Очарованный Танцем / Бию Пәрие
До начала осталось:
Очарованный Танцем / Бию Пәрие
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театры оркестры "Күңелле классика - безнекеләр!" проекты белән 182нче мәктәптә чыгыш ясады

Thursday 12.05.2022

Бүген 182нче мәктәбендә Камал театры оркестры "Күңелле классика - безнекеләр!" проекты белән чыгыш ясады. 200гә якын бала Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Эльмир Низамов, Моцарт, Бетховен һәм Джон Уильямс әсәрләре белән танышты.

«Безнең өчен балаларда фикерләү һәм фантазияне үстерү бик мөһим. Гади, аңлаешлы формада музыканы ничек тыңларга кирәклеген һәм музыканың кешене рухи яктан үстерүдәге өлеше хакында аңлатырга телибез. Мондый белемнәрне музыка зәвыгы һәм сәнгать белән кызыксыну формалашсын өчен нәкъ менә балачактан сеңлерергә кирәк», - дип сөйләде Камал театрының музыка бүлеге мөдире, оркестрның баш дирижеры Данияр Соколов.