

Яңа шимбәчеләр / Новые субботяне / Встреча с артистом за круглым столом
Автор:
20 гасыр башында милли интеллигенциянең яшь вәкилләре үзенчәлекле очрашулар үткәргән. Алар анда сәнгать, әдәбият, музыка турында сөйләшкәннәр, хис-кичерешләре белән уртаклашканнар. Очрашулар шимбә көнне үткәнгә, клуб «Шимбәчеләр» дип атала башлаган. Сүз уңаеннан, нәкъ менә «Шимбәчеләр» клубы әгъзалары тарафыннан беренче тапкыр татар телендә спектакль әзерләнгән һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән. Нәкъ менә шул көннән татар театрының тарихы башланган.
Татар театрына йөз елдан артык, ә традицияләр һаман да яши! "Шәрык клубы" янәдән шимбә көннәрендә сәнгать, әдәбият һәм театр дөньясына ишекләрен ача. Сәнгатькә гашыйк тамашачыларыбыз катнашында узачак «Яңа шимбәчеләр» клубы очрашуларын Г.Камал театры артистлары алып барачак. Бер очрашу да икенчесен кабатламаячак, темалар да төрләнеп торачак, ә очрашуга килгән «Яңа шимбәчеләр» гадәти булмаган шартларда яраткан артистлары белән аралашып, аларны яңа яктан ачу мөмкинлегенә ия булачак.
Икенче очрашу ТР атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина белән булачак.