Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Тирән кайгы

Воскресенье 17.07.2022

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Татарстанның халык артисткасы, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Юкачева Раушания Хөснетдин кызы вафат булды.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын. 
Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк.

Юка­че­ва Раушания Хөснетдин кызы 1959 ел­ның 18 фев­ра­лен­дә Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1981 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Әл­мәт те­ат­ры­нда эшли башлый. 1983 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да. Ул иҗат ит­кән төр­ле сөй­кем­ле яшь ха­тын-кыз об­раз­ла­ры­на йом­шак­лык, ли­ризм хас.
Роль­лә­ре: Зөл­фия — «Зөл­фи­я» (К.Әми­ров); За­ри­ма — «Ки­тәм ин­де» (Р.Хә­мид); На­та­ша — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Гай­ни — «Бә­хет­сез егет» (Г.Ка­мал); Ай­шә — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз», Тәм­ле­та­мак — «А­выл эте Ак­бай», Са­җи­дә — «Ди­ләф­рүз­гә дүрт кия­ү» (Т.Миң­нул­лин); Әми­нә — «Ләй­сән ире Хә­сән» (Ю.Са­фиул­лин); Сә­ки­нә — «Ми­рас» (Г.Ка­юм); Фир­дә­вес — «Ка­зан егет­лә­ре», «Та­гын Ка­зан егет­лә­ре», Ру­фия — «Би­чу­ра» (М.Гый­лә­җев); Ма­ша — «Боз ас­тын­да дул­кын» (Ә.-Т.Рах­ман­ку­лов); Ни­на — «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» (Э.Ла­биш); Мәр­фу­га — «Са­таш­кан сан­ду­гач» (Р.Зәй­дул­ла); Дри­гам­бәр — «Порт­фель», Та­най — «Җи­рән чи­чән һәм Ка­ра­чәч сы­лу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исән­бәт); Са­җи­дә — «Ки­лә ява, ки­лә ява...», «Ява кар­лар, ява кар­лар...» (З.Хә­ким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.
Халкыбызның сөекле артисткасы Раушания Юкачеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.