Осенний отголосок / Көзге кайтаваз
Премьера
До начала осталось:
Осенний отголосок / Көзге кайтаваз
00
дней
:
00
часов
:
00
минут
:
00
секунд

Камаллылар Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар бәйгесендә катнашты

Tuesday 29.11.2022

Кичә Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате бәйгесе узды. Конкурсантларга Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Шакирова Венера Мансур кызы һәм Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фазылҗанов Олег Фарукъ улы бәя бирде. Алар үз чиратларында конкурсантларга ихлас рәхмәтләрен белдерделәр һәм аларның башкару осталыгын, әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын, шулай ук коллектив җитәкчеләренең иҗади кызыксынуларын билгеләп үттеләр.

Иң матур башкаручылар Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар.