Җәйге ял алдыннан җыелыш
Friday 24.06.2022
Бүген җәйге ял алдыннан театр җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре кече залда сезонга йомгак ясау өчен җыелдылар. Театр директоры Илфир Якупов узган сезон турында, 116нчы сезонда театр ирешкән төп казанышлар хакында сөйләде. Чарада ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова да катнашты. Ул камаллыларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләре тапшырды.
























