РусТатEng

Тукайдан башланган Дунай

Күптән түгел Камал театрында 80 яшьлек Актерның 56 еллык иҗатын колачлаган бик күңелле, зәвыклы, матур кичә узды. Сәхнәдә һәм экранда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге премияләре лау­реаты, тәрҗемәче, педагог, профессор Наил Дунаевның төрле елларда уйналган рольләре кабат җанланып күз алдына басты. Үзе генә түгел, һәр тамашачы горурланып күзәтерлек бай иҗат! Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да Наил Дунаевның татар театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше лаеклы бәяләнде – ул 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Ә театр сәхнәсендәге тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова юбилярны котлап, Татарстан хөкүмәтеннән тагын бер бүләк – “Форд” машинасы ачкычын тапшырды.
Әйе, 80 яшен чын мәгънәсендә егетләрчә, сәхнәдә уйный-уйный, акылы, зиһене, тәне искитмәле сәламәт килеш, көр, күтәренке күңел белән каршылады юбиляр, афәрин! Шаһзадәй буй-сын, очкын чәчкән күзләр. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев: “Сез – Голливуд көнләшерлек!” – дип урынлы әйтте. “Наил абый! Сез үзегезне бик бәхетле хис итеп яшисездер”, – дип мин дә сорамый түзмәдем. Ул елмайды: “Аллага шөкер!” – диде. Хәер, “Мин бәхетле!” диючеләргә гел сагаеп карыйм. Бәхет бит ул – бик фәлсәфи төшенчә. Наил абый алай шапырынучылардан түгел – булганына шөкер кылып яши. Ә канәгать була белү – изгелек, дип өйрәтә дин. 
 
... Сәхнәдә без аны йөз төрле кыяфәттә, төрле жанрда, төрле холыкларда күрдек. Артистның рухи дөньясына бер сәяхәт ясыйк. Туган җире – Татарстан, Зәй районы, Әхмәт авылы; белеме – Мәскәүнең М. Щепкин исемендәге югары театр училищесы. 1961 елдан – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Сәхнәдәге рольләре – 150! Беренче роле Габдулла Тукайны уйнаганда Николай Иванович Дунаевның сәхнәдә яңа исеме барлыкка килә – Наил Дунаев!.. 
 
– Сездә әдәби зәвык сизелеп тора – шигырьләр яратасыз, аларны хисле, мәгънәле итеп, матур укыйсыз. Бик күп пьесалар тәрҗемә итүегез дә игътибарга лаек. 75 яшегездә дөнья күргән “Язмышым – театр” дигән китабыгыз да Сезнең зур каләм иясе икәнегезне раслады. Бу кайдан килә? Нәселдәнме? Үз тырышлыгыгызмы? – дип Наил абыйның “бәгыренә” керәм. 
 
– Кечкенәдән үк прозага караганда шигырьләрне күбрәк яраттым. Укып кына килергә кушкан шигырьләрне дә мәктәптә мин яттан сөйли идем. Тумыштан киләдер инде. Әти радиодан булган спектакльләрне бик яратып, хәтта эшен куеп торып тыңлый иде, шулай ук Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов җырларын да калдырмый. Әни матур җырлый иде. Безнең бик яхшы әдәбият укытучыбыз Мәрвәрия апа Җиһаншина бар, ул үз фәнен бик ярата, бик күп шигырьләр, театр турында сөйли, уйнап, җырлап та күрсәтә иде безгә. Мине ул берзаман авыл яшьләре спектаклендә мәҗбүри катнаштырды. Мин бит артист булам дип хыялланып үсмәдем. Диңгезче, офицер буласы килә иде. Авыл сәхнәсендә күләмле, зур спектакльләр дә куелды. “Миркәй белән Айсылу”да, “Чаткылар”да да роль бирделәр, концертларда җырлата башладылар. Менә шулай канат ярды минем сәхнәгә юл. Мәктәп елларында иң көчле тәэсир калдырган беренче китап Виктор Гюгоның “Хокуксызлар” романы булды. Аннан үсмер чакта, яшьлектә Мирсәй Әмирнең “Агыйдел”е үзенең романтикасы, лирикасы белән җәлеп итте, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы. Экранлаштырып, әсәрне әрәм иттеләр. Шәриф Камалның “Акчарлаклар”ы – анда инде тормыш тирәнлеге, адәм баласының күңел кичерешләре, җан газаплары. Мәскәүдә укыганда укытучыбызга тәрҗемәсен биргән идек, аһ итте, “Чехов тирәнлеге”, ди. Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир”е, “Язгы кәрваннар”ы... Мин яраткан әсәрләрне саный китсәң, туктап булмый... Гомумән, татар язучыларыннан Мәхмүт Галәү, аның “Болганчык еллары” – минем өчен беренче урында. 
 
– 80 яшь белән дуслаштыгызмы инде?
 
– Тормыш – китап бите кебек. Ачасың да, ябасың. 365 бите – бер ел... 80 еллык китап бик тиз укылып беткән. Без укып кайткач, бергә эшли башлаган атаклы артистларыбыз бик олы күренә иде. Аларның күбесе 60-70 яшьтә вафат та булды... Үзем әле сизмәсәм дә, сан буларак 80 күп инде ул... 
 
– Кыяфәтегезгә карап, 20-30 елны киметергә дә була. Сезнең турыда “Әтисе умартачы булгач, бал ашап үскәнгә бик сәламәт ул”, диләр. Әллә гомер буе балык­чы булу да озайтамы гомерне? (Наил абый тоткан балыклар белән сыйланмаган кеше юктыр) Ник яшьлекнең Сездән китәсе килми, сере бармы моның? 
 
– Сәламәт булу өчен пөхтәлек, тәртип, чисталык, шәхси гигиена да бик мөһим. Ә кышын ничә җирдә бозны тишә-тишә, гел хәрәкәтләнеп, саф һавада балык тоту – үзе физик эш, чып-чын спорт инде, фитнесың бер кырый­да торсын. Аннан, яхшы мәгъ­нәсендә битараф булган кеше яшь күренәдер ул, көнләшеп, кешенекенә кызыгып, үпкәләп, үз-үзен ашап яшәү кешене бетерә, картайта дип уйлыйм. 
 
– Ә гаделсезлекләр булса?
 
– Була инде. Язмыш шулайдыр дип тә тынычланасың. 
 
(Кызганыч, театрдагы “щепкинчы” егетләр бердәй актив иҗат итсә дә, “Россиянең халык артисты” исеме Наил абыйга гына бирелмичә калган. Гаделсезлек... Һаман сәхнә тоткан артистка бу исемне бирү әле дә соң түгелдер.)
 
– Әйе, Сез тыныч, түзем, тырыш, үз эше белән мәшгуль кеше булып күренәсез. 
 
– Мин бит авыл малае. Авыл тәрбиясе, ата-баба тәрбиясе гомерлеккә канга сеңеп калган. Ул холыкны тәрбияләгән. Безнең авылда керәшеннәр дә, татарлар да бар иде һәм без бик тату, дус яшәдек. Бер-беребезнең дини бәйрәмнәрендә дә бергә була идек. Авылда ул заманда өйләрне йозак белән бикләп йөрү дә юк иде хәтта, келәсен генә эләләр иде. Аннан әле без – сугыш вакыты балалары. Шушы афәт безне берләштергән. Бер-беребезне яклап, “ятлардан” кыерсыттыр­мыйча үскәнбез – кайвакыт күрше авыл малайлары белән көч сынашулар була иде. Мәскәүгә килгәч тә, студент елларында да, аннан инде Казанга кайтып, зур төркемебез белән Камал театрында эшли башлагач та, кыскасы, шушы көнгә кадәр ни генә булмасын, без дустанә яшибез. Вак-төяк үпкәләшү дә мөмкин, әмма талашу, усаллашу, каралык юк бездә. Без барыбер туганнар күк, гаиләдәге кебек – шатлыгыбыз да, бәйрәмебез, уңышларыбыз да уртак. Кайгы килсә дә, бергә кичерәбез. Гомумән, безнең театр бу яктан бик аерылып тора. Без бит зиратта кайсы артистыбызның кабере кайда икәнен дә белеп, ел да бер-ике барып, карап чистартып торабыз. Һәр театрда, сәнгать оешмасында шулай дип әйтеп булмый. 
 
– Сез – профессор. Утыз елга якын гомерегезне укытучылык белән дә бәйләдегез. Татарстан театрларында күп шәкертләрегезне күрәбез. Әйтик, Камал театрында – Люция Хәмит, Фәнис Сафин, Олег Фазылҗан. Сирәк артистлар үзләрен бу изге, авыр эшкә багышлый – мөгаллимлек таланты булмауданмы бу яки вакыт тапмауданмы? Сәхнәдән башка урында үзеңне исраф итмәү, көч түкмәүме?
 
– Укыта белү таланты да, теләк тә кирәк, әлбәттә. Ә иң мөһиме – эгоист булмау. Үзеңдәге тәҗрибәне, талантны, белемне кемгәдер жәлләмичә бирү, өләшү, уртаклашу өчен бик ихлас, юмарт, ачык булу шарт. Шәкертләр моны бик тиз тоя. 
 
– Сезнең гаиләгез дә бик укымышлы. Улыгыз Владислав – полковник. Алинә, Диана исемле оныкларыгыз да инде югары белемле. Ә хәләл җефетегез Татьяна Григорьевнаны әйткән дә юк – китаплар патшабикәсе, мәдәният институтында профессор! Әле мәктәпне тәмамлаганчы ук, шушы Таня исемле матур кызның фотосурәтенә гашыйк булгансыз. Бер әңгәмәдә “Матурлыкка мәхәббәт – хыялга бай булу дигән сүз ул”, дигәнсез. Чыннан да, бу очракта кызның матурлыгы Сезне хыялый Мәҗнүн иткән һәм алдамаган! Мәскәүдә укый башлагач, якташ кызыгызның да башкалада Н.Крупская исемендәге институтта белем алуын белеп, аны эзләп тапкансыз. Казанга кайт­кач, аның белән гаилә корасыз. Биш ел элек балдаклар яңартып, зурлап, алтын туй уздырган идегез. Үсмер чактан алып гомер буе гел бер мәхәббәт белән яшәү туйдырмыймы? (Наил абыйга менә шундый “четерекле” сорау бирергә булдым. )
 
– Туйдыра, билгеле! 
 
– ??! . . 
 
Партнер булу сәнгатенә, актер осталыгына Мәскәүләрдә өйрәнгән зат шул ул Дунаев! Минем хәйләлерәк соравыма шундый җавабын да бик тиз тапты! 
 
Аннан дәвам итте:
 
– Туган булып бетәсең бит инде ул, туганнан туеп буламыни?
 
Юк, туган гына түгел, хатыны турында сөйләгәндә һаман да күзләре җемелдәп китә, тавышы да ничектер тамак төбеннән бер горурлык хисе белән чыга. Димәк, “чибәрлегенә, талантына, кешелеклегенә гашыйк” булып, Коляга кияүгә чыккан китапханәче кыз артист иренең мәхәббәтенә лаек булып яши, эшли һәм ул да, күрәсең, картаюны белми. Бу да талант, тырышлык, зур хезмәт, нык холык дигән сүз. Бәхетле, тигез гаиләдә үскән, бүген үзе бәхетле, тигез, түгәрәк гаилә хуҗасы булган Наил абый “мин бик бәхетле” дип әйтсә дә урынлы, әмма ул ырымнарга да ышана торган кеше, бәлки, күз тиюдән дә сакланадыр – “Аллага шөкер”, ди... 
 
– Сез кайчандыр коммунист, театрның парторгы идегез, хәзер дини кешеме?
 
– Без атеизм чорында формалаштык. Әмма әнинең сүзләре хәтердә уелып калган: “Улым, ышансаң, ышанмасаң да, Алла юк дип әйтә күрмә”. Дин мәрхәмәткә өйрәтә. Мохтаҗларга сәдака бирү, шәфкать күрсәтү кебек гамәлләр күңелгә рәхәтлек бирә, агарта, җанга яктылык иңә. Йолалар аерылса да, без, төрки татар халкының төрле кавемнәре, бер-беребезне баетып яшибез. Минем татарлыгым, татар культурасына береккәнлегем тел, моң аша килә. Никадәр генә бөек булса да, урыс җырчылары минем җаныма Илһам Шакиров кебек үтеп керә алмый. 
 
Кабаланмый гына, салмак, вәкарь адымнар белән, үз дөнья­сына чумып, гүяки җирдән бераз өстәрәк мәгърур атлап баручы Артист читтән караганда бик җитди, хәтта зәңгәр күзләре белән салкын канлы, кырыс булып та тоела. Ә сәхнәдәшләре һәм үзе әйтүенчә, ул гаять сентименталь, нечкә күңелле кеше, сәхнәдә хисле кичерешләрне уйнаганда күзләре яшьләнә. Мин дә сиздем, сөйләшкәндә, әнисен искә алганда күзләре дымланып, тавышы да киселеп китте. Менә сиңа кырыс ир... 
 
– Яши-яши, Сезнең нәрсәгә булса да карашыгыз, мөнәсәбәтегез, тормыш принципыгыз үзгәрдеме, үкенечләр бармы? Нинди мәкальне тормыш шигаре, девизы итә аласыз?
 
– “Век живи, век учись”. Татарчага турыдын-туры тәрҗемә итсәң, шигъри көче, көе югала. 
 
– Түбәннәргә карап гыйбрәт ал, югарыга карап үрнәк ал, дияргә дә мөмкинме?
 
– Әйе, шуңа да туры килә. Гомумән алганда, минем тормыш кредосы үзгәрмәде, чөнки әти-әнидән, аннан укытучылардан дөрес тәрбия алынган, алар әйбәт үрнәк булган. Вак-төяк үкенү мизгелләре була инде ул. Кызуланып, дуамалланып, уйламыйча нидер әйтеп ташлыйсың, ә болай нәрсәнедер үзгәртәсе килгән үкенечләр юк, булмады. 
 
Ә мин, тылсым мөмкин булса һәм тагын берничә тормыш бирелсә, Наил абыйны балет йолдызы да итәр идем әле, чөнки туып-үскән җирендә балет мәктәбе булса, ул һичшиксез анда укыр, данлыклы биюче булыр иде. Әңгәмәбез барышында шуны да искәрдем, Наил әфәндебездән менә дигән дипломат та чыгар иде. Кайбер катлаулырак сорауларга җавапны – үзе сизепме, сизмичәме – ул ипләп кенә уратып та узды. 
 
– Яраткан ризыгыгыз?
 
– Ашыйсы килгәндә барсы да тәмле. 
 
– Табигатьнең кайсы фасылы ошый?
 
– Һәрвакыт матур ул. Тик мин сабый чактан ук никтер табигатьнең тып-тын калган чагын, агачлар яфракларын коеп барган урманлыкны, көзге тынлыкны ярата идем. Хәзер дә... 
 
Гомер фасылына килгәндә, Наил абый да нәкъ менә шушы үзе яраткан көзге тынлыкта, тирән мәгънәгә ия тын рәхәтлектә, бугай... Язгы чәчүләр, куйган хезмәт, түгелгән көч, тырышлык­лар көткән мул уңышны биргән. Яшел, ямьле чәчәкле җәйдән соң, Җир үзенең байлыгын кешеләргә тапшырган. Ашыкмыйча, хозурланып ял итәр чак. Алда ак кышлар... Әмма чын иҗат кешесе ял яратмый. “Актер һаман да нәрсә беләндер гаҗәпләндерергә, серле булырга тиеш. Һәр роль – имтихан”, ди Наил абый. Тын көзләрне үз күрсә дә, тыштан тыныч күренсә дә, тынгысыз, эчке дулкынлану белән, әле беркем дә белмәгән хыяллар, серләр белән, якты, ак өмет белән яши Артист. Алда әле ак озын кышлар! Ак өметләр аклансын! 

Төп текст: http://www.madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/2614-tukaydan-bashlangan-dunay.html

"Мәдәни җомга". Луара Шакирҗан. 13.06.2017 ел. 
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра