РусТатEng

Укый белеп укысаң, куя белеп куйсаң...

Менә бит татар газеталары нинди хикмәт китереп чыгарган. Криминаль хрониканы укый торгач, Сираҗетдин ансат юл белән баю ысулын эзләп тапкан.Галиәсгар Камалның нәкъ 102 ел элек язылган һәм Габдулла Кариев тарафыннан куелган “Банкрот спектакле әнә шундый сенсация белән башлана. Аның премьерасы танылган режиссер Марсель Сәлимҗановның туган кө­ненә туры килде. Спектакль башланганчы ук Татар­станның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗет­динов Марсель Сәлимҗа­нов­ның туган көненә һәр елны яңа премьера әзерләнәчәген хәбәр итте.Премьера алдыннан сәх­нәдә трамвай йөриячәге билгеле иде инде. Тора-бара аның экранга әйләнүе һәм XX йөз башы турындагы кинокадрлар күр­сәтелүе исә сәхнәдә башланачак вакыйгаларга, шул мо­хиткә җайлашу өчен әзерлек булды. Гомумән, спектакльдә шул чорга хас алгарыш рухы нык сизелде. Бу декорация элементларында да, актерлар уенында да чагыла иде. Декорация дигән­нән, ул бик гади, дивар тулы тәгәрмәчләр, баш­тан-азак­кача сәхнә түрендә булган трамвай, тәгәрмәч рәве­шен­дәге алагаем дәү өстәл, чит­лекләргә асып күк­кә күтәрел­гән люстра, гөлләр, хәтта мәче...Төп герой Сираҗетдин (Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев) банктан зур суммада кредит алып, аны яшерә. Үзе Мәс­кәүгә барганда поездда таланган һәм кайгыдан акылыннан шашкан булып кылана. Әйтергә кирәк, аның акыл­сызлыгына им-томчы Нәгыймә карчык (Та­тарстан­ның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина) да, хатыны да, тамашачы да ышана. Шулай булмый ни, Сираҗетдин өш­кер­гәнгә җавап итеп тө­ке­рергә, залга төшеп итәгеңә менеп кунакларга, чәч кыс­тыргычыңны талап алып үзенең чәченә кадап куярга да күп сорамый. Аның хатыны Гөлҗиһанга (Татар­стан­ның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова) бигрәк тә кыенга туры килә. Бер яктан, икенче хатын буларак сынатмаска, икенче яктан, рәхәт тормышка ияләшеп беткәч кенә килеп чыккан бәхет­сезлек ‐ бөлген­леккә иялә­нергә кирәк. Күп тапкырлар уйналган пьесада Гөл­җиһан күз алдына нә­фесле, надан хатын булып килеп баса. Ә менә Ләйсән Рәхимова йомшак, асрама­ларының исемен дә көйләп кенә әйтүчән, хәтере калучан образ тудырды. Бу образның репликалары гына түгел, ым-ишарә, хәрәкәтләре дә эч­тәлекне ачарга ярдәм итте. Шунысын да искәртик: Ләй­сән бу рольдә гармун уйнау осталыгын да күрсәтте.Сираҗетдиннең уенын доктор (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров) фаш итә алыр иде. Әмма алдан уйланган план буенча аның авызын бишйөзлек томалады. Доктор тагын да акча эшләү бәра­бәренә пациентын акыллылар рәтенә кире кайтарды.Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев пьесаны заманчалаштыру ягын да кайгырткан. Актерларның залга төшеп аралашулары, гайбәт чәйнәгәндә “Крутушка, “Бә­кер шифаханәләрен, “Бәхет­ле кибетләрен телгә алулары, 49 мең сумны заманча цифр­ларга әйләндереп күр­сәтүләре тамашаны бозмады, киресенчә, залны җанлан­дырып җибәрде.Театр тәнкыйтьчесе Айгөл Габәши исә Фәрит Бикчән­тәевнең эшен 1911 елда Габдулла Кариев куелышына иң якыны дип бәяләде. Ул: “Бу әсәр революциягә кадәр дә, совет чорында да актив куелды. Камал театры бу юлы комик элементларга акцент ясады. Ул сәхнә теленең җи­ңеллегендә, шаянлыгында да чагыла. Сценография, заманчалаштыру, актерлар уены да шушы калыпка кертелгән. Күп кенә актерларның уены бай, үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Бер дигән комедия туды. Тик, икенче яктан, җитди, һәр спектакльдән ниндидер нәтиҗә ясарга күнеккән тамашачы өчен бу куелышның буш күренүе дә бар, ‐ диде.Ә менә Галиәсгар Камал оныгы Фидакарь Камалетдинов спектакль тама­ша­чының күңеленә хуш килер дигән фикердә. Ул Галиәсгар Камалның 135 еллыгын әнә шулай билгеләп үтелүенә рәх­мәтен белдерде. Хәзерге заман өчен дә актуаль булган пьесадагы тапкырлык һәм хәйләкәрлектән ниндидер нәтиҗә ясарга кирәкми, ә ихлас елмаерга, актерлар уенын карап ял итәргә, хозурланырга кирәк, ди ул. Тамаша атаклы драматург оныгының оныгы Галиәсгаргә дә ошаган икән.Тамашачының актерларны кат-кат чакырып алкышлавы, спектакльнең беренче адымы уңышлы булуына иша­рә иде. Фәрит Бик­чән­тәевнең Гөлнар Сәлим­җановага иң зур чәчәк букеты бүләк итүе ямь өстенә ямь булды. Ватаным Татарстан. Гөлинә Гыймадова. 8 ноябрь 2013ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра