РусТатEng

Яхшылыклары белән күңелне яулаган

Г.Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закировны искә алу кичәсе булып узды. Җитәкчеләргә хас бар уңай сыйфатларны үзендә туплаган бу шәхеснең арабыздан китүенә 26 февральдә бер ел тулды.Театр эшлеклесе, артистларның һәм хезмәткәрләрнең яраткан директоры исән булса, аңа 15 март көнне 68 яшь тулган булыр иде.Шамил Закиров Г.Камал исемендәге театрны 1985 елдан җитәкләде. Ул театрны заманча җиһазлау, спектакльләрнең сыйфатын күтәрүгә зур хезмәт куйды. Труппаны әтиләрчә кайгыртып яшәүче талантлы җитәкче булды. Аның тырышлыгы белән милли мәдәниятне һәм сәнгатьне саклауга, үстерүгә юнәлгән әһәмиятле проектлар тормышка ашырылды, дип искә ала аның белән эшләгән хезмәттәшләре.Закиров Шамил Зиннур улы 1945 елның 15 мартында Татарстанның Чистай районы Нарат-Елга авылында туган. 1970 елда Казан химия-технология институтын, 1975 елда Ленинград мәдәният институтының аспирантурасын тәмамлаган. 1979-1985 елларда Чаллы шәһәрендә “Энергетик мәдәният сарае директоры, шул ук вакытта 1982 елдан Яр Чаллы шәһәре Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын үтәгән. 1985 елның 5 февраленнән Г.Камал исемендәге Татар академия театры директоры. 1991 елда Шамил Зиннур улына “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2007 елда “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1998 елдан Төрки халыкларның “Нәүрүз Халыкара театр фестивале директоры булып тора.Шамил абый бөтен гомерен, яшәешенең мәгънәсен театрга багышлаган, татар зыялысы, тыйнак кеше иде. Чын-чынлап сәнгать кешеләрен күрә белә иде, аларга ярдәм кулы сузып яшәде. Китап яратканын да беләбез, күп танылган артистларыбыз үз истәлекләрен аның ярдәме белән дөньяга чыгара алды. Якыннары аның студент чагыннан ук оештыру сәләтенә хирыс икәнен кабат-кабат сөйли. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Шамил агага багышлап язган шигырендә:“Ишегең күк, ачык иде һәрчакӨрфиядәй җаның, күңелең.Шатлык җыеп җирдә яшәдең дәКайгы булып ташып түгелдең... дип яза. Iea.u 18.03.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра