттә, иң халык хәтерендә калган роле – “Әлдермештән Әлмәндәр”дә (Туфан Миңнуллин пьесасы буенча) Искәндәр роле иде. Тормышта Ирек Вәлиевич тыйнак, сабыр кеше иде, масаеп, кәпрәеп йөрмәде. Рәшидә ханым белән менә дигән ул, менә дигән кыз үстерделәр. Рәшидә апа сырхап киткәч, озак еллар тәрбия кылды”, - диде Хәим Җәләй кабер ташы янына басып.

“Ул театрның җаны иде. Театрдан башка яши алмый иде. Ул гадилеге белән барсыннан аерылып торды. Ул һәр сүзнең аһәңен, мәгънәсен аңлатып бирә ала иде. Соңгы вакытта Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” спектаклендә бергә уйнадык. Сиксән яшьлегендә дә шул спектакльне уйнадык. “Бигрәк куркыныч икән сиксәнне тутыру”, дигән иде ул миңа, - диде Ирек Баһманов белән бергә укыган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева.


“Ирек сәхнәгә чыкканда, кул чабып каршы алалар иде, ул халык арасында бик популяр иде. Бик аралашучан кеше иде. Кайсы шәһәргә гастрольгә барсак та, аның дуслары бар иде”, - диде сәхнәдәше Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев.

“Кешелекле кешеләрнең берсе иде. Ул кызы белән улын матур итеп, татар итеп тәрбияли алды. Алар Ирекне авыргач та бик карадылар, күтәреп кенә йөрттеләр, - диде Ирек Баһмановның җан дусларының берсе, соңгы елларда бер йортта күрше булып яшәгән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов. - Дөнья шулай инде ул. Барыбызның да төп йортыбыз шунда”, - дип өстәп куйды ул.

“Зәңгәр шәл”не куйганда, Ирек абыйны массовкага язмаган идем – авырый иде. Ул минем янга килеп: “Ничек инде син мине “Зәңгәр шәл”дән калдырасың?” диде. Әлбәттә, мин каршы килә алмадым”, - дип хатирәләргә нәтиҗә ясады театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

“Миңа театр директоры Илфир Якупов: “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз”, дигән иде. Бүгенге чара шуны дәлилли. Авыр вакытта театр безне ташламады”, - дип кызы Нәргиз Баһманова театрга рәхмәтләрен җиткерде.


Төп текст: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/06/149750/

"Татар-информ". Рузилә Мөхәммәтова. 06.10.2017 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра