Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
До начала осталось:
Театральное путешествие в «Клуб Шарык» / «Шәрык клубы» на театраль сәяхәт
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камал театрында «Киек каз юлы» шигъри кичәсе премьерасы

Tuesday 18.01.2022

12 февральдә Камал театрының Кече сәхнәсендә «Киек каз юлы» дип исемләнгән шигъри кичәнең премьерасы була. Композициянең авторы, режиссер һәм башкаручы - Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Рәссам - Татарстанның халык рәссамы, Россиянең Атказанган рәссамы Сергей Скоморохов. Ут буенча рәссам - Ләйлә Мөхәммәтгалиева. Программада - классик һәм заманча шигъри әсәрләр яңгыраячак. Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова, классик гитара буенча халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Айдар Абдрахимов, халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Рөстәм Рафигуллин катнаша.

Спектакль турында:
Роза һәм меңяфрак, атом һәм ДНК молекуласы, Хеопса пирамидасы һәм Тадж-Махал, киек каз юлы һәм дөньядагы бар нәрсәнең, кеше тормышының, галәмнең асылы - Гүзәллек.
Поэзия - тормыш музыкасын, образларын һәм гүзәллек формулалары буенча барлыкка килгән тынычлык, рифмалар һәм ритмнар иҗат итүче сүз ул.
Кеше! Тукта! Хәтереңне барла, ишет һәм үз эчеңдә гүзәллек формулалары белән исбатланган дөньяны танып кара!