РусТатEng

Яңа сезонда камаллылар 4 премьера күрсәтергә ниятли

Төп текст :hp://a.aa-ifom.u/ews/2014/08/11/100579/ Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры киләсе сезонда тамашачыларга 4 премьера тәкъдим итәргә ниятли. Бу хакта бүген театр труппасының традицион җыелышында хәбәр ителде.Камаллылар мондый җыелышны һәр ел саен җәйге яллардан соң уздыра. Анда артистлар гына түгел, ә театрда эшләүче барлык цех хезмәткәрләре дә катнаша. Гадәт буенча, җыелышта киләсе сезонга планнар турында сөйләшәләр, труппада эшли башлаган яңа артистлар белән таныштыралар.Җыелышны театрның директоры Илфир Якупов ачып җибәрде һәм театрның киләсе сезонда булачак планнары белән таныштырды.Илфир Якупов сүзләренчә, Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Мулла һәм “Мәхәббәт FM спектакльләрен күрсәтәчәк. Спектакльләр 20 нче һәм 21 нче август көннәрендә Маяковский исемендәге театр сәхнәсендә уйнала. 25-31нче август көннәрендә, Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тамашачыларга 5 спектакль тәкъдим итә.Ул көннәрдә камаллылар тамашачыларга Әрем исе ( И.Зәйниев), “Гөргөри кияүләре (Т. Миңнуллин), “Мулла ( Т. Миңнуллин), “Зәңгәр шәл (К. Тинчурин) һәм “Мәхәббәт FM (И. Зәйниев) спектакльләрен күрсәтәчәк.Шулай ук, театр директоры гастрольләр графигы белән дә таныштырды. 9-11 нче сентябрьдә камаллылар М. Ауэзов исемендәге Казакъ дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясарга планлаштыра. Казакъстанлыларга алар казанлылар һәм Татарстан тамашачысы яратып кабул иткән “Бабайлар чуагы (И. Зәйниев) һәм Т. Миңнуллинның “Мулла, “Гөргөри кияүләрен тәкъдим итәчәк. Ноябрь азагында Г. Камал театры артистлары уйнавын Шанхай тамашачысы да карый алачак. Гыйнварның 14 еннән, камаллылар кабат Мәскәү тамашачысы өчен уйный. Мәскәүгә алар 8 спектакль алып барырга ниятли. Г. Камал театры гастрольләр графигында Самара, Оренбург шәһәрләре дә бар.Г. Камал театры труппасы гастрольләрдә йөргәндә, Казан тамашачысы Пермьнең “У моста театры, Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт театры, М. Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры, Сергей Безруков театры труппалары чыгышын карый алачак.Иҗади яңалыклар белән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев таныштырды. Аның сүзләренчә, Г. Камал театры киләсе сезонда тамашачыларга 4 премьера тәкъдим итәргә ниятли. Яңа театр сезоны 3нче октябрьдә ачыла, дип хәбәр итте баш режиссер. Икенче көнне, ягъни 4нче октябрьдә тамашачылар Флорид Бүләков әсәре буенча куелган “Сөясеңме-сөймисеңме спектакле премьерасын күрә ала. Нобель премиясе лауреаты Орхан Памук романы буенча куелган “Минем исемем Кызыл спектакле премьерасы ноябрь аенда булачак. Спектакльне Магнитогорск драма театрының баш режиссеры Максим Кальсин сәхнәгә куя. Фәрит Бикчәнтәев хәбәр иткәнчә, спектакльне сәхнәгә куючы режиссер август ахыры-сентябрь башында ук Казанга киләчәк һәм репетицияләр башланачак. Февраль аенда камаллылар тамашачыларны “Хуҗа Насретдин спектакле белән шаккатырмакчы. Яңа елга кадәр У. Шекспирның “Ричард III спектакле премьерасы да тамашачы хозурына тапшырылачагы хакында әйтеп узды Г. Камал исемендәге театрның баш режиссеры. “Репетицияләр бүгеннән үк башланачак. Бәлки әле тагын берәр әсәргә алынырбыз, - диде Фәрит Бикчәнтәев планнар белән уртаклашып.Моннан тыш театр артистларының иҗат кичәләре, М. Сәлимҗановның туган көненә багышланган чаралар да уздырылачак. Татар-информ. Лилия Локманова. 11 август 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра